Актаныш белән Мамадыш, машинаны кем алыш? КФУ студентлары "Башваткыч"та көч сынашты

20 октябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Регина ГАБДРАХМАНОВА, КФУ студенты
Фото: автор
Казан дәүләт федераль университетының югары журналистика мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары бүлеге студентлары һәм мөгаллимнәре "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә кунак булды. "Башваткыч" тапшыруының яңа чыгарылышы журналистика өлкәсенә багышланды. Кунаклар һәм уенчылар - үзебезнекеләр. Октябрь азагы яки ноябрь башында "ТНВ" һәм "ТНВ Планета" каналларында күрсәтеләчәк чыгарылышта Казан дәүләт федераль университетының югары журналистика мәктәбенең 4 курс студентлары Илгиз Шәкүров, Алинә Юнысова һәм 2 курс студенты Энҗе Габдуллина баш ватты.

Кичтән хәбәр җиткерделәр: безне, КФУның югары журналистика мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары бүлеге студентларын зурлап, якын итеп "ТНВ"га кунакка дәшкәннәр. "Башваткыч" тапшыруында төшерәселәр икән үзебезне.

Икенче октябрь көнне ТНВга килдек. Килүен килдек, ә кем өчен җан атасыбызны белмибез.

- Кем өчен кычкырып-сызгырып утырасы соң безгә? - минәйтәм. 

- Өчесе дә үзебезнеке инде аның, өчесе өчен дә сызгырыгыз, - диделәр.

Төшерү мәйданчыгына уздык хәзер. Өч уенчының җанатарлары өчен өч махсус сектор каралган. Өчесе дә тулыр-тулмас. Уенчыларның үз урыннары бар. Алары буш иде әлегә, уенчылар үзләре юк. Мин иң яхшы урынны күзләп алып, иң өске катка, биеккә менеп утырасы иттем. Моннан камералар яхшы "ала", камера "күзенә" генә карап, елмаеп тик утырырмын, минәйтәм. Аннары, "" Яңа гасыр" телерадиокомпаниясеннән а-а-автомобиль" дә шул тирәдә генә тора, шәп урын инде, кыскасы. Менеп утырдым, шулай итеп. Машинага таба тагы азрак шуышып та куйдым әле.

Инде уенчылар кереп үз урыннарына урнаша башладылар. Мин менеп кунаклаган җанатарлар секторы каршындагы уенчы урынына бер кыз килеп басты, без җан атасы кеше була инде монысы. Кем икәнен белмим, тәүге тапкыр күрәм. Ярар соң, минәйтәм, әһәмиятле түгел лә ул, кем булса да булсын шунда, сызгырып тик утырырмын. Теге ак машина тәрәзәләренә карап чәчләремне рәтләштереп утырганда күзем калган уенчыларга төште бит, чукынчык. 

Абау, Ходам! 

Күзләрем маңгайга менде бит шушы мәлдә, малайкаем. Теге калган ике сектор каршында Актанышлар тора бит, җәмәгать, үземнекеләр. И, көендем... Янәшәмдә утыручы иптәш кызымның кабыргасына төртәм. Лилия, минәйтәм, мин Актанышлар янына киттем, булмый болай, кем соң бу, дим, кем икәнен дә белмим, үземнекеләр өчен җан атам, киттем, дим. Минем шулай быты-быты сөйләнеп утыруымны ишетеп, астагы рәттәге бер ханым борылды: "Әле соң түгел бит, барыгыз үзегезнекеләр янына", ди. Әнисе булып чыкты теге кызның. 

Иптәш кызым хәзер сөйләнә башлады, туктале, ди, мин беркая китмим, бу бит Мамадыш кызы, мин дә үзебезнекеләр өчен җан атам, ди. Мамадыш кызы икән ул Алинә дигәннәре. Ну Мамадыш дигәч, эреп киттем бит инде, малай. Мамадыш - икенче туган як инде ул минем. Әни Мамадыш ягыннан бит минем. Мамадыш тауларына ятып җиләк ашап үстем мин, җәйге каникуллар буе шунда ятар идек... Шул җәен генә кайта идек тә инде без әби-бабай янына, Актаныш белән Мамадыш арасы - 7 сәгатьлек юл бит ул. Хәзер Казанда берәр җирдә Мамадышларны очрата калсам, шундук таныйм үзләрен, туганымны очраткандай булам. 

- Карале, Мамадыштанмы әллә син, - дип дәшәм дә әле. 

Әллә каян күренеп тора ул Мамадышлылар. Күп сөйлиләр, тыңларга яратмыйлар, ну, тәмле пешерәләр, тәмле ашарга да яраталар инде шул ук вакытта. Аннары, чүт кенә мактанчыграк ул як кешеләре. Ерак әбием шалтыратып, кенәген (бусы кичә дигән сүз инде үзләренчә) сине телевизордан күрсәттеләр, карадым, күршеләргә дә шалтыратып, кушыгыз, карагыз, дип әйттем, ди гел. Я, булмаса, "Карале, кызым, кичә "Мәдәни җомга" килде, шигырең басылган, суыткыч ишегенә ябыштырып куйдым, ачкан - япкан саен укып китәм, кергән кешеләрне укымыйча чыгарып җибәрмим", ди. И-и-и, ул Мамадышлар, алар турында китап язып була бит... Әллә язармын да әле бер, күз күрер. Тулай торакта күрше кызым Мамадыштан бит минем, рәхмәт төшкере. Атна саен авылдан килә дә, "Теге барган дагын, бу килгән дәген, аннары әйткән дәген, мин йоклаганым, онытканым", дия-дия Мамадышыннан алып килгән каен җиләкләрен, өчпочмакларын, бәрәңге тәкәләрен бушата сумкасыннан. Тыңлаган саен тыңлыйсы килә, малай.

Шулай итеп, Мамадыш кызы булуы ачыкланды Алинәнең. И-и-и, мин сезгә әйтим, гел туганым кебек якынайды да куйды бит инде ул миңа хәзер. Әнисенә әйтәм:

- Апа, җаным, бар йөрәгем белән сезнең кызга җан атармын, яме, мин бит үзем дә яртылаш Мамадыш инде, әнием сезнең яктан бит! - дим. Нык итеп кул чабармын, сызгырырмын, сикерә-сикерә көч биреп торырмын сезнең Алинәгә, дим. Ну, сер түгел шулай да, үземнекеләр җиңәчәгенә нык ышандым. Ни дисәң дә, Актанышлар Актанышлар инде ул. Безнекеләр бит тыныч кына, шыпырт кына баралар җиңүгә таба һәм беренче булып барып җитәләр дә әле алар анда. 

Мамадышларны исә күрми, ишетми калу гел мөмкин түгел. Чытырдап торалар, малай. Сүз бирсәң дә сөйлиләр, бирмәсәң дә сөйлиләр. Зөлфәт Зиннуров уен барышында уенчыларга нинди дә булса сораулар биреп тора, сөйләштерә, кечкенә әңгәмәләр кора. Мамадыш кызы рәхәтләнде сөйләп, безнең Актанышлар һаман шул шыпырт инде. Алинәне әнә - туктата алмыйлар, ичмаса. Гаеп итеп эйтуем түгел инде, һич юк. Мамадышлар барысы шундый алар, шундый булганлыклары белән матур, шундый булганлыклары белән ямьле дә бит инде алар. 

Шигырь укырга әзерләнеп килгән әле тагын Алинә. Болай да күп сөйләде бит инде, шигырь дә сөйлисе итте өстәвенә. Җырласа яисә биесә, кызыграк булыр ие бәлки, дип әйтәсем килә. Ну шигырь дә "ничава" укыды, сүз дә юк. Гомумән, бик маладис кыз булып чыкты ул Алинә. Соң, Мамадыштан да булсын, маладис та булмасын. Алинә Юнысова бик матур уен күрсәтте, чын. Мамадышларча әйтсәк, бәк матур уйнады, бәк матур.

Илгиз хакында ни әйтим икән инде. Илгиз Илгиз инде ул. Минем әни әйтмешли, бик маладис егет ул Илгиз. Әни "Илгиз ил гизә" проектының чыгарылышларын карап бара бит минем. Мин үзем карамасам да, күз салганым бар. Гадәттә, әни WhatsApp аша берәр чыгарылышка сылтама җибәрә дә, кара, шәп, дип яза. Карыйм инде. Ну шәп инде, ни дисең. Илгиз шигырь укымады. Җырламады да. Әллә биерме, дигән идек, анысы да булмады. Ә барыбер уенчылар арасында иң акыллысы ул иде. Нигә дигәндә, дус кызын җырлатырга алып килгән. Ләйсән Басыйрова җырлап алды, без куллар чаптык, Илгизгә бер балл бирделәр. Актанышлар шулай булыр алар, маладис та инде үзләре. Бәк шәп, дип әйтәсем килә.

Энҗе Габдуллинага килгәндә, ул башка уенчылардан кечерәк, тәҗрибәсе дә азрак инде. Икенче генә курс "сабые" бит әле ул, Илгиз белән Алинә исә инде дүртенчедә. Шулай уйлап куйган идем уен башланып киткәндә. Ну Актанышлар беркатлы түгелләр шул алар, елан белән бер алар. Яхшы мәгънәдә әйтүем, әлбәттә. Мыштым гына шуышалар-шуышалар да, бер мәлне "һап" итеп эләктереп тә алалар. Бик яхшы тактика ул, җәмәгать, үзем Актаныш кызы буларак әйтәм. Менә сиңа "яшел" журналист! Яшь димәгез яшьләрне, талларны да яшьләр бөгеп-бөгеп екканнар, диләрме? Яшь дип тормады, бик матур уен күрсәтте Энҗе. Үзе әйтүенчә, татар әдәбиятыннан олимпиадаларда катнашып йөрүенең файдасы тиде, йөзе белән пычракка егылмады, яшь кенә булуына карамастан, ерып чыкты сынауны. Җырлап та алды әле. Ник җырламаска, Ходай "Ачы тау"ны сузарлык тавыш биргән икән, җырласын. Мин менә үзем әллә ни сәләтем булмаса да җырлыйм, җырлыйсы килә чөнки. Ә Энҗе булдыра. Бәк шәп җырлый, бәк шәп.

Мамадышлар еш кына җиңде дигәнне "бәрде" дип сөйләшә. Мамадышлардан чыгар инде юньле сүз! Вәт нәкъ шул булды бу. Бәрде өчәүнең берсе. Кайсысы икәнен әйтмим инде. Чөнки әйтмәскә куштылар. Миңа рәхәт, мин беләм. Сезгә октябрь азагы яисә ноябрь башында эфирга чыгачак чыгарылышны карыйсы булыр инде, яме? 

Бик лаеклы җиңү булды бу, чын. Уен азагына аз гына калып килгәндә, ике уенчы соңгы очконы бүлешеп маташтылар. Барыбер тартып алды. Тартып алды да, мультиварка иясе булып куйды. Студент кешегә шәп бүләк бит? Шәп кенәме, бәк шәп! Машинага да утырып кайтып китәр иде дә, супер уеннан баш тартты. Дөрес инде, мин дә шулай итәр идем. Бераз искереп киткән инде ул "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясеннән а-а-автомобильләр. Мин шул автомобиль белән иңгә-иң терәшеп утырдым, түбәләренә тузаннар кунган. И-и-и, минәйтәм, ник сөртеп алмадылар икән инде аны, экспонатларны бит тузаннан тазартып, чистартып торалар музейларда. Ул үз чиратын көтеп арган машинаның кызыгырлык җире калмаган шул инде, декорация элементы гына диярсең. Ә җиңүченең уены белән мин бик канәгать, яхшы уйнады. Тагын бер кат котлыйм!

Ну менә бер әйтер сүзем кала бит, җәмәгать. Әйтмәсәм, я үкенәсе булыр. Әйтсәм дә укенәсе булуы бар. Барыбер әйтәм. Әй, ул җанатарлар өчен корылган утыргычлар, мин сезгэ әйтим. Шундый да ипсез инде менә, әйтеп аңлата торган түгел. Арка терәр җире юк. Ярар инде терәлер җир, утырыр җире дә юк әле аның юньләп. Авылда капка төбенә чыгып "ләчтит сата" торган эскәмияләр кебек кенә шунда. Ничә сәгать дәвамында төз итеп, елмаеп-көлеп утыру авыр гына бирелде. Теге күрше Мамадыш кызы "сыртым калмады" да, "сыртып калмады" дип үтерде генә бит, малай. Минем дә аркам калмады ул, дөресен генә әйткәндә. Әллә кая өченче катка менеп кунакладык кунаклавын, тик камерага гел елмаеп утырып кына булмады. Кая инде анда елмаю! Торып чыгып китәселәр килеп-килеп алды вакыты-вакыты белән. Түздек, ярый, бетте. 

Киләсе елда үзем уйныйм, Алла теләсә. Уйныйм , ник уйнамаска ди. Жиңеп тә куярмын әле. Актанышлар бара икән, әбизәтелне җиңә алар. Без бит җиңүсез кайтып китмибез, җиңү биреп котылсалар гына бездән. Шундый инде без. Ә шулай да Мамадышларга җитми инде. Монысын язмаган булсам, әни үпкәләр иде, ә ерак әбием мәкаләмне суыткыч ишегенә ябыштырып куймас иде. Шуңа язам инде.

Уйнап кына сөйлим, әлбәттә. Мамадышлылар, бигайбә, ямегез? Яратам мин Мамадышлыларны. Туганнарымны сөйгән кебек. Актанышны әнине сөйгән кебек яратам. Үземнеке чөнки. 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Хушлашудан соң бер ел: “Сәкинә Шәймиева тормышыбызның бер өлешенә әверелде...”

16 ноябрьдә Татарстанның тәүге Беренче Ледие, Татарстанның Беренче Президенты, Республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете Сәкинә Шәймиеваның арабыздан китүенә бер ел була. "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева Сәкинә ханым турында якты истәлекләре белән уртаклаша.

Җәмгыять

ДЦП белән авыручы 4 яшьлек Ринальнең әнисе Гөлсия ханым: «Безнең балалар кемнәрдер өчен бизнес кына»

Кызганыч, авыру балалар саны көннән-көн арта. Әти-әнинең йөрәге түзсен генә. Бөтен мәгълүмати мәйданнарда адым саен дәвалану өчен акча җыю бара. Газиз балаcын туу белән кемнең гүргә кертәсе килсен?.. Казанда яшәүче Щукиннар гаиләсе дә җитлекмичә туган уллары Ринальне аякка бастыру өчен бөтен көчен куя. 

Җәмгыять

Яшәртә торган ботокс агулымы, бал корты чакканнан кеше үләме, агулы еланны ерактан танып буламы - Сәрбиназ Шәйхеловадан татарча фәнни лекция

Күптән түгел Казанда Татар китабы йортында “Гыйлем” проектының “Хәлбуки” лекториенең чираттагы лекциясе булды. Сәрбиназ Шәйхелова косметологиядә кулланыла торган ботоксның агудан ясалуы, агулы еланның күзе песинеке кебек булуы, бал корты агуы һәм башкалар турында сөйләде. Бирегә студентлар да, өлкән яшьтәге тыңлаучылар да җыелган иде. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла