Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Баһ: Төрмә тормышын күптән күрәсем килеп йөри иде

Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ Казанның 19нчы төзәтү колониясеннән фотолар җибәрде. Алла сакласын, концерт куярга гына барган икән. Бу хакта “Интертат” җырчының үзеннән белеште.

news_top_970_100
Илназ Баһ: Төрмә тормышын күптән күрәсем килеп йөри иде

- Төрмә тормышын, рәшәткә артындагы дөньяны күптән күрәсем килеп йөри иде. Концерт кую да түгел, тоткыннарның тормышы белән танышып чыгарга теләгән идем. Җитәкчелек риза булгач, концерт турында сүз кузгаттым. Төрмәдә концерт куеп, акча эшли дип уйлый күрмәгез тагын, чын йөрәктән, хәйрия концерты итеп чыгыш ясадык. Яңа елга кадәр оешып булмады, язга кадәр дип, 23 февраль уңаеннан, кинәт кинәт уйлаштык та чыгып киттек. Гүзәл Идрисова һәм гармунчы Айнур Моратов белән өчәү ике сәгатькә якын концерт куйдык, - диде Илназ Баһ.

Илназ Баһ колониядән кайткач, җиңел сулап куйган.

- Мин рәшәткә артындагы тормыш турында күп уйлана идем. Анда ничек яшиләр, нинди шартлар тудырылган? Анда барып кайтканнан соң җиңел сулап куйдым. Начар тормышта яшәмиләр. Ап-ак урын-җирдә йоклыйлар, ашау ягы да әйбәт. Без килгәндә бер фура ит китерделәр. Хәтта кайбер тоткыннар сроклары бетеп, иреккә чыкканда: “Озак тормыйбыз, яңадан киләбез”, дип әйтә икән. Аларга без яшәгән тормышта яшәү авыр. Алар шундагы тәрбиягә өйрәнгән.

Бу колония үзе бер шәһәр дигән фикергә килдем мин. 1200ләп тоткын утыра. 250 тәртип саклаучы бар. Бу аерым бер дөнья – шәһәрчектә ниләр белән генә шөгыльләнмиләр икән! Җиһазлар да ясыйлар, тимер-томырны да “биетәләр”, эретеп тә ябыштыралар. 800 башка якын дуңгыз фермасы бар. Андагы чисталык! Дуңгыз асрыйлар дип әйтмәссең дә. Бер җирдә тирес түгел, салам бөртеге дә юк, - дип сөйләде Илназ.

Артистларның чыгышларын да тоткыннар бик җылы кабул иткән.

- Концертны шундый җылы кабул иттеләр. 200 кешелек зал шыгрым тулы иде. Татарлар да, башка милләт вәкилләре дә, яшьләр дә, олы агайлар да бар. Барысы да игътибар белән тыңлап, үзләре аша үткәреп утырдылар. Ихластан алкышлыйлар, хәтта кайбер район-авылларда да аның кадәр алкыш тойган юк. Концерттан соң җитәкчелек генә түгел, тоткыннар да чын күңелдән рәхмәт әйтте. Тамашачы аермасын сизмәдем. УНИКС залына килгән тамашачы да, тоткыннар да бер үк. Кызыксыну бар инде. Күзәтәләр, килеп туктагач, автобус эчләрен карыйлар. Кергәндә үк “Илназ абый, сәлам”, “Баһ, сәлам” дип әйтүчеләр булды. Бер яктан әрнетә инде бу күренеш. Тыныч тормышта сәламләмиләр бит, - ди Баһ.

Гүзәл Идрисова репертуарында русча җырлар моңа кадәр дә булса, Илназ Баһ тоткыннар өчен махсус бер җыр өйрәнеп барган. “Ярыйсы гына килеп чыкты бугай” ди үзе.

- Мондый җирдә беренче тапкыр булдым. Алла сакласын, шул концертлар белән генә барырга язсын инде. Көн дә бер план буенча яшәргә өйрәнгән татар малайлары: “Илназ абый, рәхмәт, күңелле булды”, - дип озатты. Мин алар белән иректә тизрәк очрашуны теләдем. Бу концертны оештырырга ярдәм иткән колония җитәкчесе Ромео Нурулловка зур рәхмәтләр әйтәсе килә. Зур хезмәт куйган коллективка зур уңышлар. Чөнки монда психологик яктан да, мораль яктан да әзерлек, тимер нервалар һәм түземлек кирәк. Җитәкчелеккә һәм колония хезмәткәрләренә теләгем шул. Тоткыннарга исә тизрәк иреккә чыгуларын телим.

Концерт тәмамлангач, әсирләр таралырга ашыкмады. Җитәкчеләре чыгып сүз әйткәч тә, “Тагын килегез” дип калдылар. “Тәртибегез яхшы булса, тагын килербез” дип уен-көлке белән аерылыштык, - дип сөйләде Илназ Баһ. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100