"Ак Барс" уенчысы Эмиль Гариповка туган ягыннан теләк: "Бәхет ишеге ачык, капкасы ябык булсын!"

25 июнь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Расих Фәсхетдинов
24 июнь көнне Арча районы Урта Бирәзә мәйданында тарихи, көрәшле һәм хоккейлы Сабан туе үтте. "Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гариповның Гагарин Кубогы алып кайтуы бәйрәмгә тагын да зур дәрәҗә өстәде.
Татар егете Эмиль Гарипов - “Ак Барс” хоккей командасының Гагарин кубогын алуына иң зур өлеш кертүчеләрнең берсе. Ул хәлиткеч уеннарда команданы коткарып калды, плей-офф барышында үзенең чын осталыгын, тәҗрибәсен күрсәтте.

“Ак Барс” хоккей командасы 2018 елның апрель аенда Гагарин Кубогын отты.

“Әти, мин Гагарин Кубогы алгач, аны үзебезнең Бирәзәгә алып кайтам”

Танылган капкачы 1991 нче елның 15 августында Казан шәһәрендә туа. Эмильнең әтисе Рамиль Гарипов яшь чагында грек-рим һәм татар көрәше белән шөгыльләнә. Татарча көрәш буенча Россиянең спорт остасы исеменә лаек булган. Үз авырлыгында Татарстан чемпионы, шулай ук җиңүләре исәбендә Казан шәһәренең Яңа Савин һәм Мәскәү районнары, Арча районы Сабан туйлары бар. Әнисе Наилә дә спортчы, яшь чагында волейбол уйнаган. Шундый гаиләдә туып-үскән спортчының оста капкачы булуы гаҗәп түгел. Эмильнең ике энесе бар, берсенә унбиш, икенчесенә җиде яшь. Алар да хоккей белән шөгыльләнәләр.



Эмиль Гариповның Гагарин кубогын әтисенең туган авылы Урта Бирәзәгә алып кайтуы юктан түгел. Эмильнең хоккейчы булып формалашуында әтисе мөһим роль уйнаган. Урта Бирәзә авылына кайткан вакытта, Сабан туе урынына - тау итәгенә алып төшеп, нормативлар тапшырта. Әтисе секундомер белән вакытны карап торган, ә егет Арча тавына йөгереп менгән, төшкән. Моннан ун ел элек, Контининталь хоккей лигасы барлыкка килгәч, Эмиль әтисенә: “Әти, мин Гагарин Кубогы алгач, аны үзебезнең Бирәзәгә алып кайтам”, - дигән була. Ул вакытта әтисе аның бу сүзләренә артык игътибар итми. “Яхшы, яхшы, әйдә туктама, йөгер, әнә яңгыр килә”, - дип җавап бирә. Эмильнең хыялы тормышка аша һәм ул дәрәҗәле трофейны Урта Бирәзә авылына алып кайтты.


- Бүгенге бәйрәм минем өчен зур әһәмияткә ия. Моннан 5-6 ел элек Гагарин Кубогына ия булырга һәм аны Урта Бирәзәгә алып кайтырга хыялландым. Әлхәмдулилләһ, безнең команда җиңде. Мин дә үз сүземдә тордым, кубокны әтинең туган авылына алып кайттым, - диде Эмиль Гарипов.

“Ул капкада торганда шайбага юл ябык булсын”

Эмиль Гариповны Арча үзәгендә район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды. Биредә танылган капкачы районның "Дракон", "Ястреб", "Ракета", "Металл", "Факел" хоккейчылар командалары белән очрашты, фотога төште. 
Арча район башлыгы фикеренчә, әлеге бәйрәм яшьләрне спортка күбрәк җәлеп итәргә булышачак. Берничә елдан Арча районы Эмиль Гарипов кебек оста спортчылары һәм ирешкән уңышлары турында горурланып сөйли алачак дигән өметләрен җиткерде. 

"Арча-Арена" боз сараенда 250 бала һәм 17 төркем хоккей мәктәбендә шөгыльләнә. Бу - фигуралы шуу, күмәк шууларны исәпкә алмаганда гына.



- Районыбызда хоккей уенына кызыксыну бермә-бер артты. "Арча-Арена" боз сараенда һәрдаим хоккей турнирлары уза, анда башка районнардан килгән спортчылар да җыела. Үзебезнең хоккейчылар сынатмый, бер-бер артлы җиңү яулыйлар. Быел “Дракон” командасы, үзләреннән өлкән спортчылар белән уйнап, Россия күләмендә икенче урынга лаек булдылар. Районыбызның “Металл” ветераннар командасы хоккей ярышында республика буенча икенче урын алды, алар яшьләр өчен дә үрнәк. Киләчәктә хоккейны максатчан рәвештә үстерү мәсьәләсен тормышка ашырырга тырышырбыз.



Гагарин кубогының Арчага кайтуы шатлыклы, тарихи вакыйга. Капкада безнең район егете Эмиль Гариповның торуы һәм районыбыз исеме яңгыравы зур горурлык. Болар барысы да аның түземлеге, ихтыяр көче, тырышлыгы нәтиҗәләре. Эмильгә шушы хезмәте өчен зур рәхмәт. Алга таба да үз алдына куйган максатларына ирешсен. Кешеләргә теләк теләгән вакытта, бәхет ишекләре ачык булсын дип әйтәбез. Ләкин Эмильгә карап, бүген киресен әйтик әле. Ул капкада торганда шайбага юл ябык булсын, киләчәктә бер шайба да кермәсен, - диде район башлыгы һәм хоккейчыга татарның милли баш киеме, түбәтәй бүләк итте.

Эмиль Гарипов, үз чиратында бүләк өчен үзенең рәхмәт сүзләрен белдерде. "Чакыруыгыз өчен рәхмәт. Минем өчен бу зур дәрәҗә", - диде.


“Быел Бирәзә халкы беренче тапкыр Сабан туен бәйрәм итә”

Очрашудан соң Эмиль Гарипов Урта Бирәзә авылында узган Сабан туенда катнашты. Гагарин Кубогын Эмиль йөгереп йөргән тау битенә урнаштырдылар. Килгән кунакларны Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова каршы алды.



- Рамил Гарипов Гагарин Кубогын алып кайтырга теләвен телефон аша шалтыратып әйтте. Бу көтелмәгән яңалык булды, башта уйнап сөйләшә дип тә уйлаган идем.



Безнең Урта Бирәзә авылы мәшһүр шәхесләргә бай. Без һәрвакыт танылган авылдашларыбызның терәк-таянычын тоеп яшибез. Бертуган Альберт һәм РФ атказанган, ТР халык артисты Айдар Фәйзрахмановларның ярдәме белән авылга газ кертелде, юллы булдык. Татарча көрәш буенча Россиянең спорт остасы Рамил Гарипов белән улы Эмиль Гарипов та авыл өчен җан атып йөрүчеләрдән. Быел чишмәләрне төзекләндерделәр, яңарттылар. Хәзер халык өчен нинди күңелле бәйрәм оештырдылар. Бездә авыл көннәре, кичке уеннар гына уза иде, быел Бирәзә халкы беренче тапкыр Сабан туйны бәйрәм итә, әле ниндиен генә бит, - диде ул.

“Эмиль хоккейны сайлады, мин каршы килмәдем”

Эмиль спорт карьерасы башланганда, аңа нибары алты яшь була. Әтисе Рамил Гарипов улын “Ак Барс” балалар мәктәбенә шөгыльләнергә алып килә. Тик ул 12 яшендә умыртка баганасын җәрәхәтли. Дәваланган вакытта бер ел буена махсус тарттыра торган кроватьта ятырга туры килә аңа. Әмма хоккейчы булу теләге бәладән көчлерәк булып чыга. Озак реабилитация чоры, әтисе тырышлыгы, үҗәтлеге һәм үзенең максатчанлыгы нәтиҗәсендә, Эмиль кабаттан тимераякка баса. Хәзер ул “Ак Барс” хоккей клубы өчен 77 номер белән чыгыш ясый. Буй озынлыгы – 188 см, авырлыгы – 87 кг.



- Авылда үскән һәр бала спорт белән шөгыльләнә. Хоккей уйный, көрәшә, атта да чаба. Эмиль дә шундый булды. Үзем көрәшче булгач, аны көрәшче итеп күрергә теләгән идем. Оста көрәшә, алымнарны тиз отып ала иде. Бу юлны сайлаган булса, ул яхшы көрәшче була алыр иде. Әмма Эмиль хоккейны сайлады һәм мин килештем, каршы килмәдем. Мин аны беркайчан да көчләп йөртмәдем, хоккей мәктәбенә үз теләге белән йөрде. Аның кечкенәдән үз фикере, һәрбер әйбергә үз карашы булды. Максатчан, үз дигәненә ирешә торганнардан ул. Хоккей уйнау җиңелләрдән түгел, аның да авыр вакытлары күп булды. Безгә сиздермәскә тырыша иде, беркайчан да “арыдым, хоккей минем өчен түгел” дип әйтмәде. Эмиль искиткеч тырыш булды.



Урта Бирәзәгә Гагарин Кубогын минем түгел, Эмильнең тәкъдиме белән алып кайттык. Масаю өчен эшләмәдек. Талантлы яшьләрне барлап, аларны спортка тартырга телибез. Күпләр авыл яшьләре зур спортка килә алмый, аның өчен тәҗрибәле тренер белән шөгыльләнергә, акча түләргә кирәк дип уйлый. Моның дөрес фикер булмавын Эмильнең үрнәгендә күрсәтәсе килә, чөнки иң мөһиме ул - теләк. Безнең шөгыльләнгән урын Бирәзә тавы булды.



Казанда яшәсә дә, Эмиль шушы авылда әби–бабасы тәрбиясендә үсте. Җәйге ялларны түземсезлек белән көтеп ала иде. Хәзерге вакытта Бирәзәдә йорт салабыз, - диде хоккейчының әтисе Рамил Гарипов.

“Эмиль Гариповка мактаулы исем бирелде”

Бу көнне мәйдан гөрләп торды. Бәйрәмгә байтак кына кунаклар килгән, район халкы җыелган иде. Бу көнне халык чират торып Эмиль белән фотога төште, автограф алды. Бәйрәмгә татар эстрадасының күренекле артистлары Рөстәм Закиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Илсаф, Илдар Әхмәтов, Ильяс Халиков җырлары аерым бер ямь өстәде. Халык концерт карап кына калмады, мәйдан уртасына чыгып, милли һәм спорт уеннарында катнашты, җырлап-биеп күңел ачты.



Сабан туй сәхнәсендә "Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гариповка "Арча муниципаль районының Мактаулы гражданины” исеме бирелде. Мактаулы исемне район башлыгы Илшат Нуриев тапшырды.



"Районның үсешенә намуслы, фидакарь хезмәте белән зур өлеш керткән һәм шулай ук республика һәм ил күләмендә спорт өлкәсендә уңышларга ирешкәнең өчен рәхмәт", - диде район башлыгы.


“Эмильләрнең нәселендә дин әһелләре күп булган”

Билгеле булганча, Эмиль Гарипов намаз укый. Аның һәр җөмләсе диярлек “Аллаһка мең шөкер, Әлхәмдулилләһ” дип тәмамлана. Күптән түгел генә Мәккәдә хаҗ кылган.



- Бүгенге Сабан туй бәйрәмендә дини темага багышланган җырлар башкарам, - дип сөйләде җырчы Ильяс Халиков. - Без Эмиль белән күптәннән аралашабыз. Хәтерләсәгез, минем "Кил син тәүбәгә" җырына төшерелгән клипта катнашты ул. Эмильләрнең нәселендә дин әһелләре күп булганлыгы билгеле. Әтисе Рамилнең бабасы Урта Бирәзә авылының укымышлы мулласы булган. Исеме – Габделхәим. Билгеле булганча, Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисе Сөнгатулла хәзрәт мулла булганы өчен кулга алынып, атарга хөкем ителгән. 1938 елның 5 гыйнварендә Гәбделхаим мулланы да атып үтергәннәр.

Диния тәрбия – яхшылык чыганагы. Яшьтән үк дини тәрбия алган Эмиль тәрбияле, нык иманлы, көчле рухлы.

“Хәзер онытыла, элек татарча яхшы аралаша идем”

Сабан туеның төп бизәге булган көрәш ярышлары дүрт үлчәү категориясендә узды: 70, 80, 100 һәм 130 кг га кадәр үлчәүләрдә. Милли бәйрәмдә республиканың иң көчле көрәшчеләре катнашты. Күбесе Биектау, Теләче, Әлмәт, Казан, Зәйдән килгән иде. Үз авырлыкларында җиңү яулаган көрәшчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Баш батырга төп бүләк — "Лада-Гранта" автомобиле белән тәкә.



- Сабан туйларның бизәге, күрке – милли көрәш. Мин көрәш карарга яратам. Элек әти көрәшкән вакытта аның өчен җан атып, борчылып тора идем. Татарларның иң яраткан спорт төре бит ул, - диде капкачы.



- Эмиль, гаиләдә татар телендә аралашасызмы? – дип сорадым аннан.

- Гаиләдә ике телдә дә аралашабыз. Татар телендә сирәк аралашырга туры килә. Кызганыч, команда да егетләр белән гел рус телендә аралашкач татар телен оныта башладым. Менә мондый чараларда гына искә төшерәм. Элек татарча яхшы аралаша идем.




“Абсолют батыр - Теләчедән”

Урта Бирәзә авылында узган Сабан туйда Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр булып калды. 





- 4-5 яшь чагымда көрәш белән шөгыльләнә башладым. Көрәштән башка яши алмыйм, Сабан туйларны түземсезләнеп көтеп алам. Хәзер үземнең белгәннәрне яшьләргә дә өйрәтәм, - диде батыр.

Раил Ренат улы Нургалиев - дөнья чемпионы, Татарстан Республикасы милли көрәш буенча атказанган спорт остасы, Россиянең билбау көрәше буенча атказанган спорт остасы. 1986 елның 31 маенда Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туа. Татарча көрәш буенча 6 тапкыр Татарстан, 7 мәртәбә Россия чемпионы, 7 тапкыр Муса Җәлил турнирында җиңүче булып танылган. Бүгенге көндә Теләчедә милли көрәш буенча тренер булып эшли.



 

Абсолют батырга автомобильне "Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов һәм аның әтисе татарча көрәш буенча Россиянең спорт остасы Рамил Гарипов тапшырды.

- Бүген чын көрәш күрсәтә алдык дип уйлыйм. Кайлардан гына килмәгәннәр, көндәшләр көчле иде. Арчалылар көрәш спортын ярата икән, күп халык таралмыйча күзәтте. Мин бик шат, өстәвенә бүләкне танылган шәхесләр тапшырды, - дип куанды Раил Нургалиев.

Фикерләр








Җәмгыять

Казахстан турында 30 факт: Бөек дала, гаҗәеп Астана, сәер спорт, ак корт һәм башкалар

Казахстан - территориясе буенча иң зур төрки дәүләт. Соңгы елларда Казахстан төрки халыкларның вәкилләре катнашында күп чаралар уздыра. Казан-Астана арасында мөнәсәбәтләр дә елдан ел якыная бара. Шул уңайдан, "Интертат" Казахстан турында кызыклы 30 мәгълүмат туплады.

Җәмгыять

Шәфәгать Салиховның хатыны Лариса: “Син миңа, картайгач, бер эскәмия ясап бирсәң, мин, шунда утырып, гармунда уйнармын”, - дия иде

Күптән түгел фаҗигале төстә һәлак булган баянчы Шәфәгать Салихов үзенең шәхси тормышы турында сөйләргә яратмаган. Музыкантның беренче хатыны үлгәч, аны мәрхүмәнең сеңлесенә өйләнгән дигән хәбәр таралган иде. Шәфәгать абый үзе бу темага беркайчан да ачыктан-ачык сөйләмәгән. Тик вафатыннан соң барысы да бу хакта яза башладылар. Әйе, бу - факт, тик Шәфәгать хатыны Лариса апа белдерүенчә, танылган баянчыбыз бу хакта язу белән бер дә килешмәс иде. "Тагын бер тапкыр моның турыда сүз кузгатсалар, судка бирәм!" - диде ул "Интертат"ка.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла