Татар акценты бренд буларак бизнеска керде: Сезгә “Кущтанащ” кирәкме?

15 январь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Соңгы елларда татар акцентын бренд итеп куллану күренешләре очрый. Телеграмдагы “Неудаща” каналы - шуның ачык мисалы. Башкортстан эшмәкәре Андрей Таюсов “Кущтанащ” атамалы товар билгесен теркәгән. Татар акцентына пародияне бренд итеп куллануны башкорт галимнәре уңай кабул итмәгән, татарлар ни ди? 

Уфа эшмәкәре Андрей Таюсов "Кущтанащ" брендын теркәгән һәм азык-төлек, аерым алганда бал сатарга җыенуы турында әйтте. "Башинформ"хәбәр итүенчә, Башкортстан җәмәгатьчелегенең кайбер вәкилләре бу сүзнең әдәби башкорт теле нормаларына каршы килүен белдергән. Алар әйтүенчә, "кущтанащ" татарча яңгырый. 

Андрей Таюсов үзе агентлыкка бу сүзнең татар яки башкорт телендә түгеллеген, ә "рус теленә стильләштерелгән транслитерация" дип аңлаткан.


"Кущтанащ" татарча, башкортса - "Күстәнәс!"

Хәбәрдән күренгәнчә, брендны хупламаучыларның берсе – Россия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының фәнни җитәкчесе, филология фәннәре докторы Фирдәвес Хисаметдинова. 

- Әгәр без Башкортстанда товар билгесен булдырабыз икән, ул башкорт телендә булырга, әдәби башкорт теле нормаларына буйсынырга тиеш. Әгәр бу рус алфавитында булмаган башкорт алфавиты хәрефләре икән, аларны үзгәртү мөмкин. Әмма башкорт телендә дә, рус телендә дә “с” хәрефе бар, шуңа күрә ул “Кустэнэс” булырга тиеш иде”, - дип саный ул. 

Филология фәннәре кандидаты, Башкортстан дәүләт университеты мөгаллиме Искәндәр Сәетбатталов исә, бу атаманың татар теле үзенчәлегеннән бигрәк, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектына каравын әйткән. Ул Башкортстандагы “Нэнэйка”, “Картатай” туклану пунктларын мисал итеп китергән. "Бу сүзләр әдәби телдә юк, әмма нәкъ менә алар Башкортстан халкын тулы иетп күрсәтә. Шуңа күрә товар билгесен нәкъ менә шул рәвешле теркәүдә бернинди куркыныч күрмим”, - ди ул.

Интеллектуаль милек буенча федераль агентлык (Роспатент) товар билгеләрен теркәгән вакытта махсус тикшерү уздырылмаганын әйткән. Роспатен бер телдә дә булмаган уйдырма сүз булырга мөмкинлеген белдергән. Билгеле бер товар, хезмәт турында яки аерым бер географик объект атамасы булса гына чикләүләр бар.

Илшат Сәетов: Акценттан көлү - наданлык!

Сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетов фикеренчә, акцентны бренд итеп куллану, маркетинг ысулы.

“Андыйларның ничектер башкалар кырыенда аерылып торасылары килә дип әйтергә була. Моны бераз “үзеңә ориентлашу" дип тә әйтеп була. Халыкка хас үзенчәлекне күрсәтергә телиләр. Бу сыйфатны бөтен кешегә хас итеп күрсәтәләр. 

Бер яктан, бу комплексларны күрсәтәдер. Акцент турында сөйләү үзе үк сөйләм телен түбәнрәк итеп күрсәтү. Гомумән алганда, акценттан көлү бит ул наданлык. Кеше сөйләшә белә икән, акценты булу-булмау мөһим түгел. Акцентны ассызыклау, минемчә, татарны яки башкортны түбәнсетү дип әйтикме.... 

Мин телне язмада бозып күрсәтү дөрес түгел дип саныйм, әйтелеше әле бер хәл. Болай язу рус телен дә бозу кебек була. Бәлки, юмор максаты белән кулланалардыр, ләкин аннан бренд ясау, ниндидер рәсми әйбер буларак алга чыгару көлү кебек кабул ителә”, - дип саный ул.


Римзил Вәлиев: “Неудаща” дигәнгә хурланмыйм!

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев акцентның ояты юк дип санавын әйтте.

- Американнарның, грузиннарның, украиннарның да, үзбәкләрнең дә үз акцентлары бар. Бигрәк тә совет заманында фильмнарда, анекдотларда да бар ул. Урысча да юньләп белми, аңлашылмый, гыйлеме юк дип әйтү ул бик артта калган әйбер, - ди ул.

Акцент коммуникатив функция үти

Римзил Вәлиев фикеренчә, акцент аралашу функциясен үти. 

- Америкада африканнар, кытайлар белән японнар, урыслар белән немецлар да инглиз телендә сөйләшә. Аларның акценты бар, чөнки алар өчен ул туган тел түгел. Озак яшәмәгәч, практикасы да җитми. Акцент булу ул табигый әйбер, аңа негатив мөнәсәбәт наданлыктан килә. Кайвакыт акцент кына түгел, грамматик, стилистик традицион хаталар да була, ләкин кешеләр үзара аңлаша. Әйтелештә, җөмлә төзелешендә кечкенә генә хата булса да, шул стилистик үзенчәлек коммуникатив функцияне башкара.


Урыс халкының төрле төбәкләрдә яшәүчеләренең диалектлары, акцентлары бар. Аларның кайбер сүзләре нык аерыла. Кеше үз төбәгенең диалекты белән сөйләшә икән, “мин шул яктан килдем” дип үзен күрсәтә. Үз авылын, холкын күрсәтә, ул бит колорит. Мин хәтта үзбәк, әрмән акценты белән сөйләнгән анекдотларны, видеоларны җыям. Монологлар бар хәтта. Бу эшкә табигый дип карыйм һәм аннан көләргә кирәк дип санамыйм”, - дип билгеләп узды әңгәмәдәш.

"Йомшак "ч" татар сөйләменең тамгасы"

“Татар бервакытта да “справка” дими, “ыспыравка” дип әйтә, ике тартык авазны кушып әйтергә аның авызы килешми, ул шул “ы” ны өсти. Йомшак “ч” авазы татар сөйләменең чыннан да тамгасы, аны бик дөрес эләктереп алганнар. "Врач", "ачкыч" дигәндә, "ч" йомшк әйтелә, урысның яңгырап торган, ягъни взрывной “ч” сыннан аерыла. Бар шундый авазлар: әйтик, кайбер телләрдә, шул ук рус телендә сакау "з" һәм "һ", "гъ" юк. Башкортларда да, инглизләрдә дә сакау “з” бар. Шуңа күрә башкортлар “кыз(д)ыл боз(д)ау”ны шедевр диләр. Сөйләсен кеше мишәр, типтәр диалекты, урыс, татар акценты белән. Коммуникатив функция үтәлсен. Ә инде мәдәни код, эстетик сөйләм – анысы башка әйбер.

"Неудаща" дигәнгә хурланмыйм"

- Мин "Неудаща" дигәнгә хурланмыйм. Бу стилизация, үзенә күрә ирония, үзенчәлек. Шул рәвешле “Болар урыс түгел, болар татар” дип, өстенлеген күрсәтергә телиләрдер. 

Танылган кешеләрнең акцент белән сөйләшүләренә кеше күнегә. 25 ел буе “пащему патамушты”ны кем әйткәнен хәтерлиләр. Беркемнең мыскыл итәргә дә хакы юк, киресенчә, горурланырга да була. Һәр тел, һәр милләт үз үзенчәлеге белән горурланырга һәм аны сакларга хаклы. Гомумән, әдәби телләрне белгән кешеләргә дә үзенең төбәк диалектын сакларга тәкъдим итәр идем. Район радио-телевидениеләрендә шул халыкның лексиконы кулланыла икән, ул - халыкчанлык дигән сүз.

Ә Башкортстан эшкуарына Римзил Вәлиев “т” дан соң “э” хәрефе куярга - ягъни, "Кущтэнэщ" дип язарга киңәш итә. 

 - Башкорт әдәби телендә түгел дип ачуланырга мөмкиннәр, бу аларның эше. Минем дәгъвам шул: ул телнең үзенчәлеген бирергә тели икән, "т" дан соң “э” куйсын. Колагы белән тыңласын. Татар теленең үзенчәлеге йомшак “ч” гына түгел, шуңа гыйлеме чамалырактыр аның. 

Гомумән алганда, шәхси эшмәкәр рекламаны ничек тели, шулай яза ала. Шуннан файдаланып, ярты Казан инглизчәгә әйләнеп бара. Үз рекламаларында татарның символларын куллансалар икән алар. “Алтын”, “Бәхетле” кебекләр бик аз”, - дип төгәлләде фикерен Римзил Вәлиев.

Динара Зиннәтова: "Күчтәнәч" сүзен "кущтанащ" дип әйткәннәрен ишеткәнем юк

Динара Зиннәтова татар дөньясында “Че гуглит татар кызы” бренды авторы буларак билгеле. Ул “Кущтанащ” брендына каршы килүчеләрнең берсе булып чыкты.

– Әлеге очракта «кущтанащ» сүзен мин татар диалекты буларак берничек тә кабул итә алмыйм. Мин моны татар телен мыскыллау итеп кенә күрәм. Беренчедән, татар сүзләрен кулланып сөйләшкән рус кешеләре дә бу сүзне татар телендәгечә йомшак, «күчтәнәч», «күчтәнәчки» дип әйтә.  Әгәр дә товарга татар яки башкорт исемен кушарга телисең икән, ни өчен аны табигый формада кулланмаска? Компьютерда башка тел шрифтын өстәү ике секунд вакытны ала. 

Икенчедән, «Кущтанащ» сүзе  русча татар акценты белән сөйләшкән өлкән буын кешеләреннән көлү булып та күренә. Шулай да, кемнең дә булса «күчтәнәч» сүзен «кущтанащ» дип әйткәннәрен ишеткәнем юк, - ди ул.


Динара фикеренчә, "Кущтанащ"ны кабул итмәгән башкортларның бу очракны татар теленә каршы чыгу өчен сылтау итүләре бер дә матур түгел”. 

- Бу очракта алар, киресенчә, безнең белән берләшеп, «ү» урынына «у», «ә» урынына «а» дип язуга каршы чыгарга тиешләр иде, дип уйлыйм, - ди Динара. 

–  Рус һәм татар сүзләрен бергә бутап сөйләшү – ул әле бер хәл, моңа күпләр күнекте, телне саклап калуның үзенчәлекле формасыдыр инде ул. Тоташ русча сөйләшкәнче, әлбәттә, татарчалы-русчалы сөйләшү яхшырак. Тик татар авазларын рус телендә сөйләшүчеләр өчен кулайрак итүнең бер мәгънәсен дә күрмим.  Татарстан һәм Башкортстанда яшәүче күпчелек рус кешеләре «ә» һәм «ү» хәрефләрен болай да әйтә белә, ә белмәгәннәр – өйрәнсен. Аларга уңайлырак булсын дип сүзләрне бозасы юк, - дип саный Динара Зиннәтова.

Фикерләр








Җәмгыять

“Күңелем сизеп, әнигә шалтыраттым, ул: “Кызым, янабыз!” дип елады" – Арча районында ике хуҗалык күмергә калган, гаилә башлыгы коточкыч янгында һәлак

Әби-бабайларның элеккедән килә торган мәгълүм гыйбарәсе бар. “Уттай урак өстендә ут казасы күрсәтмәсен Ходай” дигәнне күпләрегезнең ишеткәне бардыр. 13 август көнне Арча районының Казанбаш авылында ике хуҗалык тулысынча көлгә әйләнә.

Җәмгыять

Фәрит Фарисов: Рус кешеләре татар телен белергә тели, әмма телне дөрес итеп тәкъдим итәргә кирәк

Мәскәү шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюда соңгы вакыттагы актуаль мәсьәләләр - татар теле өчен көрәш, яшь татар лидерлары һәм дуңгыз итен “хәләл” дип сату турында фикерләрен җиткерде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла