Бер гаиләдә ике Ралинә: әнисез калган ятимә кыз яңа гаиләдә наз тапкан

10 июнь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Марина Аксенова, Хәбибуллиннар гаиләсенең шәхси архивыннан
Әтисез ятим – ярты ятим, әнисез ятим – тулы ятим, дип халыкта юкка гына әйтмиләр. 12 яшьлек Ралинәнең әнисен машина бәрдереп, кыз ятимлек ачысын татый. Аның язмышы нәни Апушның балачагын да хәтерләтеп куя. Әнисез калган баланың әтисенә дә кирәге калмый. Дүрт ай төрле гаиләләрдә каңгырып йөргәч, Ралинәне бик яхшы бер гаилә үз канаты астына ала.

Хәбибуллиннар гаиләсен мин шәхсән күптән беләм. Инстаграм челтәрендә гаилә фотоларын күреп, бу ят кыз кем икән, дигән кызыксынуым күптән туган иде. Фирзия минем белән элемтәгә кергәч, гаиләләрендәге яңа кызның кем булуын ачылып сөйли башлады. Гаиләдә өч бала бар – 13 яшьлек олы уллары Илсаф, 10 яшьлек Диләрә, төпчекләре Ралинәгә 3 яшь. Иш янына куш дигәндәй, чит гаиләдән Ралинәгә дә урын табыла, алай гына да түгел Фирзия аның үз балалары кебек үк тигез хокуклы булуын кат-кат кабатлады.

“Төне буе әнисен кочаклап елап чыккан”

Фирзия Ралинәне укытучысы булган. Кайчандыр үзе укыткан укучысының балалар йортына эләккәнен белеп, моңа битараф кала алмый. “Моны ишетеп, йөрәкнең парә-парә килүен аңлатып бетереп булмый. Чит кеше баласы була димени, алар барысы да безнеке, җәмгыятьнеке”, - ди ул.

– Бу кыз минем укучым иде, башлангыч мәктәптә миндә белем алды. Узган елның 12 нче июнендә әнисен машина бәрдереп үтерде. Ралинәне әбисе янына Сабага алып кайтып куеп, Шәмәрдәннән электричка белән килеше булган, тик ни кызганыч, өенә кайтып җитү насыйп булмаган. Бу фаҗигадән соң, әтисе аны башта “мин сине ташламыйм, кызым” дигән сүзләр белән үзенә алды. Гәрчә моңа кадәр Ралинә әтисе белән сигез ел аралашмаган, әтисе белән әнисе аерылышкан булган. Ралинә әтисен күргәч, шулкадәр сөенгән иде, ул аны көткән. Әнисен җирләргә кайткач, моңа үзебез дә инандык.

Бу фаҗига турында ишеткәч, Ралинәнең туганнарын табып, әнисен кайда җирләячәкләрен белдек. 14 июнь көнне иртүк 7 нче яртыга Саба районы Түбән Утар авылына кайтып та җиттек. Кечкенә генә агач йорт, бүлмә уртасында әнисенең мәете. Ралинә, әнисен кочаклап, кырыенда йоклап ята иде. Ул баланы күрсәгез...Ул төне буе әнисен кочаклап елап чыккан, - дип искә алып сөйләде Фирзия.

Казаннан – Арчага: "Үзләренә тап төшерүдән курыктылар”

 Борынгыларның әтиләрне ата каз белән чагыштырып, “ата каз кебек таларга гына тора” дип әйтүләре дә буш урында чыккан сүзләр түгелдер ул. Дөрес, барлык әтиләрне бер калыпка салу да дөрес түгел анысы, араларында бик рәхимле, кайгыртучаннары бар. Әмма яңа гаилә корган әти кеше кызын үзе янына сыендыра алмый, Арчага - үз әтисе белән әнисе янына кайтара.

Бала әби белән бабай карамагында булганда да, Фирзия гаиләсе Ралинәне гел кайгыртып торган.

– Без бит һәр ял саен Арчага кайтып йөргәч, Ралинәне гел үзебезгә ала идек. Әтисеннән сорап, аны бер атнага Казанга да алып киткәнем булды. Кибетләргә йөри идек, киемнәр дә алдым. Арчага әби-бабайсы янына кереп, ничек яшәгәнен гел белешеп тордым. Баштарак барысы да әйбәт иде, соңрак зарлана башладылар. Ралинә сүзләренчә “менә, әниең шундый, фәлән-төгән иде” дип бәгырьгә тия торган сүзләр әйткәннәр. Бала әнисен югалткан, ә аның җәрәхәтен шулай тырмаганнар... “Мин әзрәк ятып торсам да ярамый иде, сүзне тыңламасаң, “опекага шалтыратам да, сине алып китәләр хәзер” дип куркыта иделәр” дип сөйләде Ралинәкәем. Савыт-саба да юмый ул, дип зарландылар, анысына ышанмыйм, бала минем белән күпме яши, мин аңа хәтта юарга кирәк дип әйтмим дә, үзе белеп эшли. Бик тәрбияле кыз, тырыша, укый, өйдә бөтен эшемне эшли. Төпчеге белән дә бик уйный, карый. Күз тимәсен, шулай гына булсын, - дип сөенеп сөйләде Фирзия бүгенге көне турында.

Бала ике ай яшәгәч, әби белән бабай оныкларыннан баш тарта.

– Бабасы Рият абый - хәрби пенсионер, карап торышка бик ышанычлы, яхшы кеше кебек күренгән иде. Шуңа күрә алар белән сөйләшкәндә, “Ралинәнең кем булып үсәсе билгесез бит” дигән сүзләре аптырашта калдырды. Алар бер-бер хәл булса, үзләренә тап төшүдән курыкты. Әбисе Равилә ханым да, улының үз баласын монда кайтарып куеп, үзенең тынычлап икенче гаиләсе белән яшәвен аңламады булса кирәк, - ди Фирзия.

Бер караганда, җайлы бит, балам бар дип яшисең, ә үзеңә карыйсы, тәрбиялисе юк. Бу сүзләрне ишеткәч, үзебезнең куян асрау тарихы искә төште. Без дә “безнең куянга аллергия ахыры, аз гына сездә торсын” дип, әниләргә дә, туганнарга да озатып караган идек. Аннары әнинең ярымҗитди, ярымшаярып “безгә бирерсез дә, куяныбыз бар безнең дип яшәрсезме” дигән сүзләре җитә калды – куянга яңа хуҗа таптык. Ул вакытта күңелдә таш кебек авырлык оялаганын аңлатып бетергесез иде, ә монда Кеше, бала....

Әби-бабасында да артык кашык булган Ралинәнең тагы бер кат әтисе күңеленә үтеп карарга омтыла Хәбибуллиннар.

– Иптәшем Илмир Ралинәнең әтисенә хәбәр итеп: “Арчага кайтыгыз, хатыныгыз да кайтсын, Ралинәнең язмышын хәл итәргә кирәк”, - диде. Анда мини-совет оештырдык. Алар һаман Ралинә үсә төшкәч, йөзгә кызыллык китерүен, үзләренә оят булачагын әйтә. “Кечкенә балагызны карашачак, ярдәмче булачак”, дип үгетләп карадык – юк, файдасыз. Әтисе риза да кебек, хатыныннан уза алмый. Бала үзләренә тап төшерә дип куркып, шулкадәр хайваннарча кыландылар, хайваннарны да шулай калдырып китмиләр. Әтисе, әби-бабасы исән, имин гаилә, баланы шулай тинтерәтеп йөрттеләр, - дип өзгәләнеп сөйләде Фирзия.

Арчадан – Сабага

Әтисе шул кичне үк Ралинәне алып китәргә мәҗбүр була. Тик кая? Кемгә генә илтәсе? Әтисе кызын Саба районы Шәмәрдән бистәсенә - Ралинәнең мәрхүмә әнисенең төркемдәшенә алып кайтып куярга уйлый. Тик монда да кызчык ике көннән ары тора алмый. 

- Шуннан әтисе Ралинәне Сабага - әнисе ягыннан әбисенә кайтара. Ул вакытта әле ул исән иде, тик былтыр декабрьдә вафат булганын ишеттек. Салгаларга ярата торган гадәте булган, шуңа күрә кызны ул вакытта әбисе белән калдыру мөмкин түгел иде. Җитмәсә, Ралинәнең әнисе үлгәч, бабасын икенче тапкыр инсульт суккан. Кечкенә генә йортта аны да карыйсы булгач, Ралинәнең анда яшәү варианты каралмады да. “Мин сине иртәгә кайтып алам, мәктәпкә киемнәр алырбыз” дигән булса да, әтисе Ралинәне алып китмәде. Опека органнарына барып, кызыннан баш тартуы турында яза, янәсе, хатынының бала тапканнан соң депрессия чоры... 

Опека органнары Ралинәне бер уку елына Иске Икшермә приютына урнаштыра. Ягъни, быел майга кадәр яшәп, кызны әтисе кайтып алмаса, аннары балалар йортына озатырга тиешләр иде. Эт типтәрендә йөргән бала инде. Ул бит инде зур кыз, аның белән ихластан “Кызым, мин сине үземә ала алмыйм” дип аңлатып сөйләшә ала иде.

Эчү белән мавыкса да, Ралинәнең Сабадагы әби-бабайлары турында хатирәләре бик җылы. “Бабай белән бәрәңге утырттык, дәү әни тәмле коймаклар белән сыйлый иде” дип искә ала.

Ралинәне үзебезгә алу сүзе – ирем Илмирдан

Ралинәнең Икшермәдәге приютка эләккәнен белгәч, йөрәк түзмәде: без Ралинәне үзебезгә алдык. Яшерен-батырын түгел, үземнең өч балам бар, дүрт бала белән җиңелләрдән булмавын да яшермим, ләкин аны приютта калдырырга йөрәгем берничек тә кыймады. Әйтеп бетергесез акыллы кыз ул. Ралинәне үзебезгә сыендыру сүзе иптәшем Илмирдан чыкты. Мин башта хатын кыз буларак “дүрт баланы “күтәрә алырмынмы” дип куркуга калдым. “Өчне тәрбияли алабыз, өч янында дүртенчесен булдыра алмыйбызмыни, барысы да әйбәт була” дип, ул тынычландырды.

Опека органнары үзләре дә бу гаиләгә шаккатып, “кызга сездә әйбәтрәк булачак” диделәр. Ралинә безнең гаиләгә бик тиз ияләште. Илмирның әтисенә “дәү әти” дип дәшә башлады, минем әни “дәү әни” булды, - диде.

Башта опекун Хәбибуллиннарга Ралинәнең әтисе 14 яше тулганчы гына тәрбиягә бирергә рөхсәт иткән булса, хәзер инде ул аның законлы әтисе булып саналмый. 8 майда Кукмара судында аны ата хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Узган елның июненнән бирле алимент түләмәгән һәм кыз белән аралашмаган. Алимент бурычларын түләттерү буенча суд Арчада булыр дип көтелә. Шунысы да мөһим: законлы атасы булып исәпләнгән вакытта, 8 майга кадәр бу гаиләгә бер тиен пособие дә түләнмәгән.

Бүген Ралинә әтисе белән аралашмый, Яңа ел белән котлаган булган, туган көненә бер тапкыр шалтыраткан, тик Ралинә ишетмәгән.

– Үпкәсе зур инде аның әтисенә. Югыйсә, Казанга килмичә тормыйдыр, шыпырт кына бала күңелен күреп кереп чыгарга да була бит, дип гаҗәпләнә Фирзия.

“Фирзия Маратовна, Фирзия апа...”

Мине иң кызыксындырганы Ралинәнең элекке укытысына ничек эндәшүе булды.

– Башта “Фирзия Маратовна” диде. Бераз вакыт узгач, “Фирзия Маратовна, сезгә тагын ничек эндәшергә була” диде. Минем аңа вариантлар бирәсе килмәде, кыенсындым, бәлки, әни дә диясе килгәндер инде. Шулай да, классташларына “бүген әни белән өйгә кайтам” дип әйткәли икән үзе. Без балалар белән барыбыз да бер мәктәптә бит – алар укый, мин эшлим. Телефонына мине “Мама new” дип теркәп куйган. Аннары мин аны психологларга алып бардым. Педагог буларак алып барырга кирәклеген аңлый идем. Психологтан сорадым. “Сез аның өчен укытучы буларак бер кеше, ә өйдә башка кеше булырга тиеш. Укытучы буларак сез үткәндә калырга тиеш, шуңа күрә башкача эндәшергә тиеш” дип аңлаттылар. Психологтан кайткач, “Фирзия апа” дип әйтә аласың, дидем. Шуннан күпмедер вакыт узгач, ул янә: “Фирзия апа, сезгә тагын ничек эндәшә алам” ди. Ә мин фикеремне көчләп тагасым килми, үз күңеле белән теләгәнен көтәм. Әгәр “әни” дип дәшәргә теләсә.... Бәлки, мин әйткәнне дә көтәдер анысы. Бәлки, ояладыр, - ди ул.

Әнисен сагынып елаганы юкмы соң, дип сорыйм аннан.

– Әнисен сагынып ике тапкыр елады. Миңа аның елавы бик әйбәт диделәр. Психологлар, бала үзен яхшы хис иткән җирдә генә елый ала, дип аңлаттылар. Безнең өйдә елаган икән, димәк, бездә аңа рәхәт. Психологлар, әнисен югалту ачысын әле татый башламаган, бу хәсрәтне кичерү процессы әле башланмаган, диделәр. Менә көтәм инде куркып. Әле беркөнне генә “Кызым, тиздән әниең янына барырбыз, каберенә чәчәкләр утыртырбыз” дип сөйләшеп утырдык, - ди ул.

– Син аңа “кызым” дип дәшәсеңме?

– Әйе, мин дә, Илмир да “кызым” дибез. Алар безнең өчен бертигез, берсен дә аермыйбыз, ул да башкалар кебек нәкъ шундый тигез хокуклы. Илсаф барысына да “минем сеңелләрем” ди. Кечкенәсе өчен бигрәк тә якын инде Ралинә.

Бик олы йөрәкле кешеләр генә башкара ала торган эштер бу, дип сөйләшкәндә беравык аптырап та тордым. Төп уй шул иде: ә үз балаларын моңа ничек әзерләгән? Ралинәдән бер яшькә генә олы Илсафы, аннан бер яшькә кечкенә Диләрәсе бар бит.

– Без бөтенебез бер мәктәптән бит. Диләрә белән Илсаф минем класстагы бөтен укучыларны диярлек белә иде. Тулаем алганда, тыныч кабул иттеләр дияргә була, былтыр җәй без аны гел үзебезгә чакырып, шашлыгын да бергә ашап, мунчасын да бергә кереп, шулай әкренләп үзебезгә тарттык бит. Аннары көзен “Ралинәне үзебезгә алабыз, тик бөтенегез бертөрле була, аерма булмаячак” дип кисәтеп куйдык. 

Илсаф белән проблемалар булмады, тыныч карады, аның үз бүлмәсе бар, ә Диләрәнең бераз көнләшкән чоры булды. Аны аңларлык та, чөнки Ралинә гел безне кочаклап торды. Без Илмир белән нишләргә дә белми идек хәтта. Приюттан алуга, “мине алуыгызга рәхмәт” дип коридордан узганда чагында да, көненә әллә ничәшәр кочаклап, “Мин сезне яратам” дия иде. Диләрәгә хәзер үз бүлмәсен бүлешергә туры килә, аның каруы, ике айлап яшәгәч, алар аерылмас дус, тату кызларга әйләнделәр. Мәктәпкә бергә баралар, бергә кайталар. Нәрсә генә кыланмыйлар, интернеттан рецептлар табып, бергә пешерәләр, сюрприз әзерлиләр. Бер берсенә серләрен сөйләп пышылдашалар.

Ралинә әнисе кебек шәфкать туташы булырга хыяллана. Дәү әнисе дә, әнисе дә шәфкать туташы булган.

– Мин аңа әйтәм инде: шәфкать туташы гына булып калмассың, табиб булырга тырышырсың, максатларыңны югарырак куй, дим. Минем белән нәрсә булыр икән, дип еш сорый инде. Үсәсең, сине кияүгә бирәбез, аннары оныкларыңны китерерсез, дим. Шулай дигәч, сөенә инде, - ди ул.

Ике Ралинә

Менә шундый тарих. Шулай итеп, Хәбибуллинар бүген ике Ралинәле, ә барлыгы дүрт балалы үрнәк гаилә булып гомер кичерә.

– Бездә хәзер ике Ралинә. Мин үземнең төпчек кызыма шушы Ралинә хөрмәтенә исем кушкан идем. Ул ничек булдымы? Ул миңа 1 сыйныфка килгәндә, кечкенә, түгәрәк кенә, кыска чәчләренә ике ак бантик куйган матур кызчык булып хәтердә калган. Һай нинди матур исем, дип, мин шул мизгелдә үк шушы исемгә гашыйк булдым. Тагын кызым туса, Ралинә дип исем кушар идем дидем. Күпмедер вакыттан соң йөкле икәнемне белгәч, кем дип исем кушу соравы бөтенләй тормады. “Ралинә” була дидем, Илмирга да ошады. Шулай итеп, бездә хәзер ике Ралинә.

Илмир белән Фирзиянең оста, тәҗрибәле ата-ана булуында минем бер шигем дә юк. Алар бу вакыйгага бик җитди караган, тәрбиягә балалар алган ата-аналар мәктәбендә дә укыган.

– Ралинәне үзебезгә алгач, ноябрьдә шушы мәктәпкә кердек. Анда психологлар, юристлар, социаль педагог, медиклар эшләде. Башка гаиләдән килеп кергән бала белән аралашырга өйрәттеләр, аларның үз-үзен тотышы турында сөйләделәр. Безгә бик булышты, ошады. Мондый курслар барлык ата-аналар өчен дә файдалы дип саныйм мин. Әгәр элегрәк укыган булсам, мин, мөгаен, үз балаларымны яхшырак аңлар идем. Сертификат кирәк булганга гына барган идем, аннары сөенеп туя алмадык, - дигән нәтиҗәгә килгән Фирзия.

Яңа гаиләмдә бик рәхәт!

Ходай рәхмәте, Ураза гаете көнне “Гаилә” мәчетендә бәйрәмдә Ралинәнең үзен күрергә насыйп булды. Аның белән танышып сөйләшү өчен өйләренә барырга һаман җай чыкмый тора иде, Аллаһы Тәгалә үзе юлыма чыгарды. Бәйрәмгә дүрт бала бергә килгән. Илсаф, Диләрә, Ралинәнең җылы аралашуларын ишетеп, колак сөенде. Аларның бер-берсенә мөгамәләсен читтән күзәтеп карап тордым. Нәни Ралинәне дә бергә карап йөртте абый-апалары. Арттырып, күпертеп тә сөйләп була, диярсез, ләкин бала күңелен алдап булмый. Ралинәнең бу гаиләдә бәхетле булуына инандым, күзләреннән күрдем.

– Яңа гаиләмдә бик рәхәт, мин аларга бик тиз ияләштем. Бигрәк тә кичләрен бөтенебез бергә җыелгач күңелле. Көннәр җылынгач, күмәкләшеп урамга да чыга башладык. Кичләрен Диләрә белән кет-кет көлешәбез, шаярабыз. Ә иң күңелле кеше Илмир абыйдыр, мөгаен. Ул бик шаян абый, һаман кызык сүзләр сөйләп көлдерә. Безнең күңелне күрә, - дип сөйләде Ралинә.

– Сездә бигрәк күңелле, ике Ралинәле гаилә шәп бит! – дим аңа.

– Әйеее, кечкенә Ралинәне бәби Ралинә дип йөртәбез, миңа Ралинка дип тә эндәшәләр, - ди ул.

Ул үзенең рәсем ясарга яратуын, кайчак кул эшләре белән мавыгуын әйтте. “Кухняда җыештырырга, ялт итеп чистартып куярга яратам”, - ди ул. Мондый булышчылар булганда, Фирзиягә куркыныч түгел икән, дип уйлап куйдым.

– Ә үскәч, әни кебек табиб, шәфкать туташы булырга хыялланам, - диде дә еламсырап куйды сабый.

Тик бу күз яшьләре озакка түгел, мондый гаиләдә сагынып, моңаеп утырырга ирек бирмиләр. Әле концерт, әле театр, әле башкасы... Ә җәен күмәкләшеп диңгезгә бару хыялы белән яши Хәбибуллиннар. Хәерле яллар насыйп булсын аларга!   


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Форум белән конгресс арасында: 35-40 яшьлек милли җанлы активистлар Бөтендөнья татар конгрессында яңа структура даулый

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе һәм татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең татар яшьләре оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Тәбрис Яруллинның үз вазифаларыннан китүе турында гаризасын карау өчен чираттан тыш җыелган утырышта Форум советы берочтан тагын бер җитди мәсьәләне уртага салып сөйләште. Ул да булса, картаю проблемасы.

Җәмгыять

Актанышта Ык буе Сабан туе: "Татар һәм башкортлар өчен бу бәйрәм бәяләп бетергесез"

Кичә Актанышта Ык буе Сабан туе узды. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Башкортстанның Дәүләт Корылтае Рәисе Константин Толкачев бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булды.

Җәмгыять

Казанда юл фаҗигасендә һәлак булган 15 яшьлек кызның әти-әнисе: “Без яңадан яшәргә өйрәнәбез”

Казанның Вахитов районы судында “Фольксваген Джетта” йөртүчесенә карата ачылган эшне карый башладылар. Ул 10 мартта 15 яшьлек Айсинә Булычеваны бәрдереп үтерә һәм авария урыннан качып китз. Бу һәлакәт кыз светофорның яшел утына юл аркылы чыкканда булды. Беренче утырышта суд гаепләнүчедән һәм шаһитләрдән юл фаҗигасенең ничек килеп чыкканын сөйләүләрен үтенде. Суд залыннан - “Татар-информ” репортажы.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла