Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәслимә Низами: “Мин бит бер генә дә нота белмим, мин – тумыштан талантлы кеше”

Татарстанның атказанган артисты, шагыйрә, күренекле композитор, журналист Тәслимә Низами Татарстан Милли китапханәсенең Зур уку залында үзенең “Җырым белән керәм күңелеңә” дип исемләнгән иҗат кичәсен үткәрде. Анда ул үзен, беренче чиратта, шагыйрә буларак тәкъдим итте һәм, әлбәттә, тамашачы яратып өлгергән җырларын да башкарды. “Татар-информ” хәбәрчесенә ул хәзер нинди темаларга иҗат иткәнен, Иван белән булган мөнәсәбәтләре турында сөйләде һәм укучыларга төпле киңәшләрен бирде.

news_top_970_100
Тәслимә Низами: “Мин бит бер генә дә нота белмим, мин – тумыштан талантлы кеше”

Искәртеп китик, бүгенге көндә Тәслимә Низами татар эстрадасында танылу алган күпчелек җырларның авторы. “Әлдермешкә кайтам әле”, “Хыянәт”, “Падишаһым-Солтаным”, “Син барында”, “Бал җимеше”, “Карусель”, “Бәхет кирәк миңа да” һ.б. хитларны иҗат иткән кеше. Аның композицияләрен Хәния Фәрхи, Зәйнәп Фәрхетдинова, Габделфәт Сафин, Резидә Шәрәфиева, Лилия Муллагалиева, Асаф Вәлиев, Асылъяр һ.б. җырчылар башкара.

Моннан тыш, ул әле дүрт бала анасы да. Олы мәхәббәт хисләре белән сугарылган шигырьләрен матур көйләргә төреп, халкыбыз күңеленә сала ул. Табигать, Җир ана, әти-әни, балалар, дуслык хисен кадерләп саклау – шагыйрә өчен төп темалар булып тора.

“Мине шагыйрь буларак танымыйлар, җыр язучы гына диләр”

Тәслимә Низами шагыйрә, композитор, журналист буларак та билгеле. Ул үзен җырлар авторы буларак кына кабул ителүен әйтте. “Иҗат кичәмдә тамашачылар мине шигырьләр, поэмалар авторы буларак та ача алгандыр дип өметләнәм”, - диде ул. Бу уңайдан шагыйрә үзенең яңа гына иҗат иткән "Бозлар китә” поэмасын укыды. Ул минем тормышымның авыр вакытларында язылган әсәрем. Хәзер барысы да яхшы. Балаларым да укып бетерделәр, кызым Казанда, улым Германиядә яши. Авыр чаклар артта калды, лəкин йөрəктəге яралар шигырь юлларына салынды. Тормыш шундый катлаулы. Сынау артыннан сынау биреп тора. Ләкин иҗат кичәмдә еламыйк, елмайыйк.

“Күзгә-күз карашып, якыннан чыгыш ясаган юк иде әле, бик каты каушыйм. Сез мине жәлләбрәк торыгыз инде, инфаркт булмасын тагы бу әбигә”, - дип шаяртты иҗат кичәсе башында героебыз.

“Мин бит бер генә дә нота белмим, мин – тумыштан талантлы кеше”

Тәслимә Низами үзенең популяр җырларының берсе – “Карусель” җырын башкарды. 

"Кызганыч, шушы көнгә кадәр әлеге җырыма бер генә дә премия дә бирелмәде. “Возраст не позволяет”, - ди.

Мин бит бер генә дә нота белмим, мин – тумыштан талантлы кеше. Көн дә сикереп торам да, диктофонга җырларымны яздырам. Җыр ничек туа – шулай итеп җырчыга барып ирешә. Кайбер җырчылар теге яки бу җырның дөреслеген яныма килеп сорыйлар, мин уйланылганча булсын өчен. Шулай итеп, минем 600ләп җырым бар. Җыр шигырьләремә өч йөзләп көй язылган.

Кечкенә чагымда мине бишектә тибрәтәләр иде һәм колагыма симфоник музыкалар ишетелә иде. Әгәр дә мин шәһәр тирәсендәрәк үскән булсам, әлбәттә, музыкаль белем алган булыр идем. Бәлки, миннән зур музыкант чыккан булыр иде. Минем әле дә ул симфоник музыкалар колагымда яңгырый, ләкин мин аларны яза белмим. Җиденче класстан шигырьләр яза башладым. Әмма җыр яза башлау кызык булды. Өченче баламны – Илшатны тапкач, улым сигез ай йокламады: көндез йоклый, төнлә юк. Җыр язмасам, җырламасам – елый. Һәм шулай иң беренче тапкыр минем “Бишек көе” җыры туды. Ничек туа, шулай китә инде ул җырлар".

Тәслимә Низами җырларына беренче бәяне кем бирә?

Шагыйрәнең иң якын дусларының берсе – журналист Фәния Әхмәтҗанова. Алар студент елларыннан ук таныш. Бергәләп Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укый, бер бүлмәдә тора, колхозның строй отрядларында була, һәм, бүгенге көндә дә алар җан дуслар.

“Мин җыр язгач, Фәниягә мөрәҗәгать итәм. Беренче бәяне ул бирә. Төрле вакытта шалтыратканым бар, чөнки җыр язганда мин сәгатькә карамыйм. Фәния мине беркайчан да кире какмый”, - дип сөйләде Тәслимә ханым.

“И, Фәния, син шундый әйбәт кеше икәнсең”

Фәния ханым Әхмәтҗанова үзенең яшьлек хатирәләрен дә искә төшерде:

– Мин апаларга, ул заводка, эшкә китеп барабыз. Мин беренче, ул тугызынчы трамвайга утырырга тиеш. Тәслимә кесәләрен капшап карады да, “И, малай, акчамны тулай торакта калдырганым, бер тиен акчам да юк”, - диде. Мин Тәслимәгә бик яхшы кыяфәт белән өч тиен акча чыгарып бирдем. Без бит әле бер-беребезне белмибез, күрештек кенә, беренче көн иде ул. “И, Фәния, син шундый әйбәт кеше икәнсең”, - диде Тәслимә. Шундый шатландым инде үземнең әйбәт кеше булуыма. Шулай итеп, беренче танышу шулай булды безнең.

– Тәслимәнең җырлап йөргәне башта сизелмәгән дә иде. Стипендия алган көн булгандыр инде ул, мөгаен. Тәслимә кибеткә барды да, гитара күтәреп кайтты.Ул вакытта гитара уналты сум тора иде. Без шаккаттык, “нәрсәгә кирәк икән ул безгә, без бит җырламыйбыз”, - дип уйлап куйдык. Шуннан Тәслимә: “Кызлар, минем җырлыйсым килә”, - диде дә, тәрәзә төбенә утырып, гитара чиртә-чиртә җырларга тотынды. Аның җырлаганын беренче тапкыр шул вакытта ишеттем.

Тәслимәне берничек тә ачулана алмыйм, ул бик ихлас, ярдәмчел, ачык кеше. Бала кебек ул.

"Яшьләрне куып җитмәкче булам"

Тәслимә апаның үзе белән дә күрешеп, әңгәмә корып алдым. Сәхнәдәге "Тәслимә Низами" сәхнә артындагы "Тәслимә Низами" белән бер тамчы да аерма юклыгын шунда ук сизеп алдым. Өч сыйфат белән әйткәндә, аны гадилеге, эчкерсезлеге һәм тыйнак булуы белән тасвирлар идем.

– Тәслимә апа, бәхетле мәхәббәт темаларына багышланган җырларыгыз бихисап. Ә моннан тыш, хәзер нинди темаларга иҗат итәсез?

– Бүгенге көндә яшьләрне куып җитмәкче булам әле, - дип шаяртып сүзен башлады ул. – Йөрәк һаман унсигездә, яшьләрчә дөрләп яна дип, дөбердәтеп яңа җыр яздым әле. Бер дә картаясы килми. Тормыш хәзер Аллага шөкер, барысы да җайланды. Яшәргә дә яшәргә әле! Соңгы вакытта яшәү көчен алу, тормыш, балалар турында иҗат итәм. Күбрәк балалар белән эшлим. Заказ җырлар да язам. Иҗат ялкыны белән янам.

– Иван абый белән кавышкач, Сезнең иҗатыгызда да борылыш булдымы? Әллә ничек дәвам иткән, шул килеш барамы?

– Иван белән кавышкач, башта бераз тынычланып алган идем, хәзер инде ялкынланып яза башладым. Берәр нәрсә язарга компьютер алдына утырам да, “Иван, мин бүген өйдә түгел”, - дип әйтәм. Ул ашарга да пешерә, ашата да, чәй дә эчерә. Кыскасы, миңа эшләргә шатлык тудыра.

– Тамашачыларга, укучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

– Көнләшү – яхшыга түгел. Берүк бу сыйфатны үзегездә булдырмагыз. Язучылар, журналистлар арасында да бик тыгыз элемтәләр, дуслык кына булсын иде.

Өйдә җыештырырга, ашарга пешерергә кирәк, иртүк торып эшкә чабасың. Менә шулай дөньяны куасың, куасың да, гомернең бер матур вакыты җитә: аның тәмен тоя башлыйсың, рәхәттә яшисе килә! Бөтен булган рәхәтнең тәмен татып калырга ашыгыгыз, рәхәтләнеп яшәгез, юк-барны, күңелсезлекләрне өстегезгә алмагыз. Дөньядан ямь табып яшәгез. Үзегезне гел яхшы юнәлешкә юллагыз! Тормышыгыз да, чыннан торып, яхшы булыр, Алла боерса.

– Тәслимә апа, безнең редакциягә әйтәсе сүзләрегез дә бардыр?

“Татар-информ” агентлыгы редакциясенә рәхмәт әйтәсем килә. Алар мине онытмый. Сезгә иҗат уңышлары телим, әле дә булса, концертымны интернетта бик каты карыйлар. Интернет-артистка әйләндем. Сезнең ярдәм белән популярлыгым артты дисәм дә ялгыш булмас.

Тәслимә Низами 1956 нчы елның 23 нче августында Саба районы Туктар авылында туа. Туган авылындагы мәктәпне тәмамлый. Үзлегеннән гармунда уйнарга, көйләр чыгарырга өйрәнә. Беренче шигырьләрен Мәртен мәктәбендә җиденче сыйныфта укыганда яза башлый. Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем ала, 1982 елда аны тәмамлый һәм озак вакытлар төрле басмаларда эшли: “Байрак”, “Мәдәни җомга”, Шәһри Казан”, “Мәгърифәт” журналларында язмалары басыла. Журналистикадан 2004 елда китә. 2008 елның 12 ноябрендә Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә. 2010 елда “Җанымнан моң агыла” дип исемләнгән җырлар һәм шигырьләр җыентыгы чыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100