Бари Алибасов: "Мин татар җырларында тәрбияләнеп үстем"

8 июнь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Яков Абрамов
2018 елның февралендә продюсер, музыкант, композитор, җырчы Бари Алибасов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында татар музыкасы һәм татар теле турында сөйләгән иде. Бу фикерләрне сезнең игътибарыгызга җиткерәбез.

Музыка - милли тәңгәллекнең нигезе

- Бари Каюмович, татар эстрадасы турында сорыйсы килгән иде. Ни өчен ничә еллар эчендә безнең дөнья сәхнәсенә чыгарлык дәрәҗәдәге татар җырчысы барлыкка килмәде? Мәсәлән, Милен Фармер, Таркан, кебек диюем.

- Ни өчен Татарстанның үзенең танылган башкаручылары барлыкка килмәде? Монда кабаттан Советлар Союзына әйләнеп кайтабыз. Совет чорында басым көчле иде, ул вакытта ил үсеше өчен шулай кирәк булып тоелгандыр. Төрле республикалардан чыккан җырчылар булуы кирәк булды, алар Советлар Союзында популяр булырга тиеш иде. Бу дәүләт сәясәте булды. Казахстаннан җырчы булырга тиеш, Татарстаннан, Украинадан һәм башкалар...

Бүген беркем дә берни дә тиеш түгел, үзең эшлә. Бүген күрәбез бит - дөньякүләм эстрада белән чагыштырганда, татар эстрадасы гына түгел, гомумән Россия эстрадасы артта калып бара. Дөньякүләм музыка индустриясендә кемнәр?Инглизләр, американнар, кайвакыт австралиялеләр, канадалылар. Ягъни, инглиз телле халык, чөнки ул телне күп кеше аңлый. Бу беренчедән. Икенчедән, бу индустрия аларда ким дигәндә 150 ел элек барлыкка килгән.

Совет чорында музыкаль индустрия шактый алга киткән иде. Музыкаль индустрия шоу-бизнес түгел иде, ә нигездә пластинкалар чыгару. Советлар Союзындагы пластинкаларның тиражы Америкада чыккан пластинкалар тиражыннан да артып китте. Һәркемнең өендә шул пластинкалар бик күп иде. Илдә бер генә җыр яздыру студиясе бар, соңыннан аны “Мелодия” дип атадылар, ул кайсы пластинканы чыгарса, шул популяр булды.

Бүген музыкаль индустрия белән шөгыльләнүче юк, кызганыч. Әлбәттә, без милли музыкаль индустрияне үстерергә тиешбез - русчамы ул, татарчамы, якутчамы, мөһим түгел, әмма без аларны дөньякүләм базарга чыгарырга тиешбез. Ләкин безнең әлегә андый мөмкинлегебез юк. Мин моны дәүләтнең төп ихтыяҗы дип әйтмим, гәрчә ул бик мөһим. 

Көй ишетелә башлауга без җырның кайсы милләтнеке һәм Җир шарының кайсы өлешендә яшәүчеләрнеке икәнен аңлыйбыз. Музыка - милли тәңгәллекнең төп нигезе, шуңа күрә аны үстерергә кирәк. Хакимият уйлаганча гади күңел ачу гына түгел ул.

Бездә музыкаль индустрияне үстерүгә ярдәм итә торган законнар юк. Музыка базарына үтеп керү, чит илдә безнең милли тәңгәллекне үстерү юк. Музыка базарына керү ул безнең милләтне чит илдә үстерү дигән сүз. Без әлегә моны аңламыйбыз һәм Россия законнары милли музыкаль индустрияне үстерүгә шартлар тудырмый.

Әгәр шартлар булса, музыка үсәр иде. Аның кайсы милләт музыкасы булуы әһәмиятле түгел - якут музыкасымы, ненец, калмык, татар, башкортмы. СССР вакытындагы кебек. Әгәр шартлар булса, ниндидер милли җырчылар барлыкка килер иде. Совет вакытында Калаберда, Илһам Шакиров барлыкка килеп, бөтен илдә танылды бит.

Музыканың милли тәңгәллекне саклаудагы, дәүләттәге иҗтимагый хәрәкәтләрне алга җибәрүдәге әһәмиятен аңларга кирәк. Хакимият аны вакыт узу белән аңлар. Совет вакытында әйтәләр иде бит - “Кем джаз уйный, шул Ватанын сата”. Чөнки ул Америка музыкасы иде һәм нәкъ шулай булды да - Америка Советлар Союзын эчтән җимерде. Музыка аша Американың сәяси-социаль рухы үтеп керде. Шуңа күрә милли музыкаль индустрияне үстерү өчен шартлар тудырырга кирәк. Шул исәптән, татар музыкасына да.

Дөньякүләм дәрәҗәдә музыканы таныту өчен мохит кирәк

- Тарканны мисал итеп алсак, аны Төркия күтәрдеме?

- Әлбәттә! Төрекләр үз музыкаларын дөньякүләм базарга бик актив чыгара. Таркан җырчы гына түгел ул. Таркан – система. Мәгариф системасы, тәрбия системасы, милли музыканы кабул итү системасы. Әгәр без монда Европа, Америка җырларын тыңласак, төрекләр төрек җырларын гына тыңлый, алар Швециянең “АВВА” сына мөкиббән килеп тормый. Бу - мохит, шартлар дигән сүз. Сахара чүлендә бака туа алмый, чөнки аңа су кирәк.

Дөнья күләмендә конкуренцияне җиңәргә сәләтле милли музыкаль индустрияне мохит тудыра. Безнең Россиядә андый мохит юк, музыкаль индустрияне үстерә торган шартлар юк. Шуңа күрә төбәкләрдә дә үз җырчыларыбыңны күтәрү өчен шартлар юк. 

Советлар Союзында җырчыларны таныту белән дәүләт һәм бер концерт өчен 10 сумга җырлаган җырчылар шөгыльләнә иде. Кайбер бик сирәк очракларда гына җырчыларны дәүләт гомуммилли музыка сәхнәгә күтәрелә иде. Дәүләт кайбер җырчыларга пиар ясады дип әйтергә була.


- Дәүләт нәрсә эшләргә тиеш? Мәсәлән, Татарстан татар мәдәниятен чит илдә күтәрә алырдай җырчы чыгарырга тели икән, нәрсә эшләргә кирәк?

- Беренче чиратта, татар музыкасын Россия базарына чыгару өчен Татарстанда шартлар тудырырга кирәк.

- Ә төгәлрәк әйткәндә нәрсәләр булырга тиеш?

- Беренче чиратта - конкуренция. Икенчесе - шартлар.

- Конкуренция бар бит инде.

- Яхшы. Мәсәлән, татар җырчылары үзара ярыша. Мәсәлән, конкурста катнаша, җиңүче билгеле була. Ул алга таба нишли? Өч айдан медиа киңлекләрендә үлә. Конкурста җиңеп чыга, ике-өч атна сөйлиләр дә, бетте, шуның белән оныталар.

- Онытмыйлар, тыңлыйлар.

- Кемдер тыңлавын дәвам итә инде. Без бит массакүләм тәкъдим итү турында сөйләшәбез. Музыкаль индустрия – массакүләм киңлек. Музыкаль индустриядә танылган күренеш булу өчен дәүләт танылган шәхесләр үсеп чыга алырлык мохит булдырырга тиеш. Ә ул юк.

Татарстанда гына нәрсәдер эшләп булмый, чөнки бу юнәлештә Россия күләмендә законнар юк. Шоу-бизнес дип аталган музыкаль индустрияне җайга сала торган өч кенә закон бар.

Хит-парадларга ышанырга буламы?

- Бу тармакны җайга салырга тиешле законның нинди механизмы булырга тиеш алайса? Менә мисал китердегез - җырчы хит-парадта беренче урын алды, алга таба дәүләт нәрсә эшләргә тиеш?

- Беренчедән, ул хит-парадлар нинди шартларда гамәлгә ашырыла? Хит-парадларга ышанырга ярыймы? Бу хит-парадларның дөреслеген ачыклый, аларны җайга сала торган законнар булырга тиешме? Ничек уйлыйсың?

- Тиеш.

- Нишләп мин ул хит-парадларга ышанырга тиеш? Хит-парадта кемдер үз фикерен башкаларга тага. Хит-парадлар турында сөйләшәбез икән, теге яки бу күрсәткечнең дөреслеген тикшерү булырга тиешме? Хит-парад ул – тикшерү, ә тикшерү башлана икән, димәк, бу инструментның законы булырга тиеш. Ә ул нинди принцип буенча үткәрелә? Бу инструмент гомуммилли бәяләү параметрларына ия булырга тиешме? Бу инде үзе закон. 

Музыкага бәя бирә торган милли параметрларны булдыру өчен закон булырга тиеш: без нәрсәгә нигезләнеп теге яки бу карарны кабул итәбез һәм башкалар.

Алга таба китик. Ни өчен бу җыр радио яки телевидение эфирында яңгырый?

- Акча түләнгән чөнки.

- Әгәр берәр талантсыз кешенең нефть каланчасы бар икән, ул танылган җырчы була ала, шулаймы? Дәүләт чынлап та талантлы шәхеснең танылган булуын телиме? Әгәр дәүләткә гомуммилли символ булырдай талантлы башкаручы кирәк икән, бәя бирә торган системаны булдырырга кирәк. Ә бәя бирү системасы һәм җырчыларны үстерү системасы шул закон инде ул. Ул шушы өлкәне җайга сала.

Конкуренция булырга тиешме-юкмы? Әгәр ул бар икән, закон тарафыннан җайга салынырга тиешме? Әллә инде пычак алып шул талантлы җырчыны чәнчеп үтер һәм сиңа моның өчен берни дә булмый, шулаймы?

- Мондый очрак Җинаять кодексына карый.

- Сүз нәкъ шул хакта бара! Музыкаль индустрияне хәзерге вакытта Җинаять кодексы гына җайга сала да инде. Ә җинаять кодексына барып җитүгә юл куймый торган кануннар булырга тиеш. Без бит беләбез - конкурентлар арасында ызгышу очраклары була. Аларны чишү Җинаять кодексына нигезләнеп эшләнә. Чөнки музыкаль индустриянең законнары юк.


Музыка сәнгатенә килергә теләгән яшьләргә үзләренә кул салырга киңәш итәр идем

Дәүләт Думаның 15 еллык эшчәнлеге вакытында музыка индустриясенә бәйле нибары өч кенә закон кабул ителде. 

Нәрсә ул музыкаль индустрия? Радио аңа керә, чөнки анда җыр яңгырый. Радиода җырлары яңгыраган өчен кайсы музыкант акча ала? Америка башкаручысы өчен бу төп керем чыганагы. 

Телевизорда яңгыраган җырлар өчен телевидение музыкантларга түлиме, музыкантлар телевидениегәме? Менә син көләсең.

- Музыкантлар түли.

- Музыкантларга түләргә тиешләр. Дәүләт Думасы музыкантларны үз продуктлары өчен акча түләргә мәҗбүр итүчеләрне атарга дигән закон чыгарырга тиеш. Бу нормаль экономикамы? Мәсәлән,син татар читекләре, чалма, халат ясыйсың да, базарга килеп үзеңнең товарны сатып алсыннар өчен акча да тәкъдим итәсең дигән сүз. Бу нормаль хәлме? Бу абсурд!

Менә бездә шулай. Көен-сүзен үзең язасың, үзең җырлыйсың, студия өчен түлисең, үзеңнең фонограмма, әле соңыннан эфирга чыгару өчен дә түлисең. Ә эфир шул музыка ярдәмендә - реклама белән һәм эфир контентын сату белән акча эшли. Мондый шартларда музыка дип аталучы икътисад тармагы ничек үссен?!

Совет вакытында шулай иде - “Мелодия” студиясенә килеп язылалар, “Мелодия” 10 миллион пластинка сата, ә җырчы студиядәге эше өчен 40 сум акча ала. Ә Мадонна пластинкалары өчен 1,5 миллиард доллар алган. Менә бөтен аерма шул. 

Чит илләрдә музыка лифтта яңгыраган очракта да башкаручы һәм автор акча ала.

Россия музыкаль индустриясенең яклаучысыз икәнлегенә гади генә мисал китерәм. Без музыкаль индустрия өлкәсендәге халыкара законнарны да кабул итмибез. Хәтта авторлык хокукларына кагылышлыларын да. Күптән түгел генә “Россия авторлар җәмгыяте” җитәкчелеге җитәкчелегендә булган кешеләрне утырттылар, чөнки алар бар акчаны үз кесәләренә салып барган. Ничек шулай була ала инде? Хәтта совет чорында да бу катгый контрольдә иде, әле без азмы-күпме акчасын ала идек. Мин Усть-Каменогорск шәһәрендә музыкант булып эшләдем һәм ике инженерныкы кадәр хезмәт хакын ала идем, бу - автор булган өчен генә. Авторлык хокукларын тутыра идек, ә хәзер андый нәрсә юк.

Яки тагын бер маразм. “Дорогой длинною” дигән җыр бар бит, аның авторлары Борис Фомин һәм Константин Подревский. Беләсезме, чит илдә бу җырны башкару хокуклары кемдә? Маккартнида. Чөнки Россия башкаручыларының авторлык хокуклары бары тик Россия территориясендә генә гамәлдә. Безнең авторлык хокуклары буенча агентлыклар дөньякүләм авторлык оешмалары составына керми. Проблемалар шуннан башлана.

Милли музыкаль индустриядә үзешчәнлек һәм чарасызлык хөкем сөрә. Ә музыкаль индустрия ул иң беренче чиратта - халыкның милли тәңгәллеге нигезе. Икенчедән, бу икътисадның иң көчле тармагы. Теләсә кайсы илдә шулай. 1999 елда Америкада музыкаль индустрия әйләнеше 1 триллион доллар тәшкил иткән, ягъни Америка икътисадының гомуми әйләнешеннән дә югары булган. Менә нәрсә ул музыка. Аны кеше ярата, тыңлый, концертлар өчен, музыка лифтта, радио-телевизорда яңгыраган өчен түләргә әзер. Берәр туйны, дуслар очрашуын җырсыз күз алдына китерә аласызмы? Ә без музыканың акча икәнен аңламыйбыз. Ә чынлыкта бит аны кемдер язган, аңа кемдер хуҗа.

- Мондый шартлар булганда, яшь музыкантларга нинди киңәш бирер идегез?

- Музыка белән шөгыльләнергә теләгән яшьләргә үз-үзләренә кул салырга киңәш итәр идем.

- Бик оптимистик киңәш.

- Күп кенә талантлы кешеләр музыкант, артист булып туган. Әгәр алар үзләренең генетик асылларын чынга ашыра алмаса, алар белән нәрсә булачагын күз алдыгызга китерәсезме? 99 процент очракта алар бәхетсез кеше. Без бераз балкып алган, соңыннан югалган күпме исемнәрне беләбез. Ә бит күпчелек талантлы кешеләр хәтта балкымый да, ярты адым да ясый алмаганнары бар. Аларның бу сәләтләре балалар бакчасында ук тамырдан юкка чыгарылган. Шуңа да Пол Маккартни совет авторларының "Дорогой длинною" хуҗасы.

"Мин татар җырларында тәрбияләнеп үстем"

- Сезгә татар җырлары ошыймы?

- Мин татар җырларында тәрбияләнеп үстем. Безнең өйдә, гадәттә, татар пластинкалары булды, чөнки әнием татар җырларын бик ярата иде. Әтием дә, гәрчә үзе татар булмаса да. Ул Хакасия казахы иде. Ләкин безнең өйдәге пластинкаларының күпчелеге татарча иде.

- Татар җырларын беләсезме?

- "Кич тә буран, иртә буран", шулайрак. Сүзләрен оныттым.

- Татар телен беләсезме?

- Совет заманында үзенең ана телен бик аз кешеләр генә белә иде. Бигрәк тә милли республикадан читтә яшәүчеләр. Милли мәктәпләр юк дәрәҗәсендә, аларда санаулы кешеләр генә укыды. Балалар бакчасы рус телле, мин рус балалар бакчасында, әти-әни руслар арасында эшләде. Әни - тимер юл вокзалы депосының бухгалетриядә, әти - сбербанкта. Анда күпчелек руслар, беркем дә үз телендә сөйләшми.

Өйдәге пластинкаларны тыңларга була, ләкин аларны миңа кем тәрҗемә итсен? Әти-әни көне-төне эштә. Сигез кешелек зур гаиләне туендырырга кирәк бит. Төнлә барыбыз да йоклаганда әнинең кер тактасында кер юганын ишетә идем. Әле тагын сыерлар, сарыклар, кәҗәләр... Бакчага су сибәргә кирәк, бөтен әйбер пычрана, юарга кирәк.

Гомумән, совет чорында дәүләт күләмендә милли телләрне саклау максат итеп куелмады. Милли мәктәпләр бар иде, ләкин аларда аз кеше укыды. Гадәттә, рус мәктәпләрендә укыдылар.

- Өйдә русча сөйләшә идегезме?

- Ә нинди телдә сөйләшсеннәр соң? Яслегә биргәндә безгә бер яшь тә тулмаган иде, анда барысы да русча сөйләшә. Аннан 3-4 яшьтә балалар бакчасына күчерәләр, анда да русча гына сыйләшәләр. Аннары мәктәп, анда да барысы да русча. Өйдә кем безнең белән үз телебездә сөйләшсен? Шуңа өстәп, күршеләр дә руслар.

"Татарстан халкы башлангыч белемне татар телендә алырга тиеш"

- Хәзер татар теленә, казах теленә тартылу, кызыксыну бармы?

- Әлбәттә. Кызганыч, мин 50 яшьтә генә үз телемне белмәвемә борчыла башладым. Гомумән, күп телләр белү кешене әйтеп бетергесез баета. Ул акча, сәяхәтләр генә түгел. Чөнки тел белгән очракта без бик күп кешеләрне аңлый алабыз, шул халыкларга гына хас үзенчәлекле әдәбиятне уку мөмкинлеге туа. 

Күп телләрне белү кешене бик нык баета. Мин һәрвакыт күп телләр белгән кешеләргә сокландым һәм сокланам.

- Бездә шундый тенденция бар, кайберәүләр , "бөтен нәрсә барыбер рус телендә, нәрсәгә безгә татар теле", диләр.

- Бу - Советлар Союзы. Минемчә, Татарстан халкының күпчелек өлеше башлангыч белемне татар телендә алырга тиеш. Чөнки телисеңме, теләмисеңме рус теле үтеп керә инде ул. Рус теле - гомуммилли тел, территориаль тел түгел. Ләкин үз территорияңдә өстенлекне туган телеңә бирергә кирәк.

Кеше никадәр күп тел белсә, шуның кадәр баерак. Тел белү белән генә түгел бит. Ул бит төрле мәдәниятләр, төрле хисси халәтләр. Һәр халык дөньяны үзенчә кабул итә. Дөньяны киң кырлы һәм яссы итеп күрү бар. Күп телләрне белсәң, дөньяны киң кырлы итеп күрәсең. Мәсәлән, кешеләр Япониягә, Кореягә бара. Урамнарда йөриләр, биналарга, архитектурага карыйлар да бетте шуның белән, синең бу ил белән аралашуың тәмам.

Ә корея телен белсәң, аралашу тирән булыр иде. Гомумән, бөтен планета бер телдә генә сөйләшсә, бу идеаль булыр иде, ләкин безнең мондый вариантыбыз юк, шуңа күрә күбрәк телне өйрәнергә кирәк. Үз туган телеңне камил дәрәҗәдә белергә кирәк. Рус телен яхшы белергә кирәк, чөнки без Россиядә яшибез. Күрше илләрнең телләрен өйрәнү дә артык түгел - украин, беларус, корея, япон, кытай телләрен.

- Ничек уйлыйсыз, хәзерге заманда мегополиста яшәп үз мәдәниятеңне саклап калып буламы, мөмкинме бу?

- Бу гомумән мөмкин түгел. Хәтта бөтен дөньяга танылган антик греклар да үз мәдәниятләрен һәм телләрен саклап кала алмаган, югалтканнар. Хәзерге грек теле антик греклар сөйләшкән тел түгел. Шуңа күрә андый ысуллар бардыр дип уйламыйм. 

Кешеләр аралаша, аларга һәрвакыт аралашу теле кирәк, бигрәк тә чит тел мохитендә яшәсәң, үз телеңне онытасың. Кем белән сөйләшәсең анда? Бу начар, билгеле. Милли мәдәниятнең үзенчәлеге, беренче чиратта, телгә бәйле.

- Саклау рецепты юк инде алайса? Мәсәлән, Мәскәүдә яшәгән татарлар телен саклый алмый?

- Юк, бу мөмкин түгел. Чөнки кешеләр һәрвакыт аралашырга тели, аларга үзара аралашу теле кирәк. Димәк, үз милли телебездә үз мохитебездә генә аралашабыз булып чыга, ә ул бит тар мохит.

"Татарлар - югары мәдәниятле халык"

- Татарлар характерына хас нинди сыйфатларны аерып әйтер идегез?

- Татарлар, әлбәттә, бик югары мәдәнияткә ия халык. Гаилә эчендәге үзара мөнәсәбәтләр бик әдәпле - өлкәннәргә, әби-бабайга, үз гореф-гадәтләренә хөрмәт бар.

Татарларның Россия дәүләтенә нигез салганнарын да онытмаска кирәк. Мәскәү исемле башкалага да татарлар нигез салган, кенәзләр ханнан ярлык алган. Александр Невский да идарә итүгә рөхсәт алу өчен хан каршына 150 метр тезләнеп килгән.


Әлбәттә, татарлар Россия дәүләтен оештыручылар. Мәскәү Урал, Себер белән идарә итә алыр идеме? Юк, әлбәттә. Мәскәүдә Чыңгызхан-Тимучинда булган көч-куәт беркайчан да булмаган. 

Ул вакыт өчен гаҗәеп көч булган бит ул, хәтта бүгенге үлчәмнәр буенча да шулай. Коралланган йөзләгән мең кеше үз артыннан кара янган кырлар түгел, ә дәүләт һәм идарә системасы калдыра. Без татарлар һәм монголларныкы булган ул гигант территориянең ничек барлыкка килгәне турында хәзер уйламыйбыз да.

- Татарларга хас нинди сыйфатлар сезгә ярдәм итте яки киресенчә комачаулады?

- Белмим. Кызганыч, мин - совок, совет кешесе. Әти-әниләр көне-төне эштә булганлыктан, без аларны күрмәдек тә диярлек. Барыбыз да күршеләр телендә сөйләштек, ә алар руслар, украиннар иде. Без бердәнбер татар гаиләсе идек һәм үз телебездә сөйләшергә кеше булмады. Әти-әнине 12 шәр сәгать эшләде. Шуңа күрә без үзебезне тумыштан, балачактан биләп алган мохит телендә сөйләштек. Совет культурасы безнең дөньяга карашыбыз. Дөньяны күзаллавыбызның нигезенә совет менталитеты салынган.

- Эстрадага әйләнеп кайтсак, сезнең татар музыкасын, татар җырын үстерәсегез килмәдеме?

- Мин татар музыкасын һәм татар җырларын бик яратам. Безнең өйдә һәрвакыт татар җырлары яңгырады. Телне белмәсәм дә, бик күп татар җырларын белә идем.

- “На-На” татарча җырлар башкарды бит, бу проектны алга таба үстерү теләге булмадымы?

- Музыкаль индустриянең теләсә кайсы юнәлешен үстерү өчен зур акчалар кирәк һәм ул акчаларны тәүлегенә 24 сәгать кертеп торырга кирәк. Әйткәнемчә, Интернет барлыкка килгәнче музыкаль индустрия Америка икътисадының төп тармагы иде. Көне буе музыка яңгырый, радиода, машинада музыка, ул безнең өчен фон гына. Ә капиталистик дип аталган илләрдә ул акча. Музыка яңгырый икән, димәк, бу җырның авторы акча эшли дигән сүз. Хәтта радиосигнал да музыкаль индустриядә – акча. Музыкантның кесәсенә акча керә дигән сүз.

- Сез совет чорын тәнкыйтьләдегез. Әмма бит күп кешеләр шул вакытны сагына. Мәсәлән,стабильлек бар иде диләр, теләсә кемгә югары уку йортларына керү мөмкинлеге бар иде дип сагыналар.

- Советлар Союзында кешеләр мәҗбүри белем алды дияргә була. Чөнки 7 класска кадәр уку мәҗбүри иде. Совет чорында 7 класс белем һәр бала өчен дә мәҗбүри булды. Соңыннан сайлый идең - техникумга керергәме, заводта эшләргәме яки 10 класска кадәр укыргамы. Шуңа күрә белемле кешеләр белемсезләргә караганда күбрәк булгандыр. Бу әйбәт, чөнки белем беркайчан да комачауламый, белемле токарь яки белемле сабанчы ул социаль яктан җаваплы гына түгел, ә аек акыл белән эш итүче дә.

Һичшиксез, белем алырга кирәк. Әмма мин хәзерге хакимият, җәмгыять камил дип әйтмәдем бит. Бу эволюцион процесс, кешелек төрле темплар белән, төрле регионда төрлечә үсә.

Әле генә коточкыч коммунизм эпохасыннан чыктык. Анда бит кешеләр арасындагы мөнәсәбәттә төп фактор – көч куллану иде. Кемгәдер җәмгыять ошамый икән - төрмәгә. Мин үзем утырып чыктым. Өч көн. Моны искә төшерү дә куркыныч. Илдә нәрсә булганын кулъязмалардан гына укып белә идек. КГБдан килеп, бөтен өйне тентеде, чөнки кемдер миндә Солженицын кулъязмалары бар дип әләкләгән. 

Шуларны оныттыкмы? Хәзерге белән чагыштырып карагыз. Нәрсә телисең - шуны эшлә, закон бозма гына.

Әлбәттә, хакимият камил була алмый ул. Кешелек камил хакимият булдыруга ук планетада эволюция бетәчәк. Хакимият тә халык кебек үк өйрәнә, бу - тарихи, табигый процесс. Һәм бүген нинди бәхет - аздан гына Аллага шөкер димәдем, мин Аллага ышанмыйм - без үзебезнең эчке максатларыбызны, бурычларыбызны тормышка ашыра алабыз.

Әйе, беркем дә синең артыңа тибеп, 10 класс белем ал дип әйтми. Теләмисең икән - укыма. Монысы икенче мәсьәлә. Әгәр әти-әниләрең ахмак һәм сиңа балачактан ук социумда максатларыңа ирешү өчен белем алырга кирәклеген сеңдермәгәннәр икән, укыма, үзең дурак. 

Хәзер шунысы "яхшы" - кеше дурак булырга тели икән, аның моңа тулы хокукы бар. “Мин тиле, берни дә эшләмим, өйдә утырам” ди, әле шуңа өстәп ниндидер ярдәм, пособиеләр дә бирергә мөмкиннәр аңа.

"Сиңа тормыш биргән, яшәү шарты булган секс әхлаксызлык була аламы?"

- Сезнең эшчәнлеккә бәйле сорау бирәсем килгән иде, сез эпатаж пиар алымнар ясыйсыз. (Күптән түгел генә Бари Алибасов Лена Ленина алдында чалбарын төшереп күрсәтте). Бу нәрсә белән бәйле?

- Мин - профессионал. Кешелек җәмгыятенең ничек оешканын аңлыйм. Бөтен тыюларны, табуларны беләм. Аларның күбесе башка сыймаслык, әлбәттә. Кеше ялангач килеш туа, 5 яшькә кадәр шәрә килеш уйнап-чабып йөрибез. Кием астында кемнән нәрсә яшерәбез без? Кием астында нидер нидер бар кебек оялабыз. Анда нәрсә икәнен кем белми инде? Ни өчен җәмгыятьтә ялангач кеше тәне тыелган зона булып санала, аңламыйм?

Моның ярдәмендә акча эшләргә була. Порно - дөнья икътисадының иң уңышлы тармакларының берсе. Ни өчен? Чөнки ул - тормыш нигезе, сексуаль ихтыяҗлар планетадагы акылга ия булган һәм акылга ия булмаган тормышларның да нигезен тәшкил итә. Шул ук вакытта ул теләсә кайсы мәдәнияттә тыелган зона. Әмма антик Грециядә ул бервакытта да тыелган булмый, югары күтәрелә. Антик Греция мәдәнияте бүген дә хрестоматияле мәдәният. Бүген дә кайбер халыкларда милли үзаң мондый юк-барга ышанудан ирекле.

Моның белән зур акчалар эшләргә була. Һәм эшлиләр дә.

- Димәк, сез порнода төшәргә ризалашыр идегез?

- Мин порнода төшәр идем. Әгәр мине күргәч, күпчелек кешеләрнең моның белән шөгыльләнүеннән туктавыннан курыкмасам. Әмма мин беркемне дә дәртләндерә алмамын дип куркам. Әмма кешеләрне кимсетәсем килми, юк, порнода төшмим. Порнода төшәр өчен матур кешеләр бар. Порноның да төрлесе бар. Кемдер нәҗес ашарга да ярата. Мин нәҗес ашамыйм.

- Шоу-бизнеста кемнеңдер үзен гомосексуалист дип игълан итүен нормаль күренеш дип саныйсызмы?

- Бу кешеләрдән генә тормый. Без бит гомосексуалларга, гетеросексуалларга гына бүленмибез, кешеләр күптөрле. Кешенең сексуальлеген өйрәнү белән 1947 елда Альфред Кинзе шөгыльләнгән. Кешенең сексуальлеге көн эчендә үзгәрергә мөмкин, ул җәмгыятьтә төрле формаларга чагыла. Бу табигый дә, ул эволюция нигезе. Әгәр мондый күченешләр булмаса, планетада эволюция дә булмас, кешенең фикер йөртү сәләте, акылы барлыкка килмәс иде.

Без бит табигатьне, үсемлекләрне, җәнлекләрне сексуаль яктан күпкырлы булулары өчен шелтәләмибез. Үрчү ысуллары күп, бер җенестән,төрле җенестән, параллель җенесләрдән... Әгәр сексуальлекне гади генә итеп атасак, ул күпкырлы һәм тормышның табигый халәте. Моны күпме кирәк шулкадәр тыя аласыз, теләсә нинди әхлакый законнар белән табу ясарга була. 

Мәсәлән, Гитлер гомосексуалларны үтерә торган була. Ә антик Грециядә гомосексуаллар идарә иткән, мәктәпләргә хатын-кызларны алмаганнар, малайлар гына булган, ул укытучысы белән җенси мөнәсәбәткә керергә тиеш булган. Чөнки сперма белән белем дә күчә дип уйлаганнар.

Һәрбер халык җенси мөнәсәбәтләрне төрлечә кабул итә, аңлый, шуңа күрә планета табигатендә объектив сексуаль эволюция бар. Шул ук законнар тереклек булган башка планеталарда да яшидер. Планетадагы табигый процессларны сәясиләштерергә, тыярга, әхлакый караш белән якын килергә ярыймы икән? Бу кешенең, кешелек җәмгыятенең зәгыйфьлеген, күзаллау фәкыйрьлеген аңлата. 

Советлар Союзына секс шулай кабул ителде, хәтта сексуаль ориентация өчен төрмәгә дә утырттылар. Хәзер дөньяга караш андый түгел. Әлбәттә, совет схемасы кешеләрнең башында калган. Сексны тыелган әйбер итеп кабул итмәүчеләр бар. Адекват, сексны тыелган әйбер дип кабул итми торган кешеләр барлыкка килсен өчен шундыйлар үлеп бетәргә тиеш.

XIX гасырда ризыкка, ашауга шундый мөнәсәбәт булган. Кеше күрмәсен дип аерым бүлмәләрдә ашаганнар, кашыкны, чәнечкене кайсы кулда тотарга дигән кагыйдәләр булган. Сафсата! Кешелектә ялгыш карашлар барлыкка килә.


Миңа барыбер. Мин эволюцион процессларның ирешүләре турында бик теләп өйрәндем, миңа барысы да кызыклы. Җенси процесс эволюцион процессларның бер халәте.

Җәмгыять үзенең үсешендә бик күп тыюлар барлыкка китерә - нәрсә ярый, нәрсә ярамый. Без бу табуларның ничек үзгәргәнен күреп торабыз. XIX, XX гасырда эшләргә яраган яки тыелган әйберләр хәзер ахмаклык булып тоела. Хәтта Африканың иң караңгы кабиләләрендә дә табулар бар, чөнки табу үзебезгә якын булган кешеләр даирәсен, җәмгыятен барлыкка китерә. Без бөтенләй кушылып бетмәс өчен төрле булырга тиеш. Бу киртәләр шартлы рәвештә куела, микробиологик дәрәҗәдә барлыкка киләдер дип уйлыйм ул киртәләрне. Алар биологик төрнең ниндидер халәтен саклау өчен куеладыр.

Җенси мөнәсәбәтләр дә шуңа карый. Мәсәлән ул Кытайда беркайчан да, Һиндстандагы кебек тыелган булмаган. Анда сексуальлек үзеннән-үзе бара, кемнең кем белән мөнәсәбәттә булуына артык игътибар бирмиләр. Сексуальлек ул илаһи процессның бер өлеше. Ә бездә секс тыелган иде. Шундый ахмак дәрәҗәгә җитәргә кирәк бит. Сиңа тормыш биргән, яшәү шарты булган әйбер әхлаксызлык була аламы?

- Сез бу табуларны җимерергә телисез инде?

- Юк, миңа барыбер. Мин үз тормышым белән яшим, һәр кеше үз тормышы белән яши, ләкин шундый ялгышулар ачуымны китерә. Бу эволюцион процессларның асылы нидә икәнен бик яхшы аңлыйм, шул ачуымны китерә дә инде. Әмма болар өчен асылынырлык дәрәҗәдә түгел. Бу эволюцион процесс. Иртәме соңмы, ясалма акыл барлыкка киләчәк. Менә ул ничек үрчер икән...

  • Бари Кәрим улы Алибасов 1947 елда Казахстанның Сәмәй (Семипалатинск) өлкәсе Чарск шәһәрендә туа. Әтисе Кәрим (Николай) - казах, әнисе Ираида татар. Россиянең атказанган артисты (1999). Мәктәптә үк музыка белән шөгыльләнә башлый. Усть-Каменогорск шәһәрендә "Интеграл" төркемен оештыра, Көнчыгыш Казахстан өлкә филармониясендә эшли башлый. 1989 елда Алибасов "На-На" төркемен оештыра. Биш никахта була, улы Бари.



  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Форум белән конгресс арасында: 35-40 яшьлек милли җанлы активистлар Бөтендөнья татар конгрессында яңа структура даулый

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе һәм татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең татар яшьләре оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Тәбрис Яруллинның үз вазифаларыннан китүе турында гаризасын карау өчен чираттан тыш җыелган утырышта Форум советы берочтан тагын бер җитди мәсьәләне уртага салып сөйләште. Ул да булса, картаю проблемасы.

Җәмгыять

Актанышта Ык буе Сабан туе: "Татар һәм башкортлар өчен бу бәйрәм бәяләп бетергесез"

Кичә Актанышта Ык буе Сабан туе узды. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Башкортстанның Дәүләт Корылтае Рәисе Константин Толкачев бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булды.

Җәмгыять

Казанда юл фаҗигасендә һәлак булган 15 яшьлек кызның әти-әнисе: “Без яңадан яшәргә өйрәнәбез”

Казанның Вахитов районы судында “Фольксваген Джетта” йөртүчесенә карата ачылган эшне карый башладылар. Ул 10 мартта 15 яшьлек Айсинә Булычеваны бәрдереп үтерә һәм авария урыннан качып китз. Бу һәлакәт кыз светофорның яшел утына юл аркылы чыкканда булды. Беренче утырышта суд гаепләнүчедән һәм шаһитләрдән юл фаҗигасенең ничек килеп чыкканын сөйләүләрен үтенде. Суд залыннан - “Татар-информ” репортажы.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла