Нурислам: “Бик авыр аерылыштык, скандал белән...”

7 май 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Юлия НАСЫЙБУЛЛИНА
“Ун елдан соң эстрадада булырмын дип уйламыйм. Чөнки үземне анда күрмим, бу чынбарлык. Ун ел буе җырлап йөрергә дә җыенмыйм, - ди иллене узып сәхнәгә чыккан җырчы Нурислам "Интертат"ка. Нурислам әфәнденең киләчәккә планнары зурдан. Әле аның сөйгән ярын табып, тормыш корып, кечкенә бәби дә үстерәсе килә икән...

- Нурислам, кем сез, кайдан килеп чыктыгыз?

- Соңгы арада бу сорауны миңа бик күп бирәләр. Тумышым белән Питрәч районыннан. Саба районы Алан урта мәктәбен тәмамладым. Кечкенәдән җырчы буласым килгән иде, әти-әни рөхсәт бирмәде. Артист тормышы тормыш түгел, гаиләләре белән яшәмиләр, дип кире күндерделәр. Аннары хәрби буласым килде. Күзләр начар күрү сәбәпле укырга алмадылар. Шуннан соң педагогика институтының спорт факультетына укырга кердем һәм уңышлы гына тәмамладым. Хәрби хезмәткә барып кайттым, шуннан соң Ветеринария академиясенә барып кердем. 20 елдан артык спорт һәм физик тәрбияләү кафедрасында эшләдем. Яратып эшләдем, үз эшемнең фанаты идем. 

Ләкин бер вакыт җитте, ВУЗда студентлардан акча алмыйча эшләү мөмкинлеге калмады. Имтихан алдыннан студентлар акча бирергә кирәк икәнен, ә укытучылар аласы икәнен белә башлады. Бу системага әверелде. Мин генә ул системаны бозарга сәләтле түгел идем. Әгәр ул системага каршы чыгасың икән, сине юкка чыгаралар...


- Бер мәртәбә булса да студентлардан ришвәт алып караган булдымы?

- Әгәр миңа укучылардан акча алырга туры килгән булса, мин бүгенге көнгә кадәр анда эшләгән булыр идем. Акча алу төрле кешегә килешми ул. Бервакыт шулай сессия башланды. Көтеп йөрим. Студентлар килми дә килми, сессия бетеп бара. Деканатка кердем дә, минем 40 укучым бүгенге көнгә кадәр зачет алмады. Килмиләр, дидем. Декан кәгазьләрне ачып карый, ә анда зачет куелган. Миннән узып минем укучыларга кем билге куйган? Шуннан соң гариза яздым да эштән киттем...


- Аннан кая киттегез?

- Бөтенләй башка юнәлеш белән китеп бардым. Инде менә ун еллап күпләп сату өлкәсендә эшлим.

- Сезгә ничә яшь?

- Монысы сер. 50дән узган инде. Хәзерге вакытта мин өйләнмәгән, чөнки кызлар сөясе бар (көлә).

- Бер тапкыр да өйләнеп карамадыгыз мени?

- Мин ике мәртәбә өйләндем. Беренче тапкыр 22 яшьтә. Хатыным Буаныкы иде. Ике балабыз булды. Кыз һәм малай.

- Яратып өйләндегезме?

- Әлбәттә, яратып өйләндем, яратып яшәдем. Яратмаган кеше белән бер генә сәгать тә тора алмыйм мин.

- Алайса нигә аерылдыгыз?

- Аерылуның сәбәбе хатыннан булды. Ул вакытта балаларга ун яшь тирәсе булгандыр. Бик авыр аерылыштык, скандал белән. Гаиләмнең таркалуы, балаларны калдырып чыгып китү минем өчен бик авырга туры килде. Хәзер искә төшерсәң... Ул вакытта 3 бүлмәле фатирдан чыгып китеп, ветеринария академиясенең подвалында яши башладым, аннан тулай торакка урнаштым. Аннан җир сатып алдым, йорт салдым, фатир алдым..

- Беренче хатыныгыз яңадан кияүгә чыктымы?

- Чыкты, мин аның өчен бик шат. Ул табиб кеше. Елга бер мәртәбә мине үзенең эш урынына чакырып, тикшерү үткәреп чыгара. Аның белән эшләүчеләр көлә, "бывшиеңны бигрәк кайгыртасың" - диләр. Ул минем балаларымның әтисе бит, дип җавап кайтара.

- Икенче хатынга да яратып өйләндегезме?

- Әйе, яратып өйләндем. Икенче хатыным Чистайныкы, Әлфия исемле. Аның белән балаларыбыз булмады. Әлфия белән без бөтенләй аерылышырга тиеш түгел идек. Аерылыр өчен бер сәбәп тә булмады кебек. Ул вакытта йорт салып яши башлаган идек, бер фатирым да бар иде. Командировкадан кайтып керешемә әйберләрен җыеп шул фатирга чыгып киткән Әлфия. Ә нәрсә өчен чыгып киткәнен үзе дә белми. Чыгып китәренә бер атна кала ул миңа "Син мине ташлаганчы, мин сине ташлыйм!" - дип әйткән иде. Нәрсә өчен мине ташларга җыенган? Белмим, монысы минем үзем өчен дә ачык түгел әле.


- Икенче хатыныгыз нинди иде?

- Без аның белән бер вакытта да талашып тормадык. Минем аңа бер сүз дә әйткән булмады хәтта, холкын беләм чөнки. Аны гел мактап, үсендереп кенә торырга кирәк иде. Менә шулай ун ел чамасы матур гына яшәдек аның белән...

- Балаларыгызга булышасызмы?

Булышам, әлбәттә. Минем җирем зур иде. Шуны икегә бүлдек тә улым Артурга йорт салдык. Хәзер улым белән күршеләр булып яшибез. Кызым кияүдә түгел, бераз авырый. Аның да үз фатиры бар.

- Нурислам, кызык кеше сез. Алтмышка таба барасыз инде, ә үзегез һаман яшьләр янында...

- Мин үземнең 30 яшьлек вакытымны хәтерлим. Беләсезме, мин шул елларда калдым. Сәламәтлегем буенча да, физик һәм күңел хәләтем, акылым белән дә һаман шул 30 яшемдәмен...

- Шул хәтле картаясы килми мени соң, әллә башка сәбәп бармы?

- Картаясы килә минем, картаеп булмый. Дөресрәге картаерга бирмиләр. Мин бит гомер буе яшьләр, кызлар белән эшләгән, хәзер дә...

Без дигәнчә генә түгел бит. Иллене узып сәхнәгә чыгармын, дип беркайчан да уйламадым. Андый хыялым да булмады. Бөтенесе үзеннән үзе килеп чыкты, аңламый да калдым кебек.


- Тормышта сез бик шук, шаян кеше. Нигә сезнең җырларыгыз сагышлы?

- Сагыну, ялгызлык... Беләсезме, җырларымны тыңлыйм да үзем аптырыйм. Нигә соң минем җырларым сагышлы? Югыйсә бу минем холкыма бөтенләй туры килми. Димәк, күңелемдә сагыш бар.

- Бу тормышта берәр таянычыгыз бармы?

- Юк. Мин бер кешегә дә ышанмыйм. Бүген менә бу кешегә таяна алам, дип тә әйтә алмыйм.

- Балалар, күршедә яшәүче улыгызга да таяна алмыйсызмыни?

- Әйтә алмыйм. Балаларга таяна алырмын, дип тә әйтә алмыйм, юк. Мин бу турыда уйламаска тырышам. Чөнки ун яшьтән соң ул балаларны мин тәрбияләмәгән, мин үстермәгән. Аларны әниләре караган. Шуңа күрә мин алардан берни дә көтеп утыра алмыйм.

- Кабат өйләнергә җыенмыйсызмы?

- Мине күп дусларым үгетли инде, өйләнергә кирәк, диләр. Миңа башта мәхәббәт кирәк. Кешене яратмыйча өйләнеп булмый.

- Картайгач кара-каршы утырып чәй эчәргә дә иптәш кирәк бит. Күңел яшь булса да, яшь бара. Картлык бер кемне дә урап узмый...

- Килешәм, ләкин мин ире хатынына, хатыны иренә кирәк булмыйча яшәүче бик күп гаиләләрне күрәм. Бер-береңә кирәксез булып яшәгәнче, ялгыз яшәү күпкә яхшырак. Мин үземне ялгыз димим. Чөнки минем бер генә көн дә ялгыз булганым юк.

- Җырларны ничек сайлыйсыз?

- Үзәккә үтә торган җырлар гына сайларга тырышам. Минем җырларда көндәлек, тапталган сүзләр юк. Иң беренче сүзләрнең мәгънәсенә игътибар итәм.


- Үзегез кемнең концертын яратып карыйсыз?

- Кем үз тавышы белән тере тавышка җырлый шуларга йөрим. Раяз Фасихов, Филүс Каһиров, ИлСаф, Рөстәм Закировларны бик яратып тыңлыйм.

- Чулпан Әхмәтҗанова белән сезнең арада нинди сер бар? Нурислам белән бергә икән, дигән имеш-мимешләр дә йөри халык телендә. Тамашачы әлеге сорауга җавап көтә...

- Үтерәләр инде бу сорауны биреп(көлә). Безнең арада бернинди дә сер юк. Ә Чулпанның үзендә сер бар менә. Бер көнне газетта Чулпан белән әңгәмә күрдем. Кияүгә чыктым. Иптәшләремә дә, дусларыма да әйтмәдем, дип яздырган. Концертка барганда үзеннән сорадым. Чулпан, газетка да язганнар, син кияүгә чыктың мени соң, дидем. Юк, ди. Журналистлар дөрес язмаганнар, дип гаепне аларга аударып калдырды, дөресен әйтмәде. Кияүгә чыкканмы ул, юкмы анысы безнең өчен дә сер. 

Ә имеш-мимешләргә килгәндә, безнең арада алар бөтенләй дә булырга мөмкин түгел. Чөнки Чулпан чын дөрес, яхшы тәрбия алган кыз. Ялгыш кына аның кулына тиеп китсәң дә, ул шундук кискен карап куя. Чулпан кагылып китүләрне дә яратмый. Аңа өйләнгән егет уңачак инде...

- Ун елдан соң тормышыгызны ничек итеп күз алдына китерәсез һәм үзегезне сәхнәдә күрәсезме?

- Ун елдан соң эстрадада булырмын дип уйламыйм. Чөнки үземне анда күрмим, бу чынбарлык. Ун ел буе җырлап йөрергә дә җыенмыйм. Тормышыма килгәндә, бер сүз дә әйтә алмыйм. Ун елдан соң мин нинди булырмын, җир йөзендә булырмынмы - бөтенләй ул турыда уйлаганым юк. Мин бүген белән яшим. Бүген мин бар, яшим, мин шат. Иртәгәсе Аллаһ кулында...



Фикерләр








Шоу-бизнес

Зәринә Хәсәншина кияүгә чыгуы-чыкмавы турында әйтте: “Беренче адымны ир-ат ясарга тиеш бит инде!”

“Ак чәчәкләр” фильмындагы җырны башкарган Зәринә Хәсәншинага күп егетләр мөкиббән. Шуңа да Зәринәнең шәхси тормышы турында беләсе килү теләге көчле. Шушы көннәрдә “Татар-информ” хәбәрчесе Зәринәне бер хәйрия концертында очратып, кияүгә чыгуы-чыкмавы турында сорашты. 

Шоу-бизнес

Фирзәр Мортазин: “Фонограммага җырлаучыларның башына тавык йомыркасы ыргытасым килә”

Камал театрында Салават Фәтхетдиновның 30нчы юбилей сезоны концертлары башланып китте. “Татар-информ” хәбәрчесе аның концерты вакытында сәхнә артында Татарстанның атказанган артисты, популяр композитор Фирзәр Мортазин белән бүгенге эстрада, дуслык, гаиләсе турында әңгәмә корды.

Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинованың җырчысы Фәнзил Шәрифуллин: "Башка җырчыларга йөрмәгән ирләр Илсөя концертына килеп утыра"

Саба районы Югары Шытсу авылы егете җырчы Илсөя Бәдретдинова төркемендә булырмын дип уйлап та карамагандыр, мөгаен.Үзенчәлекле җырчының коллективындагы егетләр дә үзенчәлекле. Фәнзил дә шундый. Ул Интертатка Илсөя Бәдретдиновада эшләүнең ни икәнен сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла