Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тамада Алмаз Мирзаянов үзен тамада дип язучыларны ... себерке белән эшеннән куарга җыена

Алмаз Мирзаянов үзенә "тамада" дип атауга каршы чыкты. "Мин артист, нәфис сүз остасы, бәйрәмнәр алып баручы" ди ул һәм үзенә тамада дип әйтүчеләрә карата бик катгый чаралар күрергә җыена.

news_top_970_100
Тамада Алмаз Мирзаянов үзен тамада дип язучыларны ... себерке белән эшеннән куарга җыена

Алмаз Мирзаяновның ачуын чыгарган язма “Интертат”та 31 август көнне чыкты. "Тамада Алмаз Мирзаянов өйләнә?" - дип язган идек без. Алмаз озак көттермәде, җавабын җиткерде.

“Әзер материалны күчереп алганда да халыкка дөрес итеп тәкъдим итә алмаган бәндәне б...лы себерке белән эшеннән куар идем мин! Мәгънәсе булсын дип җырлар яздыртасың, клипта да тәрбия булсын дип тырышасың, халыкның шигърияткә сулган хисләрен яңартырга тырышасың һәм монда сине берәү тамада дип атый! Ә сез мәҗлесләрдән китмә дисез”, - дигән ул үзенең аккаунтында. Алмаз Мирзаянов тутырып язган иде, тәрбиясезлек булыр дип, төшереп калдырдык. 

Язылучылары рәхәтләнеп “мактаганнар” үземне. Укымышсыз дип язганнар. 

Бигрәк тә Алмазның халыкны тәрбияле итәргә тырышуы ачык күренә. Тәрбияле икәне дә күренеп тора! "Бәндәне б...клы себерке белән куар идем" дип сөйләшкәнен нәфис сүз остасы икәне күренеп тора! Шәхси язышуда түгел бит, бөтен укучылары алдында шулай сөйләшә.

Танышларым әллә ничә тапкыр аның язганнарын фотосурәткә төшереп җибәрделәр, янәсе, укыдым микән. Әйе, Instagramда язылганнарны җентекләп, кат-кат укып чыгарга туры килде. Гаеп итәрлек әйбер тапмадым, тамада бит инде ул! Билгеле булганча, туй индустриясе өлкәсендә эшли. Бәйрәмнәр алып баручыны "тамада" дип атыйлар түгелме соң? Алмазны тамада дип әйтмәс идем, әгәр ул туй-юбилейлар кебек мәҗлесләр алып бармаса. Кемнән генә сорама, күпләргә ул тамада буларак таныш. "Тамада-шоу" фестивалендә гран-прига лаек булуы да билгеле. Вконтакте социаль челтәрендә дә үзен тамада дип атаган. “Әллә кайчангы туй фотосы килеп чыкты. Мин күптәнге тамада икән инде, шулай да һаман бәйрәмнәрегезгә чакырып торганыгыз өчен рәхмәт”, – дип язган. Димәк, ул әле 2017 елда тамада булган. Ә бер елдан - быел тамада булудан туктаган! 




Әлеге вакыйгага күз йомып калырга да була иде, ләкин үз фикеремне җиткерәсе килде... 

 

Алмазны кем дип тәкъдим итәргә дә белмим хәзер. Ярый, үзе кебек “бәндә” һәм “берәү” дип эндәшмәгәч, әйбәт инде. Тамада дип юкка гына язмадым, чөнки күптән түгел үземнен туемны алып барды. Бәйрәмнен ничек үткәнен сизми дә калдык, бер сулышта узды да китте! Мәҗлес ахырында: “Тамадабыз Алмаз Мирзаяновка зур рәхмәтебезне белдерәбез”, - дидек. Әле ярый, ул вакытта янында б...клы себерке булмаган, себергән булыр иде безне.



Үзен нәфис сүз остасы дип язырга куша, ләкин оста булыр өчен сәхнәдә бер-ике шигырь сөйләү генә җитә микән? Мәҗлесләрне матур итеп алып баручыны да нәфис сүз остасы дип әйтә башларгамы икән инде? Дөрес, бер концертта аның сәхнәдән шигырь сөйләгәнен ишеткән бар. Нәфис сүз остасы булыр өчен шул җитә микәнни? Алмаз җырлыйм, клиплар төшерәм дигән... Булдыра аласың икән – җырла! Афәриннән башка сүз юк. Социаль челтәрләрдә аның өч җыры, бер клибы бар. Бәлки, аны җырчы дип язарга да ярый торгандыр? 

Минем Алмазны һич кенә дә үпкәләтәсем килми, әйбәт һәм тырыш егет. Ни өчен тамада сүзен шулай “авыр” кабул итүен һич кенә дә аңлый алмадым. Һәрхәлдә, нәҗесле себерке белән кууга караганда, тамада сүзен ишетү күпкә рәхәтрәк бит инде.

Кем ул тамада?

"Тамада" - төрки телләрдән кергән сүз: Тәгам ата - ягъни алып баручы, лидер мәгънәсендә. Массакүләм чаралар, туй мәҗлесләре алып баручы. Тәгам ата мәҗлестә кешеләр белән аралаша, аларга сүз бирә, бәйрәмне оештыра. “Тамада” сүзе Кавказ якларында аеруча популяр.



Тамада һәм алып баручы ничек аерыла? Бу хакта бәйрәмнәр оештыру агентлыгын оештырган Марсель Мәхмүтовтан сорадык.

- Тамада дип әйтүгә ачуланырга кирәкми, минем беркайчан да ачуланганым булмады. Алып баручы – киң кулланмага ия. Алып баручы дип күпләргә әйтергә була бит инде ул. Мәсәлән, концерт-тамаша, интерактивлар да эшләүчеләрне. Алып баручының бер төркеме – тамада. Әгәр дә син туй һәм юбилей мәҗлесләре алып барасың икән, һичшиксез, тамада булып саналасың. Хәзер генә ул алып баручы диләр, элек тамада дияләр иде. Тамадалык белән шөгыльләнеп, алып баручы булганнар да бар. Тамада дип мәзәкләр, шигырь сөйләп бәйрәмнәр алып баручыларны атыйлар иде һәм ул безгә шулай кереп калды, - диде ул.

Зәмирә Рәҗәпова фикеренчә, тамада һәм алып баручы гел янәшә бара. Әлеге сүзгә замана алып баручылары еш үпкәли ди Зәмирә.

- Тамада – мәҗлес алып баручы, безгә Грузиядән кулланылышка кергән сүз. Без алып бара торган эш тамадалыктан бераз гына аерыла, чөнки хәзер туйларда җырлыйбыз, шигырь сөйлибез һәм төрле иҗади чыгышлар күрсәтәбез. Алар бер-берсенә охшаган, тамада һәм алып баручы гел янәшә бара. Мәҗлесләр ниндидер төзелгән программа буенча бара икән, алып баручы буласың инде. Миңа тамада дип эндәшәләр икән, үпкәләмим. “Тамада Зәмирә” - дип әйтәләр, исем китми. Халык телендә тамада дип әйтсәң, дөресрәк, ул шулай кереп калган. Замана алып баручылары еш кына үпкәлиләр бу сүзгә, алып баручы дип үзгәртергә тырышалар, - дип сөйләде ул.



Алмазның үзенә дә шалтыраттым, аның фикерен белергә теләдем... Хәзер түкми-чәчми, ничек бар – шулай язам. 

- Әйе.
- Алло, исәнмесез, Алмаз!
- Яна мәллә?
- Аңламадым, нигә алай дисез?
- Өченче тапкыр шалтыратасыз бит инде, өзеп тә куеп карыйм...
- Ой, хәзер сөйләшә алмыйсыз, димәк?
- ...

Мөгаен, Алмазның эше күп булгандыр, соңгы соравыбызга җавап бирмәде, ул телефонын куйды. Нәфис сүз осталары халык белән менә шулай сөйләшә икән, җәмәгать - исәнме дә юк, саумы да.

Аның белән соңрак янәдән элемтәгә кердек.

- Мин сезнең, бигрәк тә журналистлар өчен тамада түгел. Мин бары тик заказ бирүче кешеләр өчен генә тамада, алар гына миңа шулай эндәшә ала. Ничек инде белемле журналист шулай дип яза ала? Беренче чиратта, мин – артист һәм мәҗлесләрдә түгел, сәхнәдә чыгыш ясый торган кеше. Нүжәли шуның матур ягын күрсәтеп булмый, ә тамада дип язырга кирәк? Мин сезгә җавабымны әйттем, үзегез уйлагыз. Аның белән башымны бутыйсым килми, - диде дә, элемтәне өзде Алмаз.

Менә шулай, мең дә бер соравыма җавап таба алмадым. Кире шалтыратып тормадым, Алмазның тавышы бик ачулы иде. Бу юлы б...клы себерке белән генә кумас, дип уйладым.

Намусым чиста икән, җәмәгать. Алмазга тамада дип әйтергә тулы хокукым бар. Үзе әйтмешли, мин аңа заказ бирдем, мәҗлес алып барырга мөрәҗәгать иткән идем бит. Димәк, минем өчен ул тамада. Сезнең өчен, хөрмәтле укучылар, 2017 елга кадәр генә тамада булган. Ә хәзер Алмаз Мирзаяновны тамада дип атарга теләсәгез, аны мәҗлесегезгә чакырыгыз. Аннары сез дә аны тамада дип атый алачаксыз.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100