Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кайчагында машинага бензин салырга да акча булмый". Җырчы Чулпан Йосыпова яңа BMW алган

BMWны холкыма туры китереп сайладым. Машина миңа миллионнан артыкка төште, дип шатлыгы белән уртаклашты Чулпан Йосыпова. Тик үзе эшләп алган машинасының төгәл ничә сумга төшкәнен әйтергә теләмәде...

news_top_970_100
"Кайчагында машинага бензин салырга да акча булмый". Җырчы Чулпан Йосыпова яңа BMW алган

- Чулпан, быелгы концертлар сезонын яптыгызмы инде?

- Әйе, яптык. Алда сабантуйлар, банкетлар. Хәзер менә ураза башлана, бераз тынлык әле. Сентябрьдән исә яңа концерт сезонын ачып җибәрәчәкбез.

- Уңышлы ел булган ахры. Концерт сезонын ябу белән BMW машинасы алып җибәргәнсез. Күпмегә төште сер булмаса?

- Аллага шөкер, зарлана алмыйм. Барысы да уңышлы барды. Түгәрәкләп әйткәндә BMW X1 миңа миллионнан артыкка төште. Төгәл бәясен әйтеп тормыйм.

- Бер сезон эчендә шул хәтле акча эшләп буламы?

- Юк, бер сезон эчендә миллион эшләдем дип әйтә алмыйм. Затлы машинада йөрү минем күптәнге хыял иде. Шуңа күрә берничә ел акчамны әрәм-шәрәм итмичә җыеп барырга тырыштым.

- Яшьләр телендә BMWны бандит машинасы диләр бит. Холкыгызга туры китереп сайладыгызмы әллә?

- Әйе, шулай дисәк тә була. Беренчедән, ул күбрәк яшьләргә туры килә. Дөресрәге, мин ике машина: Мерседес GLK һәм BMW х1 арасында озак сайландым һәм икенчесендә тукталдым. Ялгышмадым дип уйлыйм. Бу машина миңа бик ошый.

- Узган ел Казан уртасында зур гына йортыгызны сатарга куйган идегез. Сатылдымы ул?

- Сатылмады. Әти миңа җир бүләк иткән иде, йорт салдык. Хәзер шуны яңадан зурайтып салып, рәтләп ятабыз. Зур гаиләбез белән шунда яшәргә исәп.

- Сез җырлап кына йөрисезме, әллә тагын башка эш белән дә шөгыльләнәсезме?

- Мин җырлап кына йөрим. Ике ел театр училищесында вокал дәресләре укыткан идем. Иҗатка комачаулады да киттем. Бүгенге көндә җырлыйм гына.

- Сезгә карыйм да, җырчылар шәп яши, дигән нәтиҗәгә киләм. Казан уртасында зур йорт, кыйммәтле машина... Хезмәт хакына гына яшәүчеләрнең төшенә дә керми торган бәхет...

- Эшләргә кирәк. Эшләсәң генә шушы биеклеккә җитеп була.  Безне җырлап җиңел акча эшлиләр, дип уйлаучылар күп. Алай түгел, бу тормышта бер нәрсә дә җиңел бирелми. Бер тиенсез калган вакытлар бар. Кайчагында машинага бензин салырга да акча булмый хәтта. Иң мөһиме ялкау булмаска, иренмәскә кирәк. Өйдә утырганга китереп бирмиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100