Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Гомерләрнең көзенә керәм" дип сәхнәгә күтәрелгән яшь җырчы Айгөл Рәхимова "Кышка ялгыз керәмен" дип борчыла

Айгөл Рәхимова - татар эстрадасындагы яшь җырчылар арасында иң танылганнарының берсе. Яшь булса да, Айгөл "яшь җырчы" образын түгел, өлкәнрәк яшьтәге җырчы образын алырга омтыла кебек.

news_top_970_100
"Гомерләрнең көзенә керәм" дип сәхнәгә күтәрелгән яшь җырчы Айгөл Рәхимова "Кышка ялгыз керәмен" дип борчыла

Айгөл Рәхимованың концерты туганнар җыелган урын кебек иде. Бер якта – җырчы Раяз Фасихов, икенче якта – Алсу Әбелханова, тагы бер якта – алып баручылар. Җырчылар, шоуменнар, алып баручылар. Тамашачыларның яртысыннан күбрәге бер-берсен белә иде.

Айгөлнең хыяллары

Концерт Айгөлнең балачак хатирәләреннән башланды. Җырчы тамашачыга видеотасма аркылы балачагында нәрсә турында хыялланганын сөйләде. “Мин үземне хәтерләгәннән бирле җыр-моң дөньясында яшим. Язмыш башка хыял бүләк иткән булса, бәлки килешми кабат җырны сайлар идем. Зур сәхнәдәге чыгышларымда кайчан да бер булса сокланган меңләгән күзне үземә каратачакмын дип хыялланып үстем”, - дип бүлеште Айгөл.

Яшерен махсус кунаклар

Айгөл әле яшь, татар сәхнәсендә тәүге адымнарын гына ясый. Концертта көтелмәгән дуэтлар да булды. Айгөл нәкъ менә концертка дип ике дуэт яздырган: берсе – Филүс Каһиров, икенчесе – Хәким белән. Дуэтлар бик уңышлы. Алар икесе ике төрле, чөнки Хәким белән Филүснең җырлау стильләре бер-берсеннән аерылып тора.

Айгөл ни өчен нәкь менә әлеге җырчыларны сайларга булды микән? Без аның үзеннән сорадык.

"Хәким - эстрадада яңа исем, ул, руслар әйтмешли, "новинка". Филүс исә минем дустым. Аның минем тәкъдимемне кире какмавына мең рәхмәт! Филүс минем өчен үрнәк", - дип җавап кайтарды Айгөл.

Хәким дә, Филүс тә әлеге тамашаның махсус кунаклары иде. Филүсне тагы да отышлырак кунак булды, сәхнәгә аның чыгышы тамашачыга бик ошады. Ләкин шуны әйтеп китәргә кирәк: Айгөл афишаларда әлеге кунаклар турында бер сүз дә әйтмәгән иде. “Сюрприз булыр”, - диде. Һәм сюрприз, чыннан да, булып чыкты. Молодец, Айгөл!

Бер яңалык: беренче тапкыр дуэт башкарганда, бер җырчының үзе, ә икенчесенең “плюс”ка җырлавын күрдем. Айгөлне күп җырын үзе җырламады дип сүгеп утырмыйк, әле аңа эшлисе дә эшлисе. Ләкин, Филүс белән җырлаганда, үзе җырламавы шаккаттырды. Филүс Каһировны, гомумән, фонограммага җырларга яратмавын беләбез. Айгөл фонограммага җырларга тәкъдим иткәч, бәхәс тә булмый калмагандыр. Һәм җырчылар шундый карарга килгәннәр: Айгөл “авызын ачып тора”, Филүс үзе җырлый. Вәәт, кызык!

Мәскәүгә бер минутлык сәяхәт

Узган атнада Айгөл Мәскәүгә барып кайткан иде. Аның социаль челтәрдәге фотоларына карасаң, Айгөл башкалада бер көн булган. Баксаң, ул бер минутлык видео өчен генә барган икән. Әйе, нәкъ шулай килеп чыга да. Белмим, нигә нәкъ менә Мәскәүне сайлаган икән? Казанда да ул укыган текстка туры килердәй матур урыннар бар бит. Текстка күз салыйк.

“Мин бәхетле! Әллә үземне бәләкәй кызчык итеп тоя алуыма, кычкырып, рәхәтләнеп көлә алуыма, көзге алларына басып, зәңгәр болытлар өстендә туган хыялларымны сезгә җиткерә алуыма?! Яңа сулыш белән яңа көн туа!” - дип сөйли анда Айгөл.

Чәчәк атар урынга - яфрак кою

Айгөл үзен бәхетле итеп саный икән, димәк, барысы да әйбәт. Әмма никтер кайбер җырлары гына артык сагышлы. Айгөл концертны “Ява карлар” дигән бик моңсу җыр белән башлады: “Кабат кышка ялгыз керәмен”, - дип җырлады ул. Аннары “Сорауларым кала җавапсыз” дип, бер мәхәббәт тарихындагы аңлашылмаучанлыклар турында җырлады.

Айгөл концерты “нон-стоп” рәвешендә барды. Сүзләр аз булды. Тамашачыны көлдерерлек вакыйгалар булмады, бер мәзәк тә сөйләнмәде. Ә бу 25 яшьләрдә генә булган туташ концерты.

Айгөл “болай да яшибез оҗмахта” диде дә, соңыннан “син киткән юлларда әйтелми калды сүзем" диде. “Гомерләрнең көзе җитте, алтын яфрак коябыз” дигән җыр Айгөлне белгәннәр өчен таныш булырга тиеш. Айгөл аны да башкарды. Ялгышмасам, нәкъ менә әлеге җыр белән ул сәхнәгә менгән иде дә. Нинди көз? Нинди яфрак кою? Айгөл, син бит шул тиклем чибәр, чәчәк атар чагың! Ә син “ялгыз калуы яман” дип җырлыйсың. Аңламассың, җырчының күңел хәләте шундыйдыр...

Концерт нибары 1,5 сәгать кенә барды. Хәтта тамашачы да: “Әллә беттеме?” - дип сораштырды, тәнәфес кенә дип уйлаганнар, ахырысы.

Айгөл, нәрсә әйтергә теләдең? Бәхетлеме син? Дөньяң, җырдагыча, “түп-түгәрәкме” яки юкмы? Максатыңа ирештеңме, җырларыңны йөзләгән тамашачы тыңлады бит!

Концерт тәмамлангач, такси көтеп торганда, бер апа белән сөйләшеп киттем. “Ничек концерт?” – мин әйтәм. “Сизелмәде дә, бигрәк тиз булды. Ошамады түгел, ләкин эченә кереп бетә алмадым бугай”, - дип җавап кайтарды ханым.

Ярый, әле бу беренчесе генә. Тагын бер биш елдан, Айгөл Рәхимованың концерты рәхәтләнеп өч сәгать дәвамында барыр. Тамашачы Айгөлнең күңел халәтен аңлар дип ышанам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100