"Милләт өчен янып-көеп йөрүе аны арабыздан бик иртә алып китте". Күренекле журналист Фәнис Фәтхи вафат

23 ноябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Лилия Гаделшина
Татарстан һәм Башкортстанның татар җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. Бүген төнлә каты авырудан соң танылган журналист, ТНВ - "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең Уфадагы корпункты җитәкчесе Фәнис Фәтхинең (Фәтхуллин) йөрәге тибүдән туктады. Аңа нибары 57 яшь иде.

Фәнис Фәтхулинның исеме татар дөньясына яхшы таныш, чөнки ул татар телен һәм милләтен саклау өчен зур көч куйган шәхесләрнең берсе. Ул - татар теле, мәдәниятының үсеше, татар халкының яшәеше турында темаларны яктырткан кыю фикерле журналист. Ул гомере буе милли мәсьәләләр белән кызыксынып һәм борчылып яшәде. Гомумән, гомеренең соңгы көненә кадәр татар халкы өчен янып яшәде. Соңгы елларда танылган журналист белән бергә эшләгән Рузил Имамов сүзләренчә, Фәнис Фәтхуллин гомеренең соңгы сулышына кадәр татар теле белән бәйле мәсьәләләр хакында еш уйланган. Үзенең тапшырулары аша татар милләтенең бөеклеген күрсәтергә теләгән.

“Мәктәпләрдә татар теле дәресләре кыскаруга шулкадәр җаны әрнеде”

- Фәнис – минем авылдашым, икебез дә Башкортстанның Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылында тудык. Бер урамда үстек, кечкенәдән бер-беребезгә якын булдык. Ул мәктәптә уку елларында ук иҗатка тартылды, аның язмалары район һәм республика матбугат басмаларында урын ала иде. Авылдагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1979 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керде һәм шуннан соң бу өлкәдән аерыла алмады. 

Хезмәттәшем генә түгел, тугры дустым да ул минем. Минем өчен бик авыр югалту, фикерләрне туплап бетереп булмый. Шулай иртә арабыздан китте, аяз көнне яшен суккандай булды. “Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең Уфадагы корпункты җитәкчесе булып иде, аның белән сигез ел бергә эшләдек. Бу тормышка бертөрле карадык, фикерләребез һәрвакыт туры килә иде. Аның белән эшләргә шулкадәр җиңел булды, ничектер бер-беребезне тулыландырып тордык. 

Тәҗрибәле журналист булуы хакында күпләр белә. Аңа бик күп өлкәләрдә эшләргә туры килде, ләкин үзен һәрвакыт яхшы яктан күрсәтә белде һәм алдынгылар рәтендә барды. Басма матбугат, радио һәм телевидение өлкәсендә үз осталыгын күрсәтте. Соңгы вакытта без "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе өчен зур сюжетлар, файдалы тапшырулар эшләдек. Үзенә дә, башкаларга карата да таләпчән була белде. Һәр эшне җиренә җиткереп, бөтен нечкәлекләрен аңлап башкарды.



Аннан соң гел милләт тормышы өчен янып-көеп яшәде, бик милләт җанлы булды. Башкортстанда яшәүче татарларның мәнфәгатьләрен кайгыртуда күп көч куйды. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре кыскаруга шулкадәр җаны әрнеде. Бөтен сюжетларда шул мәcьәләне күтәрергә тырышты. Татар рухын, милләтен саклап калырга һәм үстерергә теләде, - дип сөйләде Рузил.

“Табиблар анда яман шеш авыруы тапты...”

Хезмәттәше әйтүенчә, Фәнис Фәтхуллинның үз гомерендә сәламәтлегеннән зарланганы булмаган, һәрвакыт яшәү дәрте белән янып йөргән. Якыннары да тизрәк терелеп хастаханәдән чыгып китүен теләгән, ләкин...

- Кәефсезләнеп, еш авыр йөрмәде. Һәрвакыт оптимистик рухта булды. Эштән күтәренке кәефтә кайтып китте, әмма кич белән миңа шалтыратып күңелсез хәбәр җиткерде. “Рузил, мин чирләп киттем әле”, - дип әйтте ул. Шул ук көнне аны ашыгыч ярдәм машинасы белән якындагы хастаханәгә алып киткәннәр. Барыбыз да терелеп чыгасына өметләндек, тик насыйп булмаган икән... Табиблар анда яман шеш авыруы тапты, ул соңгы стадиягә җиткән булган. Кызганыч, гомерен саклап кала алмадылар. Үзе юк, тик сагынып сөйләрлек истәлекләре һәм изге гамәлләре калды. Әлеге талантлы журналистның бай эш тәҗрибәсе безнең өчен һәрвакыт үрнәк булып торачак, - диде.

“Китабының икенче бүлеген бастырып чыгарырга теләде, әмма өлгерә алмый калды”

Фәнис Фәтхулин татар әдәбиятен да искиткеч яхшы белгән. Соңгы вакытта ул "Көрәшчегә җиңелү юк" исемле китабының икенче бүлеген чыгарырга теләгән, тик өлгерә алмый.

- 2010 елда Фәнис Фәтхуллинның Татарстан китап нәшриятында “Көрәшчегә җиңелү юк” исемле китабы басылып чыкты. Анда ул төрле елларда дөнья күргән үзенең публицистик язмаларын, очерклары, әңгәмәләрен урнаштырды. Быел шуның икенче бүлеген бастырып чыгарырга теләде, әмма өлгерә алмый калды. 

Нишлисең, язмыш сынавы шундый. Хәзер аны берничек тә кире кайтарып булмый, бары тик түзәргә генә кирәк. Әмма Фәнис кебек шәхесләр башка юк, ул – кабатланмас. Аның хакында көне буе сөйләргә була, - дип искә алды Рузил Имамов.

“Ул бер генә кешегә дә авыр сүз әйтмәде”

"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Данил Гыйниятов танылган журналистның үлеме зур югалту булуын әйтте. "Соңгы берничә айда Фәнис авырды, соңгы көннәрдә хәле аеруча начарайды. Әмма ул соңгы көннәренә кадәр, булдыра алганча эшен күзәтеп барырга, хезмәттәшләренә ярдәм итәргә тырышты", - диде ул.

- Бу бик зур югалту. Фәнис Фәтхинең үз стиле бар иде. Ул нечкә күңелле, шагыйрь җанлы журналист. Ул бер генә кешегә дә авыр сүз әйтмәде. Әнисенә бик хөрмәт белән карый иде, җәйге ялны бер ай итеп бир инде зинһар, әни янында озаграк торып, ярдәм итәсе килә, дип сорады, - дип сөйләде ул.

“Янып-көеп йөрүе аны арабыздан бик иртә алып китте”

“Халкым минем” тапшыруының авторы һәм алып баручысы Ләйсәнә Сәдретдинова тирән кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде. Ул Фәнис Фәтхуллинның “Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең Уфадагы корпунктында эшләгән елларын искә төшереп, аның нинди генә эш булса да, беркайчан баш тартмавын билгеләп узды.

- Аннан һәрвакыт яхшы энергия бөркелде, тыныч кеше иде. Шулкадәр акыллы, белемле һәм укымышлы журналист булды. Аның тәртипле, зыялы булуы һәркемдә соклану хисләре уятты. Бер сүз белән әйткәндә, ул - чын фәрештә. Яхшы әңгәмәдәш, сәгатьләр буе төрле темаларга сөйләшә идек. Турыдан-туры эшләдек, гел Башкортстаннан сюжетлар юллады. Мин аңа һәрвакыт стендап ясарга куша идем (журналистның, микрофон тотып, камера каршында үзенең сөйләве - ИТ). “Фәнис, халык сине күрсен. Камера артында качып калма, үзеңне дә яздыр. Сюжетны карарга тагын да рәхәт булачак”, - дип кат-кат кабатладым. Ризалашмады. Шуның өчен шактый бәхәсләшеп тә ала идек, төрле чаклар булды, - диде ул.



Артык тыйнак булды. Башкалар кебек масаеп үз эшен күрсәтергә ашыкмады, күңелен биреп эшләде. Иң мөһиме: эшен сыйфатлы башкарырга тырышты, шуңа күрә дистәләгән үрнәк алырлык тапшырулары калды. Кызганыч, хәзер арабызда үзе юк инде. 

Нишләптер без бөек шәхесләрнең кадерен ул арабыздан китеп баргач кына аңлыйбыз. Алар белән бәйле истәлекләрне барлый, башкарган эшләрен искә төшерә башлыйбыз. Бу талантлы журналистны бары тик яхшы сүзләр белән генә искә алырга мөмкин. Һәркемне якын күрде, чөнки гади кеше иде. “Ләйсәнә, горурланам синең белән”, - дип миңа еш әйтте. Шулкадәр үсендереп җибәрә иде бу сүзләре. Йөрәге белән янып эшләде, татар милләте өчен борчылды. Татар телен үстерү өчен сюжетлар эшләде. Менә шулай янып-көеп йөрүе аны арабыздан бик иртә алып китте дә инде, - дип белдерде Ләйсәнә Сәдретдинова.

Аның сүзләренчә, татар һәм башкорт халкы үзенең мәшһүр улын югалтты. Күренекле журналистның бай мирасын барларга һәм истәлек итеп сакларга кирәклеген әйтте.

- Авырып китүе хакында белдем. Бер сөйләшкәндә “Ләйсәнә, авырып киттем әле”, - диде. Артык төпченеп сорашмадым, шуңа күрә бик җитди авырый дип уйламадым. Соңгы вакытта шалтыраттым, әмма ул телефонны алмады. Шуннан соң танышы Рузил Имамов белән элемтәгә кердем, ул аның хастаханәдә ятуын әйтте. Соңгы ике айда Фәниснең хәлләрен бары тик Рузил аркылы гына белешеп тордым. Ул миңа "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең Уфадагы корпунктына эшләргә яңа кызлар алуын әйтте. 

Бик аяныч хәл, иртә вафат булды. Эшлисе сюжетларыбыз, яңа идеяләребез күп иде әле. Фәниснең якыннарының үтә дә авыр кайгысын уртаклашам.Аллаһы Тәгалә түземлек,сабырлык бирсен. Талантлы журналист, күренекле шәхеснең тар кабере иркен, авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмах түрендә булсын. Татар һәм башкорт татарлары аны бик нык юксыначак, без мәшһүр улыбызны югалттык. Күренекле журналистның бай мирасын барларга һәм истәлек итеп сакларга кирәк, - диде ул. 

“Ничә ай аның шалтыратуларын юксынам”

“ТНВ-Планета” каналының "Яңалыклар" тапшыруы мөхәррире һәм алып баручысы Люция Нотфуллина Фәнис Фәтхуллин белән якыннан алты ел элек танышкан. Ул аның “ТНВ-Планета”га нигез салучы журналистларның берсе булуын билгеләп узды.



- Безнең редакция өчен әлеге шәхес бик кадерле журналист булды. Һәрвакыт тыгыз элемтәдә эшләдек, аралашып яшәдек. Һәр дүшәмбе иртәсе аның шалтыратуыннан башлана иде. Үзе миннән шактый олы яшьтә булуына карамастан, зур хөрмәт белән аралашты. Һәр атна саен дүшәмбе көнне шалтыратты. Бу матур, күркәм гадәткә керде. “Люция сеңлем, нихәлләрен бар? Яңа эш атнасы уңышлы башлансын, матур көннәр телим”, - дип әйтер иде. Ничектер аның шалтыратуыннан соң кәефләр күтәрелеп китә, чөнки шулкадәр ихлас күңелле кеше булды. Аның шалтыратуларын ничә ай юксынам, күңелемә бик нык үтеп кергән кеше ул. Бик озак дәваланды, хастаханәләрдә ятты. Күптәннән аралашканыбыз булмады, бары тик телефоннан смс-хәбәрләр генә языштык.

Журналист буларак шулкадәр милли җанлы. Милләт проблемалары, тел мәcьәләләре хакында еш сөйләштек. Үзенең кыю фикерләрен җиткерә, Башкортстандагы татар җәмәгатьчелегенең тормышы хакында хәбәрләр юллады. Һәрвакыт тәкъдимнәре белән бүлеште, үзенең киңәшләрен бирде. Бик зур югалту. Туганнарының кайгысын уртаклашабыз. “ТНВ-Планета”ның башында торучы, нигез салучы журналистларның берсе иде, - диде ул.

“Башкортстан татарларының проблемаларын ачына-ачына сөйләде”

Казан федераль университетының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин Фәнис Фәтхуллин белән бер уку йортында белем алган. Аның студент чакта ук милләт җанлы булуы белән аерылып торуы хакында әйтте.



- Фәнис белән бик яхшы танышлар идек, без бер чорда белем алдык. Ул Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә миннән бер курска түбән укыды. Бик күп тапкырлар аралашырга туры килде, уңай сүздән башка искә алмый мөмкин түгел. Бары тик бишле билгеләренә генә укыды, алдынгы булды. Җәмәгать эшләрендә актив катнашты, һәр чараның үзәгендә була белде. Студент чакта ук милләт җанлы булуы белән аерылып торды. Татарлар белән бәйле төрле мәдәният чараларын үзе оештырып, үзе башлап йөрде. 

Башкортстан татарларының проблемаларын ачына-ачына сөйли торган иде. Чын милләтпәрвәр булды. Бөтен гомерен Башкортстанда яшәүче татарларның мәнфәгатьләрен яклауга багышлады. Бик әйбәт кеше, арабыздан иртә китүе кызганыч. Милләттәшләре өчен “аяклы энциклопедия” иде. Башкортстан татарларының тормыш-көнкүреше хакында академик басма язырга теләгән иде. 

Кеше бүген бар, иртәгә юк. Шундый бөек, үз халкы өчен янып йөргән шәхесләрнең вафат булуы аеруча аяныч, - дип искә алды ул.

“Бу тормышта аның дошманнары булмады”

1999 елның май аенда Фәнис Фәтхуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының һәм “Интертат” электрон газетасының Башкортстан буенча хәбәрчесе вазыйфаларын башкара.

- Фәнисне “Татар-информ”га эшкә мин алдым. Шуның өчен ул һәрвакыт рәхмәт укыды. “Бик зур рәхмәт. Сез мине ашлы һәм эшле иттегез”, - дип әйтә иде. Ул озак еллар “Азатлык” радиосында, аннан соң “Кызыл таң” газетасында эшләде. Шул вакытны мин аны үзебезнең редакциягә чакырып алдым. Эшләргә теләүче журналистлар күп иде, ләкин мин нәкъ менә Фәнисне сайладым. Аның талантлы журналист булуын, үткен фикерле икәнен белә идем. Тавыш тембры ошады. Оста язу гына түгел, матур итеп сөйләшә дә белә иде ул. Зур тәҗрибәгә ия чын журналист, хәбәрләрне оператив язып барды. Кыска яңалыклардан алып, зур очеркларга кадәр яза иде. 

“Татар-информ”да ул вакытта “Татар иле” дип аталган газета да эшләде, ул аларның даими хәбәрчесе булды. Бар эшкә дә өлгерә, шулкадәр җитез иде. Аннан соң оста публицист булды. “Фәнис, очеркларынны туплап бар. Сиңа китап чыгарырга кирәк”, - дип еш әйттем. Саллы, тирәк фикерле язмалары күп иде. Яхшы күңелле кеше, шуңа күрә бу тормышта аның дошманнары да булмады, - дип искә алды шул елларда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән Маһирә Миңнуллина.

“Фәниснең вафат булуын кабул итә алмыйм”

Күренекле галим Надир Дәүләт тә Фәнис Фәтхуллинның үлемен зур югалту дип атаган.

- Зур югалту. 57 яшьтә инде кемдә үлмәскә тиеш дип уйлыйбыз, гомумән. Фәниснең вафат булуын кабул итә алмыйм, әледә. Кызганыч шул ки артыннан гаиләсен калдырып китте. Мин аларны кызганам. Сабыр теләүдән башка бер нәрсә дә килми кулдан. Адәм баласының шул хәтле көчсез булуына , гыйсъян итсән ни файда. Үзен Прагада күргәнем бар. Мине Уфада өендә дә кунак иткән иде. Сөйкемле, дус, татар җанлы кеше иде, мәрхүм. Аны шушы сыйфатлары белән истә тотачакбыз. “Азатлык” радиосының соңгы айларда бу икенче югалтуы. Барчагызның кайгысын уртаклашам, - дип язган ул Фейсбукта .

Бүген Фәнис Фәтхи белән аның Уфадагы фатирында хушлаштылар. Ул иртәгә, 24 ноябрьдә туган ягында - Бүздәк районы Кәпәй-Кобай авылында җирләнәчәк.

  • Фәнис Фәтхуллин 1961 елның 6 июнендә Башкортстанның Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылында туган. Авылдагы урта мәктәпне тәмамлагач, 1979 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 

  • 1984 елда университетны уңышлы тәмамлагач, яшь белгеч Уфага эшкә җибәрелә. Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясе радиосында эшли. Анда татар редакциясе ачылгач, аның баш мөхәррире була. 1992 елда каләмдәшебез “Кызыл таң” газетына эшкә күчерелә. Шул ук елда, АКШ Конгрессы карамагындагы “Азатлык” һәм “Азат Европа” радиостанцияләре корпорациясенең татар-башкорт редакциясендә эшләү өчен, конкурста катнаша. Анда җиңеп чыккач, бер елдан артык “Азатлык”ның Башкортстан буенча үз хәбәрчесе булып эшли. 1993 елның сентябрь аенда “Азатлык”ның Мюнхендагы (Алмания) штаб-фатирына эшкә алына. Анда 1995 елга кадәр, ягъни радиостанция Чехия Республикасына күчкәнче, эшли. Аннан соң, радио Прагага күчерелгәч, анда 1998 елның сентябрь аена кадәр хезмәт итә. 

  • 1998 елда Фәнис Фәткуллин Уфага әйләнеп кайта. 1999 елның май аеннан, Татарстан Республикасының “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының һәм “Интертат” электрон газетасының Башкортстан буенча хәбәрчесе вазыйфаларын башкара. 

  • 1999-2001 елларда Фәнис Фәтхи Уфадагы “Өмет” яшьләр гәзите хәбәрчесе, ә 2001-2002 елларда “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире урынбасары булып эшли. Соңрак Татарстан Республикасының “Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесенең Башкортстандагы хәбәрчеләр үзәгенең директоры-мөхәррире итеп билгеләнә. 

  • Фәнис Фәтхуллин 1989 елдан Башкортстан һәм Россия Журналистлар берлекләре әгъзасы. Республика журналистлары арасында оештырылган күп санлы иҗади бәйгеләрдә җиңеп Мактау грамоталары, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгән. Шулай ук Татарстанның да зур бүләгенә - “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медаленә лаек булган. 

Фикерләр








Җәмгыять

"2016 елдан бирле рэперлар өчен кызыл ут яна". Абрар Булат татар рэпы, Хаски һәм концертларны тыю турында

Рэпер Абрар Булат – яңа стильдә эшләүче яшь башкаручыларның берсе. Ул рэперларның яңа мәктәбеннән, ягъни вокал элементы булган рэплар башкара. “Татар-информ”га интервьюсында ул татарда ни өчен рэп юк дәрәҗәсендә икәнлеге, Хаски кебек рэперларның ни өчен тыелганы һәм куркыныч темага җырлаган рэперларны ни өчен популяр булуы турында сөйләде.

Җәмгыять

6 куркыныч авыру: аларны булдырмас өчен кулны сабын белән юу җитә

Яшерен-батырын түгел, кайберәүләрнең җентекләп кул юуга исләре китми. Салфетка белән генә сөртәләр дә, "әй, чиста инде ул кул, әле күптән түгел генә юган идем" дип тынычланалар. Әмма кулны чиста тоту өчен аны сабын белән юу мәҗбүри. Казанның 18 нче шәһәр сырхауханәсе инфекционисты Ләйсән Әхмәтова шундый киңәш бирә. Пычрак кулдан безгә нинди авырулар йогарга мөмкин? Табиб белән шул хакта сөйләштек. 

Җәмгыять

Ачык чырай - такта чәй, яки ни өчен татар чәй ярата?

Бүген, 15 декабрьдә, Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Чәй - татар халкының иң яраткан эчемлеге. Шушы көн уңаеннан "Интертат" "Татар кешесенең сиксән проценты чәйдән торамы?" дигән популяр мәзәккә нигез бармы икәнен белеште. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла