Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алып баручы Илшат Вакказов мәктәптән китүенең сәбәбен әйтте: "Югарыда кирәк түгел ул үсеш, артык нагрузка"

Танылган алып баручы Илшат Вакказов элек укытучы иде. Мәктәптән китәргә аны нәрсә мәҗбүр иткән? Бу хакта Илшат ачылып сөйләде.

news_top_970_100
Алып баручы Илшат Вакказов мәктәптән китүенең сәбәбен әйтте: "Югарыда кирәк түгел ул үсеш, артык нагрузка"

- Илшат, бүген 1 сентябрь. Мәктәпкә кире кайтасың киләме?

- Юк, килми! Мәктәпне яратам, мәктәп мине яратмый. Мондый очрак минем белән генә түгел, санап китсәң бармак җитмәс...

- Мәктәп сине яратмагач, педагог-оештыручы булып ничек эшләдең соң?

- Эшкә кергән вакытта зур өметләр белән Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан бер мәктәбенә килгән идем. Балалар белән уртак тел таба белгәч, барысы да яхшы була, эшлибез, дип уйладым. Хәзер бала белән түгел, ата-ана белән уртак тел таба белергә кирәк икән. Баланың теләге түгел, ата-ана теләге беренче урында. Күп нәрсә ата-анадан тора, аеруча тәрбия. Укытучыны санга сукмаган, хөрмәт итмәгән балалар белән эшләү бик авыр...

- Шуның өчен киттеңме?

- Сәбәпләре күп. Башта эшемне яратып, барысын да тәртипкә салырга теләп, җиң сыганып тотынган идем. Коллектив та яхшы иде, яшьләр эшлим дип янып тора торганнар. Эш күрсәтә башлагач, кемгәдер шул ошамый башлады. Имеш, алай ярамый, ничек булган шулай калсын, сез шуны гына дәвам итегез. Безне алай тәрбияләмәделәр. Башлаган эшеңне ахырына кадәр җиткер, иренмә, беркемнән дә курыкма, дип әйтә иде әтинең әтисе Гәрәй бабай.

- Син эшләгән дәвердә мәктәп нинди үзгәрешләр кичерде?

- Өч ел эчендә директор ярдәме белән мәктәпкә капиталь төзекләндерү эшләнде, балалар белән төрле-бәйге конкурсларда чыгышлар ясап урыннар ала башладык. Казан мәктәпләре арасында беренче булып яулык җыеп, җырчы-артистлар чакырып, зурлап сабантуй үткәрдек. Шуннан соң безнең мәктәпкә яшь укытучылар тартыла башлады. Инде рәткә керәбез генә дигәндә, безнең койрыкка бастылар. Тик торганнан директорга жалобалар килә башлады. Имеш, без балаларга артык нагрузка биреп, аларны интектерәбез. Дәрестән соң калып, төрле чараларга әзерләнү - балалар вазыйфасына керми икән. Күпчелек ата-аналар безне аңламады, каршы чыктылар. Ә бит без бары тик аларның балалары белем ала торган мәктәпнең дәрәҗәсен үстерергә, уку-укыту шартларын яхшыртырга гына теләгән идек...

- Синең китүеңдә ата-аналар гаепле килеп чыга. Дөрес аңлыйммы?

- Ата-аналар гына гаепле түгел. Бар кешегә дә ярап бетеп булмый, кирәк тә түгел. Һәр көтүдә пычрата торган сыер булган кебек, безнең коллективта да шундыйлар бар иде. Балык баштан чери, дигән әйтем урынлы булыр иде биредә. Югарыдагыларга кирәк түгел ул үсеш, артык нагрузка...

- Хәзер кабат алып баручы булып эшләргәме исәп?

- Әйе, мин ирекле алып баручы хәзер. Мәҗлесләр, бәйрәмнәр, концертлар алып барам. Эшемне яратып эшлим. Җиде ел эчендә алып баручы эшеннән бер мәртәбә дә күңелем кайтканы булмады. Димәк, мин дөрес юлда...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100