Җырчы Гүзәлия сихерли башлаган?

5 Января 2018

Автор: Эльвира ШАКИРОВА
Җырчы, композитор Гүзәлиянең җырлары халыкны дәвалый башлаган. Алай гына да түгел, җырларында сихер бар, имеш. Бу хакта Гүзәлиянең үзенә әйткәннәр.
“Сезнең җырларыгыз үзенчәлекле, тынычландыра, авыр вакытта ярдәм итә,” - дип еш яза башладылар. Хәтта “җырларыгыз дәвалый, аларда ниндидер сихер, аерым бер энергетика бар”, - дип язучы хатын-кызлар да бар. Авыру кешеләр, тол хатыннар күп яза”, - дип сөйләде Интертатка Гүзәлия.

Моннан тыш, Гүзәлия белән дуэт җырларга теләүчеләр дә бихисап икән. “Көн саен диярлек Интернетка яшь егетләрдән хатлар килә. Алар минем белән дуэт җырларга тели. Ни өчен минем белән дуэт җырларга телиләрдер – анысын аңлап бетерә алмыйм. Аларның барысы да – яшь егетләр! Мин моңа шаккатам, гаҗәп хәл бит!” - ди җырчы.

Исегезгә төшерәбез, Гүзәлиянең яшь егетләр белән башкарган дуэтлары чыннан да бик популярлашып китә. Элвин Грей белән җырлаган “Яныңа агылам” җырыннан соң, бу ике җырчы да танылды. Җырның авторы – Гүзәлия үзе. Ә күптән түгел Гүзәлия җырчы Хәким белән яңа дуэт тәкъдим итте, хәзер ул да яшьләр арасында танылып килә. 

“Кайвакыт “Дуэтны үзегез тәкъдим итәсезме?” дип сорыйлар. Дөресен әйтәм, беркайчан да беркемгә дә дуэт җырлыйк әле, дип әйткәнем булмады. Илназ Баһка гына тәкъдим иттем, анысын да «Барс Медиа» киңәше белән. Башка егетләр-кызлар үзләре дуэт яздырырга тәкъдим итә”, - ди Гүзәлия.






Фикерләр








Шоу-бизнес

Ришат Фазлыйәхмәтовның тормышы җайлана: хатынын өенә кертми, машина бүләк иткәннәр

Ришат Фазлыйәхмәтовның тормышы әкренләп җайлана башлады, аның йөзендә елмаю күренә. Ул "Интертат"ка хатыныннан аерылуы һәм хәзер йөрәгенең буш булуы турында сөйләде. Ләкин елмаюның сәбәбе башкада. Күптән түгел бер таныш абзые (Ришат үзе хөрмәт иткән кешеләренә шулай эндәшә) аңа машина бүләк иткән. "Минем иҗатымны хөрмәт итүче таныш абзый сабан туенда машина бүләк итте. Ышанырлык та булмады, шаяра дип уйладым башта", - дип шатлыгы белән уртаклашты җырчы.

Шоу-бизнес

Артистлар халыкны акча санауда гаепли: “Ни өчен без бушка эшләргә тиеш?”

Кайсы гына җырчының социаль челтәрдә аккаунтын ачып карама, анда артистның чит илдә ял итүен, матур йортта яшәвен, яхшы машинада йөрүен, затлы күлмәкләр киюен тасвирлаган фотоларга юлыгасың. Кайбер очракларда  җырчыларның бу фотосүрәтләре очын-очка ялгап яшәүчеләрнең ачуын чыгара - бу фотолар астында калдырылган комментарийларда ачык күренә. Күпләр артистларны байлык артыннан чабучылар дип гаепли. Татар эстрадасы артистлары мондый тискәре мөнәсәбәт турында нәрсә уйлый? “Интертат” хәбәрчесе шуны белеште.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла