Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Равил Галиев: Халыкның чират торып билет сатып алачагына без инде ышанмыйбыз

ТР атказанган артисты Равил Галиев “Балачагыма кайтам”, “Әй хатын-кыз” дигән яңа җырлар яздырган. Җәй һәм көз айларында тамашачыларын яңа клиплары белән дә сөендерәчәк.

news_top_970_100
Равил Галиев: Халыкның чират торып билет сатып алачагына без инде ышанмыйбыз
“Инде берничә көннән бирле Казанга килергә җыенам. Атна башында нинди көчле буран, аяктан егарлык каты җил котырды! 5 февраль Казанга барырга дип чыгып киткән идем, андагы машиналарның батып ятканың күреп, Чаллыга кире борылып кайтып киттем. Кыш башында яумаган кар февральдә рәхәтләндерде. Һава торышыннан ниләр көтәргә дә белмәссең хәзер, сәгате-минуты белән үзгәреп тора. Озын төннәр, җил-буран, кар көртләре булса да кышны яратам мин”, - дип килеп керде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР атказанган артисты Равил Галиев. Без аның яңалыклары турында сораштык.

- Әле ниләр белән шөгыльләнәсез?

- Иҗат - беренче урында. Телевизор экраннарында еш күренмәвем иҗат итүдән туктадым дигән сүз түгел. Яңа җырларым язылып тора. Быел Резеда Шәрәфиева белән бергә иҗат итә башлавыбызга 20 ел тулды. Филармония концертлар залында аның белән бергә  “Фарфор туй” дип аталган юбилей концертын оештырдык. Программаның эчтәлеген режиссер, алып баручы Зәмирә Рәҗәпова язды. Үзенчәлекле һәм мәгънәле сценарий язып тапшырганы өчен зур рәхмәтле без аңа.




- Концертка халык җыю авыр түгелме?

- Бу яктан кыенлыклар бар инде ул. Бүгенге көндә бу татар эстрадасының гомум проблемасы дияр идем. Нинди талантлы, оста җырчылар да тулы заллар җыя алмый.

- Сәбәбе нәрсәдә?

- Мин аның турында һәрдаим уйланам. Сәбәбенә һич төшенә алмый. Нәрсә дип әйтергә дә белмим.

Җырчы Рөстәм Закиров: “Билет сатып йөреп җырның сүзләрен ятларга вакытым калмады”, - дип көлдергән иде. Бу хәзер татар эстрадасы җырчылары арасында бер мәкальгә әйләнде. Кызганыч күренеш, әлбәттә. Һәр артист булдыра алганча тырыша, зур көч куеп эшли. Тик халыкның чират торып концертларга билет сатып алачагына без инде күптәннән ышанмыйбыз. Бу хәл инде күптәннән күзәтелә. Бу проблеманы хәл итәр өчен читтән ярдәм итүчеләр кирәк. 


- Репертуарыгызда нинди яңа җырлар бар?

- Аллага Шөкер, яңа җырларым иҗат ителеп тора. Кызганыч, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, композитор Ринат Гобәйдуллин арабыздан китеп барды. Аның белән бик матур җырлар иҗат итә идек. Гел аралашып яшәдек. Зур сәхнәгә дә мине ул чыгарды. Аның ярдәме белән җырчы булып киттем. Бүгенге көндә дә репертуарымның яртысы аның җырларыннан тора. “Адашкан мәхәббәт”, “Тутырып карамадың” кебек җырларны халык хәзер дә сорап җырлата. Ринат абый белән язылып бетмәгән ике җырым калды. Якын киләчәктә аларны тәмамларга уйлыйм. Бүген композитор Айдар Тимербаев белән эшлибез. “Балачагыма кайтам” дигән җыр яздырдык. Сүзләрен  Айдар Минһаҗев иҗат итте. Шулай ук  “Әй хатын-кыз” дигән яңа җырым репертуарымда зур урын алыр дип уйлыйм. Бу җырның көен композитор Вәсим Әхмәтшин, сүзләрен Наил Касыймов иҗат итте. Хатын-кызларга мәдхия буларак яңгырый ул.



- Сезнең соңгы арада яңа клипларыгызның чыкканы юк, гәрчә мәгънәле һәм “хит” булган җырларыгыз шактый булса да.

- Алга таба тамашачыларга клип тәкъдим итәргә ниятем бар. Клип төшерә алсам, бик яхшы булыр иде. Клип төшерү зур чыгымнар таләп итә торган хезмәт. Иганәчеләрсез бу эшне башкарып чыгып булмый. Үзеңә генә авырга туры килә. Былтыр ике клип эшлисем килгән иде, төрле сәбәпләр аркасында килеп чыкмады. Хәзер клип төшерергә мөмкинлекләр барлыкка килде. Җәй һәм көз айларында тамашачыларымны яңа клипларым белән сөендерермен дип уйлыйм.

- Яңа альбом чыгарырга уйламыйсызмы?

- Башымда альбом чыгару уе инде күптәннән юк. Кирәген күрмим.



-  Җырлаудан тыш, спектакльләрдә дә катнашасыз икән?

-  Бер ел элек Чаллыда “Эврика” мәдәният үзәге каршында драматург, шагыйрә, язучы Зөләйха Минһаҗева тәкъдиме белән театр оештырдык. Беренче тапкыр көз аенда “Алай да була икән” дип исемләнгән музыкаль комедиянең премьерасын уздырдык. Спектакльнең авторы – Зөләйха Минһаҗева. Моңсу комедия җырга корылган, рольләрне нигездә җырчылар Инзилә Сәлимова, Сәрия Нәбиуллина, Мөнир Ситдыйков, Зәбир Хәлимов һәм мин башкардым. Тамашачы бик яратып кабул итте. Хәзер “Шайтан бутады” дигән спектакль куярга әзерләнәбез. Премьерадан соң аны якын тирә район-авылларда күрсәтәчәкбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100