Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Маңгайга кызыл төстәге ручка белән зур икеле куйды”. Эстрада артистлары беренче укытучыларын искә ала

Укытучы! Әлеге сүзне ишеткән һәркемнең күз алдына аның яраткан укытучылары килеп баса. Кеше тормышында мәктәп еллары, беренче дәрес һәм укытучы иң кадерле хатирәләр булып гомер буе озатып йөри. Татар эстрадасы артистлары, танылган шәхесләр беренче укытучыларын хәтерлиме икән? "Интертат" шул хакта белеште.

news_top_970_100
“Маңгайга кызыл төстәге ручка белән зур икеле куйды”. Эстрада артистлары беренче укытучыларын искә ала
Җырчы Айсылу Габдинова: “Укытучым татарча сөйләшкәнгә өнәп бетермәде мине”

- Беренче укытучыма карата зур ярату хисләре булмады. Нигәдер, безнең арада уңай мөнәсәбәтләр һәм дустанә аралашу килеп чыкмады. Мин бик тыныч, тыйнак бала идем. Татар телендә эшләүче балалар бакчасына йөрдем, ә беренче сыйныфка рус классына бардым. Саф татар телендә аралаша идем. Укытучым – Татьяна Викторовна рус милләтеннән. Әллә һәрдаим татарча сөйләшкәнгә, әллә татар булуым өчен ул мине бик өнәп бетермәде. Укытучы буларак яхшы укытты, төпле белем бирде. Усал иде, укучыларга югары таләпләр куйды. Шуның өчен бик зур рәхмәт аңа! Мәктәптә гел “ударница” булдым.



Мин Мәдәният һәм сәнгать институтында да укыдым. Музыка мәктәбендә белем биргән укытучыларны бик нык яраттым. Укырга теләп йөрдем. Бары тик бишле билгеләренә генә укыдым.

Хәзер үзем дә мөгаллимлек эше белән шөгыльләнәм. Казан балалар музыка мәктәбендә белем бирәм. Укытучы үз эшен яратырга, профессиональ булырга тиеш. Усаллык, үзеңне тыңлата белү дә кирәк. Укытучы үзенә карата укучыда хөрмәт, үрнәк хисләре уята белергә тиеш.

Җырчы ИлГәрәй: “Укытучым теш табибларыннан “коткарып” калды”

- Мин 149 лицейда укыдым. Беренче укытучы һәркемнең күңелендә, якты истәлек булып, гомер буе саклана. Еллар үтсә дә, беренче укытучымны олы хөрмәт, ярату хисләре белән искә алам. Ул Алсу Муллануровна иде. Үз эшенең остасы, чын мөгаллим. Беренче укытучыны икенче әни, диләр, хак сүзләр. Ул да безгә икенче әниебез кебек якын иде, зур терәк, ярдәмче булды.



Иң истә калганы шул - Алсу Муллануровна мине гел мәктәпкә килгән теш табибларыннан алып кала иде. Елга ике тапкыр теш табиблары безнең мәктәпкә планлы тикшерү  уздырырга киләләр. Мин аларның килгәнен белгәч, гел “авырта” идем. Мәктәпкә бармаска йөз төрле сәбәп табырга тырыштым. Табиблар киләсе көнне тыныч күңел белән укый да алмый идем, һәрбер дәрестә йөрәгем дөп-дөп тибә. Менә хәзер, менә хәзер ишекне дежур торучы укучылар ача да: “Гәрәев, медпунтка бар” - дип әйтерләр сыман иде. Шулкадәр нык курка идем мин теш табибларыннан.

Шулай бер елны теш врачлары үзләре безнең класска килеп, исемлек буенча балаларны тикшеренү узарга чакыра башладылар. Мин еламыйм гына инде. Алсу Муллануровна шулвакытта мине җәлләп күрәсең, “Гәрәевны чакырмагыз, файдасы юк. Ул качып кайтып китәчәк. Әниләренә әйтермен, алар алып барып кайтырлар әле”, - дия иде. Шул рәвешле мине теш табибларыннан коткарып калды.

Барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм! Аларга исәнлек-саулык, озын гомер, яхшы укучылар телим.

Блогер Илүзә Галиәхмәтова: “Маңгайга кызыл төстәге ручка белән зур икеле куйды”

- Олырак сыйныфка җиткәч, без укытучылар урынына үзебез укыта һәм башлангыч сыйныф укучыларына дәрес үткәрә идек. Балаларны укытып чыгарырга никадәр сабырлык, тырышлык кирәк булуын шуннан соң аңладык.

Икенче сыйныфта иптәш кыз белән дәрестә көлешеп, укытучыны тыңламыйча утырганыбыз истә калган. Укытучы бер әйтте, ике әйтте, өченче тапкыр безне такта каршына чыгарып бастырды. Шуннан соң икебезнең дә маңгайга кызыл төстәге ручка белән зур икеле куйды. "Кызыл белән куям, әниләрегез күрсен"- диде! Ул вакытта кыш ае иде, без кайтканда маңгаебызны кар белән ышкып, теге икелене юып төшердек. Шулай итеп әниләр белмичә калды. Беренче һәм яраткан укытучым Алсу Фәритовна белән бәйле истәлекләр, күңелле вакыйгалар күп булды.



"Яраткан укытучың кем?" - дип сорагач, Алсу Фәритовнаны әйтә идем. Аның усал булып күренәсе килсә дә, ул матур, йөзеннән нур бөркелә иде. Ул безне яратты, без аны. Без бик шук һәм тиктормас сыйныф булсак та, әти-әниләр җыелыштан кайтканда курыкмый идек. Чөнки безнең хакта укытучыбыз начар әйбер әйтми иде, тәртип мактанырлык булмаса да. Берәр хәл килеп чыкса, аны урынында чишә идек. Шуның өчен Алсу апага бик зур рәхмәт. Биргән белеме, киңәшләре өчен хөрмәтем зур.
Җырчы, композитор Булат Җиһаншин: “Безнең сыйныф һәрчак беренче урынны яулый иде”

- Мин Азнакай шәһеренең бишенче мәктәбендә укыдым. Беренче укытучым - Роза Вазаховна иде. Яраттык аны. Шат күңелле, энергияле, ярдәмчел, һәр мәсьәләгә карата төпле киңәшләрен бирде. Кешеләрне хөрмәт итәргә, үзең кылган эш-гамәлләр өчен җавап бирә белергә кирәклеген өйрәтте. Бездә лидерлык сыйфатларын тәрбияләде. Металлолом җыйганда, марш үткәндә безнең сыйныф һәрчак беренче урынны яулый иде. Укытучыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә, тимурчылар командасы оештырдык һәм ялгыз яшәүче әби-бабайларга ярдәм итә идек.



Парадларда үткәндә безнең Роза апаны трибунадан: “Атказан укытучы Роза Вазаховна”,- дип игълан иттеләр иде. Дәрәҗәле укытучы иде. Кызганыч, хәзер инде ул мәрхүмә. Урыны җәннәттә булсын, аны искә алуым рухына дога булып барып ирешсен.

Җырчы Зәринә Хәсәншина: “Укытучым сыйныфта эшләгән начарлыкларны әнигә әйтми торган иде”

- Миңа беренче укытучым белән русча әйткәндә бик "повезло". Чөнки ул минем әниемнең дус кызы, коллегасы - Миләүшә Фәлаховна иде. Әрләми, без сыйныфта эшләгән начарлыкларны әнигә әйтми торган иде. Минем әни бик усал һәм таләпчән укытучы, шуңа күрә әйтмәгәндер.

Яшь кенә апа булганга күрәме икән, мин беренче укытучымны бик яраттым. Бертуган апам кебек якын иде ул миңа.



Без беренче сыйныфны тәмамлагач, җәйге каникуллар чоры дип хәтерлим, әни кулыма чәчәкләр тоттырып, Миләүшә Фәлаховнаны туган көне белән котларга үземне генә төшереп җибәрде. Укытучым күрше авылда тора. Мин шундый куркак идем, белсәгез... Берәр каян хәзер эт килеп чыгар, хәзер каз талый башлар, сыер атылып чыкса нишләрмен дигән уйлар башымны әйләндерделәр. Шуңа да карамастан, көч-хәл белән, күрше авылның очында яшәгән укытучым янына барып җиттем бит.

Ә инде икенче сыйныфта мин күрше авыл мәктәбенә йөри башладым. Анда мине колач җәеп, усал, таләпчән һәм тәҗрибәле Анастасия Ивановна каршы алды. Аны да үземнең беренче укытучым дип әйтә алам. Ул инде хәзер лаеклы ялда, авылның төп урамында тора, шуңа күрә капка төбендә басып торганын күрсәм, эндәшмичә китмим. Барлык укытучыларымны да искә алам һәм бик хөрмәт итәм, һәрберсе үзенең төпле белемнәрен безгә сеңдерергә тырышканнары өчен зур рәхмәт!

Җырчы Рамил Хәйретдинов: “Әни пешергән өй ризыгын сыйныфташларга сатып, акча эшләдем” 

- Миңа Казанның өч мәктәбендә укырга насыйп булды: башта 148 мәктәптә, аннан соң 18нче татар гимназиясендә, ә соңыннан 73 нче мәктәптә. Мәктәпләрне алмаштыру күченеп йөрү белән бәйле иде.

Беренче укытучым Луиза Валентиновна иде, бик әйбәт, таләпчән укытучы. Аллага шөкер, кайда гына укысам да, гел яхшы, югары дәрәҗәле укытучыларда гына укырга насыйп булды. Уку дәвамындагы укытучыларым арасында күңелемдә иң якты хатирә калдырганнары - 73 нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресен укыткан Фардеева Халидә Газиз кызы һәм театр сәнгатен укыткан Татарстанның халык артисты, хәзер инде мәрхүм булган Хәлил абый Мәхмүтов. Шәһәр, Республикакүләм үткәрелә торган барлык милли олимпиада, конференция, "Татар егете", "Тукайны укыйбыз", "Созвездие-йолдызлык", театраль һәм башка бәйгеләрдә җиңүләремдә аларның өлешләре әйтеп бетергесез зур. Белем генә түгел, тәрбия бирүләре, акыллы киңәшләре өчен мин аларга чиксез рәхмәтлемен.



Үзем бик шук, шаян егет булсам да, бик әйбәт укыдым, мәктәпне алтын медальга бетереп, ике университетны да кызыл дипломга бетердем, Аллага шөкер. Шуны да әйтәсем килә, үзем ике ел гына булса да укыган Кол Гали урамында урнашкан 18 нче Татар гимназиясенә быел 1 нче сыйныфка кызыбыз Әминә дә укырга керде. Чын татар җанлы гимназия ул, кызыбыз да милли, дини тәрбия алуын бик тә телибез, шуның өчен бик теләп шунда алып бардык.

Мәктәптә укыганда әти-әниләр миңа үзем белән артык акчаны бирмиләр иде. Янәсе, кибеттән чипсы, кола яки башка сәламәтлеккә зыянлы әйберләр сатып алмасын өчен. Үзем белән өчпочмаклар, өй ризыгын биреп җибәрәләр иде,. Мин шул камыр ризыкларын сыйныфташларыма сатып, барыбер чипсы, колаларны сатып алып ашый идем. Шулай акча эшләргә өйрәндем.

Тагын бер күңелле вакыйга истә калган. Чыгарылыш сыйныфта имтихан биргәндә, тикшерүчеләр күрмәгәндә, укытучыбыз сыйныфка керде дә безгә ярдәм итә башлады. Тикшерүче килгәнең ишетеп алгач, тиз генә бер кызның кәчтүмен киеп, үзе дә укучы кебек арткы партага утырды. Тикшерүче берни дә сизмичә калды. Чыгарылыш кичәсендә шул укытучыга сыйныфташлар белән аттестат бирдек.

“Шаян ТВ” телеканалының PR бүлеге җитәкчесе Айзилә Батырханова: “Укытучы апабыз тәнәфестә безгә дискәтүк оештыра иде”

- Минем беренче укытучым - Илсөяр Равил кызы Гобәйдуллина. Без мәктәп бусагасын беренче атлаган кебек, Илсөяр апаның да балалар белән эшләве тәүге тапкыр иде. Ул күп еллар зур сыйныфларда математика укыткан,  өстәмә квалификация узып, без нәниләрне укырга язарга өйрәтергә алынды. Минем хәтердә башлангыч сыйныф ничектер уен белән истә калган. Хәтерлим "О-zone” төркеменең чыга башлаган вакытлары..."Мариахи, мариаху" дип җырлыйлар иде. Илсөяр апа бу төркемнең кассетасын сатып алып, тәнәфестә безгә дискәтүк оештыра иде. Үзе дә рәхәтләнеп бии иде.



Тагын бер истәлек... Гадәттә гыйнвар-февраль салкыннарында мәктәпкә йөрмәсәң дә була бит. Шулай да минем кебек дәресне калдырырга теләмәүчеләр табыла. Илсөяр апа безгә бер дәрес укыта иде дә, аннан соң “өй-өй” уены башлана иде. Парталарны тезеп куеп, карават ясый идек. Өйдән уенчыклар да алып килдек.

Гадәттә, мәктәптә отчет концертны чыгарылыш кичәсендә генә оештыралар. Ә без исә һәр сыйныфны тәмамлаганда класс белән әти-әниләр өчен концерт куя идек. Моңа әзерлек апрельдән үк башлана иде.

Җырчы Лилия Гыйматдинова: “Дүртенче сыйныфтан соң укытучым белән күрешмәдек”

- Минем мәктәп елларым Яр Чаллы шәһәренең 17 мәктәбендә узды. Укытучыбыз Татьяна Ивановнаны бик ярата идем. Ягымлы, дәресләрне үтемле итеп аңлата. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән иде ул. Аның белән бәйле хатирәләр күп булмаса да, укытучымның безнең өчен бәйрәмнәр оештырганың яратып искә төшерәм. Кечкенәдән җырларга яратканга күрә, ул мине һәрвакыт мәдәни чаралада катнаштырды. Яңа ел бәйрәмнәренә төрле костюмнар тегеп кияргә куша иде.



Дүртенче сыйныфтан соң мин башка мәктәпкә күчтем. Беренче укытучым белән бүтән күрешмәдек. Истәлеккә фотосурәтләр генә калды.

Җырчы Эльвира Хамматова: “Укытучым ана теленә мәхәббәт уятты”

- Балык Бистәсе районының икенче номерлы мәктәбендә укыдым. Мәктәп бусагасын атлап кергән көнне безне татар теле һәм әдәбият укытучысы Нурҗиһан Әхәт кызы Исмагилова каршы алды. Беренче укытучымны әле дә сагынып, яратып искә алам.

Минем әнием дә белеме буенча татар теле укытучысы, ул балалар бакчасында эшләде. Ана теленә мәхәббәт гаиләдә тәрбияләгән булса, мәктәптә дә дәвам итте. Хәзерге заманда балаларның күбесе татар телендә вата-җимерә аралашалар бит. Нурҗиһан Әхәтовна укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, гореф-гадәтләргә, йолаларга мәхәббәт тәрбияләүне дәресләрдә генә түгел, сыйныфтан тыш чараларда да дәвам итә иде.



Бервакыт мәктәптә Укытучылар көненә карата мини-спектакль куйдык. Миңа укытучыбыз Нурҗиһан апа булып уйнарга туры килде. Ул кырыс, шактый таләпчән укытучы иде. Аның бик матур, шакмаклы, ак төстәге костюм һәм итәк киеп йөрүе истә калган. Спектакль өчен әти белән әни миңа да шундый костюм сатып алдылар. Минем бер җөмлә генә әйтүем булды, укучылар һәм укытучылар кемне күрсәтүемне шунда ук аңлап алдылар бит. “Җәмәгать, әйдәгез тизрәк. фотосурәткә төшик тә, дәрескә керәсе бар”, - дип әйтүем генә җитте.

Нурҗиһан апа бүгенге көндә лаеклы ялда, аның белән аралашып торабыз. 2016 елда Казанда беренче сольный концертыма килде. Концерттан соң ул миңа шалтыратып: “Эльвира, мин синең белән горурланам”, - диде. Аннан да зуррак бәя булмады.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100