Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованың җырчысы Фәнзил Шәрифуллин: "Башка җырчыларга йөрмәгән ирләр Илсөя концертына килеп утыра"

Саба районы Югары Шытсу авылы егете җырчы Илсөя Бәдретдинова төркемендә булырмын дип уйлап та карамагандыр, мөгаен.Үзенчәлекле җырчының коллективындагы егетләр дә үзенчәлекле. Фәнзил дә шундый. Ул Интертатка Илсөя Бәдретдиновада эшләүнең ни икәнен сөйләде.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинованың җырчысы Фәнзил Шәрифуллин: "Башка җырчыларга йөрмәгән ирләр Илсөя концертына килеп утыра"

Илсөя ханымның Саба районына килгәч, “Бу сезнең якташыгыз - Фәнзил Шәрифуллин”, дип әйтүе бик күп кешедә горурлык хисе тудырадыр. Аеруча егетнең әти-әнисендә. Фәнзилнең әтисе Югары Шытсу авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, ә әнисе рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Фәнзил үзе дә күпкырлы талант иясе.

- Кайчаннан бирле музыка уен коралларында уйный башладың?

- Музыка уен коралларында кечкенә чактан ук уйныйм. Күбесенә әти өйрәтте. Үземне белә башлаганнан бирле җырлый, уен коралларында уйный идем. Әтинең “Дубая” исемле ансамбле бар иде. Башта шул ансамбльдә чыгыш ясап килдем. Үзебезнең гаилә ансамбльләре белән дә чыгыш ясый идек. Хәзер сәнгать институтының 3нче курсында укыйм. Икенче елга, Алла боерса, диплом.

Күбрәк этник уен коралларында уйныйм. Гитарада, тальянда, курайда, думрада, кубызда. Ишетеп, отып алам. Ноталарда, дөресен генә әйткәндә, бөтенләй уйнамыйм.

- Син Илсөя Бәдретдинова төркеменә каян килеп эләктең анда?

- Илсөя Әдкәровна кастинг оештырган иде, анда бик күп талантлы егетләр, кызлар катнашты. Мин кастинг турында инстаграмдагы белдерү буенча белдем. Шулай итеп тәвәкәлләдем. Менә шунда эләксәм иде дигән теләк тә юк иде әле ул вакытта. Үземне сынап карарга булдым.

- Илсөя Бәдретдинова канаты астында ничегрәк сиңа?

- Илсөя Бәдретдинова канаты астында булуыма бер дә үкенмим. Нинди генә сорау булмасын, аңа мөрәҗәгать итәргә була. Төркемдә шундый җылы атмосфера, бөтен кеше бердәм. Аның төркемендә кеше дә күп түгел. Күп кенә җырчының музыкантлары артта торалар, ә монда без бөтенебез бер рәттә, бөтен кешенең үз номеры бар.


- Концертларда йөрү укуыңа зыян китермиме?

- Концертлар белән уку бергә барганда әзрәк авыррак инде. Тик шулай да тырышам. Институтта да активист буларак чыгышлар ясый идем Күп кенә артистлар сәнгать институтына чыкканнар. Алар да шулай уку белән чыгыш ясауны берләштереп барган.

- Гастрольләрдә кайсы җирләрдә булырга туры килде?

-Гастрольләрдә әле мин беренче генә сезон эшләдем. Бу сезонны да башыннан ук түгел. Гастрольләрдә Екатеринбург, Самара, күпчелек Башкортстан якларында, Урал якларында булабыз.

- Син төркемдә нинди эшләр башкарасың?

- Концертта үземнең сольный номер бар. Анда курай, тальян, кубызда уйныйм, “лунная походка” ясыйм, вокалларга кушылам. Мин гел сәхнәдә.

- Концертта кия торган киемнәрегез турында да сөйләп үтсәң иде.

-Безнең киемнәр икенче төрлерәк. Кара киемнән чыгыш ясыйбыз. Элек Илсөя Бәдретдинова рок стилендә җырлаган, хәзер әкрен җырларны да җырлый. Мин үзем татар тальянында, курайда уйныйм, тик кием кара төстә. Тальянда татарча көй уйнасак та, безнең минусовкалар, уйный торган аранжировкалар, алар заманча эшләнгән. Гел түбәтәй киеп, татар халык киеменнән чыкканга караганда мондый стильдә чыгу үземә дә ошый.

Менә хәзерге вакытта да икенче сезонга әзерлек бара. Яңа репертуар, яңа җырлар, яңа кешеләр. Киемнәрдә дә үзгәрешләр көтелә. Рок стилендә генә түгел, башка төрле дә булачак. Һәр елны яңа программа. Җәй көнне дә эш бар, тик ятмыйбыз.

- Концерт куйганда нинди кызыклы хәлләр килеп чыккалады?

- Артист тормышы, гомумән, кызыклы инде, күңелле уза. Мәсәлән, берсен сөйләп күрсәтәм. Безнең төркемдә Африкадан Оливер дигән егет тә бар. Аппаратуралар көчле. Авыл кебегрәк җир иде бугай ул, сәхнәдәге тавышны розеткалар чыдатмады. Нәкъ шул вакытта Оливерны гына сәхнәгә чакырган идек. Ул сәхнәгә чыкты да, “Исәнмесез, хөрмәтле дуслар”, дип әйтеп бетерде дә, ут сүнде. Ул болай да кара, җитмәсә караңгы. Шуннан бөтен кеше көләргә тотынды инде. Илсөя Әдкәровна: “И, барыбер күренми инде ул, җырлагыз”, - ди. Вакыт бушка үтмәсен, концерт тукталмасын дип, без бушлыкны тутырдык , гармунга, тальянга, башка музыкантлар белән аппаратурасыз гына уйнап тордык.

Концерттан кайтып барганда, кафега туктап фотога төштек. Караңгы иде. Оливер кара шапкадан, кара курткадан, кара киемнән йөри ул кайбер чакта. Автобуска кереп утырдык, Оливер тагын җенләнә башлады. “Почему меня тут не видно?” –ди. Илсөя Әдкәровна: “Нишләтим инде мин сине, син кара булганга мин гаепле, что-ли? Икенче юлы авызыңны булса да ер, тешең булса да күренер”, - ди.

- Илсөя ханым кияүдә түгел. Сезнең группада ир-атлар күп. Аларның аңа карата мөнәсәбәте нинди?

- Гомумән, ир-ат заты аңа сокланып, яратып карый. Концертларга килүчеләр арасында да ир-атлар хәйран күренә. Кайбер вакытта ир-атлар турында әйтәләр: “Ул башка артистның концертына бармады, ә Илсөянекенә килеп утырды”, - дип. Ә мин шәхсән аңа җитәкчем буларак карыйм, безне аякка бастыручы көчле зат буларак күрәм.

- Илсөя Бәдретдинова җырларында турыга бәреп җырлавы белән дә аерылып тора.

- Илсөя Әдкәровнаны шул җырлары өчен яратып киләләр дә инде. Тормышта авырлыкларга күп дучар булган ул, шуңа да карамастан, Илсөя Бәдретдинова бик көчле хатын-кыз. Концертка аны яратучылар килә, чөнки алар аның кем икәнен бик яхшы белә һәм аны аңлыйлар.

-Буш вакытлар буламы? Булса, тагын ниләр белән шөгыльләнергә яратасың?

-Буш вакытта иң беренче чиратта укырга тырышам инде. Гастрольләр булса, өйгә дә сирәк кайтыла. Әти-әни янына булышырга өйгә кайтып киләм. Болай спорт белән дә шөгыльләнәм. Сәнгать институтына кергәнче башта бик каты көрәш белән шөгыльләнгән идем. Районнарда гел берлектә бардым. Аннан, нишләп алай килеп чыккандыр, бөтенләй башка, сәнгать юнәлешенә кереп киттем.

Тагын буш вакытта концертлардан тыш аниматор булып, мим образында клубларда, юбилейларда эшлим. 

Казанга килгән генә чак. Минем икетуган абыемның туенда шундый ике кеше килеп чыкты. Икесенең дә йөзләре ак, алар сөйләшми, мимика белән генә эш итәләр. Ярты сәгать эчендә кешеләрнең күңелен күреп йөрделәр дә, югалдылар. Туй беткәннән соң мин абыйдан килеп сорадым. “Бу нинди кешеләр булды, ничек, күпме алдылар?” –дип. Ул миңа әйтеп күрсәтте. Шуннан мин бик кызыккан идем инде. Үзем электән үк КВНнарда катнашып килгәч, бу эшне башкара алуыма ышана идем. Заказлар табуы авыр икән, бөтен кеше фото, видео сорый. Ә мин беркайда чыгыш ясамаган. Үземчә чыгышларым барлыгын, бары тик фотоларга төшеп йөрмәгәнлегемне әйтәм инде. Ләкин берсенең дә аласы килмәде. Шуннан Константиновкага бер алып баручы мине бәби ашына чакырды . Фотолар булсын өчен мин бик арзан бәягә генә килешкән идем. Ул вакытта киемнәр дә шуның төсле генә. Җитмәсә красканы юка итеп сылаганмын. Эшли башлагач, бер 20 минут вакыт узгандыр, тирләдем. Краска әз генә ага башлады. Калынрак сылыйсы булган. Минем эш сәгатем әкренләп бара. Үземнең гримеркага киттем. Красканы өстенә сыламакчы идем, ул юешләнгәч, сылаган саен һаман алына икән. Үземчә ясап куйдым. Хәйран гына вакыт югалып тордым. “Беренче коймак төерле була”, дип әйтәләр бит. Алып баручы миңа әз генә шелтә белдерде инде. Шуңа да карамастан, минем фотолар булды. Икенчеләренә инде мин фотолар күрсәтә башладым. Башта авыр иде, хәзерге вакытта эзләмим дә , үзләре килеп чыгып торалар.

-Нинди планнар белән янасың? Нинди хыялыңны тормышка ашырыр идең?

-Хыяллар бар инде ул. Аллага шөкер, дип яшим. Бәләкәй чакта президент буласым, шул кеше буласым килә дип хыялланасың. Үсә башлаган саен аңлый башлыйсың, шулай ансат кына беркем дә булып булмый икән ул. Болай нинди эш бар, нәрсә кызыксындыра шуның белән шөгыльләнргә тырышам. Авыл малае булгач, эштән курыкмыйм. Һәр җәй саен төзелештә дә, Казанда автомойкада да эшли идем. Бөтен кеше әйтә торган гаилә, машина, өй тырында хыялланам. Үземнең эшне ачасы килә. Җиткәнлектә яшәргә дигән уй бар инде башта. Бу бөтен кешенең була торган хыялы. Барсына да сөенәм, хәзерге вакытта бар да хыялдагыча бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100