"Бәхетне тоя белү кирәк!" Илсөя, Рифат, Ләйлә, электрик, студент һәм 90 яшьлек әби бәхет турында ни уйлый?

2 Марта 2018

Укылган: 3100 тапкыр

Автор: Миләүшә ГАРИПОВА
Фото: "Татар-информ", соцчелтәр
Һәр елны Берләшкән милләтләр оешмасы соравы буенча “Бәхет турында доклад” төзелә. Исемлектә Дания, Сингапур кебек алга киткән илләр белән янәшә Коста-Риканың булуы игътибарга лаек. Өс башлары ялангач, ашарга җитәр-җитмәс, чытырманлыкларда яшәүче коста-рикалылар – иң бәхетлеләр рәтендә. Ә бар шартлары булган күп кешегә бәхет өчен ни җитми соң?

Бәхетлеләрне Колумбия университеты тикшеренүчеләре барлый. Алар ачыклаганча, кеше бәхетен тәшкил итә торган факторлар - социаль мөнәсәбәтләр, юмартлык, ышану һәм үз юлыңны сайлау мөмкинлеге булу. Бәхет дәрәҗәсен бик гади ачыклыйлар. Респондентларга: “Соңгы 24 сәгать эчендә ничә тапкыр елмайдыгыз, көлдегез, шатландыгыз?” - дигән сорау бирелә. Без дә сораштыру үткәрдек һәм шушы сорауны бирдек.

Шагыйрә, журналист һәм тамада Ләйлә Дәүләтова: “Барысы да мизгелдән тора”


- Хәзер безнең кечкенә бәби бар, 4 кенә яшьлек кыз. Ул безнең өчен бәби кебек, бик көтеп алынган бала. Өйдә бәби булган җирдә туктаусыз елмаю-көлү, туктаусыз үбешү-кочаклашу. Бала булган һәр өйдә шулайдыр дип уйлыйм. Иртән бала белән елмаеп саубуллаштык, хәзер исә ТНВда, елый-елый диярлек, Илсөя Бәдретдинова һәм Илфак Шиһапов турында “Адәм белән һава” тапшыруын эшлим. Тапшыру Илфак Шиһаповның 50 еллык юбилее уңаеннан, аның якты истәлегенә багышланачак. Биш сәгать буе иҗади төркем белән елап җыйдык тапшыруны.

- Бәхет сезнең өчен нәрсә ул?

- Минем бер шигырем бар, анда шундый сүзләр:

Кешеләргә нәрсә җитми -

Менә шул бәхет була.

Үзең ирешкәне генә

Иң биек тәхет була.

Тик шулай да, бәхет артык

Тулып китмәскә тиеш.

Алга өмет калсын өчен

Нидер җитмәскә тиеш.

- Сез бәхетлеме?

- Мин тулаем: “Минем бөтен әйберем дә бар, бөтенесе дә мин теләгәнчә генә!” – дип әйтә алмыйм. Булганына Аллага шөкер. Бәхетле ягым да, бәхетсез ягым да бар. Бәхетле чагым да, бәхетсез чагым да була. Хәзер елап утырсам, бер сәгатьтән мин бик бәхетле була алам. Төрле мизгелләр була. Барысы да мизгелдән тора. Тормышка ашмаган хыялларым бар әле минем.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова: “Бәхетне кеше тоя белергә тиеш!”


- Мин көне-төне елмаям. Авыр булса, күбрәк тә елмаям әле. “Дошманнар шатланмасын!” – дип. Зур шатлыгым – Казанда концертым узды. Билетлар бер ай алдан сатылып бетеп, заллар тулы иде. Ходайның рәхмәте яусын, чәчкәгә күмделәр! Бик күңелле булды, Аллага шөкер. Улым мәктәптән шалтратты. Кичә бер дәресе өчен бик борчылган иде, бүген 5кә биргән! Ничек шатланмыйсын инде? Хәзер кибеттә улым Нариманга тәмле әйбер сайлап йөрим, бу да куандыра. Урамда матур, яз исе таралган! Үзем исән-сау, улым сәламәт, Аллага шөкер, моңа ничек шатланмыйсың инде? Гомумән, тормышка зарланган кешегә шаккатам.

- Сез үзегезне бәхетле дип саныйсызмы?

- Бик бәхетле дип саныйм! Бәхетне кеше тоя белергә тиеш. Үзеңнең ни дәрәҗәдә бәхетле икәнлегеңне кайгы килгәч аңлыйсың. Ходай Тәгалә: “Бәхетсезлек болай була ул” - дип күрсәтә ала. Усал әби үстерде безне, ул: “Бик авыр вакытларында тирә-юньгә кара. Кемдер гомер буе үз аягына басып урамга чыгарга хыялланып ята. Бер тапкыр да матурлыкны күрә алмаган сукырлар бар. Бер көндә бөтен гаиләсе белән күмелгән кешеләр бар. Тагын әллә нинди авырлыклар күргән кешеләр күп, аларга ничек яшәргә? Аллага шөкер дип яшәргә кирәк!” – дип өйрәтте. Мин иртән торам да: “Ярар, Бәдретдинова, бүген дә исән, Аллага шөкер” – дим. Үземә дә, бөтен дөньяга да елмаеп йөрим мин. Тормыштан зарланырга ярамый. Хәзер шундый замана: чит ил машиналарында йөрибез, өйләребездә төсле телевизор, ризык белән тулган ике катлы суыткыч. Узганны искә алам да, тагы бер кат шөкер итәм. Бик бәхетле, Ходаем күпсенә генә күрмәсен.

Электрчы Сергей: “Кешеләр янында елмаерга тырышам”

- Мин кешеләр белән аралашканда елмаерга тырышам. Сезнең сорау кызык тоелды, көлеп алдым. Шулай да көне буе көлеп-шатланып йөреп булмый шул.

- Сез бәхетлеме?

- Эш өстәлеп тора, хезмәт хакын күтәрмиләр, бәяләр арта бара. Нәрсәсенә шатланасын инде? Юк, үземне бәхетле дип санамыйм.

Артист һәм юморист Рифат Зарипов: “Мин йоклаганда да елмаям”


- Минем елмаймыйча калган сәгать бар микән инде ул. Һәр минутны, һәр сәгатьне елмаеп-көлеп утырам мин. Йоклаганда да, бәлки, елмаямдыр әле.

- Сәбәпләре нинди иде?

- Матур кояшлы көн. Әйбәт тамашачылар һәм концерт, гаиләмдә барысы да яхшы булуы шатландыра. Кәефем күтәренке, язгы минем!

- Үзегезне бәхетле дип саныйсызмы?

- Бик бәхетле дип саныйм үземне! Яраткан эшем бар, гаиләм бар. Әти-әнием һәм туганнарым исән-сау, улым үсә. Ашарга ризыгыбыз, кияргә киемебез, йөрергә машинабыз бар. Аллага шөкер, нык бәхетле мин!

Казан ВУЗларының берсендә белем алучы Алексей: “Кәефемне мемнар күтәрә”

- Бу турыда әйтергә авыр. Көнемне мемнар карап, башлап җибәрәм. Алар минем кәефемне күтәрә. Мемнар – ул, гади итеп әйткәндә, тормыштан алынган хәлләргә корылган комикслар, дип аңлатыр идем. Алар көлке булып тоела миңа.

- Сез бәхетле кешеме?  

- Юктыр дип уйлыйм. Бәхетле булыр өчен миңа мөстәкыйльлек кирәк. Мәсәлән, әти-әниләрсез яшәргә хыялланам. Мин үзем ишле гаиләдән. Миңа тынлык бәхет бүләк итәр иде.

Соңгы курс студенты Анжелика: “Мине уку шатландыра”

- Соңгы 24 сәгать эчендә бик күп елмайдым һәм көлдем дип уйлыйм. Уку һәрвакыт шатландыра, проблемалар булмаганда, әлбәттә. Укырга соңгы ел калганы куәт биреп тора. Әлегә имтиханнар юк бит әле. Ә бәхеткә килгәндә, мин бәхетле кеше. Минем яраткан һәм яратучы кешем бар. Мин югары уку йортында белем алам, быел аны тәмамларга җыенам. Тормышым бик җайлы бара.

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Җәвит Шакиров: “Сау-сәламәт, монысы да зур бәхет”


- Соңгы 24 сәгать эчендә, күпме елмайганны әйтә алмыйм, мин елмаймыча тора алмыйм. Кичә Чүпрәледә концерт булды, шунда бер туйганчы 3 сәгать елмайдык. Машинада Зөлфия белән барганда елмаеп, оныкларны искә төшереп барабыз. Иртәнге 4кә кадәр йокламадым мин. Кунакханәдән Рәфкать Бикчәнтәев, Марсель Сәлимҗанов турында китаплар алган идем. Шуларны иртәнге дүрткә кадәр укып яттым. Көлеп тә, елап та алдым шунда. Хәзер Зөлфия белән Ульян шәһәренә китеп барабыз.

- Үзегезне бәхетле кеше дип саныйсызмы?

- Аллага шөкер, мин бәхетле! Чөнки минем янәшәмдә 30 елдан артык, яратып һәм хөрмәт итеп яшәгән Зөлфиям бар. Безне аңлый торган, акыллы, тәүфиклы улларыбыз бар. Оныкларым үсеп килә. Яраткан һөнәрем һәм тамашычыларым бар. Сау-сәламәт – монысы да зур бәхет. Барысы да бар, Аллага шөкер!

90 яшен тутырып килүче Фатыйма әби: “Хәзер күбрәк балаларым өчен шатланып яшим”

- Соңгы тәүлектә елмайганмындыр инде. Кызым шалтыратып, хәлне белде – монысы шатлык, рәхмәт аңа. Якында гына үз гаиләсе белән оныгым яши. Шул һәр көнне кереп, җыештырышып, ризыклар кертеп калдыра. Карт кешегә монысы да куаныч. Ходай үзенә дә бәхетле картлык бирсен. Хәзер күбрәк үзем өчен түгел, балалар өчен шатланып яшим. Без яшәсен яшәгән, ашыйсын ашаган инде.

- Нәрсә ул бәхет?

- Бәхет ул, беренче чиратта, сәламәтлек. Әгәр сау-сәламәт булсаң, бу тормышта куйган барлык максатларыңа да ирешә аласың. Шулай ук янәшәңдә уңышларыңа сөенерлек, авырлыклар килгән чагында кайгыңны уртаклашырлык тиң ярың, тормыш иптәшең һәм яраткан эшең булу да - зур бәхет.

Фикерләр








Җәмгыять

"Авырганда да милләт өчен әрнеде". 90нчы елларда милли мәгариф системасына нигез салучы Илдус Әмирханов вафат

Татар халкы бүген тагын бер зыялы заты белән хушлашты. Татар милли мәгарифенә нигез салган кешеләрнең берсе, Фатих Әмирхановның нәсел дәвамчысы – Илдус Әмирханов дөнья белән хушлашты. Замандашларының, якын кешеләренең Илдус Әмирханов турындагы истәлекләре, мәрхүмнең соңгы көне турында хатыны Әлфира ханым хатирәләре - Интертат сайтында.

Җәмгыять

"Диссертацияләр саны кимү - телне, милләтне саклауга зыян китерә торган фактор"

“Интертат” соңгы елларда татар теле һәм әдәбияты буенча якланган диссертацияләргә анализ ясаган иде. 2012 елда Татарстанда 23 диссертация, 2017 елда 2 диссертация якланган булуы ачыкланды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә тел галимнәре, институт һәм мәктәп җитәкчеләре моның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләде.

Җәмгыять

Чит илдә ял иткәндә авырып китсәң, кем ярдәм кулын сузар?

Россия туристлары өчен иминият полисы – кәгазь кисәге генә. Әмма сәяхәтчеләр башка илдә берничә мең сумга дәвалану, хәтта үз тормышыңны саклап калу мөмкинлегеннән файдаланмый. Иминиятләштерүнең үзенчәлекләре нидән гыйбарәт һәм иминият очрагы килеп туганда нишләргә? Әлеге язмада укучыларыбызны әнә шулар белән таныштырырга булдык.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла