Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Гардисламова: “Айгөл Зәйнуллина мине социаль челтәрләрдә “кара” исемлеккә тыкты”

Җырчы Айгөл Гардисламованың “Болгар кызлары” триосыннан китүенә бер ел булды. Ялгыз җырлау әйбәтрәкме, әллә төркемдәме? Айгөл китүенә үкенмиме? Кызлар белән бүгенге мөнәсәбәтләре нинди? Айгөл бу хакта "Интертат"ка сөйләде.

news_top_970_100
Айгөл Гардисламова: “Айгөл Зәйнуллина мине социаль челтәрләрдә “кара” исемлеккә тыкты”

― Бу ел үзгәрешләргә бай булды. Минем өчен тәҗрибәле сезон булды бу, дисәм дә, ялгышмам, - ди Айгөл.

― “Болгар кызлары” составыннан китүеңә бер ел булды. Үзеңә генә эшләү авырдыр?

― Авыр дип әйтмәс идем. Чыгыш ясыйсым килгән чараларда җырлыйм, теләмәсәм – баш тартам. Бераз гына җайлырак та хәтта. Репертуар туплаганда да үзем теләгәнчә эшлим. Мин хәзер үз-үземә хуҗа. Тик шулай да, кызлар белән эшләгәндә дә күңелле иде. Алар белән биш ел җырлавыма үкенмим.

― Хәзер аралашмыйсыз дип ишеткән идем...

― Гөлүзә белән аралашам, тик менә Айгөл Зәйнуллина гына мине социаль челтәрләрдә “кара” исемлеккә тыкты. Ни өчен миңа карата мөнәсәбәте шундыйдыр, анысын белмим. Аралашырга бер дә каршы түгелмен. Ни генә дисәң дә, ярты дистә бергә эшләдек. “Болгар кызлары” төркемен дә әлеге биш ел эчендә күтәрмәдек түгел.

― Айгөл белән дуслашырга уйламыйсыңмы соң?

― Әйтәм бит, бер дә каршы түгел. Концертларда күрешкәндә, исәнләшәбез инде...

(Искәртеп үтик, Айгөл Зәйнуллина “Акчарлак” газетасы интервьюсында Айгөл Гардисламованың триодан китүен аркасына пычак кадау белән бер күрүе турында әйткән иде).

― Бергә җырлый башлаганда, озакка сузылыр дип уйлаган идеңме?

― Бу тормышта бернәрсә дә мәңге түгел. Гөлүзә белән минем китүемә Айгөл үпкәләмәсен иде. Гөлүзә кияүгә чыкты, аны да гаепләп булмый бит. Минем исә сольно үсәсем килә.

― “Болгар кызлары” белән үсмәм дип курыктың мәллә?

― Юк, аннан курыкмадым. Трио белән җырлаганда җиңүләрнең барысы да составныкы була. Үзең генә булганда, синең генә исемең әйтелә, шуңа күрә ялгызым гына эшлисем килде.

― “Болгар кызлары”ның яңа состав иҗаты турында нәрсә дия аласың?

― Бары тик уңышлар телим. Мин хөкемдар түгел бит. Үз тамашачыларын булдырырга язсын аларга. Яңа кызлар яшь әле. Ышанам: алар трионың дәрәҗәсен тагы да югарырак күтәрә алырлар. Айгөл – искиткеч җитәкче. Үпкә сакламасын иде! Ул җанын биреп эшли, состав өчен янып тора. Чын дөресен әйткәндә, киткәндә, үземә дә уңайсыз булган иде.

― Үзеңә нинди җырлар ошый?

― Күңелемә моңлы җырлар якынрак. Салмак көйләрне башкарырга яратам. Хәзер сәхнәдә күбрәк тиз ритмлы җырлар яңгырый. Әле менә күптән түгел бер банкетка дәштеләр. Аппаратурасыз баян астына гына җырлау иде шартлары. Миңа мөрәҗәгать итүченең сүзенә карасак, әлеге шартны үтәүче җырчыны табу авыррак булган икән. Әлеге кичәдә чыгыш ясауның никадәр рәхәт булуын сүзләр белән аңлатып булмый.

― Димәк, моңлы җырлар башкаручылар хәзер аз?

― Аз дип, бар инде алар. Андый җырчылар тагы да артса, начар булмас иде, әлбәттә. Минемчә, яшьләргә мөрәҗәгать итәргә кирәктер. Аларның күңел түрләрендә дә моңга карата мәхәббәт уянсын иде.

― Моңлы җырлар якын дисең, ә үзең “Үзгәреш җиле” фестивалендә катнашасың. Анда татар халык җырларының “моңлылыгын” бозалар гына түгелме соң?..

― Игътибар итсәгез, минем тарафтан башкарылган җырлар барысы да салмак. Чын дөресен әйткәндә, кайбер композицияләр үземә дә ошап бетми. Фестивальнең режиссерлары барыбер җырчы белән киңәшләшмичә калмыйлар бит. Безнең фикеребез дә алар өчен мөһим.

― 2016 елны кастингка “Болгар кызлары” белән бергә барган идегез. Сине генә сайлап алдылармыни?

― Иң беренче елны (2016 ел) үзем генә катнашкан идем. Соңыннан кызларны да чакырдым. Аларны алмадылар... Бу темага сөйләшәсем килми.

― Шәхси тормышта үзгәрешләр бармы соң, Айгөл?

― Беләсеңме, әллә яшь бара, әллә башка сәбәпләр бар – бу арада гаилә турында еш уйлана башладым. Күпләр бай егет табып, танылган җырчы булырга киңәш итәләр. Ни өчендер әлеге теләкләр белән килешеп бетмим. Билгеле, җырлыйсым килә, ә сәхнәдә үз исемеңне булдыру бер дә җиңел түгел. Матди яктан ярдәм итеп торучы булмагач, тагы да авыррак.

― Нәкъ менә синең күңелеңә ятышлы берәр егет очрамадымы соң әле?

― Кычкырып, бәхетеңне куркытма, диләр иде миңа. Төгәл җавап әйтәсем килми, аны тәгаен үзем дә белмим әле. Нинди була микән ул минем кешем? Барыбызга да зур, саф һәм җаваплы мәхәббәт насыйп итсен Ходай!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100