Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мәшәкать бүләк итәм", "Романтик аш белән сыйлыйм", "Ураза тотам". Шоу-бизнес вәкилләре гашыйклар көнендә сөйгәннәрен ничек куандыра?

Бүген "Изге Валентин көне" - гашыйклар көне билгеләп үтелә. Кемдер өчен ул бәйрәм, кемдер өчен сөйгәннәрен тагын бер тапкыр искә ала торган көн, ә кайберәүләр аны бөтенләй кире кага.“Интертат” шоу-бизнес өлкәсендәгеләрнең фикерләрен туплады.

news_top_970_100
"Мәшәкать бүләк итәм", "Романтик аш белән сыйлыйм", "Ураза тотам". Шоу-бизнес вәкилләре гашыйклар көнендә сөйгәннәрен ничек куандыра?

Тарихка күз салсак

Борынгы Римда балаларның үлгән килеш туу очраклары еш кабатланган. Бала таба алмаган хатын-кызлар каһәрле булып саналган. Әлеге күренештән котылыр өчен, билгеле бер йола үткәргәннәр. Борынгы Римда һәр елны 15 февраль “Луперкалий” дип аталган бәйрәм үткәрелгән. Анда хайваннарны корбан итеп чалганнар, тиреләреннән камчы, чыбыркылар ясалганнар. Ир-атлар, камчыларын алып, шәрә килеш шәһәр буйлап йөгергәннәр. Әгәр дә каршыларына хатын-кызлар очраса,  егетләр шушы чыбыркылар белән кызларга сукканнар. Шушы сугулар үзләрен сәламәтләндерер дип уйлап, хатын-кызлар юри ир-атларга каршы йөгергәннәр.

Шулай ук бу көнне хатын-кызлар мәхәббәт хатларын язганнар. Әлеге хатларны алар билгеле бер зур тартмага салганнар, ә ир-атлар хатларны сайлап алганнар. Кемнең хатын алдың, шуның артыннан йөрисең дигән кагыйдә буенча ир-атлар кызларга хөрмәт күрсәткән. 

В 496 елда Рим папасы Геласий I Луперкалияләрне тыя. Аны Изге Валентин көне алыштыра.

Анысының тарихы мондый. Яшәгән ди, булган ди, борынгы Римда Валентин исемле бер табиб. Ул башка илләр белән гел сугышып торган Клавдий 2 заманында яшәгән. Император, гаиләле ирләрне сугышка җибәрергә теләмәгәнлектән, өйләнешүләрне тыйган. Ә Валентин, киресенчә, яшь парларны кавыштыру ягында булган. Моны белеп алып, Валентинны зинданга япканнар.

Валентин төрмә сакчысының кызы Юлия белән таныша. Үләр алдыннан ул кызга мәхәббәт аңлатып хат - валентинка яза һәм анда "синең Валентин" дип яза. 269 елның 14 февралендә Валентинны җәзалап үтерәләр. Ул үлгәннән соң гына кыз валентинканы укый. 

Икенче бер тарихта Бервакыт императорның төрмәчесе үзенең сукыр сөйгәне белән Валентин янына килгән. Төрмәче табибтан сөйгәнен дәваландыруны сораган. Әлбәттә, табиб кызны дәвалап карарга булган, ләкин кызга табибның сихерле мае ярдәм итмәгән.

Икенче көнне императорның сакчылары Валентинны кулга алып, аның барлык даруларын юк иткәннәр. Валентин үзен үтерәчәкләрен белгән, шуңа күрә, үлгәнче язып өлгерим дип, кәгазь белән каләм сораган һәм хатны төрмәчегә: “Сөйгәнеңә укыт”, - дип биргән.

Валентинны үтергәннәр, ә төрмәченең сөйгәне хатны укыйм дип кулына алганда, хат эченнән сары зәгъфран чәчкәсе килеп чыккан. Шул мизгелдә кыз күрә башлаган. 

Өченче легенда буенча, Рим патрицие Валентин яшерен рәвештә христиан динен тота һәм яшерен рәвештә парларны никахлаштыра. Бу эштә аның ялчылары да катнаша. Валентинны кулга алалар, әмма югары класс вәкиле буларак, аны үлем җәзасына хөкем итә алмыйлар. Никахлашучы парны үтерергә дигән карарга киләләр. Валентин яшьләргә ярату билгесе - йөрәк формасындагы хатлар җибәрә. Яшьләргә бу хатны сукыр кыз тапшырырга тиеш була. Әмма төрмәгә Валентин үзе килә, яшь парны азат итәргә, алар урынына үзен үтерергә куша. Үләр алдыннан ул хатын сукыр кызга бирелә һәм тегесе савыга!

Бу хәлдән соң 100 ел үткәч, Рим патшасы Геласиус 14 февральне Изге Валентин көне дип игълан иткән.

Айваз Садыров: “Кешене, хайваннарны җәзалап үтерү көнен ничек бәйрәмгә санап булсын”

“Татар радиосы”ның баш мөхәррире Айваз Садыйров 14 февраль көнен бәйрәм кысаларына кертми. “Беренчедән, ул христиан дине бәйрәме. Икенчедән, тарихка яисә легендаларга күз салсак, кешене, хайваннарны җәзалап үтерү көнен ничек бәйрәмгә санап булсын, ди”.

Шулай да Айваз бу көнне тагын бер тапкыр сөйгән ярларыбызның безгә ничек кадерле икәннәрен искә төшерүне начар дип уйламый. Сөйгәненә исә нинди бүләк алып бирәчәген ул әлегә белми. “Идеяләр уйламаганда туа”, - ди Айваз.

Илназ Гарипов йөргән кызына “мәшәкать” бүләк итәчәк

“Йөргән кызыма мәшәкать бүләк итәчәкмен, чөнки 14 февраль өч җирдә чыгыш ясыйчакмын. Шул чәчәк бүләк итәргә өлгерсәм, яхшы булыр иде”, - диде Илназ.

Димәк, Илназ Гариповның да йөргән кызы барлыкка килгән. “Кем?” - дип сорагач, Илназ: “Ул үзен белүләрен теләми, татар кызы”, - дип җавап кайтарды.

Мөнир Рахмаев кызына кичке аш бүләк итә

Мөнир Рахмаев исә түбәндәгечә җавап кайтарды. “Уйлап чыгарылган бәйрәм бит бу! “Открыткалар” бүләк итәләр, имеш. Мин йөргән кызыма “валентинка” белән романтик кичке аш бүләк итәчәкмен.

“Артур-Марат” дуэтының солисты Марат Галимов: “Хатыныма көн саен мәхәббәтемне аңлатам”

“Хатыныма яратам дип әйтер өчен, бәйрәм кирәк түгел. Әллә нинди аңлаешсыз бәйрәм бит ул. Аның тарихына күз салсаң, ул көнне сөйгән ярыгызга яратам дип әйтергә теләмәссез дә бәлки”, - дип көлде Марат. 

Марат бу көннең христиан бәйрәме булуын да ассызыклап үтте. “Әйдәгез, яһүдларның яисә буддистларның бәйрәмнәрен дә үткәрә башлыйк. Без бит мөселманнар, шәхсән мин үзем ураза тотам, намазларны да укырга тырышам”, - ди ул.

Гөлназ Сәфәрова: “Безгә кәҗәсе түгел, мәзәге кызык”

“Әллә нинди зур бәйрәмгә санамыйбыз. Шул котлыйбыз да вәссәлам. Безгә кәҗәсе түгел, мәзәге кызык, ягъни игътибар бүләк итү кызык”, - ди Гөлназ Сәфәрова.


Шулай да Гөлназ ире Ленарга бәйрәм якынлашуын исенә төшергән. ““Берәр бүләк әзерләгәнсеңдер бит”, - дидем. Ленар миңа: Син бүләк итсәң, мин дә итәрмен, дип җавап кайтырды”, - дип сөйләде Гөлназ.

Ранил Нуриев: “Һәр елны төрлечә”

“Ялгыз булмаганда, бәйрәм иде. 2019 елда минем өчен 14 февраль бәйрәме юк. Хәзер эшем күп, “недобәйрәм” бүген”, - ди җырчы. 

“Сюрпризлар ясый идегезме соң?” – дигән: “Булгалый иде инде, бүләк бирер өчен, бәйрәм көнен көтеп тору кирәк микән? Болай гына да бүләк итеп була аны”, - диде.

Ландыш Нигъмәтҗанова: “Өстәлләр әзерләп утырмыйбыз”

Ландыш фикеренчә, бер-берсен яраткан кешеләр өчен 14 февраль, әлбәттә, бәйрәм. “Шулай да глобаль бәйрәм дип санамыйбыз, өстәлләр әзерләп утырмыйбыз. Иң мөһиме – бер-береңә игътибарлы булу!” - дип сөйләде җырчы.

Булат Бәйрәмов: “Мәхәббәт аңлату өчен менә дигән сәбәп

“Студент вакытта бәйрәм итә идек. Тагын бер тапкыр сөйгәнеңә мәхәббәт аңлату өчен менә дигән сәбәп. Икенче яктан караганда, мәхәббәт аңлату өчен сәбәп тә кирәк түгел”, - дип сөйләде Булат Бәйрәмов.

Бүләкләргә килгәндә, Бәйрәмовлар гаиләсендә бүләк бирер өчен аерым сәбәп кирәк түгел икән. “Бүләкне күңелле булсын, сөйләп йөрер өчен буләк итәргә кирәк түгел”, - дип сөйләде ул.

Менә шундый хәлләр, җәмәгать! Сөйгән ярларыгызга яратам дип әйтер өчен, чәчәк бүләк итәр өчен, сюрприз ясар өчен бәйрәм җитүен көтмәгез. Менә хәзер үк аңа мәхәббәтегезне аңлатыгыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100