" /> Алсу Әбелханова спортзалга тренировкага килде: "Бүсер, остеохондроз, сколиоз, кифоз - миндә боларның барысы да бар!"

Алсу Әбелханова спортзалга тренировкага килде: "Бүсер, остеохондроз, сколиоз, кифоз - миндә боларның барысы да бар!"

19 Марта 2018

Автор: Эльвира ШАКИРОВА
Фото: Александр Эшкинин
Алсу Әбелханованы Әсхәт Дөбер-Шатр нигә аягыннан асып куйган дисезме? Артистларның күпчелеге кебек үк, Алсу да  фигурасының матурлыгы турында кайгырта. Әсхәтнең җырчы белән ничек тренировка уздырганын "Татар-информ" хәбәрчесе дә карап кайтты.

"Төп тренировкага күчкәнче, башта кардиозалда мускулларны кыздыра торган күнегүләр ясыйбыз. Аннан соң умырткалыкны, арка мускулларын дәвалауга корылган методикам белән дә таныштырырмын”, - дип башлады сүзен Әсхәт. “Балаларны бакчага илтергә дип 7дә уянган идем, шуннан бирле аяк өстендә. Минем мускуллар кызган инде”, - дип шаяртты Алсу.


“Күнегүләр ярдәмендә төрле авыруларны, мәсәлән, умыртка баганасындагы бүсерне, остеохондрозны, сколиоз, кифозны һәм башкаларны дәвалап була”, - ди Әсхәт. Аңа җавап итеп Алсу: “Миндә аларның барысы да бар!” - ди. “Карап торганда, фигураң да, үзең дә бик матур!” - диде Әсхәт Алсуга.


“Дөрес ашамыйм, вакытында тукланмыйм”

Сәгатькә якын шөгыльләнгәннән соң, Алсудан хис-кичерешләре турында сорарга булдык. “Ике бала тапканнан соң, бил белән интегә идем. Бүген җиңеллек тойдым. 2000 елдан бирле фитнес белән шөгыльләнәм. Элек мин тазармас өчен, тонуста булу өчен фитнеска йөри идем. Ә бүген безнең тренировка башка төрле булды, күбрәк саулыкка басым ясалды. Тәндә рәхәтлек тойдым, барлык мускулларым тартылды. Гадәттә, тренировкадан арып кайта идем, бүген, киресенчә, җиңеллек тойдым. 

Ашау ягыннан үземне тәртипле, дөрес ашыйм, вакытында тукланам дип әйтә алмыйм. Ләкин мин һәрвакыт хәрәкәттә, хәтта өйдә дә! Минем бер кагыйдәм бар – ипи һәм камыр ризыклары ашамыйм. Бик сирәк, әниләргә кайткач, үземә максимум 3 көн ял бирәм. 3 көн бернәрсәгә дә игътибар итмичә бөтен нәрсәне ашыйм. Аннары 3 көн узганнан соң, мин өстәлдәге камыр ризыкларына игътибар итми башлыйм. Ләкин мин шикәрсез, балсыз, конфетсыз тора алмыйм. Гарнирлар арасыннан макарон белән бәрәңгене ашамаска тырышам, яшелчәләргә өстенлек бирәм. Дөге яки карабодай ашыйм”, - дип сөйләде Алсу Әбелханова. 


“Бу күнегүләрне ярты ел үземдә сынадым”

Әңгәмәгә Әсхәт тә кушылды. “Алсу бүген миндә беренче тапкыр шөгыльләнде. Аны мактыйсым килә. Һәр күнегүне, хәрәкәтне тиз отып кала, тиз өйрәнә, дөрес итеп һәм аңлап эшли. Кайберәүләр куркыпмы, нәрсә эшләргә кирәген аңламый. Алсуга бүген “5ле” билгесен куям! Бу күнегүләрнең кайберләрен өйдә дә ясарга мөмкин. Чир килгәнен көтеп ятарга кирәкми, вакытында шөгыльләнергә кирәк”, - ди ул.

“Артистлар бик ялкау”

Спортзалда иң гади күнегүләр – ябыгу, мускул үстерү. Моның өчен углеводларны киметергә кирәк. Ашаган ризыкның калориясен кыссаң, кеше ябыга. Әйтик, кеше йөреп, күп хәрәкәтләнеп, көненә 3 мең калория якса, 2 мең калорияне ризык белән яңадан кайтарырга тиеш. Организмда калория дефициты булырга тиеш. Эстрада артистлары, беренче чиратта, ябыгу өчен килә. Гадәттә, концертларда күрешкәндә, барысы да миңа тренировкага языла. Тик кызганычка каршы, ул язылган кешенең берсе дә килми. Кеше никтер үз сәламәтлеген килеп терәлгәч, йөри алмый башлагач кына кайгырта башлый. Арка һәм муен мускуллары авыртуына зарланалар, мускул үстерергә теләүче артистлар да бар.

"Безнең артистлар бик ялкау. Килергә вәгъдә бирәләр дә, үзләре килми. Ләкин Булат Бәйрәмов, Салават Миңнеханов, Раяз Фасыйхов миңа шактый озак йөрде. Шулай да стабильлек юк, чөнки артистлар бүген Казанда, иртәгә башка шәһәрдә булырга мөмкин”, - дип сөйләде Әсхәт Дөбер-Шатр. 




















Фикерләр








Шоу-бизнес

Рифат Фәттахов Гөлсиринне магистратурада укытырга теләми: "Укуны Венера Ганиевада дәвам иттерүнең мәгьнәсен күрмим!"

Күптән түгел генә Гөлсирин Абдуллинаның югары уку йортын тәмамлап, зәңгәр диплом алуы хакында язган идек. Җырчының зәңгәр төстәге дипломы укучыларыбыз арасында шау-шу уятты. Гөлсириннең продюсеры да ризасызлык белдерде. "Шаккатмалы хәл, инде Гөлсирингә дә кызыл диплом бирмәгәч... Башкалар үпкәләмәсен, әмма Венера Ганиеваның быелгы чыгарылышы арасында профессиональ сәхнәдә иң зур уңышка ирешкәне Гөлсирин Абдуллина!" - диде Рифат әфәнде Фәттахов Интертатка.

Шоу-бизнес

Артистлар халыкны акча санауда гаепли: “Ни өчен без бушка эшләргә тиеш?”

Кайсы гына җырчының социаль челтәрдә аккаунтын ачып карама, анда артистның чит илдә ял итүен, матур йортта яшәвен, яхшы машинада йөрүен, затлы күлмәкләр киюен тасвирлаган фотоларга юлыгасың. Кайбер очракларда  җырчыларның бу фотосүрәтләре очын-очка ялгап яшәүчеләрнең ачуын чыгара - бу фотолар астында калдырылган комментарийларда ачык күренә. Күпләр артистларны байлык артыннан чабучылар дип гаепли. Татар эстрадасы артистлары мондый тискәре мөнәсәбәт турында нәрсә уйлый? “Интертат” хәбәрчесе шуны белеште.

Шоу-бизнес

Татар тамадалары туйны күпмегә алып бара: бәяләр рейтингы

Туйның үзәгендә кияү белән кәләш булса, мәҗлестә кунакларның күңелен күрүче, аларга яхшы кәеф бүләк итүче - алып баручы тора. Җәй ае ул – никах, туйлар ае. Шулай булгач, татар эстрадасы йолдызлары өчен “кызу урак өсте” башлана. Аларның күпләре бу чорда акча эшләп калырга омтыла. “Интертат” хәбәрчесе яшьләргә ярдәм йөзеннән җырчы - тамадаларының үз рейтингын туплады. Бәяләр тамадаларның үз әйткәннәреннән чыгып күрсәтелде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла