Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Алып баручыларны җырлаттылар, бәлки җырчыларны радиодан туры эфирда сөйләтеп карарга кирәктер?"

“Болгар радиосы” ачык һавада концерт оештырды. Алып баручылар танылган җырчылар белән бергә дуэт башкарды.

news_top_970_100
"Алып баручыларны җырлаттылар, бәлки җырчыларны радиодан туры эфирда сөйләтеп карарга кирәктер?"

"И, туган тел"

Тамаша барыбызга да таныш булган "И, туган тел" җыры белән башланды. Бер төркем балалар, сәхнәгә чыгып, әлеге җырны башкарды. Дүртесендә татар күлмәкләре иде.


Бер төркем булып җырлагач, барысын да милли киемнәргә киендерсәләр, матуррак булыр иде. Һәм тагын шунысы бар - кызчыклар үзара русча аралаша. Рус кызлары булса - рәхмәт оештыручыларга, башка милләт вәкилләрен татарча җырлатканнары өчен. Татар кызлары булса - монысын барыбызның да авырткан урыны дип кабул итәргәдер. 

Җыр, дигәннән. Концертны "И, туган тел" җырыннан башлаганнары өчен оештыручыларга рәхмәт.


“Күп кенә популяр җырчылар җырлый белми”

Алып баручылар белән дуэтлар кебек проектлар булганы бар. Тамашачы, беренче чиратта, яраткан җырчысын карарга киләдер андый проектларга. “Радиодан тыңлаганда, тавышлары матуррак яңгырый, җырлау колакны кисә”, - диде миңа бер ханым, алып баручылар җырлый башлагач. 

Җырчы Илназ Гарипов белән Айзилә Батырханова дуэтына тукталыйк. Илназны җырлый белми дип беркем дә әйтә алмый, тавышы бар. Айзиләнең дә тавышы юк түгел, телеэкраннарда еш ишетелә. Ләкин җырлау аныкы түгел. Теге колакны кисә дигән сүзләр искә төшә. Алып баручы буларак Айзилә турында начар сүз әйтеп булмый, тик дуэтны уңышлы дип әйтеп булмый. Сайланган җыр да җиңелләрдән түгел.

Күз алдыгызга китерегез: Илназның чираттагы концерты барганда, аның янына бер тамашачы менә дә, микрофонын тарып алып, җырлый башлый. Аңлашыла, һәр тамашачыда җырлау сәләте юк. Менә шундыйрак картина барлыкка килде башымда.

“Айзилә үзе бергә җырларга тәкъдим итте. Җырлый белмәве яисә белүе куркытмады. Болай карасаң, күп кенә популяр җырчылар җырлый белми. Ә җырлый белүчеләр таныла алмый. Бу проект - матур җырлау бәйгесе түгел. Алып баручыларны җырлаттылар, бәлки җырчыларны радиодан туры эфирда сөйләтеп карарга кирәктер?! Кызык бит?!” - дип сөйләде ул.

Илназдан: “Кызык эзләп өйрисең, өйләнергә вакыт. Кайчан туй?” – дип сорагач: “Көзгә булыр, Алла боерса”, - дип җавап кайтарды.

Авылга кайткан шәһәр кызы

Һәр авылда модадан артта калырга тырышмаган бер кыз була. Андыйлар күбрәк шәһәргә киткән авыл кызлары арасында очрый. Кайтып керә, имеш, матур киемнәрен киеп. Авыл клубына иренен кызылга буяп, матур күлмәк киеп чыга андыйлар. Әле беренче булып үкчәле туфлине дә алар кияләр иде дип хәтерлим. Барыбызның да шул үкчәле туфлиләрне киясе килә иде бит, хәтерлисезме?!

Солянкаларда шундый типтагы җырчы булды. Монда да модалы җырчы бар иде. Ул – Рината Тей. Рината татар эстрадасының иң затлы җырчыларының берсе. Әлеге концертка да ул гади образ сайламаган. Аның күлмәге ялтыр-йолтыр килгән көмеш төстә иде. Андый кием берсендә дә юк иде. "Образы шундый аның", - диде бер ханым. Образы бигрәк текә инде! Ярый, уңышлар сиңа, Бәрәңге районының Рузиләсе! Ой, гафу, Рината Тей!

“Креатив проект”

Раяз Фасихов “Болгар радиосы” сайтының баш мөхәррире Эльвира Шакирова белән җырлады.

“Җаваплылык һәм курку Эльвирада булгандыр. “Болгар радиосы”ның теләге булгач, аларга ярдәм итәргә булдым. Креатив проект әйе, беренче тапкыр булмаса да. Моңа кадәр бу типтагы дуэтта җырлаганым бар иде”, - диде Раяз.

Раяз әйтүенчә, дуэтка тәкъдим ителгән алып баручы яисә башка хезмәткәрнең тавышы “колак кисә” торган булса, ул катнашудан баш тартасы булган. Шуңа күрә, Эльвираны Раяз Фасыйхов кебек җырчы югары бәяләрлек итеп җырлаган дия алабыз. 

Лилия Хәйруллина тамашачыны алдыймы?

Лилия Хәйруллинаның исә чыгышы алдыннан борчылганы йөзенә чыккан иде. Килеп эндәшкәч тә: “Алинә, җырлагач, сөйләшербез”, - диде.

Лилия белән “Болгар радиосы” алып баручысы Гөлназ Файзрахманова җырлады. Җырның ахырында кинәт музыка туктады, һәм кызлар җырлавын тере тавышка дәвам иттеләр.

Җырның туктавы планлаштырылган иде кебек: карагыз, без тере тавышка җырлыйбыз. Лилия үзе, әлбәттә, моның белән килешмәде. “Шәхсән минем өчен әлеге чыгышым зур тәҗрибә булды. Гөлназ өчен дә шулайдыр”, - диде ул. Миңа шулай тоелды. Җыр өзелгәч, аны янәдән кушарга теләүче булмаганы күренеп торды. Икенчедән, икесе дә югалып калмады. Әллә инде икесе дә шулкадәр дәрәҗәдә профессионал, әллә инде икесе дә нинди генә хәлдә дә югалып калырга өйрәнмәгән. Кызлар, бер секундка да тукталып калмыйча, җырларын дәвам итте.

Гүзәл Вәлишина җырчы булып танылырмы?

Иң уңышлы дуэтларның берсе ИлГәрәй белән Гүзәл Вәлишинаның җыры булды. Гүзәл “Болгар радиосы”ның реклама бүлегендә эшли икән. Баксаң, ул җырчы, дөресрәге җыр сәнгатеннән ерак кеше түгел. Ул вокалга йөри, җыр белән шөгыльләнә икән. Шуңа күрәдерме, аның җырлавы да бик уңышлы булды. 

ИлГәрәй Гүзәл белән дуэт яздырыр алдыннан сөйләшкән. “Тыңлап карадым, җырлый алуын аңладым. Рәхәтләнеп тере тавышка җырлап чыктык”, - диде ИлГәрәй.

“Болгар радиосы”ның баш мөхәррире Эльвира Шакирова бу сүзләргә түбәндәгечә җавап бирде. “Безнең чыгышларны чагыштырып булмый. Шәхсән мин беренче тапкыр сәхнәдән җырладым, ә Гүзәл музыка белән күптәннән шөгыльләнә”, - диде ул.

Айгөл Хәйруллинадан шигырь

Менә Айгөл Хәйруллина турында бары тик матур сүзләр генә әйтәсем килә. Ул җырламады. Ришат Төхвәтуллин белән бергә “Мәхәббәтем” җырын башкарды. Чыкты да, үзенең ягымлы тавышы белән шигырь укыды. 

Айгөлнең чибәрлеге турында да язып үтим. Образга кереп, чыннан да, мәхәббәт турында шигырь укыды ул. Матур мөлаем чыгыш өчен рәхмәт сезгә, Айгөл белән Ришат!

"Мин тамашага биергә бардым. Бик рәхәт", - диде Рәфидә исемле тамашачы, концертны бәяләп.

“Сез миңа тимәгез, мин дә сезгә тимәм”

Илнар Миранов - бүген эстрадада иң чиста тавышларның берсе. 

Сәхнә артында җырчыларның күбесе бер-берсе белән аралаша, хәлләр сораша. Ә Илнар исә үзе генә килде дә, җырлады да, мыштым гына кайтып китте. Аңа башкалар кирәкми, аңа да тимиләр... Ул шундый иҗатчы. Иҗат ит, Илнар!

Алып баручыларның хыяллары чынга ашты

Билгеле, алып баручыларның күбесе әлеге кичәдә “плюска” җырлады. Минемчә, бу проектны булдыруга алып баручылар үзләре бик шатланганнардыр. Алар да иҗат кешеләре, күбесенең бу танылган җырчылар белән якыннан аралашканы бар, ләкин алар белән бер сәхнәгә чыгып җырлау бәхете күбесенә беренче тапкыр елмайды. Сәхнә артындагы мохит тә аларның шат булуын дәлилли иде. Радио хезмәткәрләре, коллегалары чыгыш ясаганда, сәхнә алдына чыгып җан аттылар.

Аларның үзара бердәм икәнлеген ассызыкларга була. Бер-берсенә көч өстәп, бәлки хәтта бераз борчылып та, бер-берсенең чыгышларын көттеләр. Хөрмәтле алып баручылар, хыялларыгызның берсе чынга ашты. Котлыйбыз!

Ә тамашачыларга ни? Алар өчен бу ачык һавада бушлай концерт, яраткан җырчылары. 

Алып баручыларның берсе Наилә Гыйбадуллина белән аралашып алдык.

“Һәр эшкә җаваплы карыйм. Җырлау минем кечкенә вакыттагы хыялым иде. Булмас инде бу дип уйлый идем. Бу проект мине үз-үземне җиңәргә ярдәм итте”, - дип сөйләде ул.

"Болгар радиосы" алып баручыларының ихласлыгын, үз эшләрен яратуларын язып үтәргә була. Алар тамашага җан өреп тордылар, шуңа күрә чара үзе дә ихлас булды.

Тамашачыларның күп булуын да әйтик. Җырчы Рифат Зарипов әйтмешли, бушлай бит. Концерт үзе дүрт сәгать барды. Тамаша башында өлкән буын тамашачысы күбрәк булса, кичен яшьләр күбәйде.  

Афишаларда әлеге тамашаны грандиоз концерт дип язганнар. Юк, грандиоз түгел. Шул ук чыгышлар, шул ук җырчылар. Яңа тавышлар да булды. Мәсәлән, Руслан Амурус, Илнур Рамазанов. Әлеге исемнәр күпләр өчен яңалыктыр. Аларның да хыяллары чынга ашып бара – популяр җырчылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясыйлар.

Әәәәй, “Болгар радиосы” хыялларны тормышка ашырырга ярата икән. Алга таба да шулай дәвам итегез, яме?! 

Концерттан фоторепортаж:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100