«Әбиебез төнге бердә бер кат күлмәкчән чыгып киткән, алтынчы көн хәбәре юк»

11 октябрь 2017

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Рафика әби Фәтхуллина кызы Мәдинә, оныгы Алсу һәм оныкчыгы белән
Буа районының Иске Суыксу Выселкасы авылында яшәүче 92 яшьлек Рафика әби Фәтхуллинаның өйдән чыгып китүенә бүген 6нчы көн.

“Көннәр җылы торса да, көз бит, төннәр салкын. Әбиебезне уйлап, күзгә йокы керми”, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә әбекәйнең оныгы Айсылу Миннебаева. 5 октябрь төнендә өйдән чыгып киткән әбидән бер хәбәр дә юк.

– Әби үзенең кызы, ягъни минем әни белән яши. Кичтән алар йокларга яталар. Әбидә бернинди сәерлек сизелми. Төнге берләр тирәсендә әни уянып китә. Бу вакытта әби утырып торган була. Хәер, аның шулай утырып йоклый торган гадәте дә бар иде. Әни аны урынына яткыра да, үзе дә йокыга тала. Әби исә шуны гына көтеп торгандай, бикле ишекләрне ачып, өйдән чыгып китә. Әбинең юклыгын әни таңда – иртәнге биштә генә күрә, – ди Айсылу.

Рафика әби гомере буе колхозда эшләгән. Озак еллар ферма мөдире вазыйфасын башкарган. 29 яшьтә тол калып, бердәнбер кызын берүзе аякка бастырган. 100не вакласа да, таза, нык әби була. Оныгы әйтүенчә, аңа 75 яшьтән күбрәкне биреп булмый.

– Бер ел элек әбинең хәтере чуалып китә башлады. Әмма озакка түгел, биш минуттан “кире кайта”. Кайвакытта минем белән дә чит кеше кебек сөйләшә. Аннары исә: “Әй, нәрсә сөйлим соң, Айсылу кызым бит инде” дип әйтеп куя.


Әбекәйне инде эзләмәгән җир калмаган. Бу эшкә кинологлар да җәлеп ителгән. Әмма әби бер җирдә дә юк.

– Кая булырга мөмкинлеген дә белмибез. Сорашмаган кеше калмады, туганнарыбыз да ут йотып тора. Әби соңгы арада күргән кешеләренә: “Мине Ульянга алып барыгыз әле” дип әйткәләгән. Анда ерак туганнарыбыз яши. Тик әби генә барып җитмәгән, – ди Айсылу уфтанып.

Рафика әби өйдән бер кат күлмәкчән чыгып китә. Шәмәхә төсле велюр күлмәк. Аның өстеннән бордо төсендәге җиңсез арка җылысы кигән булырга мөмкин. Оныгы сүзләренчә, бервакытта да яулыксыз йөрмәгән. Бу көнне дә башына ак яулык япкан булырга тиеш. Кулында бер тиен акчасы юк.

– Әби гомер буе авылда яшәде. Беркая да чыгып йөргәне булмады. Төнлә кая киткән, кай тарафка юл алган – берни белмибез. Алтынчы көн инде телефон шалтыраган саен хәбәр көтеп яшибез. Тик әбине беркем күрмәгән, – дип пошына Айсылу.

Әгәр әлеге фотодагы Рафика әби Фәтхуллина турында ни дә булса белсәгез, күрсәгез, 89370060040 номеры буенча оныгы Айсылу Миннебаевага шалтыратуыгызны сорыйбыз.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Татарстанда бал кортлары үлә: умартачылар басуга химикат сипкән хуҗалыкларны гаепли

Татарстанда бал кортлары үлү очраклары 3 меңгә җиткән. Интернет челтәрләрендә җирдә өемнәре белән ятучы бал кортларының фотолары һәм видеолары артканнан арта бара. Күпчелек умартачылар фикеренчә, проблема агулы химикатларны көндезен кояшлы яки көчле җил вакытында, умартачыларга хәбәр итмичә генә кертү белән бәйле. “Татар-информ” хәбәрчесе белгечләр һәм зыян күрүчеләр белән бу проблемага ачыклык кертте.

Җәмгыять

Йөргән кызын тәрәзәдән төртеп төшерүдә гаепләнгән Росгвардия хезмәткәре эше судта карала: “Кызым безнең өметебез иде”

Казанның Совет районы судында Росгвардиянең ОМОН хезмәткәре Марат Сәхаповка карата ачылган эшне тикшерә башладылар. Тикшерү фаразы буенча, 1 сентябрьгә каршы төндә ул, көнләшеп, 21 яшьлек сөйгән кызын алтынчы кат тәрәзәсеннән этеп төшергән. Ир моны бәхетсезлек очрагы дип ышандыра. Фаҗига версияләре турында - “Татар-информ” репортажында.

Җәмгыять

Сокларның нинди зыяны бар, суны күпме эчәргә, БАДларга ышаныргамы: белгечләр дөрес туклану турындагы уйдырмалар турында

Дөрес туклану турындагы бәхәсләр тынып тормый. Сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары хәтта үзара да уртак фикергә килә алмый: көненә күпме су эчәргә, кайсы диетаны тотарга һәм калорияләрне дөрес итеп ничек санарга. “Татар-информ” агентлыгы диетолог һәм спорт табибының фикерен белеште.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла