Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов гаиләдә бердәнбер артист булып калырга теләсә дә, теләге чынга ашмаган

Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының халык җырчысы Айдар Галимов Казанда Тукай исемендәге дәүләт филармониясендә “Хыял...” программасы белән чыгыш ясады. Концерттан соң җырчы белән чынга ашкан һәм чынга ашмаган хыяллар хакында әңгәмә корып алдык.

news_top_970_100
Айдар Галимов гаиләдә бердәнбер артист булып калырга теләсә дә, теләге чынга ашмаган

– Айдар абый, элек сез тормыш иптәшегез Зилә ханым белән “Заһир-Галия” дуэтын башкарган идегез. Аны нигә сәхнәгә чыгармадыгыз, җырлатмадыгыз?

– Дөресен әйткәндә, җырлатмадың дигән сүз дөрес булмый инде, мин аңа беркайчан да җырлама дип әйтмәдем. Зилә үзе дә беркайчан омтылмады ул. Ул һәрвакыт “гаилә учагын кемдер җылы тотарга тиеш, балаларны кемдер карарга тиеш” дия килде. Без бит кайчандыр сәхнәдә таныштык. Уфа автотранспорт техникумының сәхнәсендә җырлап танышып кавышып киткән кешеләр без. Сәнгать, сәхнә юлы буйлап китәрбез дип уйламаган да идек. Тормыш шушы юлга алып кереп китте. Икебез дә кереп китәргә мөмкинлек тә юк иде. Гаиләнең беренче адымнар ясаган вакытында алай мөмкин дә түгел. Бергә чыгып китсәң, икенче төрле булыр иде.

Зиләнең беркайчан җырлыйсым килә дип әйткәне булмады. Сабыр кеше булды ул. Киң җәмәгатьчелек, публика алдына чыгуны да бик яратып бетерми кебек. Безнең гаиләгә бер артист та җитә дип әйтә иде. Хәзер алай дип әйтә алмый инде: Айгизә кызым да сәнгать юлын сайлап, шушы юлдан китеп бара. Шуңа көлешеп тә куябыз. Олы кызым тормышта, телевидениедә эшли. Улымның музыкага сәләте бар, әлбәттә. Тормыш күрсәтер, ничек булыр әле.

Безнең өйдә беркайчан җыр тынганы юк. Без Зилә белән еш кына дусларыбыз янында бергә җырлыйбыз. Мин баянда уйныйм, ул җырлый, бергә дә җырлыйбыз. Дуслар белән очрашканда, Зиләнең җырлаганын сорап алалар.

– Баян дигәннән, нигә концертыгызда баянга җырламадыгыз?

– Концертта бу юлы баянга җырлап булмады шул. Үткән программада мин үзем уйнап та җырлый идем. Гел заманча музыка, шау-шу гына булу дөрес түгел анысы, килешәм. Бүген дә залда олы яшьтәге апа-абыйлар бар иде, аларга бүген авыррак булгандыр, тавыш күбрәк булгандыр, кызганычка каршы. Шуны уйлап куйдым: кайвакыт тыныч кына җырлар да җырларга кирәк.

– Хуҗалык эшләрендә булышасызмы сез? Хатыныгызга ашарга пешерү һәм башка эшләрдә ярдәм итә аласызмы?

– Ашарга пешерү ягыннан бик мактана алмыйм шул. Аны әйткәнем дә бар. Зилә минем шул тиклем оста пешерә, ул мине беркайчан да плитә янына бик якын китермәде. Ә хуҗалык эшләрендә мин бернидән дә тартынып тормыйм, барысын да эшлим. Кирәк икән бакчада, хәзер үз өем белән яши башладым, анда да эшләр күп. Мин бит авыл баласы. Утынын да ярдык, печәнен дә чаптык, карын да көрәдек. Бер дә әйткәнем юк иде: иң яраткан эшем нәкъ менә кар көрәү минем. Кар яуса, беренчедән физкультура, икенчедән, саф һава, өченчедән, ул эш һәрвакыт күренеп бара (көлә).

– Концертларга кием сайлаганда кем белән киңәшләшәсез?

– Кием сайлау - үзе бер зур эш. Концерт костюмнарын программага туры китереп эшләргә тырышабыз. Биюләр, постановкалар белән гармония булырга тиеш бит. Костюмнар буенча художниклар юкка гына чакырылмый инде. Зиләнең дә миңа тегеп биргәне бар. Беренче елларны еш кына Зилә тегә иде. Ул теккән беренче күлмәкне киеп җырлаганымны әле дә хәтерлим. Миңа калса, Зиләнең костюмнар буенча зәвыгы әйбәт. Нәзакәтле зәвык бар аңарда. Ул еш кына “Модный приговор”ны карый. Төрле җырчыларның стильләрен карап барып, миңа кайвакыт киңәшләр биргәне бар, тәнкыйтьләгән чаклары да бар.

– Бүген концертта балачагыгызда самолет, мотоцикллар белән хыялландым дип сөйләдегез...Тагын чынга ашмый калган хыялларыгыз бармы?

– Күп кенә хыялларым тормышка ашты дип әйтә алам – шуңа шатланам. Әле ниндидер хыяллар бар әле, шуларны томышка ашырасы килә. Беренче чиратта, иң матур җырлар көтеп тора кебек алда. Кеше яраткан һәм үзем яратып башкарачак җырлар булыр әле, дигән хыял бар. Ул җырларның тыңлаучысы булу, ул җырларның кирәк булуы турында хыялланам. Минем өчен зур нәрсә ул. Үз өстемдә эшләргә хыялланам. Һаман да алга атларга омтылам, ул да хыял бит. Век живи – век учись, дип әйтәләр. Бүген дә әле җырларны башкарганда, җиренә җитмәгән җирләре булуын беләм, шуны камилләштерәсе килә. Тагын бер хыялым: кайчан да булса берәр кинода төшәсем килә иде. Ул хыялым һаман тормышка ашмаган. Белмим, бәлки, берәр кайчан чакыру булыр да, мине берәр рольгә алырлар. Соңга калмасам инде...

– Сезнең өчен Казан тамашачысы алдында чыгыш ясау нәрсә ул?

– Казан тамашачысы белән элемтәгә тиз кереп була, шуңа хәйран калам. Кайбер җирдә авыррак ул. Кемнәрдер Казан тамашачысы капризлырак, чагыштыра башлый, диләр. Мин алай әйтмәс идем. Барыбер сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынлану бар инде анысы. Казанда концерт өчен таләпләр зур. Ерак юлдан килеп чыгыш ясау җиңел түгел, тамашачы үзе дә көч бирде, шуңа рәхмәт. Бүген һәр тамашачы минем нәрсә әйтәсе килгәнемне тоеп торды, һәр фикеремне ишетте, миңа калса. Битараф булмадылар, шунысы күңелле булды. Битарафлыктан куркам мин: син нәрсәдер сөйлисең, әйтергә тырышасың, ә сине ишетмиләр. Микрофоннан сөйлисең, ә сине аңламыйлар. Мин алып баручы түгел, мин бары тик үземнең уйларымны, эчке кичерешләремне, хисләремне сөйлим. Алар уйлап чыгарылмаган, тормыштан алынган. Шуңа күрә һәрвакыт йөрәгемнән чыгарып сөйләшергә тырышам, юк, тырышмыйм, тырышсаң килеп тә чыкмый әле ул. Эчтән, йөрәктән дусларыма сөйләгән кебек сөйләргә тырышам, шуңа ул тизрәк барып җитә кебек.

– Концертыгызда тамашачылардан хатлар килмәде. Запискаларга җавап бирү авырмы сезгә?

– Дөресен генә әйткәндә, мин шатландым. Ул запискалар кайвакыт концертны җанландырып җибәрергә кирәк тә кебек. Ләкин кайвакыт алар вакытны, игътибарны ала, концерттан читкә алып китә. Кемгәдер ул сораулар кызык та түгел. Шуңа күрә бүген запискалар булмаганга шатландым да, моны ачыктан-ачык әйттем.

– Филүс Каһиров турында бүген күп әйттегез...

– Филүс белән чыннан да якынайдык. Телевизордан күрү бер нәрсә, күрешеп йөрү икенче нәрсә, ә бергә юлда йөрү бөтенләй башка нәрсә икән. Бик зур юллар үттек без. Бик матур кабул иттеләр Себердә. Мин аның теләсә нинди шартларда да профессионал булып калуына хәйран калдым. Филүс озын юл үтүенә, салкыннарга, хәлсезлеккә карамастан, җитди итеп сәхнәгә чыга һәм үз эшен җиренә җиткереп башкара. Кешелек сыйфатларын да күрдем аңарда.

– Туган телләрне ирекле укыту буенча федераль закон проектына мөнәсәбәтегез нинди?

– Мин бик ялгыш фикер йөрткәнмен икән. Элек бервакыт миннән шулай “ничек уйлыйсыз, татар теле бетүгә таба барамы, юкмы” дип сорадылар. Мин “юк инде, безнең халык көчле, безнең җырларыбыз, телебез, әдәбиятыбыз яшәячәк дип әйтеп куйдым”. Бик уйлап та бетермәгәнмен икән шул вакытта. 

Шуннан соң гына уйлана, фикер йөртә башладым һәм шундый нәтиҗәгә килдем: безнең туган телебез яхшы якка бармый, бетүгә таба бара. Без барыбыз да, кызганычка каршы, шуңа өлеш кертәбез. Кайдадыр русча аралашабыз. Ул бездән генә дә тормый анысы, дәүләт тарафыннан да ниндидер басым ясала инде. Бу сәясәт зургарак китте. Чынлап та, болай да бик үк яхшы хәлдә булмаган татар теленә, гомумән, милләт телләренә тагын да зуррак басым ясалды. Татар теле генә түгел, башка телләр дә шул ук хәлдә. Шуңа күрә мин бу законга катгый каршымын. Мин моны Конституциягә каршы дип уйлыйм. Россия халкы күп милләтле, барлык халыклар тигез хокукларга ия. Аларның үз туган телләрен өйрәнүгә тигез дәрәҗәдә хаклары бар, хәтта өйрәнергә тиешләр дип уйлыйм, чөнки телсез кеше тулы кеше түгел, миңа калса. Туган телләрне факультатив итеп кенә укыту дөрес түгел. Телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белү җитә дип уйлау да дөрес түгел, бу гына җитмәячәк. Ул мәктәп программасында булырга тиеш. Бигрәк тә, татар теле грамматикасына гына түгел, татар әдәбиятына зур роль бирелергә тиеш. Әдәбият безне коткарырга мөмкин. Әдәби телгә күбрәк игътибар бирергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100