"Өч тапкыр хиҗама ясагач, хатыным рәтләнде". Баянчы Ринат Вәлиев традицион булмаган медицина белән шөгыльләнә башлаган

9 март 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Юлия НАСЫЙБУЛЛИНА
Фото: Рамил Гали
Татарстанның атказанган артисты, танылган баянчы Ринат Вәлиев бүгенге медицинаны тәнкыйтьләде һәм аны көчсез дип атады. Ул традицион булмаган медицина яхшырак дип саный. "Татар-информ" хәбәрчесенә ул ни өчен хиҗама ясау белән шөгыльләнүе турында сөйләде.

Хиҗама (русча - хиджама) - кан алдыру, төгәлрәк әйткәндә, начар канны чистарту. Ул тире катламын тишеп, тәндәге оешкан начар канны суыртудан гыйбарәт. Әлеге алым бик борынгы заманнарда ислам динендә булмаган халыклар арасында да, мәсәлән, Кытай медицинасында киң кулланылган. Бу хакта Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең кайбер хәдис-шәрифләрендә аның хакында телгә ала. Мәсәлән, «Иң яхшы дәвалану чараларының берсе – кан алдыру» (Бохари һәм Мөслим риваятьләреннән). Кан алдыруны икенче төрле «хиҗама» дип тә йөртәләр, чөнки Мөхәммәд галәйһиссәлам аны нәкъ менә шулай атый. «Хиҗама» исә «хәҗем» сүзеннән алынган һәм ул гарәпчә «суыру» дигән мәгънәне аңлата. Бу ысул революциягә кадәр безнең халыкта да киң таралган булган.



Хиҗама ясау

- Ринат әфәнде, ни сәбәпле медицинадан күңелегез кайтты?

- Беренчедән, бүгенге көндә медицина бик кыйммәт. Икенчедән, авыруларны күп очракта антибиотиклар, кыйммәтле дарулар белән дәваларга тырышалар. Шуңа да карамастан файдасы юк. Медицина үсә дисәләр дә, әллә ни алга китеш сизелми. Күп очракта даруларга караганда халык медицинасы ярдәмендә дәвалану күпкә отышлырак булып чыга.

- Авырган вакытларда бер дә дарулар эчмисезме?

- Өйдә дарулар кулланырга тырышмыйбыз. Авыруларга каршы прививка ясатып, Мөхәммәт исемле улым үлемнән калды. Кан авыруы килеп чыккан иде анда. Үзем шушы хиҗама ысулы белән дәвалап чыктым ахыр чиктә.

- Мөхәммәтнең хәле яхшырдымы соң?

- Хәзер Аллага шөкер. Бик курыккан идек.

- Хиҗама ясау белән ничә ел шөгыльләнәсез?

- 4 еллап бар инде. Башта туганнарга, хатынга, балаларга ясадым. Хәзер теләге булган һәркемгә ясыйм. Күптән түгел хиҗама ясатыр өчен Мәскәүдән танылган онколог, уролог, медицина фәннәре докторы Павлов Андрей Юрьевич махсус килде. Бик шаккатып, канәгать булып китте. " Бөтен Европа буйлап йөрим, 7 меңгә якын операция ясап та, мондый пычрак кан күргән юк иде. Хиҗама ясаган вакытта шушындый пычрак кан чыга ала дип күз алдына да китермәгән идем. Онкология буенча авырулары булган һәркемгә иң беренче хиҗама ясатып карарга тәкъдим итәр идем", - диде.

- Хиҗама ясар өчен махсус белем алу кирәкме?

- Әлбәттә, кирәк. Ләкин белем белән генә дә түгел, кул килү дә кирәк. Бер бик яхшы табиб танышым бар. Катлаулы операцияләр ясый торган кеше. Ул, укып, хиҗама ясап карады, ләкин кулы ятмады. "Минеке түгел икән бу", - диде соңыннан.

- Ә сез ничек мавыгып киттегез?

- 2008 елны хаҗга баргач, кызыксына башладым. Аллаһы Тәгалә тарафыннан билге булган шикелле тоелды. Башта массажлар ясарга өйрәндем, укыдым, аннары менә ныклап тотындым. Бервакыт хатыным да кулын күтәрә алмас булып авырды. Нинди генә табибларга бармадык, әллә ничә төрле массаж ясаттык. Файдасы булмады. Шуннан соң, хиҗама ясарга булдым. 3 тапкыр ясаганнан соң рәтләнде.

- Хиҗама ысулы белән нинди чирләрне дәвалап була?

- Әлеге ысул белән 72 төрле чирне дәваларга мөмкин. Кан басымы, баш авырту, йөрәк авырулары, инсульт, псориаз кебек киң таралган чирләргә дәва табарга була.

- Кечкенә балаларга ничә яшьтән хиҗама ясарга рөхсәт ителә?

- Әгәр бала авырый икән, ничә яшьтә дә ярый. Элек яңа туган балага да ясый торган булганнар хәтта.

- Хиҗама ясаган өчен ничә сум акча аласыз?

- Билгеләп куйган бәям юк. Күп очракта сәдака формасында бирәләр. Чөнки мохтаҗ, акчасы булмаган авырулар күп. Андый кешедән акча алмыйм, мохтаҗларга бушка ясыйм.

- Авырмаган кеше өчен дә файдасы бармы?

- Әлбәттә, организмны начар каннан чистарту дин ягыннан да фарызга якын гамәл булып санала. Начар кан чыккач, организм яшәреп китә, тән яңа сулыш ала. Авырмаган кеше елына 2-3-4 мәртәбә хиҗама эшләтсә, бик яхшы.

Бу мәкалә традицион булмаган медицина ысулын пропагандалау максатыннан язылмады. Гадәти булмаган дәвалау ысулларын кулланганда табиблар белән киңәшләшү мөһим, чөнки бу сәламәтлегезгә зыян китерергә мөмкин.


Фикерләр








Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: Социаль челтәрләрдә тәнкыйть күңелгә хуш килмәскә дә мөмкин, әмма бу – кешеләр белән көчле кире элемтә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә парламентка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Шушы мөһим вакыйга алдыннан, республика башлыгы “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга эксклюзив интервью бирде. Анда ул Юлламаның әһәмияте, социаль челтәрләр, Көнчыгыш икътисади форумыннан алган тәэсирләре һәм күңеленә хуш килгән җәмәгать киңлекләре турында сөйләде. Моннан тыш, Президент эшче һөнәрләренең абруена, Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясенә кагылышлы темаларга һәм күрәләтә алимент түләмәүчеләр проблемасына тукталды.

Җәмгыять

“Кызымның чәчләре коелып бетте... Аягына бастыру өчен 30 миллион кирәк”

Әти-әнинең бәхете - сау-сәламәт балаларда. Балалары белән бәхеткә күмелеп, матур гына тормыш итеп яткан Азат һәм Алинә көтмәгәндә генә зур сынау алдында кала. Кызлары Аделинада куркыныч авыру – кандагы яман шеш табыла. Татарстанда бу авыруның Аделинадагы төре белән авырган башка бер бала да юк... Курчак сыман искитмәле гүзәл кызга күз тидергәннәрме әллә? Нәселләре белән сәламәт гаилә таң калган. Бала аягына баса алмый, тиз арада җыярга кирәкле сумма бик зур - 30 миллион...

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла