Һәр артистка торт һәм догалык бирүче Мулланур абый: Машинам юк, бүләкләрне 40 чакрым “попутка” белән алып барам

3 Апреля 2018

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Мулланур Заһидуллинның "Инстаграм"ыннан
Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче Мулланур Заһидуллин район үзәгенә килгән һәр артистка торт һәм догалык бүләк итә.
“Артистларны баетмыйм әле” дип сылтау табып, авылларына кадәр килгән җырчылар концертына да бармыйча, өйдә телевизор карап ятучылар бик күп. Әнә шундыйларга үрнәк итеп Мамадыш районы Тәкәнеш авылында яшәүче Мулланур абый Заһидуллинны китерергә кирәк. Нишләгән соң ул дисезме? Мулланур абый башкаладан килгән артистларның концертларына билет алып кына калмый, ә аларга кочак-кочак күчтәнәч тә алып бара. Мамадыш мәдәният йортына килгән һәр җырчыга ул махсус ясаткан исемле торт һәм догалык бүләк итә.



Мамадыш "меценатын" “Татар-информ” хәбәрчесе эзләп табып, аның белән рәхәтләнеп әңгәмә корды. Бик аралашучан кеше булып чыкты Мулланур абый. Үзенең тормыш юлын да, күренекле авылдашлары белән дә бер тында таныштырып үтте.

"Әниемне соңгы көненә кадәр үзем карадым"

 – Мин үзем өченче группа инвалид, аритмиядән интегәм, – дип башлады ул сүзен. – 1984 елда бер нәрсәбез калмыйча янып беттек без. Әти сугыш инвалиды булса да, тырышты-тырмашты, яңа йорт җиткезде. Шул тырышлыклары, төн йокылары йокламавы талкыды инде үзен. 1990 елда үлеп китте. Аның каравы, Ходай әнине озын гомер белән бүләкләде. 100не тутырды әни. Аны ташлап беркая чыгып китә алмадым. 23 ел буе, соңгы көненә кадәр үзем карадым. Авылга да артистлар килә иде, әмма кичке якта ничек чыгып китәсең? Әни-карчык бар бит! Шулвакытта гел уйлый идем: “Кайчан да булса кеше сыман шулай концертларга йөри алырмынмы икән?” Әнине тәрбияләп озаткач, кеше арасына чыга башладым.


Һәр артистка - махсус торт

Артистлар белән дуслашуын Мулланур әфәнде 2014 елдан башлый. Бу елны район үзәгенә концерт белән Илсөя Бәдретдинова килә. Озак җыена концертка танышым. Илсөя өчен махсус тортка да заказ бирә. Ике килолы бу тортны “Илсөя” дигән сүзләр белән бизәтә. Кулы җиңел була Бәдретдинованың. Шуннан китә инде. Илсөянең үзенә, “Казан егетләре”, Зинира һәм Ризат Рамазановларга икешәр тапкыр эләгә бу торт. Кешегә шатлык өләшүеннән үзенең дә күңеле булып, торт янына догалык та куя Мулланур абый. Икеләтелгән мондый бүләкләргә дә татар эстрадасының байтак артисты лаек булган инде. Фирдүс Тямаев, Данир Сабиров, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар дисеңме?!



– Машинам юк, шуңа бүләкләремне күтәреп, “попутка”га иртәрәк чыгып китәм. Мамадыш белән авыл арасы 40 чакрым. Тортларны күбесенчә махсус ясатам. Бер-ике тапкыр гына алдан заказ бирергә өлгермичә, кибеттән әзер торт алдым. Догалыкның кибеттә ниндие генә юк. Һәр артистның үзенә туры килердәен сайлыйм. Аның артына “Түбән Тәкәнеш авылыннан Мулланур абыегыздан” дип язам. Моны мин чын күңелемнән эшлим”, – диде Мулланур Заһидуллин.

Мулланур абый бүләкләрнең бәясен әйтү яклы түгел. Бары тик бер тортның уртача бер мең сумга төшүен генә әйтеп узды.



– Һәр артистка бүләк алу өчен спонсорыгыз бармы әллә? - дип кызыксынам аннан.

– Юк, бернинди өстәмә керемем юк. Зинһар, гаеп итмәгез инде мине. Күңелем кушканга эшлим, гомер буе рәхәтләнеп концертларга йөрергә хылландым бит. 7800 сум пенсия алам. Тәмәке тартмыйм, 30 ел инде аракыны авызыма да алганым юк. Акчаның күп өлеше даруга китә. Калганына инде әнә шулай яшим, – диде ул.

Мулланур абый аена ким дигәндә биш концертка бара. Берсенә барганда икенчесенә билетны алып кайта. Шулай ук кассир Гөлфия апага да аерым рәхмәтләр әйтергә кушты ул. Районга барырга мөмкинлеге булмаса, кассир апа аңа билет алып кала икән.



– Юк, юк, бер артистның концертына да бушка кермим. Алай теләнеп тә йөрисем килми, – диде ул. Нинди сорау биргәнемне чамалагансыздыр. – Мин аларга йөк буласым килми. Телефон номерлары алышабыз. Шалтыратып та җәфаламыйм. Әле менә Данир Сабиров үзе шалтыратты бер көнне. 23 февраль белән котлап. Мин бит аңа тере әтәч бүләк иткән идем. Күрше хатыныннан бик матур әтәч сатып алып бардым. “Әтәчең тора, Мулланур абый” дип шалтыратты, – ди ул.

Торт һәм догалыкка өстәп, героем артистларга махсус медальләр дә ясата башлаган. Гөлназ Сәфәрова белән Мөнир Рахмаевка алары да тәтегән инде.

Фирдүс Тямаевка бүләкләремне биргәч: “Мулланур абый бөтен Татарстанда бер генә” диде. Концерт буе чак түзеп утырдым. Кайттым да еладым рәхәтләнеп. Сөенечтән”, – ди героем.



Мулланур абыйның аритмия зәхмәтеннән интегүен әйткән идем инде. Үзе әйтүенчә, бу – аларның нәсел авыруы икән. Олы абыйсы да 55 яшен тутырганчы шул авыру аркасында китеп барган. Бүген инде 7 баладан (6 малай, 1 кыз) икәү генә калган алар. Габделнур исемле абыйсы Мамадышның Берсут бистәсендә яши.

“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исемендәге кое”

Мулланур абыйның тагын бер игелекле эшен әйтеп үтәргә кирәктер. Үзенең үҗәтлеге аркасында, 50 нче еллар башында казылган коены яңартуга ирешә ул.

1818 елгы Коръән китабы бар иде. Әнидән, әбиләрдән калган инде ул. Шуны “Кол Шәриф” мәчетенә илттем. Шул чагында шул коены яңарту өчен Президенттан ярдәм сорадым. Килде ярдәм. Коены торгызып, яңартып, аңа манаралар куйдырдым, бизәкләр уйдырттым. “Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исемендәге кое” дип яздырдым. Капка төбемдә ул, бөтен урамга гына түгел, авылга ямь биреп тора, – ди Мулланур абый.



Мулланур Заһидуллин 9 ел мәчеткә йөргән. “Хәзер кан басымы уйнау аркасында тукталып тордым”, - ди. Бөтен өй догалар белән тулган, ди үзе. Мулланур абый үзе генә яшәсә дә, 4 песие, 1 кечкенә эте, бер овчаркасы бар. Әнисе барында 25 ел кәҗә асраган. Бүген исә тормышы әнә шул вак йорт хайваннары белән генә бәйләнгән.





  – Армиядә повар булып хезмәт иттем. Ашарга пешерергә яратам. Пенсия акчам яшәргә җитә, – ди ул.

Мулланур абый гаилә дә корган булган. Әмма хатыны белән бер генә ел яшәп калганнар. Язмыш аерган. Бүген инде улына 17 яшь. Ул вакыт-вакыт әтисендә кунак булып китә икән. Менә шулай яшәп ята Мамадыш меценаты. Язмышына үч итеп, ялгызлыгына тел күрсәтеп, үз күңелен үзе күреп, башкаларга да сөенеч бүләк итеп, үрнәк күрсәтеп яши ул.

Фикерләр








Җәмгыять

Ләйсирә Фазлыева: “ТНВ язмышымны үзгәртте”

"Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалындагы "Нәсыйхәт" рухи-мәгърифәтчел тапшыруы 2003 нче елдан бирле эфирга чыга.“Безнең телевидение мөселман аудиториясе ихтыяҗларына гел игътибарлы булды. Шуңа күрә "Нәсыйхәт" тә - ТНВ телеканалы эшли башлау белән оешкан тапшыруларның берсе”, - ди тапшыруның мөхәррире Ләйсирә Фазлыева.

Җәмгыять

Жирәбәдән курыксаң, Курганга бармыйсың, яки Бөтенроссия авыл Сабан туенда Башкортстан көрәшчеләре триумфы

Курган өлкәсе Әлмән район үзәгендә үткән Бөтенроссия авыл Сабан туе югары дәрәҗәдә - Татарстан һәм өлкә җитәкчеләре катнашында узды. Бу төбәктә яшәгән эчкен татарлары үтенече белән үткәрелгән бу бәйрәмнән иң зур рухи ләззәт алучылар җирле татарлар һәм Башкортстан көрәшчеләре булгандыр.

Җәмгыять

Яңа клуб ачылышында катнашкач, "Интертат" хәбәрчесенең авылга күчеп китәсе килгән

Арча районы Урта Бирәзә авылында яңа клуб ачылды. Бу тантаналы вакыйгада яшь журналист Назлыгөл Мәсәлимова да катнашты. Ул Айдар Фәйзрахмановның туган ягында алган тәэсирләре белән уртаклаша.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла