Балаларны кояш кагудан ничек сакларга – белгеч киңәше

16 июль 2017

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Гөлнар Гарифуллина
Ниһаять, көтеп алынган җәй җитте. Эссе сагындырган булса да, аның мәкерле икәнен онытмаска кирәк. Балаларны кояш нурларыннан, эссе кагудан, пешү җәрәхәтләреннән ничек сакларга – бу кагыйдәләрне “Интертат” электрон газетасы хәбәрчесенә Республика клиник балалар хастаханәсенең Изоляцион-диагностика бүлеге мөдире Лилия Зыятдинова искәртте.

– Хәзер каникуллар чоры. Балаларны, үсмерләрне дә, “кызынырга, коенырга билгеле бер сәгатьләрдә генә чыгарга ярый” дип кисәтергә кирәк. Бу 8 дән 11 гә кадәр, я 15-16 сәгатьтән соң. Төшке вакытта кояшның активлыгы зур, һәм кояш кагарга, тән артык каты кызарга мөмкин. Яр кырыенда булганда, башка кияргә, ачык кояш астында утырмаска, күләгәдә, я зонт астында утыру хәерлерәк. Кызыну процессы да акрынлап кына барырга тиеш: беренче көннән үк озаклап кызыну ярамый. Кечкенә баланың суга кереп чыгып, аннан соң 3-5 минут ачык кояш астында йөрүе аның тәне пешү өчен җитә калырга мөмкин. Балаларның йомшак тәнен кояш тиз көйдереп ала, шуңа күрә, беренче көннәрне тәнне пешүдән саклаучы спрейлар сөртергә кирәк. Хәзер андый крем, спрейлар теләсә нинди яшьтәге балалар өчен бар.

Лилия Зыятдинова, бала кечкенә булса да, аңа су коену өчен махсус костюм кидертү яхшырак, ди. Шәхси гигиенаны да күздә тотып, балаларның шәрә килеш комда утыруы киңәш ителми.

Бу киңәшләргә колак салмаган ата-аналарның балалары пешсә алса, нишләргә?

– Тәне кызарса, составында пантенол булган кремнар, спрейлар бик күп. Кефир, башка әчетелгән сөт эчемлекләрен, суыткыч компресслар һәм башка халык чараларын кулланырга мөмкин. Әгәр баланың температурасы булса, сызланса, нурофен яки температураны төшерә торган башка препаратлар бирергә була. Әгәр бала бик хәлсез булып, баш авырту, күңел болгану, косу кебек билгеләр булса, һичшиксез, табиб белән киңәшләшергә кирәк. Димәк, балага эссе каккан, баш мие бераз гына киңәйгән дигән сүз. Нәтиҗәдә, нерв системасы какшау билгеләре барлыкка килә. Алар кыска вакытлы инде, үтәчәк, әмма барыбер табибка мөрәҗәгать итү зарур, чөнки кояш бик нык “суккан” булса, баш мие шешенергә дә мөмкин. Пешү җәрәхәтләреннән баланың тәнендә кабарчыклар күренсә, хастаханәдәге Пешүләр үзәге табибларына күрсәтү хәерлерәк. Пешүләрне төзәтә торган мазьлар бар, әмма үз белдегең белән дәвалану кирәкми.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

"Миңгәр сабан туена кеше йә ял итәргә, йә акча эшләргә килә"

Төрле көч сынашуларга, шаянлыкка, тапкырлыкка, мәзәккә, тәм-томнарга бай Сабантуй хәзер планетабызның татарлар яшәгән һәр төбәгендә диярлек үткәрелә һәм анда һәркем тамашачы буларак та, ярышчы буларак та катнаша ала. Миңгәр Сабантуена килгәндә, аны зурдан кубып, бөтен Татарстан, Россиядә, ә соңгы ике елда бөтен дөньяга яңгыраш алырлык итеп үткәрәләр. Миңгәр Сабантуе халыкны быел кайсы ягы белән җәлеп итте? Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесе репортажын укыгыз.

Җәмгыять

КФУ профессоры җәй аена фаразлар ясый: июль эссе, август коры булачак

Һәркайсыбыз көтеп алган җәйнең инде бер ае үтеп бара. Алдагы ике ай ничек булыр? Климат үзгәреше җәебезгә тәэсир итәрме? КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев "Татар-информ"да шул хакта сөйләде. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла