Кайнана белән талашмау серен белүче булачак киленнәр, гаилә традициясен саклап, мунчага йөрүче кызлар: "Татар кызы-2018" бәйгесеннән репортаж

21 Июня 2018

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Рамил Гали
Татар кызы кем ул? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Татар кызы исемен йөрткән кызда кайсы сыйфат булу мөһимрәк: татар телен белүме, чибәр булумы яки уңганлыкмы?


Кичә Филармония залында “Татар кызы-2018” бәйгесенең республика сайлап алу туры узды. Татарстанның төрле районыннан килгән 11 кыз үзләрен һәрьяклап күрсәтергә тырышты.

Иң элек, гади тамашачы буларак, үз фикеремне әйтим әле. “Пирамида”да үткән “Мисс Татарстан” финалын караган кеше буларак, тамырларымда татар каны аккангамы, күкрәгемдә миллилек чәчәк аткангамы, “Татар кызы” бәйгесе миңа “Мисс”лардан күпкә җанлырак, җылырак һәм матуррак булып тоелды.


“Уклау йоткан” кызлар, традиция саклап, атна саен мунча керүче кызлар...

Бәйге биш номинациядә үтте. Иң башта кызлар үзләре белән таныштырды. Презентация өлешендә театральләштерелгән күренешләр белән чыгыш ясаучылар да, видеоөземтәләргә нигезләнгән чыгышлар да, шулай ук коры сәхнәгә чыгып кына сөйләүчеләр дә булды. Кемнең фантазиясе нигә җиткән, кыскасы. Жюри составында булмасам да, үзем өчен нәкъ менә шушы этапта кемнең җиңәсен йә булмаса, зуррак балл җыясын билгеләп куйдым. Май чүлмәге тышыннан билгеле диләр бит. Жюри да шулай иткәндер дип уйлыйм.


Икенче этапта кызлар биюдәге сәләтләрен күрсәттеләр. "Казан” бию ансамбленә кушылып, һәрберсе “өлешенә тигән көмешен” башкарды. Монда да күренде тигезсезлек. Сәхнәдә очып йөрүчеләр дә, артык селкенергә куркучылар да булды. Бездә андыйларны “уклау йоткан” диләр. Кыскасы, “уклау йоткан” татар кызлары да биергә маташты.


Өченче бирем буларак, жюрилар биргән сорауларга «тапкыр» җаваплар бирделәр. Бу – башка матурлык конкурсларындагыча, интеллектуаль тур инде. Ягъни, кызларның акыл дәрәҗәсен сыный торган этап. Әмма бу сораулар белән кызларның акылын түгел, сөйләм дәрәҗәсен дә тикшереп булмый. 

Менә мондыйрак сораулар бирделәр “иң-иң” кызларга. 
“Синең яраткан спектаклең нинди һәм ни өчен?”
“Гаиләгездә үзегезгә генә хас нинди традицияләр бар?” (Бу сорауга Актаныш кызы Илсинә Тимерова “Гаиләбезнең традициясе – ялларда әбиләргә барып мунча керү һәм дүртәүләшеп җыелып чәй эчү, ашау” дип җавап бирде)
“Сине нәрсә елмайтырга мәҗбүр итә?”
“Үз-үзеңә нинди сорау бирер идең?”

Бу сорауларга кызлар шулкадәр “тирән, төпле” җаваплар бирде. Интеллектуаль сорау бары тик Апастан Зөһрә Шәрәфетдиновага гына эләкте. “Нәрсә ул хәситә?” дигән сорауга тулы итеп җавап кайтарды ул. Кама Тамагыннан Гөлүсә Зыятдиновага сорауны залдан бирделәр. “Элек заманда киленнәр каенаналары белән сүзгә килмәсеннәр өчен нишләгәннәр?” дигән сорау эләкте аңа. Алып баручылар: “Кызлар бит әле кияүдә түгел...” дип яклап маташсалар да, Гөлүсә шартлатып җавап бирде: “Каенаналары белән сүзгә килмәс өчен, киленнәр авызларына су капкан!”


Дүртенче бирем буларак, кызлар спорт костюмы киеп һәм туп белән бию осталыкларын сынадылар. Бу - “Мисс Татарстан”да купальниктан чыгуның синонимы инде. Бу этап шулай ук кемнең кем икәнен күрсәтте. Әлеге дә баягы, туп белән музыкага селкенә-селкенә белмәүчеләрне.

Бишенче бирем - өй эше - кызларның үз районнарында туып-үскән күренекле, үрнәк хатын-кызлар белән таныштыруы булды.


Кызлар бу өлештә халыкка танылган шәхесләр белән беррәттән, замана геройларына да тукталганнар. Миңа калса, соңгысын сайлаган кызлар “янды” да бугай. Үз районы өчен генә дәрәҗәле хатын-кызлар берәүдә дә кызыксыну тудырмады һәм әлеге чыгышлар да күләгәдәрәк калды.

Фердинанд Сәләхов: “Минем яшьтәге кешегә бу кызлар инде, җаным...”

Зилә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри кызларның һәр адымын күзәтеп, тиешле бәяне бирде.

Кызлар үз чыгышларына әзерләнгән арада тамашачыга Зәринә Вилданова, Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова, Рафаэль Якупов, Фәридә-Алсу дуэты, "Казан" бию ансамбле үз чыгышларын бүләк итте.


Бәйгене Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов белән Камал театры актеры Фәнис Җиһанша алып барды.

Жюри фикер алышырга кереп киткәч, номинантлар спонсорларның берсе булган мода салоны тәкъдим иткән озын күлмәкләрдән мода күрсәтте.

Бүләкләү өчен сәхнәгә жюри әгъзаларының барысы да чыкты.

– Бүген кызлар безгә бик матур мизгелләр бүләк иттеләр. Барыгыз да булдырдыгыз. Барыгыз да җиңүгә лаеклы. Сез үз районнарыгызның иң-иңнәре! Сез барыгыз да үзегезне матур яктан гына күрсәтә алдыгыз. Ул йөреш, ул хәрәкәтләр, елмаюлар. Булдырдыгыз! - диде жюри әгъзасы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

Жюри арасында “җегетебез” дә бар дип, чакырып сүз бирделәр Фердинанд Сәләховка. Фәнис Җиһанша аннан: “Безнең чибәр кызларыбыз сездә нинди хисләр уятты?” дип сорады.



Фердинанд Сәләхов сүз эзләп кесәгә керүче түгел.

– Бөтенесе дә бик матур. Минем яшьтәге кешеге инде болар, җәмәгать. Паспортыңны учлап, аны каргап тик утырасың. Молодцы. Шулай да мине бер генә әйбер борчыды, әйтмичә китә алмыйм. Минем инде явыз, усал дигән даным чыккан. Катнашучылар арасында татар теле укытучылары да, балалар белән эшләүчеләр дә бар. Инде ярый, Кама Тамагыннан килгән кыз шулай сөйләсен дә ди, әмма Арча кызларына “Хәм”, “шәхәр” дип сөйләшү килешми. Бу мине бик борчый. Дөрес, кызлар зур тырышлык куйган, бик күп эш башкарылган. Монда кыюлык та кирәк, матурлык та, миллилек тә, халкыңны ярату да кирәк. Боларның барысын да булдырырга тырышкан кызлар. Әмма ләкин милләтнең нигезендә тел ятуын онытмыйк. Телдән хәрефләр югалмасын иде”, - диде җырчы.

“Иң уңган кыз” - Арчада, “Иң акыллы”сы Балтачта


    Шулай итеп, “Татар кызы – 2018” республика сайлап алу этабының җиңүчеләре белән танышыйк.

“Иң уңган кыз” - Алсу Гарипова (Арча)

“Иң зирәк кыз” - Алинә Фәйзуллина (Саба)

“Иң нурлы йөзле кыз” - Альбина Фәтхриева (Саба)

“Иң иҗади кыз” - Гөлүсә Зыятдинова (Кама Тамагы)

“Иң ихлас кыз” - Илзирә Шәрифуллина (Теләче)

“Иң җитез кыз” - Гүзәл Шакирҗанова (Саба)

“Иң илһамлы кыз” - Илсинә Тимерова (Актаныш)

“Халык гүзәле” - Зөһрә Шәрәфетдинова (Апас)

“Иң акыллы кыз” - Гүзәл Габдрахманова (Балтач)

“Иң тырыш кыз” - Гөлйөзем Шәйдуллина (Лаеш)

“Иң мөлаем кыз” - Фәнзилә Җәмилова (Чаллы)

Ринат Закиров: “Быелгы бәйге узган елгыдан ике башка өстен”

“Татар кызы – 2018” республика титулын яулаган кызны ачыклар алдыннан, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров сүз алды.

– Мин узган елгы Татарстан республикасы буенча шушы бәйгене караган кеше буларак, үземнең фикеремне әйтәсем килә. Быелгы бәйге узганына караганда күпкә өстенрәк. Ике башка өстен дип әйтергә кирәк. Бүген сәхнәдә басып торган кызларны мин Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән тәбриклим. Чыннан да, бу сәхнәдә җиңелүчеләр юк. Биредә барысы да җиңүче. Алар үз төбәкләрендә җиңгән булсалар, бүген инде бердәм булып, үзләренең мөмкинлекләрен, талантларын күрсәттеләр. Безнең өчен иң мөһиме: барысы да татарча камил сөйләшә. Кайберләре хәтта дикторлар арасында бәйгене отарлыклары бар.

Бу бәйгенең төп максаты – туган телебезне камил белгән кызларны сәхнәгә, мөнбәргә менгереп, халкыбызга хас булган иң асыл сыйфатларны шушы сәхнәдән җиткерү. Чыннан да, алар бүген бу бурычны үти алдылар, барыбыз да бик рәхәтләнеп, аларның җырлаганнарын, биегәннәрен, сөйләгәннәрен тыңлап утырдык. Үзебез өчен бик күп мәгълүмат та алдык. Чыннан да, шәхесләр турында сөйләү дә, тарих турында сөйләү дә кызыклы. Һәр хәрәкәтләре, һәр сүзләре, аһәңнәре безгә килеп җитте. Барыгызда да зур рәхмәт. Ә инде безнең төп максатыбыз: бу бәйгеләр Сабантуйларыбыз дәрәҗәсендә халкыбызны берләштереп, залларда гына түгел, зур сәхнәләрдә, халкыбызны җыеп, халкыбызның гореф-гадәтләрен, асыл сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирә торган бәйге булсын иде”, - диде Ринат Закиров.

“Татар кызы – 2018” җиңүчесе исеме язылган конвертны узган елгы халыкара “Татар кызы – 2017” бәйгесе җиңүчесе Гөлназ Гатина ачты.

Шулай итеп, “Татар кызы – 2018” республика этабы бәйгесе җиңүчесе – Балтачтан Гүзәл Габдрахманова. Аңа 22 яшь. Татар агрохимия үзәгендә хисапчы булып эшли. Ул 6 октябрьдә, “Татнефть Арена” да узачак халыкара “Татар кызы – 2018” бәйгесендә республика данын яклаячак.


Бәйге тәмамлангач, “Татар-информ” хәбәрчесе җиңүче һәм җиңелгән кызлар белән аралашты.

“Әти: “Кызым, барасың икән, җиңәсең” диде”

“Конкурста иң кыены - танылган хатын-кызлар турында сөйләү булды”, - диде “Татар кызы” - Гүзәл Габдрахманова. – Чөнки вакыт бик аз. Ә безнең районнан чыккан шәхесләр шуның кадәр күп. Алар шулкадәр талантлы. Бер минут эчендә генә аларның ирешкән дәрәҗәләрен әйтеп бетереп булмый.

Ә бәйгегә әзерлек чоры рәхәт һәм күңелле булды. Режиссерларыбыз Илдар абый Хәйруллин, Фәнис абый Җиһанша беренче көннән үк безнең барыбызны да яраттылар, барыгыз да уңганнар, булганнар дип, җиңүгә рухландырдылар. Үзебезне ачарга, сәхнәдә ничек тотарга өйрәттеләр, зур тәҗрибә бирделәр.

Чыгыш ясаганда, Гүзәлнең каушавы сизелде. Ул үзе моны болай аңлатты:

- Каушадым шул. Чөнки мин үземнең районны тәкъдим итәм. Һәм залда әти-әнием утырды. Алар миңа ышана. Аларның ышанычларын аклармынмы дип тә борчылдым, - диде Гүзәл.


– Форсаттан файдаланып, директорым Әнәс Локмановка зур рәхмәтемне ирештерәсем килә. Кирәк вакытта эштән дә җибәрде. Чөнки әзерләнү барыбер бик күп көч сорый”, - диде “Татар кызы”.

Гүзәлне җиңүгә әтисе рухландырган.

- Мин әле җиңүемә ышанып та бетмим. Барыбыз да җиңәргә дип киләбез инде без. Әмма кызларны күреп торасыз: алар берсеннән-берсе уңган-булган, берсе матур итеп җырлый, икенчесе матур итеп бии. Әмма миңа әтием: “Барасың икән, кызым, җиңәсе” диде. Әтидә ышаныч булгач, миндә дә ышаныч артты. Узган елда ук катнашасым килгән иде. Ләкин өлгерә алмадым. Ул вакытта аграр университетны тәмамлау мәшәкатьләре белән соңга калдым. Быел алдан ук белеп, алдан ук әзерләндем, һәм лаеклы чыгыш ясадым дип уйлыйм, - диде Гүзәл Габдрахманова.

“Иң тырыш кыз”: “Кеше өчен шатлана белү – зур бәхет”

“Иң тырыш кыз” исеменә лаек булган Лаеш кызы Гөлйөзем Шәйдуллинага 21 яшь. Казан дәүләт медицина университетында белем ала.

Аңа: “Җиңәргә бер генә адым җитмәгәч, кыенмы?” дип сорау бирдем.

– Бу - кешенең күңеленнән тора. Әгәр син кеше өчен шатлана беләсең икән, бу кешенең тормышында иң зур шатлык дип уйлыйм. Мин Гүзәл өчен бик шат. Ул аңа бик лаеклы. Монда катнашкан һәр кыз җиңүгә лаеклы дип саныйм.

Җиңү өчен нәрсә җитмәвен әйтеп булмый. Ул бит читтән, жюриларга күренә. Димәк, үз өстемдә эшләргә кирәк әле.

Иң авыр этап дигәндә, Гөлйөзем беренче биремне санады.

– Үземне тәкъдим итү авырдан бирелде. Чөнки үзеңне тәүге адымнарыңнан алып, дөрес итеп тәкъдим итә белергә кирәк, - диде ул.

“Иң мөлаем кыз”: “Кабат катнашу мөмкинлеге булса, җырымны шомартыр идем”

Чаллы кызы, 21 яшьлек Фәнзилә Җәмилова “Иң мөлаем кыз” титулына ия булды.

– Нәрсә дә булса авыр булды дип әйтә алмас идем. Барысы да җайлы бирелде. Монда катнашу күптәнге хыялым иде. Һәм менә ниһаять, 2018 елда бу хыялым чынга ашты. Безнең һәрберебез дә җиңүче, бу исемгә лаек. Иртәгә кабат катнашу мөмкинлеге булса, үземне җыр өлкәсендә шомартыр, тагын да матуррак итеп җырлар идем”, - диде “Иң мөлаем кыз”.

Фәнзилә Кызыл Тау мәдәният үзәгендә эшли, Чаллы дәүләт педагогия университетында укый.

Соңгы сүз

Узган ел Уфада узган халыкара “Татар кызы – 2017” бәйгесендә, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, татарча камил белүгә басым ясаган иде. Әллә республика этабы булганга бу кытыршылык сизелмәде, әллә чыннан да татарчаны иң камил дәрәҗәдә белгән кызлар сайлап алынган иде. Кызларның татарча матур, төзек сөйләүләре күңелгә май булып ятты.

Әмма шунысы күңелне тырнап тора. Матурлык һәм нәфислек бәйгеләрендә катнашу өчен 21 яшь карт яшь дип саналмыймы ул? Әби әйтмешли, “җүнле кыз бу вакытта бала үстерергә тиеш түгелме?” Алай дисәң, социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, 70 процент кызлар 25 яшьтән узгач гаилә кора. Беренче баланы 28-30 яшь аралыгында таба. Алай дисәң, “Мисс Татарстан”да да 17-18 яшьлек кызлар бармак белән генә санарлык иде.

Һәм соңгысы. Кызларны сәхнәгә әзерләүдә, шәхси номерларны куюда “карт режиссерлар” кулы сизелә. Заманча караш, заманча сулыш җитми. Татар кызы дигәндә, күпләр әле һаман сәхнәгә XIX гасыр татар кызы булып чыккан иде...

Фикерләр








Җәмгыять

«Хәния Фәрхи каберенә музейга йөргән кебек йөриләр»

Хәния Фәрхинең вафатына 27 июльдә бер ел була. Җырчының гаиләсе, туганнары, якыннары бер ел буе тоташ утта янса, яраткан, тугры тамашачысы да Хәниясен онытмый. Аның җырларын кат-кат соратып тыңлый, аның исеме белән бәйле концертларга зал тутырып килә, аны сагынудан шигырьләр яза.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла