Данир Сабировның кызы Мәрьям "Беренче канал"да Галкин тапшыруында катнашты

19 ноябрь 2017

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

“Беренче канал”да Максим Галкинның “Лучше всех” тапшыруында танылган юмор остасы, җырчы, пародист Данир Сабировның кызы Мәрьям тамашачыларны шаккаттырды. Мәрьямнең “Беренче канал”га бару тарихын әтисе Данир “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләп үтте.


– Данир, кызыгыз Мәрьям «Лучше всех» тапшыруында катнашты, ничек катнашырга булдыгыз? Кемнең башына килде?

  – Максим Галкинның “Лучше всех” тапшыруын без карый килдек һәм әнисе Мәрьямгә катнашырга тәкъдим итте. Уйлаштык та, гариза җибәрергә булдык. Шунда ук видеода төшерелгән Мәрьямнең чыгышын һәм фотоларын юлларга куштылар. Аннары кастингка килергә хәбәр бирделәр. Беренче бару үзебезнең акчага булды. Кастингта күренгәннән соң нәтиҗәсен “соңыннан әйтербез” диделәр. Без инде кайтып киттек. Ике көннән “сез үттегез” дип шалтыраттылар. Съемкаларга икенче тапкыр барганда, “Беренче канал” чыгымнарны тулысынча үз өстенә алды.



– Барыр өчен махсус әзерләндегезме, әллә үзләре бер әзер номер күрсәтергә тәкъдим иттеме?

– Мәрьямнең әзер номеры бар иде. Ул Казанда уздырылган зурлар арасындагы гимнастика буенча Бөтендөнья ярыш ачылышында бу номер белән чыгыш ясаган иде. Мәрьям шул номерны “Лучше всех” тапшыруында да күрсәтте. Ә бизәлеш өлешен “Беренче канал” үзе оештырды.

– Эфирга чыгар алдыннан күмәк репетиция булдымы?

– Безгә ике көн алдан алдан килергә куштылар. Катнашучы балалар белән махсус психологлар шөгыльләнде. Һәрбер номерга аерым декорацияләр әзерләнде. 

(Мәрьям чыгышы 34:50 минутта)

– Максим Галкинга татарча эндәшү (Данир Сабиров Галкинга "Әссәләмәгаләйкүм, хәерле кич, иптәш Максим", - диде - ТИ) татарның дәрәҗәсен күтәрү өченме яки үзегезне күрсәтү өчен булдымы?

– Икесе дә булгандыр дип саныйм.



– Мәрьямнең тапшыруда катнашырга үзенең теләге булдымы, әллә сез сорадыгызмы?

– Без мәҗбүриләмәдек, әнисе әйткәч, Мәрьям ризалашты һәм без үзебезне сынап карарга булдык.

– Нинди хис-кичерешләр белән кайттыгыз?

– Бу тапшырудан горурлану хисе белән кайттык. Кызыбызга алдагы тормышында да уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез.

Мин дә, үз чиратымда, Мәрьямгә тагын да зур уңышларга ирешүен, бәхет һәм сәламәтлек телим. Булдырдың, татар кызы!

Фикерләр








Шоу-бизнес

Фаил Гыймадов: “Башыма килгән фикерләрне, шигырьләрне язып барган булсам, инде минем күптән китабым чыккан булыр иде”

Журналист Фаил Гыймадов “Болгар радиосы”нда “Татар мәйданы” белән “Хак дин” тапшыруларын алып бара. Һәр тапшыруында милләт, татар теле, дин темаларын күтәрүче, катлаулы һәм актуаль сорауларга җавап табучы, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы Фаил Гыймадов белән әңгәмә кордык.

Шоу-бизнес

Гүзәл Уразова: “Без Радик белән очрашырга тиеш түгел”

Элвин Грей белән Гүзәл Уразова башкаруындагы "Красивая, хороший" җыры тирәсендәге низаг әле тынмады. Элвин Грей да "соңгы сүзне әле әйтмәдем", дип белдерде. Гүзәлнең дә әйтелмәгән фикерләре калган булып чыкты.

Шоу-бизнес

Радик Юльякшин: “Гүзәл Уразова янына барып, хәлләрен сорашачакмын”

Радик Юльякшин белән Гүзәл Уразова арасыннан кара мәче узганга әле бер ай да юк. Артистлар үзара “Красивая-хороший” җырына булган хокукларын бүлешүдән башланды ул. Әмма шул кыска вакыт эчендә бу низаг Уразовага да, Юльякшинга да шактый популярлык китерде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла