Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Булмаган тавыш тәмәке тартып кына бетми инде ул”. Вадим Захаров, Зөлфәт Зиннуров, Раяз Фасыйхов, Җәвит Шакиров, Филүс Каһиров тәмәке тартамы?

Беренче карашка, җырчы тәмәке тартмаска тиеш кебек - тәмәке тавышны бетерә бит ул! Әмма чынбарлык киресен исбатлый - җырчылар тәмәкене бик тә ярата бугай. Берәр концертта сәхнә артында торсаң, җырчыларның тәмәкене үз итүләрен аңлап аласың. “Татар-информ” хәбәрчесе җырчылар, белгечләр, гади кешеләр белән тәмәке турында сөйләште.

news_top_970_100
“Булмаган тавыш тәмәке тартып кына бетми инде ул”. Вадим Захаров, Зөлфәт Зиннуров, Раяз Фасыйхов, Җәвит Шакиров, Филүс Каһиров тәмәке тартамы?

Дөньяда 1 млрд кешенең тәмәкә тартуы мәгълүм. Димәк, Җир шарындагы сигез кешенең берсе тәмәке тарта дигән сүз. Ир-атлар да тарта, хатын-кызлар да, яшьләр дә, хәтта бала-чага да тарта хәзер. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Никтер менә минем бер дә тәмәке тартасы килми. Миндә сәбәп юк дигән сүзме бу? 

Җырчылар да хәзерге вакытта тәмәке тарта дисәм, ышанасызмы? Чын, үзләре әйтте! 

“Сандугачлар” да тәмәке тарта

Эстрада йолдызлары "без тартмыйбыз, хәтта тәмәке исен дә яратмыйбыз", дип әйтерләр дип уйлаган идем. Әмма тартучы җырчылар барыбер ачыкланды. Араларында "язмагыз, бер дә матур күренеш түгел", диючеләр дә булды. Барыбер яздым: исемнәре текстта бар. 

Җырчы Зөлфәт Зиннуровтан тәмәке тартучы җырчылар турында сорадым. Зөлфәт исә: “Вадим Захаров тәмәке тарта түгелме соң? Ә калган артистларны мин әйтә дә алмыйм”, дип җавап бирде. Вадим Захаров тәмәке тарта дип җырчы Раяз Фасыйхов та әйтте. Раязның үзенең дә тартып карагыны бар икән.

- Раяз, тәмәке тартып караганыгыз булдымы? Бәлки хәзер дә тартасыздыр?

- Малай-шалай вакытта тартып караган булгандыр инде ул. Болай тәмәке тартмыйм. Тәмәке тавышка, бигрәк тә сулышка тәэсир итә. Тәмәке бик зарарлы әйбер ул.

- Ә сезнең танышларыгыз арасында, җырчылар арасында тәмәке тартучылар бармы?

- Бар. Мин беләм Филүсне. Филүс тәмәке тарта. Һәм ул хәзерге вакытта бөтен тырышлыгын җыеп, тәмәке белән көрәшә, ташларга тырыша.

- Тямаевны әйтәсез, әйеме? Ташларга ниятли дип.

- Юк, Тямаев димим. Филүс Каһиров дим. Тямаевка тартса да, нинди аерма аңа... Миңа калса, андый моментлар йогынты ясамый. Тагын күпләр тарта анда. Мәсәлән, Марсель Вәгыйзов тәмәке тарта иде. Ташлады. Минемчә, Вадим Захаров та тәмәке тарта бугай. Тәмәке тартучыларны искә төшерә башласаң... Бар инде алар. Рәсим Низамов... Хатын-кызларны белмим. Тәмәке тарту – һәр кешенең үз эше. Мин гаепләп әйтмим. Үземнең дә шаярып тәмәке тартканым бар. Әмма мин ияләшү дигән әйбердән бик курка идем. Мин эссе көнне иртән үк авызына тәмәке кабып ашый торган кешегә бик аптырый торган идем. Шуңа күрә тәмәкегә мин тискәре карыйм.

“Булмаган тавыш тәмәке тартып кына бетми ул”

Җырчы Илназ Гарипов тәмәке темасына шаяртып җавап бирде.

- Мин инде утыз ел тәмәке тартмыйм. Миңа 31 яшь. Малай чакта да, мәктәптә укыганда да, университетта да тартып та карамадык. Мин фокуслар күрсәткәндә генә тартам, ләкин ул эффект өчен генә инде. Ә җырчылар арасында тәмәке тартучылар бар. 

- Ә җырчы кешегә тәмәке тартырга ярыймы? Тәмәке тавышка нинди дә булса йогынты ясыйдыр бит?

- Булмаган тавыш бетми инде ул. Кешегә бит "тартыгыз, тартмагыз", дип акыл өйрәтеп утырып булмый. Һәрберсе үзе белә. Ә тәмәке җырчының тавышына зыян саламы, юкмы, анысын мин әйтә алмыйм. Бу исбатланмаган әйбер. Тәмәке тарту җырчыларга һәм сәнгать кешеләренә нинди йогынты ясый дип кенә карарга кирәкми. Бу, миңа калса, һәр һөнәрдә дә бертөрле яңгыраш табадыр. Бу гомумән һәр кешенең үз эше.

"Тәмәке тартып ябыгу - ялкаулык билгесе"

Монда тәҗрибәле җырчының фикере кирәк икән дип, Зөлфия ханым Шакировага шалтыраттым. Татарстан Республикасының халык артисты, җырчы Зөлфия Шакирова тормыш иптәше - Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, җырчы Җәвит Шакиров белән иртән Уфадан кайткан гына иде. Мөгаен, ял да итәргә өлгермәгән килеш, Зөлфия апа "тәмәке тартучы хатын-кызлар нинди әни булалар соң алар", дип уйланды.

- Тәмәке – хатын-кыз әйбере түгел. Ирләргә дә кирәкми ул. Безнең әти дә, абыйлар да тәмәке тартмады. Җәвит абыең да тартмый. Бездә андый әйбер гомумән юк. Тәмәке исен яратмыйм. Тәмәке тартучы кеше килеп керсә дә, күңелләрем болгана башлый. Минем андый әйберне җенем сөйми. Тәмәке тарткан хатын-кыз хатын-кыз түгел инде ул.

- Зөлфия апа, яшь кызлар ябыгабыз дип тарталар. Сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз?

- Ябыгу өчен хәрәкәт кирәк. Тәмәке тартып ябыгу – ул ялкаулык билгесе. Минем тәмәке тарту түгел, диета да тотканым юк. Майны хәрәкәт белән яндырырга кирәк. Тәмәке тарткан хатын-кыз нинди әни була инде ул? Күргәнем бар минем урамда шундый кызларны. Үзләре балалар арбасы тотканнар, үзләре тәмәке тартып китеп баралар. Минем тәмәке тартып карыйм әле дигән уй башыма килмәде дә. Кечкенәдән үк андый гаиләдә үсмәдем шул мин. Безнең гаиләдә аракы эчү дигән нәрсә дә, тәмәке тарту дигән нәрсә дә юк.

Җырчы Илүсә Хуҗина тәмәке тартуга нык тискәре карый икән. Хәтта тәмәке тартучы танышларыннан да читкә китеп тартуларын үтенә.

- Мин тартмыйм. Тартып караганым да юк. Мин тәмәкегә уңай карамыйм. Тартучы танышларым бар. Әмма сүз дә юк инде, кеше тәмәке тартамы, юкмы дип карап тормыйсың, танышларың булса, сөйләшәсең дә, аралашасың да. Минем танышларым читкә китеп тарта. Кайчакта мин үзем читкә китем басам, кайвакыт кешеләрнең читкәрәк китеп тартуларын сорыйм. Беренчедән, тәмәке тартуны психология белән бәйләргә кирәк. Икенчедән, балалар дип әйтик инде, башта кызык өчен тарта башлыйлар. Бик күп бала кызык табып тартып карый. Үзләренең дә әйткәннәре бар. Кемнәрдер инде әзрәк тынычланам дип тарта башлыйлар да, соңыннан ташлый алмыйлар. Мин һичшиксез тартмаячакмын. Миңа, минем җырчы һөнәремә тәмәке тарту комачаулый. Тәмәке – ул сәламәтлек өчен дә бик зыянлы әйбер. Мин, гомумән, дөрес туклану, дөрес яшәү, спорт белән шөгыльләнү яклы, шуңа күрә тәмәке тарту – ул минем өчен түгел.

Табиб-психиатр: “Яшьләр эшсезлектән тарта”

Тәмәке тарткан кешенең тормышы тәмәке тартмаган кешенекеннән нәрсәсе белән аерыла? Кешеләр, бигрәк тә яшьләр, ни сәбәпле тәмәке тарта башлыйлар? Бу сорауларга медицина фәннәре докторы, профессор, нарколог, балалар психиатры, психотерапевт, Татарстан Республикасының атказанган табибы Ләйлә Шәйдукова җавап бирде.

- Тәмәке тартуның психологик нигезе бар. Кеше борчулы вакытта тәмәке тартып тынычлана. Көнбагыш кимереп, күп итеп попкорн ашап, каләм башын чәйнәп авыз аша курку хисен бетерәләр. Тәмәке тарту да шул тынычлану төрләренә керә. Кемдер өчен никотин – үзенчәлекле тынычлану ысулы, кемдер кәефе күтәрелсен өчен, ә кемдер инде әйләнә-тирә дөнья белән үзара бәйләнеш коммуникатив булсын өчен тарта. Яшьләр инде күбрәк тәмәке тартучылар төркеменә кереп китү максатыннан тарталар. Тәмәке бу очракта шул төркемгә кереп китәргә мөмкинлек бирә торган билет. Бу очракта син берүзең түгел. Кемдер, киресенчә, ялгызы тартырга ярата. Яшьләргә килсәк, яшьләр инде гел тарткалады. Күп очракта яшьләр зурлардан кабатлап тарта башлыйлар. Әти-әни тәмәке тарткан гаиләдә бала да тарта башлау куркынычы бар һәм ул бик зур. Шул ук хәл аракы эчүче гаиләләрдә дә кабатлана. Кайбер очракта алай булмый, бала әти-әнисен кабатламый. Әти кеше аракы эчкән, бала кеше эчкечелек юлын сайламыйча, тәмәке тарта башлаган очраклар да бар. Бала имеш яманлыкның кечерәген сайлый. Телевидение тәмәке тартуның нәтиҗәсе хакында кисәтсә дә, тәмәке пачкаларында тартмаска өндәгән рәсемнәр ясалса да, безнең хәзерге вакытта интернет бар. Һәм хәзерге заман геройларының кулларында – тәмәке, ягъни, нәрсә әйтсәң дә, кыюлык билгесе. Яшьләрнең зур буласылары килә. Тәмәке тарта башладың, димәк ир кеше булдың. Яшүсмерләр чорында балалар бунтарлыкка биреләләр. Аллага шөкер, яшьләр бүген, узган гасыр башында революция алдыннан кебек, дәүләт һәм җәмгыять үсешенә комачаулап, каршы чыкмыйлар. Шуңа күрә тәмәке тарту – яшьләрнең кечкенә генә гаилә фетнәсе. Беркем дә чын кыюлыкның, көч билгесенең тәмәке тартмау икәнен аңламый. Яшьләр эшсезлектән тарта. Алар тәмәкене күңел ачу әйбере дип күрә. Тәмәке тартуның сәбәпләре бик күп төрле. Һәм әлеге зарарлы гадәттән котылырга бик авыр. Кешеләр тәмәкене, исерткеч эчемлекләр һәм наркотик белән чагыштырып, зарарлы түгел дип уйлыйлар. Әмма алар бик нык ялгышалар.

“15 яшьтән бирле тартам”

Үземнең танышым, искитмәле матур кыз турында да сөйлим әле сезгә. Татьянага 19 яшь. Ул Казаннан. Татьяна 15 яшендә дуслар компаниясендә тарта башлаган. Аның тәмәке тартасы килмәгән, әмма кызыксыну үз эшен эшләгән. Кешедән күреп, бары тик тартып карыйм гына дигән сүзләр белән башланган эш бүгенгә кадәр дәвам итә. Спорт белән шөгыльләнүче, тырышып белем алучы һәм иртәдән кичкә кадәр эшләүче Татьяна хәзерге вакытта да тарта. “Татар-информ” хәбәрчесе аны күргән саен, ничек алай дип шакката. Татьянаның исә моңа бер генә җавап: “Эш никотин бәйлелектә түгел, монда барысын да психология хәл итә. Тәмәкесез яши алам дигән нәтиҗәгә сезне табиблар китерә алмый. Сез үзегез шундый нәтиҗәгә килергә тиеш”.

Хөрмәтле укучылар, мөгаен, сезнең арада да тәмәке тартучы кешеләр бардыр. Тәмәкедән баш тартырга ниятләгән кеше ничек ташлыйсын үзе дә бик яхшы белә. Киңәшләр һәм төрле ысуллар белән инде бөтен интернет киңлеге тулган. Иң мөһиме, тәмәке тартуны ташларга вакыт икәнен акыл белән аңларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100