“Җиләккә бармаслык булдык инде!” Елан чакмасын өчен нишләргә?

5 июль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Энҗе ГАБДУЛЛИНА
Фото: pixabay.com
Җәйнең иң рәхәт һәм җиләкле чоры килеп җитте. Кая карама җиләк саталар, алалар, җыялар. Тик җиләк җыю сезоны артыннан елан чагу сезоны да ияреп йөри. Безнең территориядә нинди еланнар бар? Алар куркынычмы? Елан чагудан ничек сакланырга? Чаккан очракта нәрсә эшләргә һәм нәрсә эшләмәскә? Мондый очраклар инде күпме булган? Гомумән, еланнар турында нәрсәне һичшиксез белергә кирәк? “Татар-информ” хәбәрчесе шушы өлкә белгечләре белән әлеге сорауларга җавап эзләде.

Инстаграмда бер умартачының посты астында “Казаннан кайткан кунагыбызны да елан тешләде. 3 көн реанимациядә ятты” дигән язу күреп, бу хәл турында да белештек. Язма героеның исемен язмавыбызны үтенделәр. 

- Балык бистәсе белән Лаеш районы кисешкән урынга җиләккә бардык. Үләнле җир дә түгел иде, тау башы шикелле генә урын. Казаннан кунакка бер апа да кайтан иде, ул да барды. 60тан артык инде аңа. Шунда кинәт кенә нидер тешләде дип кычкырып җибәрде. Черки тешләгән кебек кенә булды, диде. Бармагы шешә башлады. Елан түгелме соң дип сорадык. Елан иде, башын күреп калдым диде. Беренче ярдәм күрсәттек тә, Балык Бистәсе районының хастаханәсенә алып килдек. Аны реанимациягә салдылар. Чөнки бармагыннан шеш кулына күчте. Бик каты шеште. Хәзер инде хәле әйбәт, тик тагын берәр атна бездә торсын әле дип, алып калдылар. Җиләккә бармаслык булдык инде, балалар да шунда йөри иде.

- Беренче ярдәм дигәннән нәрсә эшләдегез?

- Канны сыегайта дип аспирин бирдек. Аннары кемдер бау белән бәйләп торырга куша, кемдер алай итәргә ярамый, кулсыз каласыз, ди. Без барыбер бәйләдек инде. Аннары тиз генә хастаханәгә бардык, анда үзләре ашыгыч ярдәмне күрсәттеләр. Без килдек тә, шул ук вакытта тагын бер кешене елан чаккан дип китерделәр. 

Елан чакса, нишләргә?

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина төп кагыйдәләрне аңлатты.

- Безнең территориядә, гомумән, Татарстанда иң күп таралган агулы елан - кара елан. Кара елан беркайчан да кешегә үзе ташланмый. Әгәр дә аңа тисәләр, ул җавап кына кайтара. Мәсәлән, урманда җиләк җыйганда ялгыш бассак, тиеп китсәк, ул үзенчә саклану алымнарын куллана.

Әгәр дә кара елан тешли икән, беренче чиратта күп итеп су эчәргә кирәк, ул 1,5 литрдан да аз булмаска тиеш. Икенчедән, агуланган кул-аякны селкетмичә, бер генә торышта тотарга кирәк. Моның белән без шеш артуны тыеп кала алабыз. Өченчедән, әлбәттә, аллергияга каршы дарулар эчәргә кирәк. Мисал өчен, супрастин. Аннары инде һичшиксез табибка күренергә кирәк. 

Хастаханәгә агулану очрагы булу-булмауны тикшертергә киләләр. Табиблар я раслый, я инкарь итә. Бу - иң мөһим өлеш, чөнки шуннан чыгып авыруга карата төрле характердагы дәвалау чаралары үткәрелә.

Елан тешләүнең тагын бер куркынычрак ягы бар. Агу кан тамырларына кадәр керсә, нейротоксик эффектлар барлыкка килә. Әйтик, шеш арта, тәннең температурасы күтәрелә, артериаль кан басымы төшү, көчсезлек, күңел болгану күзәтелә.

Елан тешләгән очракта катгый рәвештә тыелган өч пункт бар:

1. Жгут салырга ярамый!

2. Салкын куярга ярамый!

3. Тешләнгән җирне кисеп җибәрергә ярамый.

Чөнки кара еланның агуын кан агымын акрынайта һәм иммун системасын какшата торган аксымнар тәшкил итә. Әйтик, әгәр дә жгут салсагыз, кан йөрүдән туктый, агу тарала, нәтиҗәдә ике атна эчендә төзәлеп бетәргә тиешле җир бер ай, ике ай төзәлмәскә һәм иң куркынычы - ампутация очрагына китереп җиткезергә мөмкин. Шуңа күрә без бөтен төрле тешләү вакытында да жгут салуны тыябыз.

Елан агуы кешене үтерми дигән сүз дөресме?

- Әлегә кадәр Татарстан Республикасы территориясендәге ярдәм күрсәтү үзәкләрендә андый хәлнең булганы юк. Елан тешләп килгән очракларның бөтенесенең дә азагы яхшы тәмаланды. Тик һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк: әгәр дә елан муен яки баш тирәләрен тешли икән, бу үлемгә китерердәй зур риск булып санала. Сәбәп агуда да түгел. Тешләү нәтиҗәсендә барлыкка килгән шеш сулыш органнарын кыса һәм кеше, вакытында хастаханәгә барып җитмәсә, сулый алмый башлый.

Агулану очраклары күп булдымы әле?

- Безнең үзәккә 14 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 10сы расланды. Ә 20ләп кеше район хастаханәләрендә консультация алганнар. 

Бездә нинди еланнар бар? Еланнардан ничек сакланырга?

Әлеге сорау белән еланнар буенча белгеч - биология фәннәре кандидаты, доцент, “Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы”ның фәнни хезмәткәре Алексей Павловка мөрәҗәгать иттек. Аның фикеренчә, кешеләр еланнарны үзләре куркыта.

- Безнең территориядә еланнарның нинди төрләре яши?

- Бездә 4 төрле елан бар: тузбаш, бакыр елан, кара елан һәм дала еланы.

Тузбаш (уж):

Бакыр елан (медянка):


Дала еланы (степная гадюка):

- Алар никадәр куркыныч?

- Шушы дүрт төр арасыннан бары тик кара елан гына куркыныч тудыра ала. Калганнары бөтенләй зарарсыз. Әле тагын “веретеница” дигән аяксыз кәлтә бар, аны да елан дип уйлаучылар бар.

Аяксыз кәлтә (веретеница):

- Аларны ничек аерырга соң? Бәлки халык аермыйча да куркып каладыр.

- Әлбәттә, бутарга бик мөмкин. Монда бернәрсәдән һәм беркемнән дә куркырга кирәкми. Бутадым дип кенә үтерергә кирәк дигән сүз дә түгел бу.

- Еланны күргәч, үзеңне ничек тотарга кирәк?

- Үзеңне бары тыныч тотарга кирәк – шул гына. Янына килмәскә кирәк, тотарга тырышырга ярамый. Игътибарлы булып кына йөрергә кирәк, ул сезгә бернәрсә дә эшләмәячәк. Гадәттә инде еланнарны урманда, кырда йөргәндә, җиләк, гөмбә җыйганда очраталар. Бары тик игътибарлылык һәм аяк астына карап йөрергә генә кирәк.

Кагыйдә буларак, алар бик тә куркак җан ияләре. Күп очракта качып калырга тырышалар, шуңа кешеләр дә күрми кала. Кайчакта - әйтик һава торышы салкынча булганда, яки яңгырдан соң, алар кояшта җылынырга чыгалар. Шул вакытта кешеләр дә күрә инде, яки күрми генә өсләренә басалар һәм алар тешли.

 Аларны чага диләр, тик ул чагу түгел, ә тешләү. Чөнки аларның тешләре бар, шул тешләр белән тешләп кенә ала, чага белми алар. Болар – кара еланнар. Ә тузбаш, бакыр еланнарның бернинди агуы да юк. Әгәр дә курка икән, алар да кара еланга охшарга тырыша башлый. Ысылдыйлар, калтырана, кешегә таба селтәнәләр – куркытырга телиләр. Бу инде аларның үз-үзләрен сакларга теләү реакциясе.

- Кара еланның агуыннан кеше үлә аламы?

- Юк, үлми.

Кара елан (гадюка):

- Әгәр дә муен, баш тирәләрен тешләсә?

- Муенны, башны тели икән, теоретик яктан үтерә ала. Тик мондый хәлнең булу ихтималы бер проценттан да азрак. Татарстанда андый хәлнең 30-40 еллап бөтенләй булганы юк. Бөтен ареал буенча, әйтик Британия утрауларыннан Сахалин утравына кадәрле арада кара еланнар бар. Үлем очраклары бик аз. Булса да алар я дөрес булмаган дәвалау аркасында, яки өстәмә авырулар аркасында гына килеп чыккан.

- Еланнаның агуы турында сөйләп китегез әле.

- Елан агуы - эволюция рәвешендә аксымлы структурага әйләнгән агулы бизләр. Тышкы якка чыгару өчен кулланылына. Мисал өчен, кара елан тычканны тешләде дә, тычкан качты, ди. Шуннан соң фермент үз эшен эшли башлый, “внешнее переваривание” дип атала бу процесс. (Ягъни агу тычканның гәүдәсен эшкәртә башлау процессы - ТИ). Кара елан эздән барып тычканны таба һәм ашый.

Кара елан агуы гемолитик үзенчәлекләргә дә ия, ягъни канга, кан тамырларына зыян сала ала. Шулай ук, агу нейротоксик компонетларга да кагыла, мисал өчен, һава җитмәү аркасында тын кысыла башларга мөмкин.

Ә болай агу үзе кирәкле һәм файдалы әйбер дә булып тора. Кара базарда бер грамм агуның бәясе 300-500 доллар тирәсе йөри. Ул агудан дарулар ясыйлар. Совет заманында шундый тикшеренүләр үткәргәннәр иде: кара еланның, кобраның агуы онкология авыруларына каршы тора ала. Аннары ул тикшеренү эшләре туктады. Тик хәзер Көнбатышта киресенчә бу өлкә буенча яңа тикшеренүләр башланды һәм алар үсештә.

Гомумән, елан агуы файдалы компонент. Мисал өчен, “Випросал”, “Випросал В” ише дарулар кара елан агуын кушып ясалган.

- Әгәр дә урманда елан тешләсә, ә яныңда беркем дә юк икән, нәрсәләр эшләргә кирәк?

- Якын тирәдәге торакка барырга тырышырга, кешеләрне ярдәмгә чакырырга кирәк. Беренче чиратта, күп итеп су эчәргә кирәк. Сыеклык түгел, нәкъ менә чиста су. Алкогольле эчемлекләр катгый рәвештә тыела, чөнки аның үзендә агу бар. Әлбәттә, селкенергә, әллә нинди хәрәкәтләр ясарга киңәш ителми, алайса агу бөтен тәнгә таралырга мөмкин. Кеше сау-сәламәт һәм аллергиясы юк икән, каты борчылырга да кирәкми. Хәл китү, әлбәттә, булып алачак. Бөтен төрле агулану очрагындагы кебек эш итәргә кирәк.



  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

“Әни һәлак булган урында алма бакчасы утыртачакмын”

30 октябрьдә Чистайда коточкыч фаҗига булды. Хәмзин урамында чыккан янгында 57 яшьлек хатын-кыз һәлак булды һәм бер яшьлек бала аздан гына исән калды. Сабыйны күршеләре коткарган. Ул куе төтен арасыннан баланың ятагына шуышып диярлек барган һәм аны урамга алып чыккан. Бу ир-атның батырлыгы һәм күпбалалы Әфләтуновлар гаиләсенең тормышының аз гына вакыт эчендә асты-өскә килүе турында – “Татар-информ” репортажында.

Җәмгыять

Мәрткә киткән Зәйнәп: "Мин әти белән сөйләшә алдым"

Мәрткә китү очраклары турында моңарчы ишетеп кенә белән идем. Ничек ул мәрткә китү? Куркынычмы? Кеше мәрткә киткәндә нәрсә булса да тоямы? Теге дөнья белән бәйләнешкә керәме? Башымда сораулар бихисап. Шушы сорауларны мәрткә китүне кичергән ханымга бирдем. Героемның исемен сер итеп калдырам, ул үзен Зәйнәп дип атарга кушты.

Җәмгыять

Теләчедә яшәүче үзмәшгуль Айрат Вилданов: «Авылда бизнес ачар өчен авылны яратырга кирәк»

Айрат Вилданов туган авылы Олы Саурышта үз эшен башлап җибәргән кеше. Ул нәселле сарыклар үрчетә. «Авылда бизнес ачып җибәрер өчен нишләргә кирәк?» дигән соравыма «Авылны яратырга кирәк. Иң мөһиме шул», – дип җавап бирде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла