"Кызлы йорт" әнисе Зөлфия Мансур балаларын ничек тәрбияләгән? "Кызлар ничек шундый була ала икән, ди иде..."

13 март 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Гөлнар Гарифуллина
Матбугатта "кызлы йорт" әнисе дип танылган герой-ана, һәвәскәр журналист, язучы Зөлфия Мансур-Ганиуллинаның хыялы чынга ашты: аның “Мин көтәрмен, тик син...ашыкма” китабы дөнья күрде. Китап Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар хозурына тәкъдим ителде. Шоу-бизнес дөньясында билгеле биш кызның - Резидә, Рәфинә, Люция, Илсөя, Гөлсуның әнисен күрергә килгән кешеләр залга сыймады.

Кызларның бишесе дә шоу-бизнес өлкәсендә, бишесе дә матбугатта күпмедер дәрәҗәдә "чукылган" кешеләр. Килгән кунакларның күп булуы әллә шуның белән аңлатыла, әллә инде кызларның популярлыгы белән? Чараның бушлай булуына кызыгып килүчеләр дә булгандыр, билгеле. Залда утырыр урын калмагач, нәкъ башлану сәгатенә генә килгәннәрнең кайберләренә урам ишеге төбеннән үк кире борылып китәргә туры килде.

Кичә барышында Зөлфия Мансурның язмышы турында шактый сөйләнде. Хәер, үзе турында ул китабында да язган. Бер өлешен алып баручы Алмаз Мирзаянов укып үтте.

– Гомерем буе бераз хыялыйрак булдым. Хәер, бу алай начар да түгелдер. Хыялсыз кеше – канатсыз кош, диләр. Балачакта очучы булырга хыялландым, техника белән җенләндем. Мәктәп елларында да, студент елларында да, каникулларда әти белән комбайнда эшләп, басудагы һәр техниканы йөртергә өйрәндем. Урта мәктәпне иң көчле укучыларның берсе буларак тәмамладым. Әдәби китапны, гомумән, ябышып укый идем. 

Татар теле укытучыбыз Разия апа филолог булырга киңәш бирсә дә, үзем басу-кырларны яратам дип, Авыл хуҗалыгы институтына киттем. Мамадыш районында агроном булып 8 елдан артык эшләдем. Районда бердәнбер баш агроном идем дигән. Көннәрне төнгә ялгап чапсам да, бу эшем үкенечкә калдырмады...Үзем авылга кайткан елны ук язу эшләре белән мавыгып киттем, басу-кырларга булган мәхәббәт хисләре белән кыр эшләре барышында, фотоаппаратымны алып, басуларга чыгып, район газетасына мәкаләләр язып җибәрә башладым. ..Күргән-ишеткән гыйбрәтле хәлләрдән чыгып кыска хикәяләр дә язарга тотындым. Соңрак язмаларымны республика газета-журналларына җибәрә башладым, дип яза Зөлфия Мансур.


Китап авторы “Кызлы йорт” әнисе буларак билгеле шәхес. 5 кызы – Рәфинә, Резедә, Илсөя, Люция, Гөлсуны ул ялгызы тәрбияләп, аларга ана гына түгел, ата тәрбиясе дә бирергә тырышкан дип тәкъдим ителде ул. Кичә барышында авторның холкы да тирәннәнрәк ачылды: җебеп тора торганнардан түгел Зөлфия ханым. Биш кызчыгын алып, чарасызлыктан иреннән аерылып чыгып китәргә җөрьәт итүе Зөлфия Мансурның тәвәккәл, кыю хатын-кыз булуы турында сөйли.

Кичәнең музыкаль өлешен кызлары тулысынча үз өстенә алган иде. Рәфинә Ганиуллина, Резеда Ганиуллина, Аиша (Илсөянең тәхәллүсе) җырлары белән сөендерсә, Люция, Гөлсу шәрыкъ кызы, һинд кызы биюләре белән чараны җанландырды. Кияве, баянчы Рәзил Камалов та читтә калмады. Ул хатыны Рәфинә белән парлы җыр да башкарды, баяны белән башка җырларга музыкаль бизәлеш өчен җавап бирде.


Зөлфия Мансурның "Агач мылтыгы"

Ганиуллиннарның шатлыгын уртаклашырга гаилә дуслары да килгән иде. Татарстанның атказанган артисты, Тинчурин театры актрисасы Зөлфия Вәлиева бу гаилә белән “Туганнарыма” дигән җырга клип төшергәннән соң дуслашып китүен сөйләде. Ул авторның “Агач мылтык” хикәясен укыды. Зөлфия Мансур әлеге әсәрендә хатын-кызда балалары хакына теләсә нинди һөҗүмгә каршы алырдай көч булуын чагылдырырга тырышкан.


Кичәдә, шулай ук, Аиша таныштырганча, гаиләнең иҗатташ дусты, бик күп җырлар авторы Айдар Тимербаев та чыгыш ясады. Киров районы Малмыж якларыннан килгән гаилә дуслары да, Арча районы Шушмабаштан авылдашлары да китап чыгу белән тәбрикләп, үз теләкләрен җиткерделәр, теләкләрен җырга төреп бирделәр.

"Хатын-кызны Җир-Анага тиңлиләр"

Китапны чыгаруда зур булышлык күрсәткән “Акчарлак” нәшрият йорты директоры Рузилә Сафина Зөлфия Мансурның 5 кыз анасы буларак роленә басым ясады.

– Хатын-кызны Җир-Анага тиңлиләр. Уңдырышлы җиргә орлык төшсә, матур чәчәкләр, нык агачлар үсеп чыга, Җир-анага төшкән шушы орлык – биш кызыгыз, - диде. 

Зөлфия Мансурның олы кызы Рәфинәнең Габделфәт Сафин төркемендә эшләве билгеле. “Рәфинәнең бездә өч еллап эшләгән вакыты. Әни исән вакытта әнинең китабын чыгарырга кирәк иде, диде. Бу эшне башкарып чыктык”, - диде Рузилә Сафина.

Зөлфия Мансурны Мамадыштан килгән бертуганнары да тәбрикләде. “Зөлфия безнең барыбыздан да максатчанлыгы, кешеләр белән аралашырга яратуы, хыялыйлыгы белән аерылып торды” ди алар.

Зөлфия Мансурның кызын Алмаз Мирзаянов алмакчы булган?

Кичәнең җанлы, шаян узуына Алмаз Мирзаянов үзе дә зур өлеш кертте. Элекке авыл йортларындагы трельяж, аклы-каралы телевизорлар, телесериаллар карау кебекләрне искә алгач, залдагы тамашачылар да шул елларга” кайтып килде”. Алмаз үзе дә Зөлфия Мансурның кияве булырга каршы килмәс иде кебек тоелды. "Зөлфия апа, Рәзилнең баҗае була калсам, кайсыбызны күбрәк яратырсың икән” дип шаяртты. Йөргән кызы белән таныштырырга дип, әти-әнисе янына Мөслимгә кайтырга җыенгач, инде ничә тапкыр Мамадыштан кире борылып кайтып китәргә туры килүен сөйләде. “Мөслимгә кадәр озак кайтасы булгач, теге кыз ошамый башлый миңа”, - диде.

"Кызлы йорт" аркасында Лаеш районындагы бер хуҗалыкта хайваннар ашамыйча торган

Гомумән алганда, кичә бик гади, җанлы узды. Дәртле җырларга урыныннан торып биючеләр дә, чәчәк бирергә менгән җиреннән сүз катучылар да булды.

– Бүген абзардагы бар терлеккә ураза. Шушы кичә турында ишеткәч, җыендым да чыгып киттем, - ди Лаештан килгән Рушания апа. Бәйрәмгә буш кул белән килмәгән: пакетка салынган казын бүләк итеп тапшырды.


Бәйрәм азагында Зөлфия Мансур үзе дә сәхнәгә күтәрелде. Булышлык белән ул аягында басып тора ала, якыннары аның сөйләү сәләте кайтачагына да өметен өзми. 2016 елның сентябрендә кичергән инсульт аны аяктан екса да, табиблар тырышлыгы белән Зөлфия ханым исән кала. Аның китап чыгару теләге көчле булуын “Интертат” хәбәрчесенә кызы Рәфинә дә сөйләде. Китапка 35 хикәя кертелгәнен әйтте.

– Ул, китап чыгарам дип, үзенең хыялына ышанып яшәде. Аллага шөкер, “Акчарлак” нәшрият йортына рәхмәтебезне белдерәбез. Алар булмаса, китап болай тиз чыга алмас иде. Әнигә үз куллары белән үз хыялын тотарга насыйп булды. Үлем белән күзгә-күз очрашты, без инде аны беребез дә исән калыр дип уйламаган идек. Шулхәтле, күрәсең, йөрәге көчле булгандыр, үзенең оптимистик рухы аңа шушы авырлыкны җиңеп чыгарга ярдәм иткәндер, - диде.

Бишегез биш төрле диләр...

Рәфинә Ганиуллина әйтүенчә, кызларның холкы бишесенеке биш төрле.

– Безгә һәрвакыт “бишегез бер гаиләдән булсагыз да, бишегез дә төрле икәнсез” диләр. Шулай да, бишебез дә тиктормас без. Әти белән әни аерылышкач, безгә бабай янына - Арча районы Шушмабаш авылына кайтып яшәргә туры килде. Әни әтидән аерылганда, миңа 9 яшь юк иде, кечкенә сеңлебезнең 2 яше тулмаган иде. Безнең йорт ике яклы иде. Аның икенче ягында Марзия исемле әби яши иде. Безнең бик котырып киткән вакытлар була иде, әни булмаганда, дөбер-шатыр сугыша торган идек без. Марзия әби безгә стенадан шакып, “кызлар, зинһар өчен, дурагыгызны бәйләгез әле” дия торган иде. Мин, дөресен генә әйткәндә, ул апаны хәзер генә аңлыйм, нинди дәрәҗәгә җиткәнен. 5 балага чыдап торырга авыр, ул апа инде хәзер мәрхүм, безгә рәнҗеп ятмасын иде, дип телим.


Рәфинә Габделфәт Сафинның "Үкенеч" клибында

Рәфинә сеңелләренең кайбер җырлары халыкта шау-шу тудыруына карата фикерен белдерде.

– Интернетта ямьсез сүзләр белән эндәшкән кешеләр бар. Теләсә-нәрсә язып калдырган кешеләр бар. Ул сүзләрне әйтер өчен дә уйларга кирәк бит әле. Кешене алай теләсә ничек рәнҗетергә ярамый, чөнки иҗат ул ялгышлардан да тора. Туры юнәлешне, дөрес җырны гына табып бетереп булмый. Шуңа күрә бу очракта тамашачы аңлабрак кабул итсен иде ялгышларны да, чөнки иҗат ул шундый әйбер, - диде.

Аның әйтүенчә, Зөлфия ханым үзе кызларының барысының да иҗади булуын теләгән. 

– Без кешеләрне ничек бар, шулай кабул итәргә тырышабыз. Әнинең тәрбияседер инде бу. Үзебез дә ничек бар, шундый булырга тырышабыз. Ясалмаланып йөргән юк, - ди Рәфинә Ганиуллина.

Рәфинәнең әнисе турында "Ялгыз хатын" дигән җыры да бар. 


Әни "Җаным" җырына клипка каршы булыр иде дип уйламыйм



Резеда Ганиуллинаны Болгарда Ак мәчет каршында төшергән видеоклибы өчен гаепләделәр. Кабан арты мәчете имамы Сәедҗәгъфәр хәзрәт "ярымшәрә килеш мәчет фонында бии" дип язып чыккач, клипта дин әһелләрен кимсетү бармы-юкмы икәнлеген тикшерүгә прокуратура да алынды. Резеда Ганиуллина клибы өчен гафу үтенде һәм социаль челтәрләрдән алуы хакында белдерде. Дөрес, клипны үзләренең аккаунтларына күчереп алучылар булу сәбәпле, "Җаным"ны әле хәзер дә Интернетта карап була.

Резеда үзләренең бик шук булуы турында сөйләде.

- Егетләр үстерү дә җиңел түгелдер, әмма безнең әни кайвакыт “кызлар ничек шундый була ала икән” дип ачуланып ташлый иде. Чөнки малайлардан да болайрак итеп сугышып та ала идек. Бик шау-шулы, иҗатны ярата торган булып үстек. Әниебез үзе моңлы, әтиебез дә иҗатка гашыйк кеше, ләкин алар ул юлдан китмәгәннәр. Без кечкенәдән сәхнәдә, һинд киноларын карап, шул җыр-биюләргә гашыйк булып үстек, артист тормышына кызыктык.

“Җаным” җырына клипка килгәндә, әни аны инсультка кадәр күрергә дә өлгермәде. Күргән очракта да, каршы булыр иде дип уйламыйм. Дин белән иҗатны бәйли торган кеше түгел ул. Алар һәрберсе үз урынында. Начарлыктан эшләгән эш түгел иде, шулай да, кемнедер үпкәләтсәм булсам, ул чыгыш өчен гафу үтендем. 

Әнигә инсульт шуның аркасында булган икән дип сөйләүчеләр дә булды. Ләкин минем ассызыклап әйтәсем килә: клипның презентациясе 16 сы көнне булды, ә әнигә инсульт 5се булды. Югары кан басымы, шикәр чире шуңа китергән, күрәсең. Безгә әйтмичә йөргән борчулары да булгандыр. Һәрвакыт әнигә терәк булырга, аны кыерсытмаска тырышабыз без. Сорап килә торган авыру түгел бер кешегә дә, кисәк, көтелмәгән хәл булды. Бик авыр операция кичерде әни. Республика клиник хастаханәсе хирургы Арчага кайтып ясады операцияне, чөнки әнине күчерергә ярамый иде. Аның халәтен карагач та, я операция ясыйбыз, я ахыры аяныч булырга мөмкин диде. Шуңа күрә без операция дип карар кылдык. Әнине исән калыр, аякка басар дип тә өметләндермәгәннәр иде.

Ул вакытта миңа бик удар булган иде: беренчедән, әнинең инсульты, икенчедән, клип буенча тикшерү комитетына кадәр шөгыльләнделәр. Ул вакытта “үтә күренмәле” рәвештә генә йөрдем. Минем өчен иң мөһиме – әнинең үз тормышына кайтуы иде. Кызганычка каршы, концертларны да кичектерергә туры килде.

Ләкин барысы да алда: үз тормыш рәвешемә кайттым, көзгә үз концертымны әзерлим. 2017 елның 19 октябрендә әнинең 65 яшьлек юбилеен бик матур итеп үткәрдек. Барлык туганнарын җыеп, ресторанда үткәрдек.

"Бирмим мин сиңа" авторы Аиша: Башкалар сүзенә игътибар бирмим, тагын шундыйрак темалар булыр!


Зөлфия Мансурның Аиша тәхәллүсе белән җырлаучы Илсөянең “Бирмим мин сиңа” дигән җыры тәнкыйтькә дучар булды.

– Әнигә ошый иде ул җыр. Ул берара кыенсынган кебек булды, әмма, тулаем алганда, кабул итә алды ул бу җырны. Ул мин ясаган җыр түгел иде, продюсерлар ясаган җыр иде. Теләсә нинди артист кебек, күзгә күренәсе килә. “На войне все средства хороши” дигән кебек, үзем оялчан кыз түгелмен, шуңа күрә каршы килмәдем. Мин ялгыз җырлавымны туктатып алган идем, хәзер яңадан кайтарырга җыенам. Тагын шундыйрак темалар булыр дип уйлыйм. Әле яңадан җырлар яздырырга тотындым, якын киләчәктә чыгарга тиеш.

 Шоу-бизнес авыр өлкә, әмма мин башкалар әйтүенә игътибар итмим, мин шундый кеше. Сөйләсеннәр шунда, һәр кеше үзенчә уйларга хокуклы. Ниндидер тәнкыйтьләрлек җыр түгел иде дип саныйм. Рус эстрадасын алсаң, анда бөтенләй әллә нинди темалар бар. 

"Әни тәре күрсә, орышачак"


Зөлфия Мансурның төпчек кызы Гөлсуны тәре такканы өчен гаепләүчеләр булды. "Гөлсу христиан динен кабул иткән" диючеләргә каршы килде кыз. 

- Мин православие кабул итмәдем, әмма ул дингә кызыксыну бар. Үз күңелем белән миңа шулай рәхәт. Чиркәүгә дә керәм, мәчеткә дә керәм, әмма кабул итмәдем. Кешенең яшәү дәверендә 5, я 10 ел саен "вкусы" үзгәрә диләр, шул тәэсир иткәндер. Әни белән булган хәлләр миңа бик стресс китерде, бу да этәрде. 2012 елларда минем үзем белән дә күңелсез хәлләр булган иде, шулай әкренләп килдем мин бу әйбергә, - диде. 

Гөлсу православие һәм ислам дине бәйрәмнәренә карашы бертөрле булуын әйтте. 

- Ураза да тота алам, пост тоткан юк әлегә, бу көннәрдә әле анысын да уйлыйм. Бары тик организмны чистарту ягыннан карыйм моңа. Әни белми бу әйбер турында. Тәре күрсә, орышачак, - ди ул. 

Фикерләр








Шоу-бизнес

Рифат Фәттахов: "Ваһапов фестивален сызып кына ташлап булмый, көтмәгез дә!"

"Бер төн эчендә дистәләгән, йөзләгән шалтырату булды, килгән хатларның санын төгәл генә әйтә дә алмыйм. Әлеге алым киң җәмәгатьчелектә шундый шау-шу уятыр дип уйламаган идек. Рәшит Ваһапов фонды, фестивале, шәхсән Рифат Фаттахов үзе, Рәшит Ваһаповны хөрмәт итми, дип әйтсәләр, мин бу сүзгә берничек тә җавап бирә алмыйм", - диде Рифат Фәттахов.  Танылган продюсер "Интертат"ка ни өчен Рәшит Ваһаповның йөзен сызып ташлаган баннер урнаштыруы турында аңлатма бирде.

Шоу-бизнес

Мирхәт Гайсин ике республика җырчыларын чагыштыра: "Башкортстан җырчылары татар җырчылары кебек берсен-берсе чәйнәшеп йөрми"

Татарлар җыр сәнгатендә камилләшеп киләләр, Башкортстан җырчыларына караганда аларның дәрәҗәсе югарырак. Ләкин башкортлар тәртиплерәк. Татар җырчылары кебек берсен-берсе чәйнәшеп, ямьсез сүзләр әйтешеп йөрми, ди Мирхәт Гайсин.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла