Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Насыйбуллин: Тагын берничә елдан ветераннар турында сагынып сөйләргә генә калачак

Ватан, сугыш турындагы җырларны яратып җырлыйм. Кан койгыч сугышны үз күзләре белән күреп, безгә җиңү китергән санаулы ветераннар каршында бүген чыгыш ясый алуым белән горурланам. Чөнки тагын берничә елдан алар турында сагынып сөйләргә генә калачак, ди Казан шәһәр филармониясе солисты Рөстәм Насыйбуллин.

news_top_970_100
Рөстәм Насыйбуллин: Тагын берничә елдан ветераннар турында сагынып сөйләргә генә калачак

- Рөстәм, син ни өчен сугыш турында җырлыйсың? Нигә әти-әни, мәхәббәт, авыл турында җырламыйсың?

- Әти-әни, мәхәббәт, авыл турында җырлаучылар болай да күп. Мин ул юнәлешкә кызыкмыйм. Кечкенәдән классик җырчы буласым килде. Авылда үссәм дә опера сәнгате, патриотик җырлар белән кызыксындым. Сугыш темасы якын миңа, тавышыма да туры килә.



- Синең тавышың нинди?

- Сирәк очрый торган югары бас. Гади тел белән әйткәндә, чын ирләр тавышы.

- Патриотик җырларны мәҗлес өстәле артында җырлап булмый. Син күбрәк нинди чараларда катнашасың?

- Инде 4 ел Казан шәһәр филармониясендә эшлим. Шәһәребезгә килгән дәрәҗәле кунаклар алдында оркестрга кушылып нәкъ менә патриотик җырлар башкарабыз. Классик әсәрләр, романс, арияләрне яратып тыңлаучы катлам кешеләре күп.

- Ветераннар алдында чыгыш ясаган вакытта нинди хисләр кичерәсең?

- Кызганыч, безгә аяз күк йөзе бүләк иткән әби-бабайларның саны елдан ел кими бара. Аларга карап чын күңелдән сокланам. Кан койгыч сугышны үз күзләре белән күреп, безгә җиңү китергән санаулы ветераннар каршында бүген чыгыш ясый алуым белән горурланам. Чөнки тагын берничә елдан алар турында сагынып сөйләргә генә калачак...



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100