Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар эстрадасында нинди образ җитми яки Элвин Грей сайлаган Лэйнаның киләчәге өметлеме?

Шоу-бизнеста конкуренция зур. Шуңа да карамастан, кайвакыт бәхет очраклы кешегә елмая. Мәсәлән, җырчы Лэйна: аны Элвин Грей сайлады һәм Уфадагы концертында сигез мең тамашачыга күрсәтте. Ә шул ук вакытта меңләгән тамашачыга күренү турында хыялланган дистәләгән җырчы кыз Элвин игътибарыннан мәхрүм калды. Хәзер күп кешенең күзе Лэйнада. "Ничек булдырган? Ничек?!" - дип аптырыйлар. Лэйнаның көндәшләр белән шыплап тулган өлкәдә уңыш казануы нәрсәгә бәйле соң? Бәлки, шоу-бизнеста буш урын булгандыр һәм бу 19 яшьлек кыз шул урынны биләп алгандыр? 

news_top_970_100
Татар эстрадасында нинди образ җитми яки Элвин Грей сайлаган Лэйнаның киләчәге өметлеме?
Татар шоу-бизнесында тагын нинди бушлыклар бар? Ни өчен Лэйнага игътибар иткәннәр? Бу җырчының киләчәге өметлеме? Без бу сорауларны татар продюсерларына һәм радиолар баш мөхәррирләренә юлладык. Аларның күбесе Лэйнаны белмиләр булып чыкты, шуңа без башта аларга Лэйнаның видеоларын күрсәтергә мәҗбүр булдык.



“Гел үзгәреп торырга кирәк”

“Аксу” студиясе җитәкчесе, автор-башкаручы, продюсер Рөстәм Сәрвәров:

- Хәзер бит артистлар берсе-берсенә охшарга тырышалар. Алай ярамый. Ике Фирдүс Тямаев та булмый, ике Илһам Шакиров та булмый. 

Этот день я не забуду никогда... Сегодня, я выступила на концерте @elvin_grey_music со своей песней "Сөю Калыр" в УФА АРЕНА. Это были не передаваемые эмоции.. Полный зал, атмосфера праздника и невероятные эмоции Огромное спасибо всей команде @label_elvin_grey и отдельное спасибо Радику и его продюсеру Александру Слюсаренко за возможность, поддержку и приглашение. С днём рождения вашего лейбла! Ещё больших побед! Жду приглашения в Олимпийский Спасибо всей моей команде за доверие ко мне, за работу 24/7, продвижение и за отличные рабочие и дружеские отношения в коллективе! Вы многого не видите, но вокруг меня работают очень много людей. И я благодарна всем им и я их очень люблю @dondinario спасибо.. Ты знаешь все сам.. Меньше месяца назад вышла моя первая песня, которая уже играет на @bimradio, а я выступаю на концерте Элвина Грея и снимаюсь в телевизионных съёмках разных татарских каналов где проходит Новогодний огонёк (Об этом узнаете чуть позже). Это все слаженная работа нашей команды И это только начало... Рэхмэт, #Уфа! #Лэйна #СоюКалыр #ЭлвинГрей #ElvinGrey

Публикация от ЛЭЙНА (@leyna_ka)

Артист әллә каян күренеп тора торган булсын, үзенчәлекле булсын ул. Үз образыңны, үз юнәлешеңне булдырсаң, сине һичшиксез яратачаклар. Бер үк әйбер туйдыра. Яңа әйбер күрәсе килә. 


Мәсәлән, безнең татар халык җырларын рус телендә, чит телләрдә башкарырга була. Ә нигә юк? Бүтән милләтләр дә тыңлый башлар иде. Мәсәлән, җырда өч куплет, шуның берсен татарча, берсен русча, берсен инглизчә башкарасың. Шулай итеп татар җырын тыңламаган тамашачыга да татар җырын тыңлатып була. 


Элвин Грейга мин нәрсә өчен рәхмәтле: ул бөтенләй татар җырын тыңламый торган яшьләргә татар җырын тыңлата. 

Лэйнага афәрин. Тембры бар, диапазон бик зур түгел инде, ләкин аны, шөгыльләнсә, үстерергә була. Монда бар әйбер дә ул кызның үзеннән тора. 

Бездә бит күбесе ике җыр чыгаралар да, мин популяр дип, бүтән шөгыльләнмиләр, эшкә биреләләр. 


Сезгә мисал: дөнья йолдызы, опера җырчысы Альбина Шаһиморатова. Ул Казанда чакта бөтенләй дә җырлый белми иде дисәм, бик дорфа яңгырар, бик начар җырлый иде. Әмма аның үз “өстендә” эшләве, тырышуы аны дөнья йолдызы итте. Мин моны ни өчен әйтәм? Әгәр дә Лэйна да тырышса, укытучылар белән үз тавышы, тембры, диапазонын камилләштерү юнәлешендә эшләсә, продюсерлары белән уртак тел тапса, ялгыш ялгызлык юлына кереп китмәсә, бар да була. Лэйна Россия дәрәҗәсенә дә, Европа дәрәҗәсенә дә күтәрелергә мөмкин.

Лэйнаның исеме ошый, чөнки ул уртада тора. Ул, теге, Бибиҗамал түгел. Үсәсе килгән, Европа сәхнәсенә чыгарга теләгән кешегә ярый торган исем. Асылы бит исемдә түгел, аның татарлыгы, иң мөһиме, йөрәгендә булсын. 

Бездә күп кеше продюсерның ни өчен кирәк икәнен аңламый. Продюсерны күбесе иганәче итеп кенә күз алдына китерә. Продюсерның эше бит репертуар, башкару манерасын булдыруда. Ул хәтта бизәнү һәм киенү өчен дә җаваплы булырга тиеш. 


“Бу кыз түгел, Зәйнәп тә зал җыя алмый”

Продюсер, автор-башкаручы Айдар Тимербаев:

- Хәзер танылу өчен хит җыр һәм акчаң булуы кирәк. Акчаңны жәлләмичә, “раскрутка” ясарга кирәк. 

Җырларны кеше, яратасы булса, “раскрутка”га кадәр үк ярата, чамаларга кирәк. 

Айдар Тимербаевның Инстаграм @aidardus аккаунтыннан 

Лэйнаны сез карарга кушканга гына карадым. Анда мине кызыксындырырлык бернәрсә дә юк. Хәрәкәтләрен генә карадым да, “Аха, мәйтәм, хәрәкәтләнә ала икән бу кыз, җырлый ала”, дип уйладым. 

Өйрәнсен ул үзенә генә хас биюләр, я сәхнәдә үзен башкача тотсын. Бу кызның матурлыгы һәм сәхнәгә чыгар өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар. Әмма бит ул “Бөтен мөмкинлекләрем бар” дип чыктым гына түгел. Аның шикелле йөзләгән кыз бар. Бәлки аннан матуррак җырлаучылар да бардыр. Әмма бит алар заллар җыеп йөри алмый. Бу кыз түгел, Зәйнәп (җырчы Зәйнәп Фәрхетдинова - ред.) тә зал җыя алмый. 

Тавышы үзенчәлекле тавыш түгел инде. Андый тавышлылар күп. Мин дөресен әйтәм. Ничек бар, шулай. Җырчыны аны җыры кеше итә. Менә мин аның җырын тыңладым, ләкин ул мине кызыксындырмады. “Кем икән бу? Кара әле?” дигән кызыксыну уятмады. Мондый җырлар миллион. 

Артист башта бер җыры белән чыгып, кешене шул җырына гашыйк итәргә тиеш. Җыр хит булырга тиеш, ул җырларны алып, машиналарда тыңлап йөрергә тиешләр. Лэйнаның бу җырларын беркем дә машинасында тыңлап йөрми инде. 


Лэйна дисез. Исем бернәрсә түгел ул. Үзеңне “Урындык” дип әйтсәң дә, барыбер. Сине яратасы булсалар, болай да яраталар. Хет әллә нәрсә дип куйсаң да, яратмасалар, яратмыйлар. Исем юк-бар нәрсә ул. Ә киемдә тыйнаклык югалырга тиеш түгел.  
 

“Безгә эстраданың традицион нәрсәләре кызык түгел”

Tat cult lab/театр лабораториясе – Yummy Music лейблы лидеры Ильяс Гафаров:

-Мин Лэйнаның продюсерлары белән аралашам һәм без үзара кечкенә генә партнерлык турында сөйләшкән идек, шуңа күрә мин бу очракта бәлки объектив әйтә дә алмамдыр. Мин хәзер кызыксынган кеше булып чыгам. Мин инде хәзер читтән караучы кебек әйтә алмыйм. 

Әмма, кыскача гына әйтсәк, Лэйнаның җырлары – яшьләр өчен кызыклы музыка. Тиз арада шуның кадәр материал яздыруы – ул бик яхшы күрсәткеч, димәк, аның иҗаты чыннан да ташып тора. Мин моңа бик шат.



Лэйнаның мөмкинлекләре турында әйтүе миңа бераз кыен, чөнки без бераз башка сәхнә юнәлешендә эшлибез, ягъни эстрада белән көн саен аралашабыз дип әйтә алмас идем. Бәлки, безгә эстраданың традицион нәрсәләре кызык та түгелдер, шуңа күрә мин бу өлкәдә мөмкинлекләрен әйтә алмыйм. 

“Бу миңа кызык түгел”

Лэйнаның мөмкинлекләре турында Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттаховтан да сорарга булдык. Әмма ул, башта җавап бирергә ризалык белдерсә дә, без шалтыраткан вакытта эше булу сәбәпле без бераз соңрак сөйләшәбез дип килешсәк тә, ахыр чиктә Лэйна турында сөйләшүдән баш тартты. 



-Рифат Әхмәтович, хәерле көн. Кабат “Татар-информ”нан шалтыратабыз... 

-Минем әлегә видеогызны карарга вакытым юк. Без ашыгыч рәвештә Мәскәүгә документ төзибез. Әлегә вакытым юк. 

-Кайчан сөйләшә алабыз икән? 

-Мин белмим инде. Миңа бик кызык тема түгел ул, аңлыйсызмы? Гафу итегез, миңа кызык түгел, - диде Рифат Фәттахов.

“Продюсерлар татар сәхнәсен куллана”

“Татар радио”сы баш мөхәррире Айваз Садыйров: 

-Әлеге кызның тавышы шактый әйбәт, көр, күпмедер күләмдә көчле, заманча. Хәзерге вакытта Европа һәм рус эстрадасында күзәтелә торган тавыш дип әйтик. Шул рәвешле бу кызда шул эстрада дәрәҗәсенә җитү теләге бар дип аңларга кирәк. 

Икенче яктан, мин моның минусын да күрәм. Беренчедән, берникадәр калыплашу бара. Икенчедән, җырны башкаруда сүзләре генә татарча булып кала. Интонация һәм калганы, әйтүемчә, европалаша. 

Минем хәтта рус эстрадасы турында да “ул чиста русныкы гына” дип әйтәсем килми. Аларда да шул инглиз, Европа, Америка эстрадаларына карап җырланган җырлар. 

Аларның телләрендә берникадәр йомшаклык булу сәбәпле, рус эстрадасы артистлары, бигрәк тә Black Star, Тимати лейблына кергән җырчылар һәм хәзерге яшь буын җырчылары җырларын авызларына ниндидер предмет кабып җырлаган кебек башкара, ягъни инглиз авазлары белән җырлаганнары сизелә. Сизгәнегез бардыр. Лэйнада да шул әйбер күзәтелә. Мин моны плюс дип атый алмыйм. Шул вакытта миллилек югала. 

Мин моны тәнкыйть итеп әйтмим. Мин моны бары тик факт буларак әйтәм. Бәлки алга таба безнең эстрада шул рәвештә дәвам итәр, кем белә. 



-Исеме – Лэйна. Бу миндә ниндидер сорау уята. Бәлки, бу исем продюсерлар тарафыннан алдан ук халыкара мәйданга дип исәпләнгән исемдер, татарга гына тукталып калу түгелдер. Элвин Грей да бит продюсеры тарафыннан халыкара проект буларак уйланган. Татарда әзрәк җәелеп алып, мөмкинлекләр туу белән, Казахстанга да, Румыниягә дә кереп карау. Дөньяны яулау, төрле төрләрдә җырлау. Монда да бәлки шундый идеядер, ләкин Лэйна дигән исем татар эстрадасына ничектер ятып бетмәгән кебек. 

Лэйна. Аны “Ләйнә” дип аңларгамы? Без, татарлар, ничек дип әйтербез икән аны? Монда шулай ук радиостанцияләр, сәхнә алып баручылары һәм гомумән эстрада өчен берникадәр уңайсызлык туа. Бу исемне универсаль үк дип әйтеп булмый. 


Элвин Грейны универсаль дип әйтеп буладыр, чөнки ул аның конкрет инглиз исеме, инглиз фамилиясе. Ә монда Лэйна. Аны ничек аңларга? Әйтәм бит, “Ләйнә” дип әйтергәме аны? Элвин Грейны татарча “Эл-вин Гәрәй” дип әйтмиләр, ә монда Лэйнаны барыбер дә “Ләйнә” дипме, бәлки “Ләйлә” дип тә әйтәсе киләчәк. 

Элвин Грейга да, чыкканда, “Кем бу?” дип караганнар иде, хәзерге вакытта уңышы билгеле. Шуңа күрә бу кыз бары тик иҗат итсен. 

Ләкин, шул ук вакытта, аңлавымча, продюсерлар татар эстрадасына керү берникадәр җиңел булганлыктан гына безне мәйдан итеп кулланып, алга таба артистны халыкара аренага чыгару турында уйлыйлар. 


Бездә үскәндә дә мораль һәм этик яклар, миллилек күздә тотып эшләнсен иде. 

Мин куркам, хәзерге заман җырчыларының юнәлешләре Европа, Америка, русныкы булганлыктан, җырлау теле генә татарча булып кала. Миллилек югала. Татарча сүзләр генә. Әле алай да күп җырчылар нәрсә җырлаганнарын аңлап җырламыйлар. Әгәр дә инде я татарга, я башкортка дип юнәлгәннәр икән, шул этапта миллилекне күз алларында тотсыннар иде.  


“Лэйна мегапопуляр җырчы булыр дип әйтмим”

“Болгар радиосы” баш мөхәррире Илфар Кәримов:

-Татар эстрадасына бүгенге көндә нинди образлар җитмәвен мин төгәл әйтә алмыйм. Күп кенә очракта яшьләр кемгәдер иярергә тырыша. Бәлки, эстрадага күп очракта үз йөзеңне булдыру җитмидер. Хәзер рус һәм чит ил эстрадаларында да ошарга тырышу, кемгәдер иярү бар. Бәлки эстрадага үз йөзе, үзенчәлеге җитмидер.


Мин Лэйнаның тавышы гениаль һәм ул гениаль җырлый дип әйтә алмыйм. Тик шулай да аның үз йөзе, ниндидер үз стиле, аны башкалардан аерып тора торган юнәлеше бар. Лэйнаны башка җырчы белән бутап булмый инде. Тавышы да яхшы, вокаль мөмкинлекләре дә бар. Әгәр дә инде ул җырчы булырга тели икән, шул юнәлештә эшләсә, миңа калса, үз урынын табачак. 

Лэйнаның җырлау стиле, җыры үзе, иҗаты күбрәк яшьләргә юнәлдерелгән. Ул җырлары, сүзе, көе, җырлау манерасы белән аерылып тора. Безнең җәмәгатьчелектә: “Кара, киенә дә белмәгән, күлмәк тә кимәгән, өстендә дә юк”, дип әйтергә яратучылар бар. Лэйнаның төнге клубта чыгыш ясаган образы, миңа калса, әлеге урынга тулысынча туры килә. Әгәр дә инде ул башка берәр сәхнәдә чыгыш ясаса, әлбәттә инде, икенче төрлерәк киенергә кирәк булачак. Киемне кем алдында һәм кайда чыгыш ясавыңа карап туры китерергә кирәк. 

Элек-электән, мин моны бәләкәй чактан ук хәтерлим инде, җырчылар каен, учак янына басып җырлаганнар. Аннары эстрада үсә башлаган саен биючеләр белән чыгучы җырчылар барлыкка килә башлады. Ул вакытта да “Нәрсәгә алып чыкканнар инде бу арт сикертеп йөрүчеләрне? Нәрсәгә кирәк инде бу биючеләр? Үзләре генә җырлый алмый мәллә?” дип әйтәләр иде. Андый кешеләр һәр буында да буладыр инде ул. Миңа калса, һәр кешенең үз фикере, шуңа күрә мин алар белән бәлки килешеп тә бетмимдер. Әгәр дә Лэйна эшләргә тели икән, аның теләге бар икән, нишләп әле эшләмәскә? 

Мин Лэйнаны бүгенге көндә мегапопуляр җырчы булыр дип тә әйтмим, ул төшеп калыр дип тә әйтмим. Аны бит эшләп карамыйча белеп булмый. Эшләргә кирәк. Һәр җырчының җырларга, үз аудиториясен табарга хокукы бар. Теләк кенә кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100