Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Эльвира Хамматова янәдән кияүгә чыгарга ниятлиме?

Күпләр аның шәхси тормышы белән кызыксына, ләкин эстраданың талантлы җырчысы Эльвира Хамматова бу хакта ачылып сөйләргә яратмый. Шулай да, без аның кайбер планнары хакында белдек...

news_top_970_100
Җырчы Эльвира Хамматова янәдән кияүгә чыгарга ниятлиме?
- Эльвира, җәйге ялларың ничек уза?

- Җәйге ялларым бик яхшы уза. Әле күптән түгел генә ял итеп кайттым. Элек чит илләрдә ял итүне артык кирәксенми идем. Кечкенә чакта гына Анапага барганым булды. Шулай да Гарәп Әмирлекләренә барырга теләдем, әлеге хыялым чынга ашты. Күптәннән барлык мәшәкатьләрне онытып, рәхәтләнеп ял иткәнем юк иде. Дубайда “Бурдж-Халиф” небоскребын үз күзләрем белән күрдем, төрле музей комплекслары, архитектура һәйкәлләрен карадым, Ак мәчеткә барып дога кылып кайттым. Җиде көн ял иттем, бик кызу вакытка туры килдем.

Ялгышмасам, 45 градус эссе иде. Вконтакте һәм Инстаграм социаль челтәренә бик күп хатлар килде. Тамашачылар: “Эсседән курыкмадыгызмы?” – дип язды. Юк, курыкмадым. Гомумән, кан басымым түбән булганлыктан, гел туңып йөрим мин. Кышны яратмыйм, җәй миңа якын һәм шуңа күрә эссе көннәрне җиңел кичерәм. Кызу көннәр минем организм өчен стресс булмады. Тагын шуны әйтәсем килә: андагы матурлыкка таң калып кайттым, миңа ошады. Мин үземнең ни дәрәҗәдә арганлыгымны аңламаган булганмын икән. Ял кирәк түгел, дип йөри идем. Анда баргач ялның кирәк булгангын, үземнен нык арганымны аңладым. Башымда яңа төрле идеяләр, планнар туды. Яңа канатлар куелды, хәзер барысын да чынга ашырасы килү теләге көчле. Яңа клип төшерергә, үземне тулысынча иҗатка багышларга телим. Артист озак күренми башласа, тамашачы аны югалта. Шуңа күрә югалмаска иде исәбем.



- Улың Солтанга ничә яшь? Нинди һөнәрләре белән сөендерә?

- Улым Солтанга 20 июньдә 5 яшь тулды. Аны бик зурлап үткәрдек. Гомумән, туган көннәрне генә түгел, ул безнең һәрбер бәйрәмне ярата һәм түземсезлек белән көтеп ала. Ул яктан миңа охшаган (көлә). Әни булучылар мине аңлар, балаларыбызны һәрвакыт куандырып үстерергә тырышабыз. Безнең балачакта туган көннәрне алай зурлап үткәрүче булмады, тик әти-әни бәйрәм кәефе бүләк итәләр иде. Хәтерлим, мине уртага чыгарып бастыралар һәм түгәрәк эченә алып, әйләнәләр иде. Иң яратып көтеп алган бәйрәмнәремнең берсе – Яңа ел, икенчесе – туган көн. Солтаннын да туган көн бәйрәмнәрен үткәрми калган юк, бер яшеннән бирле үткәрәм. Быел бәйрәменә балалар бакчасына бергә йөргән иптәш малайлары, бертуганнарымнын балалары килде. Казанда үткәрдек, аниматорлар чакырттык һәм дискотека-шоу оештырдык.



Солтан вак уенчыклар белән уйнарга ярата. Өйдә мәш килеп пазллар, LEGO җыябыз. Җырга, моңга сәләте юкмы? – дигән сорауны бирергә яраталар. Юк, җырчы булуын теләмәс идем. Моңланып йөри ул үзе, хәерлегә булсын. Алдагысы ничек булыр, белгән юк, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Тора-бара үзенең сәләтләрен күрсәтер әле. Артык шук ул безнең, шуңа күрә спортка борып җибәрә алсак, яхшы булыр иде. Әлегә каратэ белән шөгыльләнә.

- Икенче кат әни булырга теләмисеңме?

- “Кайчан икенчесен алып кайтырга җыенасың?” - дип сораучылар күп. Социаль челтәрләремә дә бу хакта язалар. Һәр кешенең тормышка үз карашы бар. Мин хатын-кызлар 25 яшькә  кадәр кияүгә чыгарга һәм 35 яшькә кадәр ике бала анасы булырга тиеш, дип саныйм. Беренчене алып кайткач, икенче баланы да алып кайтасы килә бит ул. Шуңа күрә, Солтанга иптәшкә кыз бала алып кайтырга телим. Бу минем иң зур хыялым.



- Шәхси тормышыңда яңалыклар юкмы? Янәдән кияүгә чыгарга җыенмыйсыңмы?

- Ай-яй, әлеге сорауны бирергә яраталар инде. Мин шәхси тормышка бәйле сорауларга җавап бирергә яратмыйм. Ни өчен икәнен күпләр белә. Шәхси тормышымда үзгәрешләр булыр. Озак көттермәм, калганы сер булып калсын. Тамашачыларның төрлесе бар. Яратып кабул итә, изге теләктә булучылар һәм начар уйда булганнары да җитәрлек. Бер сүзне электәреп алып, җиде төрлегә әйләндереп-әйләндереп киресен сөйләүчеләр бар.

- Эльвира, әниең берүзе Балык Бистәсендә яши. Еш кайтып йөрисеңме?

- Әйе, әни Балык Бистәсендә яши. Кызганыч, әтиебез үлде, төп нигездә әни үзе генә. Кыш көне ул күп вакытта безгә килеп тора, Солтанны карарга ярдәм итә. Балык Бистәсендә ике абыем бар, алар гаиләләре белән шунда яши. Җәй көне әни янына еш кайтабыз, чөнки бакча эшләре бар. Быел бакча эше бик эләкмәде, башка эшләрем күп булды. Банкет, концертлар да эшләдем, гастрольләр белән 10 көн Оренбургта, Казахстанда  булырга туры килде. Әнигә быел кыенга туры килде, киләсе елга җиңеләйтергә тырышырбыз. Солтан балалар бакчасына йөрергә яратмый, шуңа күрә әбисе янына шатланып кайта. Авылда эш күп булса да, бик рәхәт. Монда шәһәрдә дүрт стена арасында утырганчы, Кама буйларына төшеп су коенуга ни җитә.



- Кешеләрдә нинди сыйфатларны үз итәсең?

- Мин – туры сүзле кеше, минем бу сыйфатымны күпләр белеп бетерми. Сәхнәдә тудырган образым бөтенләй башка төрле. Миңа продюсерлар үз күзаллауларыннан чыгып образ тудырдылар. Күпләр мине йомшак, тыныч, аз сүзле буларак күз алдына китерә. Никах, туй мәҗлесләре алып барырга мине тәкъдим иткән очракта кайберәүләр: “Аның кызу, дәртле җырлары бармы соң?” – дип сорыйлар.

Мин – таләпчән кеше, минем янәшәдә булучылар арттан сүз йөртмәскә һәм ялган сөйләмәскә тиеш. Кешеләрдә хөрмәт итә торган сыйфатларымның берсе – алдашмау, икенчесе – үз сүзендә тора белү. Берне сөйләп, икенчене эшләп йөрүчеләрне өнәмим. Андыйлардан бик тиз күңелем кайта. Вәгъдә иткәнсең һәм авызыңнан шул сүз чыккан икән, аны ничек булса да үтәргә кирәк. Бу тәрбиядән килә, әти-әни безне шулай үстерде. Кешеләрнең максатчан булуларын яратам. Хыялларым һәм максатларым күп, шуңа күрә дә шундый кешеләргә тартылам.



- Иҗатыңнан канәгатьме син?

- Юк, канәгать түгел. Артист кеше үз иҗатыннан канәгать булса, ул үсештән туктый. Үсештән тукталу иң куркыныч әйберләрнең берсе. Кайберәүләр якты йолдыз булып килеп керәләр дә, тиз арада сүнәләр. Мине дә башта гына популяр, хәзер инде сүнде диючеләр булыр. Мин моның белән килешеп бетмим, сүнмәс өчен төрле проектлар эшлим. Һәрдаим үсештә булыр өчен акча һәм сәләтле булу гына җитеп бетми. Аның өчен уңыш та, тамашачы мәхәббәтен яулый белү дә, хит була алырлык җырлар сайлау да кирәк. Үз өстемдә эшләргә тырышам, хәзер Казанда сольный концерт оештырырга хыялланам.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100