“Болгар радиосы” алып баручысы Артур Фәләхов: “Көнем халыкка яңалыклар җиткереп үтә!”

27 август 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: "Болгар радиосы"ның матбугат хезмәте
Фото: "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең PR бүлеге
“Болгар радиосы” тыңлаучыларына кайнар яңалыклар җиткерүче Артур Фәләхов университетта укыганда ук Чаллы радиосында хезмәт куя. Алга таба ул шәһәр телевидениесендә корреспондент, аннары “Яңалыклар”да алып баручы булып эшли. Укуны тәмамлагач, армиядә хезмәт итеп кайта. 2013 елда Артур Казанга килеп, “Болгар радиосы”на урнаша.

- Артур, ни өчен нәкъ менә радионы сайладың?

- Дөресен генә әйткәндә, башта ТНВ каналына барып карадым. Генераль директор урынбасары: “Кызганыч, әлегә штатыбыз тулы,” - дип белдерде. Ничә ел буе шушы өлкәдә эшләгәч, мин үземне күбрәк телевидение кешесе итеп хис итә идем. Практикаларны да һәрвакыт телевидениедә үттем. Ләкин шулай язгандыр инде, радиога урнашырга насыйп булды. Бирегә килгәч, башта радио җитәкчелеге белән әңгәмә булды, аннары тавышымны яздырып тыңлап карадылар. Һәм шул ук көнне эшкә чакырып шалтыраттылар. Бер атна стажировка үткәннән соң эшкә алдылар.


- Яңалыкларны ничек туплыйсың?

- “Яңалыклар” хезмәте көн саен ялсыз эшли. Эш сәгате иртәнге 7дән башлана. Алтыга килеп, Интернеттан татар халкына кызыклы һәм файдалы яңалыклар эзлим. Хәбәрләр, бигрәк тә беренче сәгатьләрдә, “бүген” дигән сүз белән башланырга тиеш. Хәбәрләрне туплап, татар теленә тәрҗемә итәм, иртәнге 7дә эфирга чыгам. Беренче сменаны көндезге бергә кадәр тәмамлыйм. Икенче сменада эшләгәндә, көндезге 2дә, соңгы тапшыру белән кичке 9да эфирга чыгам. Көнем оператив рәвештә халыкка яңалыклар җиткереп үтә. Алып барудан тыш, корреспондент булып та эшлим, сюжетлар, репортажлар әзерлим. Аннан соң “Каравай” проектын чыгарам. Моннан тыш, тагын бер проектым бар иде, әмма ул хәзер тукталды.


- Яңалыклар әзерләүдә иң кыены нәрсә?

- Бер сәгать эчендә берничә материал табарга һәм шуны тиз арада татар теленә тәрҗемә итәргә кирәк. Тәрҗемәнең дә үз кагыйдәләре бар. Иң мөһиме – текстның мәгънәсе сакланырга тиеш. Сүзне сүзгә тәрҗемә итәргә ярамый, үз сүзләрең белән гадиләштереп сөйләргә кирәк. Тәрҗемә эше белән шөгыльләнгәндә, үзем өчен күп төрле яңа сүзләр ачам. Теге яки бу очракта икеләнгәндә, “Яңалыклар” хезмәте җитәкчесе Айнур Әхмәтов белән киңәшләшәм. Мин үзем позитив хәбәрләр җиткерергә, кызыклы фактлар сөйләргә яратам.

- Сине меңләгән халык тыңлый. Туры эфирга чыкканда, башыңа нинди уйлар килә, ниләр кичерәсең?

- Чынлап та, радионы Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә тыңлыйлар. Безнең тыңлаучылар арасында сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, тарихчылар, татар теле укытучылары – һәммәсе бар. Баштагы елларда дулкынлану хисе бар иде, хәзер ул хис әллә ни юк. Ә ялгышкан чаклар һәркемдә дә була. Әмма аларны булдырмаска, үз өстеңдә күбрәк эшләргә кирәк.


- Ә син үзеңне камилләштерү юнәлешендә ничек эшлисең?

- Телне шомарту өчен тизәйткечләр әйтәм, газеталар, китаплар укыйм. Соңгы арада Гүзәл Яхинаны укыдым. Аннан соң һәрдаим татар телендә аралашу зарур. Хәзерге вакытта тел мәсьәләсе - мөһим проблема. Татар телен саклау өчен өйдә дә, урамда да татарча сөйләшергә, аралашырга, балаларга сабый чактан ук татар телен сеңдерергә кирәк. Мәктәпләрдә укыту методикасын үзгәртергә, аны тагын да камилләштерергә, укуны кызыклы процесс итеп оештырырга кирәк дип саныйм. Гомумән, татар мәктәпләрендә, татар сыйныфларында фәннәрне татар телендә укыту бик нәтиҗәле булыр иде. Башка ил продукциясен тәрҗемә итүдән тыш, балалар өчен татар телендә мультфильмнар, олыларга кинолар җитештерергә кирәк. Татар халкының гореф-гадәтләре турында сөйләүче фильмнар булсын иде. Гаджет, смартфоннарга татар хәрефләрен куеп, үз телебездә язышырга, укырга, аралашырга кирәк.

- Журналистика дөньясында кемнәр синең өчен үрнәк шәхес?

- Миңа һәрвакыт олуг әдәбиятчы Фоат Галимуллинның сөйләме ошады. Аның саф чиста татар телендә бәрхет тавышы белән тәмләп сөйләве күңелгә рәхәт. Радиода эшләүчеләр дә һәркайсы үз эшенең остасы. Гөлназ Фәйзрахманова, мәсәлән, юридик тапшырулар әзерли. Айгөл Хәйруллина артистлар тормышын, иҗатын сурәтли торган “Сәхнәдәш”не алып бара. Фаил Гыймадов дин темасын яктырта. Дилбәр дә, Наилә, Ләйсән дә - үз эшен җиренә җиткереп эшли торган кызлар. Ә балачакта минем кумирым әти иде. Әтием – танылган журналист, язучы, Россия журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан язучылар берлеге әгьзасы Амур Фәләх. Аның Чаллыда “Безнең фикер” исемле шәхси газетасы бар. Моңа кадәр ул “Яңарыш”, “Мәйдан”, “Аргамак”, “Мәдәни җомга” басмаларында эшләде. Ә әнием - Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Кама яны территориаль идарәсенең махсуслаштырылган аналитик контроль инспекциясе башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган экологы.


- Журналист булмасаң, кем булыр идең?

- Мин артист булырга, театрда уйнарга хыялландым. Журналист булырмын дип һич уйламадым. Унынчы сыйныфта укыганда, лицей укучылары татар телендә “Илһам” дигән газета чыгара иде. Мин дә анда мәкаләләр язгаладым. Мәкалә дисәм, арттыру булыр. Язмалар иҗат иттем. Лицей тормышындагы вакыйгаларны яктырттым. Тора-бара бу эш белән чын-чынлап кызыксына башладым. Ә озакламый газетаның баш мөхәррире дә булдым. Журналистика юлыннан китүемнең тагын бер сәбәбе – әтиемнең журналист булуы.

- Буш вакытыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Зәңгәр күлдә су коенырга яратам. Беләсездер, бу күлнең температурасы ел әйләнәсе 4-6 градус җылы. 2013 елдан бирле салкын суда коенам. Җәй көне анда кеше күп була, без, гадәттә, көз һәм кыш көне йөрибез. Аның табигате дә бик матур. Дусларым белән сәяхәт кылырга яратам. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышам, Аллага шөкер. Тәмәке тартмыйм. Еш кына эшкә велосипед белән киләм. Тагын бер шөгылем бар: мин балачактан җырларга яраттым. Университетта укыганда да хор студиясенә йөрдем. Казанга күченгәч, дустым КФУның хор капелласына алып барды. Әле дә шунда йөрибез, җырлыйбыз, төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Дөрес, эстрада белән дә кызыксынам. Ләкин анда кереп китәргә этәргеч бирүче булмады.


- Артур, шәхси тормышың турында ни диярсең?

- Хәзерге вакытта сөйгән ярым юк.

- Бу дөньяда синең өчен иң мөһиме нәрсә?

- Дөньялар имин, тыныч булсын, сугышлар булмасын. Якыннарым исән-имин, сау-сәламәт булсын! Татар теле яшәсен иде!

Фикерләр








Шоу-бизнес

Әбри концерты

Әбри Хәбриевнең концертыннан репортажга нинди генә башисем куйсак та, кулайсыз кебек тоелды. Концертта булган кешеләр, шул атмосферада булу сәбәпле, юморчының иҗатын аңлый торгандыр. Ә аның концертында булмаган өчен бу шаяртулар "билдән түбән" дип бәяләнер кебек тоелды. Шуңа да Әбри концертын башисемсез генә тәкъдим итәбез.

Шоу-бизнес

“Болгар радиосы” милли музыкаль премиясе: Салават катнашмый, Илсөя Бәдретдинованың җыры төшеп калган, ак костюм кию тыела һәм башкалар

Җыр-моңны үлчәүгә салып булмый, шуңа күрә халык фикеренә таянып, “Болгар радиосы” иң популяр җырларны барлый. 8 декабрьдә Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Быел оештыручылар тамашада кунакларны ниләр белән шаккаттырмакчы булалар? “Интертат” матбугат очрашуында яңгыраган сигез төп фактны тәкъдим итә.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла