"Әниемнән соң икенче урынга куям мин аны". Хәния Фәрхи иҗатын сөючеләр җырчының туган көнендә каберен чәчәкләргә күмде

30 май 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Александр Эшкинин, соц челтәрләр
Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы, мәрхүм Хәния Фәрхинең туган көне. Тормыш иптәше Габделхәй Биктаһиров, иҗатташ дуслары, аның иҗатын хөрмәт итүчеләр Яңа татар бистәсе зиратына килеп, каберенә бик күп чәчәк бәйләмнәре куеп киткән. Җырчыны искә алулары турында безгә аның иҗатына битараф булмаган Диләрә Касыймова, Айсылу Асылгәрәева һәм аның әнисе Әминә ханым сөйләде.

Казанда яшәүче 17 яшьлек Айсылу Асылгәрәева зиратка әнисе Әминә ханым белән барган.

– Хәния Фәрхи моңлы кеше иде бит, матур җырлары күп иде. Әни “Бүген Хәния Фәрхинең туган көне, әйдә, каберенә барып килик әле” диде дә, бардык. Сәгать 11-12 ләр тирәсендә барганда, кабере янына килүче башкалар да бар иде. Без чәчәк алып бардык, аның рухына дога кылдык. Быел беренче тапкыр бардык. Каберен зиратта күрсәткечләр буенча таптык, - диде Айсылу.

– Без аның иҗатына мөкиббән, шуңа күрә зиратка барып килергә ниятләдек. Анда Хәния Фәрхинең кодагыен - Алиянең кайнанасын күрдек. Без барыр алдыннан гына Алия дә килгән иде. Без кайтып киткәч, музыкантлары, ире Габделхәй дә килгән, “ВКонтакте”да фотоларын күрдек.

Без әле узган елның сентябреннән генә Казанда яшибез. Кызым колледжка керде дә, мин дә монда күчендем. 

Хәниянең туган көне гел истә, хәтергә уелган, үлгән көне дә 7 саннары белән истә калган. Аны җирләгән вакытта без, кызганыч, Башкортстанда яши идек. Безгә җиләк җыеп йөргән вакытта туганнарыбыз Хәниянең үлеме турында хәбәр иттеләр, - дип сөйләде Айсылуның әнисе Әминә апа.

Әминә ханым үзе дә Хәния Фәрхинең җырларын башкарырга яратуын әйтте. Былтыр ул Хәния Фәрхигә багышланган “Онытылыр димә” дигән бәйгедә катнашканы турында да сөйләде.

– Мин шунда барып катнаштым. “Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә”, “Онытылыр димә” дигән ике җырын әзерләп барган идем. Анда баргач, шул мизгелендә фикеремне үзгәртеп, баянга кушылып, “Көт әле дисең” җырын җырларга уйладым. Кызганыч, баянчы сәхнәдә башка тоналностьта уйный башлады да, репетициядәге кебек үк килеп чыкмады шикелле, шулай да дипломант булып кайттым.

Балалар бәләкәйрәк булгангадырмы, соңгы берничә ел яңа җырларын бик үк тыңлап булмады. Әле менә бу арада гел аның җырларын тыңлыйм. Мин белмәгән җырлары да булган икән. “Әле мин сине гафу итмәдем”, “Кар-бураннар”, “Яңгырдан соң”, “Ничек түзә икән бу йөрәк?”, “Кара миләш” дигән искиткеч җырларны ишеткәнем дә булмаган икән, - диде.

Диләрә Касыймова җырчының туган көнендә аның каберен зиярат кылыр өчен, эш графигын махсус көйләп, Кукмарадан килгән.

– Мин Хәния Фәрхине бик яратам. Әниемнән соң икенче урынга куям мин аны. Үлемен дә бик авыр кичердем. Озатырга да бардым. Бүген туган көн икәнен белә идем, шуңа күрә эштәгеләргә дә 30 май көнне Казанга барасым була дип, алдан әйтеп куйдым, үземә ял көне куйдырып, кичә кичтән үк кызларыма барып йокладым. "Хәния Фәрхи - мәңгелек хәтер" төркемендәге Фаил Сулякаев оештырды бергәләп баруны. Тик мин кемдер оештырмаса да ул көнне барачакмын дип күңелемә күптән салып куйган идем инде, - диде Диләрә ханым.

Ул җырчының барлык җырларын да үз итүен, ә хәзерге вакытта будильнигында “Дулкыннар" дигән җыр торуын әйтте.

– Былтыр 27 июльдә – үлгән көнендә каберенә һәйкәл кую чарасында да булган идем. Бер чараны да калдырганым юк, – диде.

Хәния Фәрхи хәтта бер тапкыр төшенә дә кергән булган.

– Бик еладым мин, шунда ул мине юатып, “борчылма” дигән кебек итеп төшкә керде, - диде.

Без зиратта вакытта, җырчының кабере янына Асылбикә апа да килеп китте. Ул Хәния Фәрхи кумиры булмаса да, улының кабере янына барганда, Хәния Фәрхи каберен читләтеп үтмәгәнен әйтте.

– Кеше буларак хөрмәт итәм мин аны, ләкин җырлары күңелемә бик үк якын түгел иде, дөресен әйтәм. Вафат булгач, мин аның язмышын ныграк өйрәндем, кешеләр исән вакытта бик үк кызыксынмаска да мөмкинбез бит, аннары игътибар бирә башлыйбыз. Кызганыч, тормышта бар әйбергә дә вакыт җитми.

Минем улым монда ята, бирегә килгәндә, Хәния Фәрхинең каберен гел карап үтәм. Кабере һәрвакыт каралган, тәртиптә, гел чәчәктә. Бүген туган көненә бигрәк тә күп алып килгәннәр. Монда Хәниянең урыны бик яхшы, молодцы! Элек монда гел буш, куркынычрак та иде. Хәния Фәрхи кабере пәйда булуга, халык йөри башлады. Догалар укып торалар, үземнең читтән дә күзәткәнем бар, - дип сөйләде.

“ВКонтакте” социаль челтәрендә “Хәния Фәрхи. Мәңгелек хәтер” төркемендә җырчының каберен зиярат кылучылар изге теләкләрен, юксынуларын җиткерә, фотолар урнаштыра. “Хәния Фәрхи каберенә барган. Хәниябезне яратып, сагынып, ераклардан, якыннардан килгән һәрберебезгә дә, киләсе килеп, килә алмаган барча дусларыбызга да, Аллаһ рәхмәтләре яусын! Хәниябезгә атап укыган Коръән аятьләребез кабуллардан булсын, Хәниябез безләрдән разый калып, рухы шат булса иде, Аллаһыбыз яткан урыннарын рәхәттә, җәннәт бакчаларында кылса иде, Амиин!!!” – дип язып калдырган Нурдидә Зиннәтова.

Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә йөрәк өянәгеннән вафат булды. 


Хәния Фәрхинең тормыш юлы. Хәния Фәрхинең җырларын "Интертат" сайтында тыңларга мөмкин. Җырчы белән Камал театрында хушлашу чарасыннанһәм Яңа Бистә зиратыннан фоторепортажлар белән сылтама аша танышырга мөмкин. Хәния Фәрхи турында истәлекләрне Интертат газетасында укырга мөмкин. Intertat.tatar электрон газетасында Хәния Фәрхинең иң популяр җырлары белән танышырга була.

  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

"Татар халкы булганда телевидение ничек бетсен ди?"

Татарстанда телевидение барлыкка килгәнгә 60 ел. Казанда беренче тәҗрибә телетрансляцияләре 1955 елда Казан университетыннан башлана. Телевидениенең туган көне булып 1959 елның 3 ноябре санала. Шул көннән башлап Шамил Усманов урамындагы телестудия бинасыннан даими рәвештә телетапшырулар башлана. Телевидениенең 60 еллык юбилеена җыелган кунаклар бүгенге һәм кичәге телевидение хакында сөйләде.

Җәмгыять

Ире акча бирмәсә, хатынга ничек яшәргә?

Ир – баш, хатын – муен, ир акча таба, хатын өйдә җылылык тудыра дибез. Ә менә ир баш булып та, гаиләнең матди ягын кайгыртмаса, хатынына акча бирмәсә нишләргә?

Җәмгыять

Татарча җырлап танылган Африка егете Оливер Мукенди: “Иң яраткан җырым – “Алмагачлары”

“Алмагачларым”, “Эх, сез, матур кызлар”  җырлары белән инстаграмда танылган негр җырчысы Оливер Мукендины белмәгән кеше юктыр. “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә ул ничек итеп татар телен өйрәнә башлавын, хатыны Камилә белән мөнәсәбәтләре һәм киләчәккә хыяллары турында сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла