БДИдан 400 балл җыеп, Россияне шаккаттырган укучы - татар егете Руслан Сәлимгәрәев

5 июль 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Вконтакте
Мәскәүнең 179нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Руслан Сәлимгәрәев дүрт Бердәм дәүләт имтиханыннан 400 балл җыйган. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Руслан турында тулырак аның бертуган энесе Артём Сәлимгәрәев сөйләде.

Руслан Сәлимгәрәев рус теле, профильле математика, биология һәм химиядән БДИны йөзәр баллга тапшырган иде. Моннан тыш, Руслан информатика һәм физика фәннәреннән дә биргән, әмма югары баллга түгел. Ул информатикадан 83 балл, физикадан 98 балл җыйган.

Руслан Сәлимгәрәев БДИ нәтиҗәләрен белгәч, дәүләт хезмәтләре порталы ватылган дип уйлаган. “Шуңа күрә дә ул сайтның берничә тапкыр йөз балл итеп чыгаруына баш ваттым”, - ди Руслан. Әмма аның нәтиҗәсен очраклы хәл дип әйтеп булмый. Бу турыда РИА “Новости” агентлыгы яза.

"Русланның фәнне өйрәнүе дуслары белән аралашуына комачауламый. Алар класслары белән гадәти балалар", - дип сөйләгән аның әнисе Ольга. 

Руслан Сәлимгәрәевнең бертуган энесе Артём сүзләренчә, алар гаиләдә дүрт бала тәрбияләнеп үсә. “Без гаиләдә дүртәү: олы апабыз Марина, аннан Руслан, мин һәм энебез Тимур. Әниебез рус милләтеннән, әтиебез татар. (Әтиләре Салават исемле - ТИ). Гомумән, татар туганнарыбыз белән аралашып торабыз. Әти ягыннан дәү әниебез татар, ә дәү әтиебез башкорт милләтеннән. Әтиебез Мәскәү дәүләт университетының туфрак белеме факультетын тәмамлаган иде, әмма профессиясе буенча, фән өлкәсендә эшләми. Әниебез дә МДУның туфрак белеме факультетын тәмамлады һәм хәзер дә анда эшләвен дәвам итә. Русланда биология фәненә мәхәббәтне әниебез тәрбияләде”, - дип сөйләде ул.

Артём сүзләренчә, Руслан Сәлимгәрәевнең киләчәген математика белән бәйлисе килмәгән. “Руслан математика классында укый, әмма ул фән буенча китәргә теләмәде. Русланның Мәскәү дәүләт университетының инженерия һәм биоинформатика юнәлешенә керәсе килде. Биология буенча үткәрелгән Бөтенроссия олимпиадасында катнашырга өлгермәсә дә, биологиядән БДИга ныклап әзерләнде. Шулай итеп, биология һәм химия фәннәре буенча дәүләт имтиханнарын тапшырырга булды. Физика аңа болай да бик җиңел бирелде, Бөтенроссия олимпиадасыннан аның өч дипломы бар. Моннан тыш, Руслан математика һәм рус теле фәннәрен тапшырды. Ул фәннәрдән дә Бөтенроссия олимпиадаларында җиңгән казанышлары бар. Рус теленнән йөз балл ала алуына башта шикләнгән иде, чөнки нәтиҗәләре классташларныкы кебек үк “стабиль” булды. Әмма математиканы бирергә барганда үз-үзенә ышанып барды, чөнки, әйткәнемчә, ул математика классында, иң көчле мәктәпләрнең берсендә укый. Химия фәнен бирергә бер ай кала вариантлар эшләп утырды, репетитордан киңәшләр алды. Рус теле һәм биологиядән бик тырышып әзерләнде, югары балл алыр дип һич тә уйламады. Дөресен әйткәндә, Руслан БДИдан югары баллар җыяр дип өметләнмәде дә”, - диде Артём Сәлимгәрәев.

Артём абыйсының буш вакытларында ни белән шөгыльләнгәнен дә сөйләде. “Руслан укудан тыш, тәрәзә төбендә үсемлекләр үстерә, гитарада шөгыльләнә, мәктәптә башлангыч класста бию дәресләренә йөрде. Ул урамда йөрергә, һава суларга ярата. Башын күтәрмичә гел фән белән шөгыльләнмәде, ләкин зур класска күчкәч, бик күп укыды”, - диде Артём.

Артём сүзләренчә, Руслан Сәлимгәрәев холкы буенча бик тыйнак кеше. “Үзен социаль челтәрләрдә, телевидениедә күрсәтергә яратмый. Популяр булу аның өчен түгел”, - дип сөйләде Артём.

Энесе әйтүенчә, хәзерге вакытта Русланны төрле мәгълүмат чаралары – телевидение, радиога чакыралар, шул сәбәпле, аның буш вакыты бөтенләй юк. Абыйсы белән сөйләшә алмау сәбәпле, ул Руслан турындагы шәхси сорауларга җавап бирергә кыенсынды. “Аның йөргән кызы бармы, юкмы дигән сорауга җавап бирә алмыйм, Русланның фикерләрен дөрес җиткермәм дип уйлыйм”, - диде Артём Сәлимгәрәев.

 "Минем әти-әнием МГУның туфрак өйрәнү факультетын тәмамлаган, шуңа күрә бу миңа да тәэсир итте. Әни әле дә МГУның шул факультетында эшли", - ди Руслан. Руслан киләчәктә галим-тикшеренүче булырга һәм яңа ачышлар ясарга хыяллана. "Яңа үсемлек сортларын уйлап табарга өметләнәм", - дигән хыялларын җиткерә вундеркинд укучы. 

  • 2013 елда Киров шәһәрендә укучы Александр Малышев рус теле, химия, физика һәм биологияне 100 баллга тапшырган иде. Бу рекордны 5 елдан соң Руслан Сәлимгәрәев кабатлады.



Руслан энеләре һәм апасы Марина белән



Фикерләр








Җәмгыять

"Авыл эшләп торса, шәһәр халкына яшәргә була". Казанда ярминкәләр башланды

Бакчаларда яшелчә, җиләк-җимеш, кырларда игеннәр җыеп алынды, бәрәңгеләр казылды... Ниһаять, җәй буе тырышып эшләгән авыл халкы җиңел сулап куйды. Бүген районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Казанда ярминкәләр сезонын ачып җибәрде. Көзге ярминкәләрдә авыл халкы шәһәрне “сыйлый”. Арзан гына бәядән җаның ни тели, шуны алып калырга була. Рәхим итеп, ярминкәләргә генә кил!

Җәмгыять

Интернет аша алдау көннән-көн арта: халыкны алдауның иң киң таралган 7 очрагы

Казанда интернет аша акча үзләштерү юллары арткан. 2018 елның 8 аенда Казанда  шул юл белән эшләнгән 1650 мошенниклык факты теркәлгән. Дөрес, бу узган елның шушы чорына караганда 200гә азрак.

Җәмгыять

Диссидент хатыны, рәссам Гүзәл Макудинова-Амальрикның дусты Виллем де Бофорт: "Гүзәл үзен "бәхетсез татар хатыны" дип атый иде"

Шушы көннәрдә Казанга Нидерланд парламентының экс генераль секретаре Виллем Хендрик де Бофорт килде. Ул - диссидент Андрей Амальрикның хәләл җефете, рәссам Гүзәл Макудинова-Амальрик белән якыннан таныш булган. “Чит җирләрдә бәхет тапмады, гомер буе Татарстанны сагынып яшәде”, - дип искә алды ул аны. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла