"Бернәрсәбез дә калмады, бары тип-тигез җир..." Кече Елга авылында янгыннан зыян күрүчеләр авылдашларына рәхмәтләрен җиткерде

8 июль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Энҗе ГАБДУЛЛИНА
Фото: instagram.com/zaripovlar_bal/
Лаеш районы Кече Елга авылында 5 июль көнне зур янгын чыга. Бертуган Әсәтулла белән Хәйдәр Вәлиуллиннарның йорт-җирләре янып, көлгә әйләнә. "Татар-информ" хәбәрчесенә янгынның ничек килеп чыгуы турында Әсәтулла мөәзиннең улы Алмаз сөйләде һәм ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. 

- Мин үзем хастаханәдә идем, - дип сөйләде Алмаз. - Янгын чыгып, 40 минут үткәч кенә кайтып җиттем. МЧС җибәргән кәгазьдә янгын 10:26 сәгатьтә чыккан дип язылган. Сәбәбен сарайда чыккан кыска ялганыштан дип әйтәләр. Бер сәгать дигәндә ихатада инде бар нәрсә ишелеп, янып беткән иде. Өй дә юк, сарай да, мунча да. Бөтен әйбер белән янып бетте. Тип-тигез җир генә калды. 

Ул көнне җиле дә көчле иде. Күргән кешеләр: “Әллә нинди янгын сүндерү машиналары килсә дә, аны сүндерә торган түгел иде”, – дип әйтә инде. Ун минут эчендә ут ике өйне дә чолгап ала. Бернәрсәне дә алып чыга алмыйлар. Шул кайбер документлар гына сакланып калган, бөтенесе дә түгел. Бер чүкеч тә күтәреп чыга алмаганнар инде. Хәзер бит элеккеге заман түгел инде, һәр кешенең өендә бөтен әйбер дә бар. Мотоцикллар да, машина да калган... Туганнан туган энекәшнең “шестерка”сы бар иде. Йөрми иде инде ул анда, әтисеннән калган истәлек дип саклый иде. Ул да янды, алып чыга алмадылар.

- Ике янәшә торган йортның янгын кайсысыннан чыккан?

- Безнең сарайдан чыккан дип әйтәләр. Кәгазьгә дә Әсәтулла дип язылган. Моны инде астагы күршеләр күргән безнең. Энекәш гаражда нәрсәдер эшләп утырган булган. Шунда күршеләр “сараегызда ут күренә” дип шалтыратканнар.

- Өйдә кемнәр булган?

- Өйдә бер энекәшем генә булган. Әни инде күрше йортка, шул Хәйдәр абыйлар йортына Зәйтүнә әбинең хәлен белергә кереп киткән булган. Минем әти Әсәтулла печәнгә киткән булган.

- Хәзер кайда торасыз?

- Мин үзем Сокуры дигән авылда торам. Авылда күршеләрнең бер өйләре бар иде, кеше тормый иде анда хәзер. Шуны юып чыгарып, ремонт ясап, әлегә шунда торып торачаклар, Алла боерса. Менә инструментлар алдым, хәзер авылга кайтам инде.

- Кемнәр ярдәмгә килде?

- Ярдәмгә бөтен авыл килде дисәм дә була. Авылда кем бар, яше дә, карты да – бөтенесе шунда иде. Каршы яктагы өйне шул авыл халкы гына коткарган дип әйтәләр инде. Түбәләре бик каты кызган, тәрәзәләре ярылып беткән иде. Елгадан бер-бер артлы тезелеп басып, су ташып кына коткарып калалар. Авылдашлар булмаган булса, ул өй дә юк иде инде. Хәзер чистарту эшләре алып барабыз. Авылдан бик ярдәм итәләр, трактористлар да, машиналар да. Аллага шөкер, эзләп, ялынып йөргән юк. Үзләре килеп басалар, авылдашлар да менеп җитәләр җыелышып. Аларга бик зур рәхмәт!

- Авыл җирлеге берәр ничек ярдәм итәме?

- Мин үзем 10 ел буе Лаеш районының эчке эшләр бүлегендә эшләдем. Күп кенә янгыннарда булганым бар, авыл җирлеге рәисләре белән дә күп күрешергә туры килде. Тик менә мондагыча эшләгән рәисне чын-чынлап әйтәм, күргәнем юк иде. Лилия апа, авыл җирлеге башлыгы, 5-6 тапкыр гына килгәндер, мөгаен. Килә, хәлләрне сораша, ярдәм тәкъдим итә, әле янгын сүндерүчеләрне ашатып та китте 2-3 тапкыр. Беренче тапкыр күрдем мондый хәлне.

- Янгын сүндерүчеләр тиз килеп җиткәнме?

- Мин кайтканда инде бөтенесе дә шунда иде. Үзебезнең авылныкы, Пәрәү дигән авылдан һәм Лаешныкы килгән иде. 2-3 машина бар иде. Күрше авыл Олы Елгадан берничә трактор килде.

Янгыннан соң туганнарга тагын бер сынау килә. Вәлиуллиннарның әниләре Зәйтүнә әби вафат була. Янгын вакытында иң беренче булып тәрәзәдән аны чыгарган булалар. "Кичә иртән әбине җомга госелләре алдырып, чиста киемнәрен кидереп, янына кыз туганнары, күрше-тирәләр җыелган иде. Картлык сәбәпле телсез калган әби нигезсез калуын күтәрә алмады, күрәсең. Бүген ул олы кызы йортында вафат булды. Раббым шул дәрәҗә чистартты ки, хәтта кәфенлеге дә калмады", - дип язды бу хакта Вәлиуллиннар.

- Әби дә вафат булды, диделәр.

- Әйе, икенче көнгә вафат булды әбиебез. Зәйтүнә исемле иде, 31 нче елгы, 88 яшьтә иде. Әтинең әнкәсе булып чыга ул. Алар шул, әйтүемчә, күршедә торалар иде, төп йортта. Әтинең туганы Хәйдәр абый күптән инде тракторда һәлак булган иде. Ул өйдә Тәгъзимә апа, туганнан туган энекәш һәм әби тора иде. 

Иртәгә әбинең өчесен дә үткәрәсе бар, Аллабоерса. Үзенең өеннән чыгара алмадык, туганнан туган абыйларга алып барган идек аны, шуннан чыгардык.

- Ярдәм иттеләр дисез, матди яктан ярдәм бармы? Картага акча җыеламы?

- Әйе, әзме-күпме җыела инде. Ничек дип әйтим, булганына шөкер итәргә кирәк, җыела-җыела. Энекәшнең картасына да салалар. Без инде ул җыелган акчаны ике гаиләгә урталай бүләчәкбез.

Янгын сүндерүче: Авыл халкының дус булуы күренеп тора

Янгын сүндерүдә катнашкан МЧС хезмәткәре авыл халкы турында уңай сүзләр генә әйтте:

- Беренче тапкыр гына янгын сүндерүем түгел монда. Икенче тапкыр. Ел ярым элек сүндергән идек бер зур гына сарайны. Һәм шунда авыл халкының дус булуы истә калды һәм моны гадәти булмаган күренеш дияр идем. Күмәк итеп эшлиләр. Күп кеше ярдәм итә. Шуның аркасында янгын сүндерүчеләр дә тизрәк башкара ала эшләрен. Уникальлек бу, мондыйны бер җирдә дә күргән юк иде. 

Шушы ук әйберне без бүген тагын бер тапкыр күрдек. Олы Елгалар килде, авыл кешеләре. Әгәр дә шул авыл кешеләре булмаса, белмим...

Лилия Кыямова: "Шул җил харап итте инде"

Кече Елга авыл советы рәисе Лилия Кыямова белән дә әңгәмә кордык. Ул зыян күрүче гаиләләргә һичшиксез район күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк дип әйтте. 

- Мин үзем ялда идем, шәһәргә киткән идем. Миңа иң беренче Зарипов Гафур шалтыратты. Үзем ялда булсам да, телефон гел эшләп тора бит. “Әсәт абыйларның артыннан төтеп чыга, Әсәт абыйлар яна, ахры. Янгын сүндерүчегә әйт”, – ди. Мин иң беренче үзебезнең янгын сүндерү машинасы йөртүчесенә шалтыраттым, аннары МЧСка. Аларга инде әйттем: “Безнең Лаештан килә торган кыска юл ябык, Алексеевскка, Балык Бистәсенә зинһар хәбәр бирегез”, – дидем. Үзем кайтырга чыктым. Гафур Зарипов безнең фермер. Аның үзендә 10 тонналы зур мичкә тора иде, ул китерде мотопомпа белән су сиптерергә, күршедәге Олы Елгадан килделәр.

Ике йорт бөтен абзар-куралары белән 15 минут эчендә ут эчендә калды. Җил ул көнне шулкадәр көчле иде. Төтен күреп, бер йортны сүндергән арада, җил утны икенче йортка күчерде дә куйды. Анда без бернәрсә дә эшли алмадык. Без авыл халкы белән өченче йортны, каршыдагы йортны сакладык. Искитмәле тиз булды. Әле генә төтеп чыга иде, инде ул арада ике ихата ялкынланып яна. Янгын сүндерүчеләр дә: “10 минут эчендә килеп җитсәк тә, бернәрсәне дә туктатып калып булмас иде”, – диделәр инде. Нигездә агач йортлар, агач төзелмәләр, тезмә тулы печән, утын.. Шул җил харап итте инде.

- Зыян күрүчеләргә районнан, авыл җирлегеннән берәр нинди матди ярдәм булачакмы?

- Ярдәм булачак. Әле менә бүген гаризаларны, кирәкле документларны җыеп, үзебезнең район башлыгы Михаил Афанасьевка илтеп бирдем. Ул шунда ук кирәкле кешеләргә күрсәтмәләр бирде. 

Авыл җирлеге инде булдыра алган кадәр кайда техника белән, кайда халык белән сөйләшеп ярдәм иттек. Авыл халкы, гомумән, бик булышты. Киемен дә, савыт-сабасын да, юыну әйберләрен дә, диванга кадәр бирделәр. Бүген дә яшәргә кирәк бит әле. Күрше авылларга да рәхмәт, алар да җыеп китерделәр булдыра алганын. “Мираторг” оешмасы, “Просто Молоко” бирде техникасын биреп торды. Шул техникалар ярдәмендә урынны чистартып, инде дуслары, якыннары кирпеч тә кайтартканнар. Бик булыштылар, рәхмәт инде. 

Интернет челтәрендә дә рәхмәт, бөтен җиргә таралды. Карталарына да салалар акчаны, бик рәхмәтле инде без.

Ил төкерсә, күл була, ди халык мәкале. Бер кат кием белән урамда калган Вәлиуллиннар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:

Валиуллин Алмаз Асатуллович - 4276 6200 3654 4355

Валиуллин Ильназ Хайдарович - 4276 6200 1956 2077

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Дуслар, туганнар, дин кардәшләребез!. Бүген бер сәгать эчендә авылдашларыбыз бертуган Әсәтулла абый белән Хәйдәр абыйларның нигезләре көл булды. Изгелек җирдә ятмый. Тамчыдан күл җыела. Ярдәм итикче бергәләп. Акча күчерү өчен Әсәтулла абыйның малае Валиуллин Алмаз Асатулловичның номеры- 8960 040 58 35. Карта шушы номерга беркетелгән. Акча ике гаиләгә дә тигез итеп бүленәчәк! Друзья. 5 июля в нашей деревне произошло несчастье. В деревне Малая Елга Лаишевского района до тла сгорели два дома наших односельчан. Асат абый муадзин нашей мечети, Хайдар абый давно погиб трагически, Тагзима апа вырастила двоих детей одна. А сейчас новое испытание. Никто не застрахован. Пусть Всевышний даст сил и крепкого имана достойно пройти Его испытание. Мы объявляем сбор помощи этим двум семьям. Поистине, дающий - обретает. Карта для помощи прикреплена на номер 8 960 040 58 35 на имя Валиуллина Алмаза Асатулловича (сын пострадавшего).Репост одобряется

Публикация от 6нчы буын умартачы Зариповлар (@zaripovlar_bal)



  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

"Баламны матурлык конкурсында катнаштыру өчен тугыз мең сум акча сорадылар"

Җиткән кызларны гына түгел, сабый кызларны да матурлык конкурсларында катнашырга чакырган игъланнар күргәнегез бардыр. Әлбәттә, һәр ата-ананың кызын иң матуры итеп күрәсе килә, шуңа андый конкурслар ымсындыра да. Тик аны-моны уйламый гына ризалык бирмәгез. 

Җәмгыять

"Грипп иң куркыныч вируслы авыру булып кала"

Грипп дигән афәткә каршы көрәш - көзге темаларның берсе. Табиблар ел саен грипптан саклануның иң ышанычлы юлы булган вакцинация әһәмиятен аңлата. Россиядә гриппка каршы Бөтенроссия прививка кампаниясенә старт бирелде. “Татар-информ” агентлыгындагы матбугат конференциясендә прививка кампаниясе турында сөйләделәр.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла