Айгөл Гыймранова: “Эфир”дагы “Адымнар”, Исмәгыйль Шәрәфиев чорындагы “Татарстан яшьләре” заманнарына кайту авырдыр хәзер

12 июнь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Солтан Исхаков
1997 елда ачылган татарның беренче музыкаль радиосы «Курай»ның алып баручысы Алтынайны хәтерлисезме? Башкортстанның Кыргыз-Миякә районындагы башкорт авылында туган Айгөл 90 нчы еллар азагында, 2000 еллар башындататар мәгълүмат чараларындагы иң танылган журналистларның берсе булды. "Татар-информ"га интервьюсында ул 90 еллар азагы журналистикасы турында сөйләде.
«Эфир» каналындагы «Адымнар» тапшыруын алып баручы Айгөл Гыймранова. «Азатлык» радиосында сөйләгән Айгөл Тамьян. «Татарстан яшьләре»ндә журналист Айгөл Гыймранова.

Хәзер Айгөл Гыймранова-Лион ире Аврам белән Америкада яши, Нурислам һәм Мәрьямне тәрбияләп үстерәләр. Айгөл әле дә милли тормышта актив, Лос-Анджелеста Сабан туйлары, башка милли чаралар оештыра. Айгөл ел саен Казанга кайта, соңгы тапкыр ул кыш көне кайткан иде. Якын арада ул кабат Казанга кайтырга җыена. Соңгы тапкыр кайтуының сәбәбе дип ул “Татар-информ”ның ютуб каналындагы Люция Хәмитованың иҗат кичәсен атаган иде. “Бик ашыгыч килеп чыкты, бер кемдә көтмәгәндә, хәтта үзем дә көтмәгән идем. Кисәк кенә сары сагышка баттым нәрсәдәндер. Ютубта Люция Хәмитованың иҗат кичәсенең язмасы очрады да карадым һәм үземнең шулкадәр нык Казанны сагынуымны, туган якларны сагынуымны, сезләрне юксынуымны аңлап, утырып еладым. Кеше ышанырлык түгел, үзем дә хәтта ышанмыйм. Сөйләп бетергесез, аңлатып бетергесез ниндидер сагыш иде, руслар «тоска» диләр, мин үзебезчә сагыш дип әйтәм инде, сары сагышларга сарылып диләр бит, шуның кебек килеп чыкты. Кисәк кенә, кайтып килим әле дигән идем. Ике баланы, ирне калдырып чыгып китүе дә уңайсыз бит инде, якын ара түгел, юлга гына да тәүлеккә якын вакыт, күрәсең шушында ризыгым булгандыр.”, - дип сөйләде ул.

Айгөлның шул вакытта “Татар-информ”га биргән интервьюсын тәкъдим итәбез.


Айгөл Гыймранова-Лион интервьюсындагы төп фикерләр:
 
1. Лос-Анджелеста алмагачлар да безнеңчә чәчәк атмый. Ияләнгәнче, язның яме юк кебек иде. 

2. Америка халкы ачык, ярдәмчел, бөтенесе елмаеп тора. Россиядән килгән кешегә ул бераз кыенрак. Хәзер монда кайтып, халыкның сөмсере коелып йөргәнен күргәч, кыен.

3. Айгөл кызын туган теленә - башкортча сөйләшергә өйрәтә алган, әмма улы Нурислам татар малае булып калган.

4. Туган телгә өйрәтер өчен балаларга яраклы китаплар чыкмый. Әмма иң мөһиме: баланы телгә өйрәтүгә теләк булырга тиеш. 

5. Лос-Анджелестагы Сабан туе турында. Татарстандагы иҗтимагый оешмаларның читтәге татарлар өчен нәрсәдер эшләүләрендә зур ихтыяҗ юк. Чөнки көчләп тагылган әйбернең кадере булмый. Аннары акча булган урында аны алырга теләүчеләр барлыкка килә.

6. "Курай" радиосы феномен иде. Хәзерге радио алып баручыларның бар нәрсәләре дә җитеш, әмма энтузиазм юк.

7. "Эфир" каналындагы "Адымнар" тапшыруы: Хөр, ирекле журналистика этабын хәзер журналистика факультетында укытырга тиешләр.

8. "Адымнар": 20 яшьлек балалар сәясәт, икътисад турында сөйли идек. Хәзер, бәлки, киртәләр дә юктыр, әмма эчке цензура, курку бар.

9. Минем былтыр елаган сәбәпләремнең берсе Исмәгыйль абыйны югалту булды. Илфакны һәм Исмәгыйль абыйны югалтуны авыр кичердем. 

10. "Татарстан яшьләре"нең зур тиражлы булуы сәбәбе: Исмәгыйль Шәрәфиев катлаулы телне төшереп калдырды. Алар гади, халыкчан телгә күчте.

11. Катлаулы телдә язу журналистларның акыллы булып күренергә теләвеннән килә. Кайбер язманы ачасың, нәрсә турында язганнары аңлашылмый. 

12. Милләтнең киләчәге бик аллы-гөлле түгел. Баланы телгә өйдә дә өйрәтеп була, әмма укытырга мәктәпләр дә кирәк.

13. Бер республикада икенче бер зур милләт булу - Башкорстанның иң зур авырлыгы. Бүген Татарстанда татар телен укытуны бетерү Башкортстанда башланган кампания.

Лос-Анджелесның алмагачлары да безнеңчә чәчәк атмый


- “Җирсү” дигән татар сүзе бар бит, шушы әйбер ничек чагыла? Америкада алмагачлар да икенче төрле чәчәк ата дип бер әйткәнең бар иде.

- Лос-Анджелеста яши башлаганда ул бик күзгә ташлана иде, хәзер инде яши-яши күз тупаслана микән, күрми башлыйсың. Баштарак гел игътибар итә идем - яз җитсә, язның яме юк, чөнки алмагачлар яфракларын коймый, иске, саргайган яфрак белән утыра һәм ап-ак, яңа чәчәк чыгара. Шуны беренче тапкыр күргәч, әллә ничек булды. Без бит яз көне ап-ак чәчәккә күмелгән шәрә алмагачларга ияләшкән, аннары матур, яшел яфраклар күзне шатландырып тора, шул юк. Ел әйләнәсе яшел Лос-Анджелес, әмма шундый сары яфраклары арасындагы ап-ак, матур чәчәкләр бик авыр тәэсир итте миңа.



- Туган җир нәрсәсе белән тарта дип уйлыйсың?

- Мин аны үземчә аңлыйм инде. Шушы Казанда кайнамаганга, кинәнеп татар яки башкорт спектакль карамаганга, театрлардан, мәдәни учактан читтә булгангадыр дип уйлыйм. Монда бит безнең яшьлек үтте, монда яшәдек, гөрләтеп яшәдек дияргә кирәк. Монда студент елларым узды, шулар да сагындыра торгандыр. Казанга бик теләп кайтам, һәр кайтканымда Казанга килергә тырышамын, дусларымны, курсташларымны, коллегаларымны күрү минем өчен бушанган күңелне тутыру белән бер. Чыннан да җирсеп кайтам мин, син әйткән шул җирсү сүзе белән аңлатып була. Сагынып кайтам.

- Ә Америкада туган татарларда андый хис бармы? Әллә ул монда туган кешеләрдә генәме?

- Юктыр. Бәлки ул монда туган кешеләрнең дә кайсыберләрендә юктыр. Әйтик, ул минем кебек мәдәни учакларда кайнап йөрмәгән кеше булса. Яки мәктәпне тәмамлаганнан соң 1-2 курс кына укып өлгергән, яшьлеге монда үтмәгән, яшьлеге Америкада үткән кешегә Казанда кызык булмастыр. Америкада туып-үскән татарларда мин андый әйбер сизмәде. Билгеле, алар бик теләп кайталар, Казанга, Татарстанга, Башкорстанга. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Лос-Анджелеста Үзбәкстанда туып-үскән татарлар күбрәк. Алар болай да бер тапкыр туган җирләреннән аерылган булганнар, монысы инде икенче тапкыр. Шуның өчен аларда ни Башкортстанга, ни Татарстанга, ни Үзбәкстанга мондый мөнәсәбәт юктыр.

- Казан дип әйттең, ә авыл тартамы сине?

- Мин авылдан бик иртә киттем, авылга мин әнине күрергә генә кайтып киләм. Нишләптер минем авыл белән шуның хәтле мөнәсәбәтем юк дип әйтимме инде, ул кадәр түгел. Уфага ничектер теләп кайтамын, анда да минем коллегаларым, бергә укыган классташларым бар. Нишләптер Казан күңелгә ныграк якын.

"Америка халкының ачык булуы Россия кешеләренә кыенрак"

- Менталитетка килгәндә Америкада нәрсәне кабул итүе авыр, ә нәрсәне җиңел булды? Халыкның күзгә ташланган нинди төп үзенчәлекләре бар? 

- Башта ничектер авыр түгел инде ул, әмма халыкның бик ачык булуы сәеррәк кабул ителде. Мин бит анда барганда инглизчә белми идем, тел мәсьәләсендә миңа бераз катлаулырак булды, хәзер анысы да яхшырды дип әйтергә кирәк. Мин авырлыгын тоймадым. Кайбер кешеләргә әйткәнем дә булды - әйтерсең мин монда кайчандыр яшәгәнмен, кайчандыр монда туганмын, үскәнмен, үземне шул җир кешесе кебегрәк хис иттем. Мин бик җиңел ияләндем, халык ачык, ярдәмчел, бөтенесе елмаеп тора. Россиядән килгән кешегә ул бераз кыенрак, монда кайткач, халыкның сөмсере коелып йөргәнен күргәч, миңа хәзер ничектер кыенрак.



- Әмма сагындыра барыбер?

- Сагындыра. Чөнки мин кешеләрне сагынамдыр дип уйлыйм.

Айгөл Америкада кызын башкорт теленә өйрәтә алган, әмма улы татар малае булып калган

- Белүемчә, синең кызың башкортча белә, ничек  итеп өйрәтә алдың син туган телеңә?

- Мәрьям тугач та без ирем белән шулай килештек: ул инглиз телендә сөйләшәчәк, мин башкорт телендә сөйләшәчәкмен. Әйтик, теле ачылганчы баланың инглизчә китаплары гына бар иде. Анда инглизчә сүзләр юк, ә бары тик рәсемнәр генә. Һәм шул рәсемле китапларны мин башкортча укый идем, рәсемнәр турында башкортча сөйлим, ә Аврам шул ук китапны инглизчә сөйли. Соңрак, теле ачыла башлагач, катлаулырак китапларны укый башлагач, бүлештек: бездә әни укый торган китаплар киштәсе бар, әти укый торган китаплар киштәсе бар. Без шуны да беләбез - әни укый торган китапларны бары тик бүләк итеп кенә алып киләләр. Шулай сөйләштек тә, шулай эшлибез. Бала бер үк сүзне миңа килеп башкортча сөйли, шунда янымда утырган әтисенә инглизчә сөйли.

- Хәзер бу фикер бик еш әйтелә. Без рус мохитендә яшибез, сез тулаем инглиз мохитендә яшисез. Монда әле күпмедер дәрәҗәдә татар мохите бар. "Балам татарча белә иде, бакчага китте дә телне югалтты", диләр.  Саклап калып буламы телне? 

- Монды хаклык бар. Безнең Мәрьям хәзер мәктәпкә китте, көннең яртысын ул мәктәптә, бары тик инглизчә генә сөйләшә. Бездә булды инде бераз тарткалашу, күземә карап инглизчә сөйли миңа, «Мин сине аңламыйм, зинһар өчен миңа башкортча сөйлә», - дим. «Син аңлыйсың, әни, син алдыйсың», - ди миңа. Күземә карап шулай ди. «Юк, әйдә, әни телендә сөйләшәбез», - дим. Шулай итеп бераз тарткалаштык та. Авырлыклар бар, аралашырга кеше юк. Әни теле бездә әни теле генә, әни телендә безнең башка бер кеше дә сөйләшми. Хәзер инде үз яныма берничә башкорт кешесен җыйдым, алар килә, бала белән башкортча сөйләшәләр, авылга берничә тапкыр кайттык, анда да башкортча сөйләштек.

«Әни, башкорт дигән тел юк», - диде миңа бервакытны. «Нишләп алай дип әйтәсең?» дигәч, «Минем мәктәптәге ахирәтем андый тел юк дип әйтте» ди. Аңлатасың инде, андый тел бар, нәнәең нинди телдә сөйләшә, Алина апай нинди телдә сөйләшә, Зәкия әбиең кайсы телдә сөйләшә. Үгетлим, тырыштырамын.

- Ә улың?

- Нурислам белән тагын да авыррак булып чыкты. Чөнки аның теле Казанда ачылган иде, татар балалар бакчасына йөрде, татарча өйрәнеп, мине «әни» дип йөрде. Ул безнең татар малае булды инде хәзер. Ә башкорт теленә кире кайтмады, хәзер мин аңа башкортча сөйләсәм дә, ул миңа татарча җавап бирә. Әмма китап укытып булмый инде, безнең телдә укыган һәр китабыңа 20 доллар акча бирәм, дим, юк укытып булмый, кызыксынмый.

- Читтәге татарлар телне өйрәнсен өчен нәрсә җитми? Бездә бит инде мультфильмнарны да тәрҗемә иттеләр сыман, нәрсә юк? Нәрсә булса, балаларга туган телне өйрәнү җиңелрәк булыр иде?



- Теләктер. Нурисламны мин кулдан ычкындырганмын үзем, минем хатам дип саныйм. Әмма аның бер ягы бар - ул үзенең мәдәниятенә тартыла, хәзер бик ныклап музыка белән шөгыльләнә һәм юк-юкта берәр татарча, башкортча музыка ишетсә, «Әни, әйдә әле шуны эзләп табыйк әле, уйныйм әле шуны» дип, уйнап карарга тырыша.

Туган телне өйрәтер өчен балаларга яраклы китаплар юк

- Ниндидер уеннар җитмиме? Китаплар бармы?

- Китаплар бар. Китапларны мин хәзер инглиз китаплары белән чагыштырып әйтә алам. Катыргыда чыккан китапларны әйтик. Ул китап укый торган бала өчен түгел. Ул чәйни торган бала өчен, бала китапны ача да һәр битен чәйни, ә чәйнәүдән туктаган арада сурәтләренә төрткәли. Шундый матур, ачык буяулы рәсемнәр белән бизәлгән балалар китаплары юк. 

Икенче этап китә, өч сүз белән язылган җөмләләрдән торган әкиятләр кирәк. Әкиятме, хикәяме - катлаулы булырга тиеш түгел. Бервакыт катыргы китапта чыккан башкортча әкият карап утырам, хәтерем ялгышмаса, бер җөмләдә 14 сүз. Моны балага ахырын укып бетергәнче башын оныта бит. Нәрсә турында сүз барганын мин үзем онытам. Шундый катлаулы әйберләр булырга тиеш түгел, гади булсын. 



Мин интернеттан әйбер эзләмәдем, бая биргән соравыңа кабатлап әйтәм - әти-әнидә баланы телгә өйрәтүгә иң беренче теләк булырга тиеш. Мин шулай саныйм, чөнки балалары булган татарлар, башкортлар бар Америкада, без аралашабыз. Алар без оештырган татар чараларына да килмиләр,  алар рус чараларына баралар. «Без - Россияне», - диләр. Ә мин киресенчә, татарлар белән аралашсыннар, безнең ризыкны ашасыннар, безнең мәдәниятне, татар кызларын, татар егетләрен күрсеннәр дигән ният белән эшлим. Шул эшләнгән эшне карарга, үзләрен күрсәтергә дә килмәгән кешеләр бар, нәрсә дип әйтәсең, теләк юк.

Лос-Анджелестагы Сабан туе турында: көчләп тагылган әйбернең кадере булмый

- Шушы татар-башкорт милли чараларына килсәк, аларны оештыру ни дәрәҗәдә кыен булды, кемнән дә булса ярдәм көттегезме сез, әллә ярдәм кирәкмиме? 

- Без еш кына ярдәмнән баш тартабыз, чөнки ярдәм аласың икән, син инде азат булмыйсың, ирекле түгелсең. Без сәясәттән читтә, әгәр дә без Россия Федерациясеннән акча алабыз икән, димәк, без Россия сәясәтен алга сөрергә тиеш булабыз дип саныйм. Без әлеге чараларны оештырабыз "без эшләмәсәк, кем эшли" дип. Мин үз балаларым өчен тырышамын, бик меркантиль кеше мин шундый. Сабантуйларда кечкенә лотереялар ясыйбыз, лотерея билетларын саткан акча чыгымнарны капларга бераз җитә, җитмәгәне - үзебезнең хисаптан. Әйбәт, кешечә, безгә артыгы кирәкми.

- Татарстан, ниндидер иҗтимагый оешмалар, конгресс нәрсә дә булса оештырырга тиешме?

- Миңа калса, кирәк түгелдер.

- Үз көннәрен үзләре күрсеннәрме һәрберсе?

- Әйе.

- Шулай яхшырак дип саныйсыңмы?

- Мин шулай булса, яхшырак дип саныйм, чөнки көчләп тагылган әйбернең, беренчедән, кадере булмый. Шуннан соң, кайдандыр акча бүленә икән, аны кулланучылар күбәеп китәчәк.

Әйтик, Сабан туена 100 кеше җыела икән, алар белә - ниндирәк форматта үтә ул, кем оештыра, нәрсә күрергә мөмкин, нәрсә күрсәтергә мөмкин дигән кебек. Алар белеп килә Сабан туена, Сабантуй пикнигына дип әйтик инде без аны.

Бүген Россиядә кризис, Лос-Анджелеска кадәр бару-кайту өчен муеннан акча кирәк, анда тору да кыйммәт. Татарстан шуңа тоткан акчаны берәр шәхси балалар бакчасымы ул, шәхси мәктәпме төзүгә тотса, күпкә файдалырак булыр иде. Интернаты да булса, ул шәхси мәктәпкә читтәге татар балалары укырга да кайтырлар иде.

- Ә интернетта нинди дә булса ресурс булырга тиешме?

- Булса бик яхшы булыр иде ул. Мин балаларга махсус рәвештә татар телен укытырга җыенмыйм дип әйтимме инде, андый ниятем юк бүгенге көндә. Башкорт телендә андый ресурслар юк, әмма шулар булса, безгә җиңелрәк булыр иде.

- «Ана теле» бар, ресурс.

- Кулланучылары бар микән соң?



"Курай" радиосы феномены һәм хәзерге радио алып баручылары турында: "Тук тавыш, үз-үзләреннән канәгатьлек, энтузиазм юк"

- Журналистикага әйләнеп кайтсак, син белемең буенча журналист, берничә төрле мәгълүмат чарасында эшләдең, шуларның һәрберсенә анализ бирсәң, кызык булыр иде. Мәсәлән, «Курай» яңа форматта эшли башлаган беренче шәхси татар радиосы. Нинди бәя бирер идең, нинди роль уйнады ул татар халкы өчен?

- Ул Татарстандагы беренче чын татар радиосы иде. Ул вакытта Казанда бит шәхси радиолар юк, ә минем Уфа тәҗрибәм бар. “Шәрык” радиосында эшләгән идем, беренче курстан ук бардым мин эшкә. Миндә ниндидер тәҗрибә бар, ә мондагы яшьләрнең берсендә дә тәҗрибә юк иде, мин анда үз тәҗрибәм белән бик яратып, рәхәтләнеп уртаклаштым. Ул - феномен иде, туры эфирда сораган җырны минуты белән куябыз. Ул телефон аша бәйләнешкә керүчеләр, бәлки, бер үк кешеләр булгандыр, әмма искиткеч бер әйбер иде. Бездәге энергия! Без бит яшь, өйгә дә кайтмый, ашауны да ашамый, яшәүне яшәми, радионың эчендә яши идек.

Әйтергә кирәк, мин бүген дә ул радиода эшләгән чактагы тыңлаучыларым белән аралашамын, шунысы кызык бит.

- Хәзерге радиоларны тыңлаганың бармый, нәрсәсе ошап бетми, нәрсә җитми аларга?

- Аларга бездәге энергия, энтузиазм җитми, хәзер алар акча эшли, миңа калса. Аларның бөтен әйберләре дә бар - хәзер студияләр төзек. Без рекламаны кул белән дисктан җибәреп утыра торган идек, хәзер бармак белән генә төртеп компьютердан җибәрәсең. Дисклардан, кассеталардан җырларны әзерли торган идек. Син күз алдыңа китерәсеңме - тыңлаучыдан сорыйсың нинди җыр кирәклеген һәм шул минутында җырны әзерләп куясың. Бөтен фонотеканы яттан белә идек, минем исем китә хәзер. Бүген андый әйбер юк бит ул, хәзер тыныч, студияләрдә дә тыныч.

- Хатлар килә идеме?

- Хатлар бик күп килә иде. Әле ул заманда котлаулар да юк иде, аннан соң гына барлыкка килде.

- Ә энтузиазм булмау нәрсәдә чагыла ул? Тапшыруларны тыңлагандамы?
 
- Мин алып баручыларны тыңлыйм. Тук тавыш, үз-үзләреннән канәгатьлек - тавышларыннан шул ишетелә. Аралашкан юк бит, белмим аларны. Бергә үскән, бергә формалашкан кешеләрне генә беләм бит инде.

- «Курай» радиосы FM дулкын алып ничектер үсеп китә алмады, ни сәбәпледер дип уйлыйсың?

- Аның сәбәбен мин бары тик аларның җитәкчелегендә күрәм. Ул абзый беренче татар радиосына дәүләт ярдәм итәргә тиеш дигән ният, өмет белән яшәде һәм әле дә яши. Миңа калса, аның үзеннән тора иде ул. Ә дәүләт шәхси кешегә, шәхси эшкуарга ярдәм итәргә ашыкмады дип әйтергә кирәк.

"Эфир" каналындагы "Адымнар" тапшыруы: Хөр журналистика этабын хәзер журналистика факультетында укытырга тиешләр

- Син эшләгән тагын бер өлкә ул - «Эфир» каналындагы «Адымнар» тапшыруы, анысына нинди бәя бирер идең?

- Ул да безнең энтузиастлыктан эшләнгән эш бит. Син хәтерлисеңме соң, без күпме хезмәт хакы ала торган идек? Ул хезмәт хакы безнең эш урыныннан өйгә кайтып җитәргә дә җитми иде, әмма без шулхәтле зур теләк белән эшләдек. «Курай»да да шул ук, «Эфир»да да шул ук. «Эфир»да инде бөтенләй башка, бөтен көч рус телле редакцияләргә, без бит инде кырыйдан ябыштырып куйган бер уч балчык кебек тора идек. Безгә бөтенләй җитди карамадылар, әмма шундый җитди тапшырулар эшли торган идек.

- «Адымнар» журналистикада нинди эз калдырды? Калдырдымы ул гомумән?

- Хөррият дип әйтергә кирәк, азат, ирекле журналистларның ирекле язмалары. Аларны онытырга тиеш түгелләр. Миңа калса, бу этапларны журналистика факультетында укытырга тиешләр инде хәзер. Бүген андый хөррият юк бит. Ул булган 1905 нче елда революциядән соң, бөтен регионнарда татарча газеталар чыга башлаган, ә без бит 1990 еллар ахырында эшләдек. «Эфир»га бәлки татарча тапшыру эшләү кирәкмәгәндер, әмма шул вакытта мине дә тартып китердегез, бергә эшләдек, без бит эш белән янып тора идек.



"Адымнар": "20 яшьлек балалар сәясәт турында сөйли идек. Ә хәзер, бәлки, киртәләр дә юктыр, әмма эчке цензура бар"

- Бу хөрлек нәрсәдә чагыла иде?

- Без азат идек. Без тапшыру белән район главаларын эштән ала торган идек. «Адымнар» дип, «Город» дип, «Эфир» дип чыннан да куркалар иде җирле хакимиятләр дә.

Ул вакытта бөтен ил буенча шундый азатлык иде бит, Мәскәүдә дә шулай иде, азатлык иде, журналистларга ирек булды бит бераз. Бүген юк ул чыннан да. Бәлки, беркем дә киртәләр куймыйдыр журналистларга, бәлки, тыштан ниндидер киртә дә юктыр, әмма хәзер кешеләрнең эчтә бар бит цензура. Әйтергә курку, алдагысын уйлау, миңа нәрсә булыр дию дип уйлыйм инде мин.

- «Адымнар» тапшыруының телевидениегә, журналистикага ниндидер йогынтысы булды микән?

- Дәүләт телевидениесе гомер бакый ничектер үз эченә бикләнеп эшли бит инде. Анда керүе дә авыр, аннан чыгуы да авыр, миңа калса. Алар яңалыкны да кабул итеп алмыйлар, телевидение ничәнче елда барлыкка килгән, шуннан бирле куелган законнары буенча яшиләр кебек.

- Ә "Адымнар"ның үзенчәлеге яңалык алып килүдә дисеңме?

- Безнең эш вакытында нәкъ яңалык булдык без. Без бит дикторлар түгел идек. Профессиональ дәүләт телевидениесендәге кебек текстларны да матур укымадык, интервьюларны да без дөрес алмаганбыздыр, әмма без үзебез ирекле идек. Шул үзебезнең ирек белән, аны башкаларга да биреп эшләдек. Безнең язмаларыбыз да кызык була торган иде, миңа калса.

Без - 20 яшьлек балалар бит - ниндидер катлаулы сәясәт, икътисад турында, гади итеп, бөтен кешегә аңлаешлы итеп сөйли торган идек. Нәрсә сөйли алганбыздыр, анысы икенче эш.

- Шул замандагы кебек ниндидер ирекле мәгълүмат чарасы кирәкме татар телендә һәм ул булырга мөмкинме?

- Булса да, Татарстанда булмастыр, шулай дип уйлыйм, ул булса да Россия территориясендә булмас. Әле икенче ягы да бар бит аның. Булыр ул, кайдадыр булыр - хет Зимбабведа, кайдадыр булыр. Хәзер бит интернет бер басу белән сүндерелә, сайтлар сүндерелә, тарату мөмкинчелеге бетә шуның белән.

"Минем былтыр елаган сәбәпләремнең берсе Исмәгыйль абыйны югалту булды"

- Син әле тагын бер мәгълүмат чарасында -  «Татарстан яшьләре» газетасында эшләдең. «Татарстан яшьләре»нең күкрәп торган чагын алсак, аның да ролен искә төшереп китеп, бүгенгесе белән чагыштырсаң иде. 

- Ул минем журналистикага аяк басуымда иң зур роль уйнаган мәгълүмат чарасы булгандыр. Мин килгәндә «Татарстан яшьләре» 230-250 мең тираж белән чыга иде. Ул супер газета, анда супер журналистлар дип хәтердә калган, ул кайнап тора иде.

Минем былтыр елаган сәбәпләремнең берсе Исмәгыйль абыйны югалту булды. Илфакны һәм Исмәгыйль абыйны югалтуны авыр кичердем. Анда элек эшләгән журналистлар эшли, мин бүген дә «Татарстан яшьләре»н иҗат итә дип өмет итәм, күптән кулыма алган юк. «Татарстан яшьләре» бик кирәк булгандыр минем өчен, бүген минем журналист буларак формалашуымда иң зур рольне «Татарстан яшьләре» уйнагандыр дип уйлыйм. Исмәгыйль абый, анда эшләгән журналистларның һәммәсе дә мине журналист, мине - мин итүчеләр буларак үз өлешләрен керткән. 

"Татарстан яшьләре"нең зур тиражлы булу сәбәбе - анда катлаулы тел булмавы

- Ә ни сәбәпле шулай көчле булып кала алган икән ул? Совет заманында барлык газеталарның да тиражлары бик зур булган, әмма бары тик шушы «Татарстан яшьләре» генә тиражын саклап кала алды ул вакытта.

- Син хәтерлисеңме Исмәгыйль абыйны? Ай-яй Исмәгыйль абый! Ул бит башка журналистларга, журналистикада чиновник булган кешеләргә бөтенләй охшамаган. Ул бит башка баш редакторлардан аерылып торды үзенең гадилеге белән. Ул беренчеләрдән булып «Татарстан яшьләре»нең телен үзгәртте, андагы катлаулы телне төшереп калдырды. Алар шундук гади, халыкчан телгә күчте һәм шуның белән яулады халык мәхәббәтен. Алар кеше өчен - авыл кешесе өчен дә, шәһәр кешесе өчен дә бик күп кызыклы язмаларны бирделәр. Һәм төп сәбәбе дип әйтергә кирәк - Исмәгыйль абый үзе янына талантлы, үзфикерле журналистлар туплады, яшьләрне җыйды.

- Ничек уйлыйсың, тиражы кимүенең сәбәбе нәрсәдә?

- Анысын әйтә алмыйм. Журналистлар китте, яшьләр китте, Раифның (журналист Раиф Усманов, "Ирек мәйданы" газетасының баш редакторы - ТИ) китүе «Татарстан яшьләре» тиражының бер зур өлешен тартып алды.

- «Татарстан яшьләре» кебек тиражны берәр газета җыя аламы хәзер? Ул этап кире кайта аламы?

- Ул заманга кайту авырдыр хәзер. Хәзер, миңа калса, гәзит укучылар да икенче төрле, авылларда халык та икенче төрле. Хәзер кеше телевизор карый. Егылып киттем шуңа - кая барсам, икешәр телевизор. Авылда ике телевизор, ике бүлмәдә һәм алар бертуктаусыз мәгълүмат биреп тора. Төп мәгълүмат чыганагы бүген телевизор дип аңлыйм мин хәзер. Кешенең гәзит-журнал укырга, китап укырга мөмкинчелеге юк микән ул, нәрсәдер.

"Акыллы булып күренергә теләп, катлаулы телдә язалар"

- Гади тел дип әйттең, син үзең дә бик гади тел белән яза идең бит. Шундый күренеш - катлаулы тел каян килә? Әйтеп булмый аны элеккеге буында гына дип, хәтта хәзерге яшьләрдә дә күзәтелә шушы катлаулы тел. Ул каян килә, синең уйланганың бармы?

- Акыллы булып күренергә теләүдәндер.

- Шул гынамы?

- Шул гына инде, башка сәбәбен күрмим.

- Татар мәгълүмат чараларына нәрсә җитми хәзерге вакытта? Синең күбесендә эшләп караганың бар бит инде, хәзер күзәтәсеңме, нәрсә җитми?

- Кешеләргә якын булу, үз укучысына якын булу. «Татарстан яшьләре» үз укучысына якын иде, темаларны кеше өчен кызыклы итеп ачты. Ә хәзер кайсыбер вакытта ачасың язманы - нәрсә турында язганнар, аңлашылмый да хәтта. Ни турында язганнар, ни сәбәпле язганнар, кем өчен язганнар - белмим. Катлаулы темаларны да җиңел генә итеп аңлата белгән, яза белгән журналистлар җитмиме ул, журналистлар юкмы ул шундый.

- Бу телевидениегә дә кагыламы, әллә язма матбугатка гынамы?

- Телевидениене бик ачканым юк шул минем, бик сирәк карыйм.

- ТНВдагы «Адымнарны» карадым дип әйттең бит.

- Карадым, чөнки, рекламасы килеп чыкты да, фейсбуктан гына карадым мин аны. Һәм мин нәрсәгә игътибар иттем - без  эшләгән клипның музыкасы һаман да уйный икән әле дип карап утырдым.

"Милләтнең киләчәге бик аллы-гөлле түгел"

- Без еш кына татар бетә дип зарланабыз. Син дөнья күргән кеше буларак әйт әле - татар, башкорт халкы, шулай ук Россиядәге бүтән халыклар турында. Милләтнең киләчәген ничек күрәсең?

- Беләсеңме, бик аллы-гөлле түгел миңа калса. Чөнки мәктәпләрдә телне бетерү, балалар бакчасыннан телне алу... Мин әйтәм ул баланы телгә өйдә дә өйрәтеп була дип, әмма өйрәтүдә генә түгел эш, безнең балаларны укытырга да кирәк. Мин үзебездә башкорт яки татар телле мәктәп булса, баламны бирер идем. Әмма монда сез үз җирегездә яшисез, сез дә шулай ук эшләп, дәүләткә салым түлисез, ләкин үз балаларыгызны үз телендә укыту мөмкинчелеген сездән тартып алдылар. Башкортстанда башкортлардан, Бурятиядә бурятлардан. Бүген Россиядә шулай. Ул мине бер дә шатландырмый, куанычлы хисләр тудырмый. Бик ачы, бик кыен болар турында ишетү, болар турында уку. 



Мәсәлән, без Мәрьямне мәктәпкә бирдек. Ул дәүләт мәктәбе. Инглиз теленнән тыш испан һәм япон телләре укытыла. Ул ничек бара: дәресләрне ничектер бүләләр һәм балаларга математиканы инглиз телендә дә һәм испан телендә дә аңлаталар. Башка дәресләрне дә шулай ук. Әйтик, бер көнне испан телендә сөйләшеп бииләр, бер көнне инглиз телендә. Испан телендә җырлаталар, инглиз телендә дә, шундый төрле телләрдә дәресләр бара. 

Ә Россиядә шәхси мәктәпләр төзү мөмкин булыр иде. Әгәр дә бала ЕГЭны тапшыра ала икән 11 классны бетергәндә, кайсы мәктәптә укыса да барыбер түгелмени? Шәхси мәктәптә татар телендә дә укысын. Татар телен генә белсен, рус телен өйрәнмәсен дигән сүз түгел, димәк, программа татар телендә дә, рус телендә дә бара алыр иде һәм балалар ике телле булып, ике телдә укып, рус телендә ЕГЭ тапшыра алырлар иде. Димәк, шулар турында уйларга кирәктер.

"Башкорт белән татарның чәкәләшүен бик авыр кичерәм"

- Син Башкортстанда да, Казанда да яшәгән кеше буларак, ике республика халкы арасында булган беркадәр киеренкелеккә бәя бирә аласыңдыр. Ике туган арасында булган шикелле, ниндидер үзара тарткалашу да бар, бер-берсенә бик якын да алар шул ук вакытта. Моның сәбәбе нәрсәдә, әллә ул шулай булырга тиешме, тугандаш халыкларда була торган күренешме?

- Бер республикада икенче бер зур милләт булу, ул, әлбәттә, Башкорстанның иң зур авырлыгы. Андагы бөтен әйберләр милли мәсьәләгә кагыла. Тел булсын, нәрсә генә булсын - бөтенесе татар белән башкорт арасында тарткалашуга китерә. Бүген Татарстанда татар телен укытуны бетерү ул Башкортстанда башланган бер эш дип саныйм. Чөнки беренче булып Башкортстан татарлары башкорт теленә каршы чыкты һәм китте-китте... Аннан соң мондагы руслар татар теленә каршы чыкты һәм башка республикаларда да китте милли телне өйрәнмибез дигән әйбер.

Минем өчен авыр мәсьәлә. Аңа тотынсаң, кул пычрый, аяк тыксаң, аяк пычрый, бик авыр. Минем өчен бигрәк тә авыр, чөнки минем ярты җаным монда, үзем башкорт, башкорт белән татарның чәкәләшүен күрсәм, шулхәтле эчем поша, бик авыр кичерәм андый әйберне.

Фикерләр








Җәмгыять

“Ул куйган урам утлары якты булып яна, үзе генә юк. Авылыбыз белән елыйбыз”. Бадминтон уйнаганда авыл башлыгы вафат булган

Бүген Казанда ТР муниципаль хезмәткәрләренең спартакидасы узды. Бадминтон уйнаганда Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайнуллин үзен начар хис итә башлый. Дежур торучы “ашыгыч ярдәм” бригадасы аны республика клиник хастаханәсенә алып китә. Аңа операция ясарга уйлыйлар, тик йөрәк-кан тамырлары системасында тайпылышлар булганга күрә, гомерен саклап калырга өлгермиләр. Ул хастаханәгә барып җиткәнче вафат була. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла