“Әни, мине трамвай таптады”. Чаллыда ун яшьлек кызның трамвай тәгәрмәче астына эләгеп, үкчәсез калуында кем гаепле?

5 Апреля 2018

Автор: Эльвира МӨХӘММӘТДИНОВА, sntat.ru
Фото: соцчелтәрләр, Эльвира Мөхәммәтдинова
Чаллыда ун яшьлек кызны таптаган трамвай йөртүче хатын-кыз эшен суд тикшерә башлады. Баланың туганнары фаҗигадә трамвай йөртүченең гаепле булуында шикләнми, ә трамвай йөртүче исә үз ягыннан бернинди дә гаеп күрми. Кечкенә кызның язмышын үзгәрткән көн турында “Татар-информ” агентлыгына аның әнисе һәм әбисе сөйләде.

Юл һәлакәте 4 декабрьдә 16:45 сәгатьтә ГЭС бистәсендәге “Поликлиника” тукталышында булган. “Татар-информ” бу турыда язган иде. Җәяүлеләр өчен эшләнгән урыныннан юл аша чыгып бара торган мәктәп укучысын трамвай таптаган. Юл һәлакәтендә кызның сул аягындагы үкчәсе киселгән.

Юл һәлакәте шәһәрдә транспорт күп йөри торган урында булган

Суд, гадәттәгечә, процесста катнашучыларның кайсылары залда булуын ачыклаудан башланды. Гаепләнүче Марина Касьянова һәм аның адвокатыннан тыш, судка имгәнгән кызның әнисе һәм әбисе – Екатерина һәм Әлфия Кандрабаевалар килгән иде. Судта кыз үзе һәм аның адвокаты булмады.

Дәүләт гаепләүчесе гаепләү нәтиҗәсен укыды.

Документ буенча, 4 декабрьдә 6нчы номерлы трамвай йөртүчесе “Вахитов проспекты – Сөембикә – Муса Җәлил” маршруты буенча Казан проспектына таба барганда, җәяүлеләр өчен булган урыннан юл аша чыгып баручы 10 яшьлек кызны таптаган.

Гаепләү карарында әйтелгәнчә, юл һәлакәте хәрәкәт интенсив булган урында килеп чыккан. Бу урында бер якта поликлиника һәм хастаханә, онкология диспансеры, икенче якта торак йортлар, мәктәп, балалар бакчасы урнашкан. Автомобиль юлында җәяүлеләр өчен көйләнә торган юл аша чыгу урыны бар, биредә юл җәмәгать транспорты пассажирларын утырту һәм төшерү өчен бетоннан ясалган утырту мәйданчыклары белән җиһазландырылган.

Гаепләү ягы фикеренчә, юлның бу өлеше катлаулы, шуңа ул бик игътибарлы булуны таләп итә. Әлеге очракта, тикшерү фикере буенча, трамвай йөртүче җинаятьчел игътибарсызлык күрсәткән, бу исә юл һәлакәтенә китергән.

Тикшерү фикере буенча, Марина Касьянова трамвай каршысында җәяүле булмауга инанмаган, алга таба хәрәкәт итә башлаган.

Нәтиҗәдә кечкенә Радмила сәламәтлегенә авыр зыян килгән. Гаепләү ягы инандырганча, трамвай йөртүче “Автомобиль, трамвай йөртүче юл кагыйдәләрен йә транспорт чарасын файдалану кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерү” маддәсе буенча җинаять кылган.

Шунысын да әйтергә кирәк, суд утырышында гаепләнүченең адвокаты зыян күрүчеләр ягына болай дип мөрәҗәгать итте: “Килешү турында уйламадыгызмы?”. Зыян күрүчеләр аларга мондый тәкъдим булмавын хәбәр итте. Адвокат “алайса, уйлагыз”, диде. Прокуратура вәкиле үз фикерен белдерде: “Нинди килешү турында сүз барсын. Хөкем ителүче үз гаебен танымый бит”.


Чыннан да, трамвай йөртүче үз гаебен танымады, бу турыда ул судта да әйтте.

Судья аннан кабатлап сорады: “Сез кагыйдә бозмадыгызмыни?” Трамвай йөртүче җавап бирде: “Юл йөрү кагыйдәләрен бозмадым”.

Имгәнгән кыз судта үзе чыгыш ясар дип көтелгән иде. Ләкин ул килмәү сәбәпле, судья эшне тыңлауны калдырып торырга карар чыгарды.

Утырыштан соң, имгәнгән Радмиланың туганнары “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына вакыйга турында үз версиясен сөйләде.

“Мин җиргә сеңдем, шундый кечкенәгә әверелеп, күренми торган булып каласым килде...”

“Радмила трамвай салонында булганда, миңа шалтыратты, - дип сөйләде кызның әнисе Екатерина Кандрабаева. - Ул “Дельфин” бассейнына бара иде. Сигез яшьтән бирле йөзү белән шөгыльләнә, бу аның төп шөгыле. Өч минуттан бала миңа кабат шалтыратты һәм болай диде: “Әни, мине трамвай таптады”. Минем эчемдә нидер өзелгән кебек булды. Кибет директоры янына чаптым. Мин сатучы-консультант булып эшлим. Ул мине машинага утыртты да, без вакыйга булган урынга киттек. Бозлы яңгыр ява иде. Без килгәндә бала рельслар өстендә ята иде. Йөзе ап-ак, үзе шок халәтендә. Без бик тиз барып җиттек, юл һәлакәтеннән соң 6-7 минут узгандыр. Кызым, мине күргәч, елый башлады. “Әни, елама, әни, елама”, диде”.

Әби кеше Әлфия Кандрабаева, оныгының рәсми вәкиле буларак, бу хәл ничек килеп чыкканын аңлый алмый.

“Кыз трамвай тукталышыннан ике метр ярым ераклыкта урнашкан җәяүлеләр өчен урыннан юл аша чыгып барган. Трамвай йөртүче кызны ничек күрми калган? Бу аның игътибарсызлыгы бит. Кызның сүзләре буенча, трамвай хәрәкәтләнә башлаганда, йөртүче турыга түгел, ә уң якка караган. Кыз йөртүченең борылганын күргән, юл аша чыга башлаган. Шул вакытта трамвай тиз генә урыныннан кузгалган. Бәрелгәннән соң, кыз трамвай корпусы астына кереп киткән. Ул көнне юлда да бозлавык иде. Бала аягында басып тора алмаган, трамвай астында калган. Аннары ул миңа үзеңен тойгылары турында сөйләде: “Мин җиргә сеңдем, рюкзак комачаулады, минем шундый кечкенәгә әверелеп, күренми торган булып каласым килде...” Бу мизгелдә аның аягы кысылып калган. Минемчә, ярты үкчәсе киселеп калу Радмиланы үлемнән саклаган. Трамвай бәрелгәннән соң, туктап калмаган бит. Ул баруын дәвам иткән. Ә бала рельсларда ятып калган. Трамвай йөртүче вакыйга турында 20 минут узгач кына, төштән соң, маршрут буенча кире барганда гына белгән. Күз алдыгызга китереп карагыз, баланың үкчәсе өзелмәгән булса, ни булыр иде. Уйларга да куркыныч хәтта. Ходайга рәхмәт укыйбыз, әле ярый кызыбыз исән калды. Бераз тынычлангач, чиркәүгә барып Ходайга дога кылдык. Балабызны исән калдырган өчен рәхмәт укыдык”, - дип сөйләде кызның әбисе.


Тукымалар некрозы башлангач, баланы вертолет белән Казанга озатканнар

Екатерина сүзләре буенча, “ашыгыч ярдәм”не 20 минут көткәннән соң, Радмиланы машинага күчереп салырга карар иткәннәр.

“Машинага алып салгач ук, табиблар килеп җитте, - дип сөйли яшь хатын. – “Ашыгыч ярдәм”дә барганда, табиблар кайсы хастаханәгә алып барасын уйлады: БСМП йә КДМЦ. Бала үз аңында булгач, КДМЦ га алып барырга булдылар. Кама балалар медицина үзәгендә Радмиланы шунда ук операция өстәленә салдылар. Операция озак булды, ике сәгатьтән артыграк. Барысы да тәмамланганнан соң, баланың үкчәсенең яртысыннан артыграк өлешен ампутацияләгәннәре ачыкланды”, - дип искә төшерде баланың анасы.

Аның сүзләре буенча, табиблар “анда коткарыр урын юк, чәрдәкләнгән иде” дигән.

Операциядән соң кызның тукымаларында некроз башланган. Аны экстрен тәртиптә вертолетта Казандагы Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар. Нәтиҗәдә балага тагын биш операция ясаганнар. Радмила озак вакыт хастаханәләрдә дәваланганнан соң, февральдә генә өенә кайткан.

Әлбәттә, бу вакыйга аның тормыш рәвешенә һәм халәтенә йогынты ясамый калмаган.

“Укуда ул һәрвакыт ныклы уртадагылар рәтендә иде. Мәктәп программасын үзләштереп барды. Хәзер ул әле бик озак мәктәпкә йөри алмаячак, өйдә укуга күчерделәр. Бу чиректә аның бер генә өчлесе дә чыкмады, ләкин характеры бик үзгәрде, - дип әйтте Екатерина. - Радмила әле дә шоктан айный алмый. Кайчакта ул мультиклар карый йә интернетта утыра, аннан соң кисәк кенә кычкыра, елый башлый. Элек аның белән мондый хәл беркайчан да булганы юк иде. Хәзер бала белән психолог эшли”.

“Фаҗигагә кадәр кыз бик тере һәм хәрәкәтчән булды. Режим буенча яшәргә ияләнгән иде: мәктәптән кайта, ашый, дәресләрен әзерли, шуннан соң бассейнга китә. Бассейнда кичке җидегә кадәр була, аннан соң өйгә кайта, кичке ашны ашый, мультиклар карый да йоклый иде. Хәзер ритм бозылды. Ул көннәр буе дүрт стена арасында утыра. Бу стеналар аңа начар йогынты ясый. Шуңа күрә без гел аның янында булырга тырышабыз. Иртән мин аны әбисенә илтәм, эштән соң гел бала белән булам. Кибеткә ярты сәгатькә чыгып керү дә кыен була. Ул шунда ук шалтырата: “Әни, мин үзем генә утырасым килми”, ди. Йөргәндә аягы авырта, күп йөрергә дә ярамый. Әлегә кадәр баланың яралары төзәлеп бетмәгән”, - дип сөйләде Екатерина.

Радмиланың киләчәге турында сөйләгәндә, ул тулысынча үзе хәрәкәтләнә алачакмы – белгечләр бу сорауга әлегә җавап бирә алмый.

“Без Казанга бардык. Анда баланың аягына протез куеп булмый диделәр. Протез куюның берничә ысулы бар, тик һәркайсы өчен тагын бер тапкыр ампутация ясарга кирәк. Протез кидертү өчен, аякның бер өлешен кисеп алырга кирәк. Бер дә алай эшлисе килми шул. Хәзер төрле киңәшләр бирәләр. Кемдер Курганга, икенчеләре Санкт-Петербургка барырга кирәк ди. Ләкин күп кешеләр Россиядә ярдәм итә алмаслар, аякны “үстерә” алмаслар ди. Моның өчен чит ил клиникаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк”, - дип сөйләде Радмиланың әбисе .

Кантарбаевлар чит ил клиникасында операция ясату өчен үзләре түли алмаячак. Чөнки Екатерина берүзе ике бала үстерә, кечкенәсенә хәзер биш яшь. Үзе дә күп балалы гаиләдә үскән, ул гаиләдә аннан башка тагын биш бала бар.

“Кызчык юлны кызыл төскә чыккан. Язма бар”

Кызганычка каршы, яклау ягы позициясен белешә алмадык. Марина Касьянова үзе комментарий бирүдән баш тартты. Аның адвокаты сүзләренчә, Марина эштә уңай яктан гына сыйфатлана. Предприятиедә аның өчен борчылалар, үзенең гаепсез булуын исбатлый алыр дип ышаналар.

Адвокат шулай ук хөкем ителүченең әлеге вакыйга турында бик борчылганын, даими стресста булуын әйтте.

Яклау ягында кызның юлны кызыл төскә чыгып баруын исбатлаучы шаһит барлыгы да билгеле булды. Хәтта моны раслый торган видеоязма булган диск та булуы турында әйтелде.

Бу эшне тикшерү ничек дәвам итәр, суд нинди хөкем карары чыгарыр – бу турыда тиздән билгеле булачак.

Фикерләр








Җәмгыять

Ләйсирә Фазлыева: “ТНВ язмышымны үзгәртте”

"Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалындагы "Нәсыйхәт" рухи-мәгърифәтчел тапшыруы 2003 нче елдан бирле эфирга чыга.“Безнең телевидение мөселман аудиториясе ихтыяҗларына гел игътибарлы булды. Шуңа күрә "Нәсыйхәт" тә - ТНВ телеканалы эшли башлау белән оешкан тапшыруларның берсе”, - ди тапшыруның мөхәррире Ләйсирә Фазлыева.

Җәмгыять

«Хәния Фәрхи каберенә музейга йөргән кебек йөриләр»

Хәния Фәрхинең вафатына 27 июльдә бер ел була. Җырчының гаиләсе, туганнары, якыннары бер ел буе тоташ утта янса, яраткан, тугры тамашачысы да Хәниясен онытмый. Аның җырларын кат-кат соратып тыңлый, аның исеме белән бәйле концертларга зал тутырып килә, аны сагынудан шигырьләр яза.

Җәмгыять

Жирәбәдән курыксаң, Курганга бармыйсың, яки Бөтенроссия авыл Сабан туенда Башкортстан көрәшчеләре триумфы

Курган өлкәсе Әлмән район үзәгендә үткән Бөтенроссия авыл Сабан туе югары дәрәҗәдә - Татарстан һәм өлкә җитәкчеләре катнашында узды. Бу төбәктә яшәгән эчкен татарлары үтенече белән үткәрелгән бу бәйрәмнән иң зур рухи ләззәт алучылар җирле татарлар һәм Башкортстан көрәшчеләре булгандыр.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла