Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шәһәрчеләр» - Татар теле укытучысы Альберт Сәмигуллин: «Укучыларымның миңа охшатып киенә башлавын күрә идем. Димәк, укытучының образы бик мөһим»

«Шәһәрчеләр» циклының чираттагы кунагы Альберт Сәмигуллин - киләчәк шәһәренең бүгенге татар теле укытучысы. Бу яшь егет - заманча татар теле укытучысының классик үрнәге. Ул татар теленнән тыш инглиз, төрек һәм гарәп телләре белгече дә. Ул белеме белән генә түгел, ә үз-үзен тотышы белән дә балаларны артыннан ияртә алырлык, үз дәресенә кызыксыну тудыра алырлык укытучы. Туган телебезнең дәрәҗәсен күтәрү өчен безгә Альберт кебек укытучы яшьләр кирәк.

news_top_970_100
«Шәһәрчеләр» - Татар теле укытучысы Альберт Сәмигуллин: «Укучыларымның миңа охшатып киенә башлавын күрә идем. Димәк, укытучының образы бик мөһим»

"Шәһәрчеләр" - "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының махсус проекты. Шәһәрчеләр - яңа буын татар иҗатчы яшьләре. Алар XXI гасырда яңа татар мәдәниятен булдыручылар. Алар - глобальләшү шартларында, шәһәр мохитында татар халкының тоткан урынын яңача күрүчеләр.

Альберт Сәмигуллин - Казан егете, татар гимназиясендә белем алган. Профессиясе итеп педагогиканы сайлаган. Укыта торган фәне - татар теле һәм әдәбияты. Татар теле дәресләре мәктәпнең проблемалы урынына әверелгән бер чорда профессиясенә тугры булып калган, инглиз, гарәп һәм төрек телләре укыта алуына карамастан, татар теле укытучысы статусын саклаган. Альберт сабыр, тыйнак, җыйнак классик укытучы. Киләчәк шәһәре мәктәбендә укытса да, традицион алымнарга, классик әдәбиятка таяна. 

Шәһәрчеләрне шәһәр илһамландыра. Шуңа без проектның төп кагыйдәсен болай билгеләдек: геройлар безне, «Татар-информ» командасын, Казанның үзләре яраткан, үзләре өчен кадерле булган урыннарына алып киләләр.

Альберт Сәмигуллин безне үзенең эш урынына – Иннополис мәктәбенә чакырды.

  • Иннополис – Казаннан 40 км. ераклыкта урнашкан шәһәр. Биредә Иннополис университеты урнашкан. Иннополис Татарстанның Югары Ослан районына керә. Киләчәк шәһәренә 2012 елда нигез салынган.

- Альберт, син Казанда үскән егет, хәзер Иннополиста эшлисең, бу урынны яратып өлгердеңме инде? Борынгы Казаннан соң яңа шәһәр нәрсәсе белән кызыклы?

- Казан белән чагыштырганда бу тулысынча икенче төрле урын. Үзе кечкенә генә авыл кебек булса да, бу - заманча шәһәр. Монда барысы да заманча, чиста, монда мэрия халык турында кайгырта. Мессенджерда үзебезнең махсус каналыбыз бар – анда шәһәрдә яшәүчеләр дә, мэр да бар. Берәр нинди проблема чыкса, шул каналга язып була. Барысы шул канал аша бара. Кешеләр телеграм канал аша аралашалар...

- Телеграм канал аша аралашу – киләчәк аралашуымы, ул тере аралашуны юкка чыгара дип куркасы түгелме?

- Бу күбрәк фәлсәфи сораудыр. Монда аралар ерак түгел. Онлайн телеграмда хәбәр биреп, турыдан-туры очрашырга мөмкин. Заманча шәһәрдә заманча әйберләр булырга тиештер, минемчә.

- Киләчәкнең авылы һәм киләчәкнең шәһәре шундый булырга тиешме?

- Әлбәттә. Мин киләчәкнең шәһәре бу шәһәргә охшаган да булыр дип уйлыйм. Ышанам. Күргәнегезчә, ул үзенең дизайны буенча, күренеше буенча башка шәһәрләрдән аерылып тора. Бәлкем әле буш урамнары белән аерылып торадыр. Бәлкем, киләчәктә шундый шәһәрләр булыр. Ә киләчәктәге авыл тибын мин белмим. Киләчәктә авыллар калырмы икән - анысын да белмим. Чөнки кешеләр авылдан шәһәргә күчәргә тырыша. Бигрәк тә яшьләр.

- Ә татар рухы? Бармы ул Казанга якын гына урнашкан киләчәк шәһәрендә?

- Иннополиста татар рухы бик сизелми, кызганычка. Ләкин татар телендә сөйләшүчеләр бар. Ул, әлбәттә, Казаннан килүчеләр - татарлар, башкортлар. Безнең мәктәптә дә бар алар. Ләкин аларның саны әз, нигә дигәндә, монда Рәсәйнең төрле өлкәләреннән килгән резидентлар яши. Алар монда балалары белән киләләр дә, балаларын мәктәпкә бирәләр. Монда төрле шәһәрдән килүчеләр бар: Петербург, Новосибирск, Мәскәү... Алар татарча бер сүз дә белмиләр. Мода 80-90% руслар дип әйтергә кирәк. Монда теләүчеләр өчен Университетта татар теле курслары бар - бер активист башлап җибәргән. Анда татар телен сөючеләр җыелып төрле темаларга сөйләшәләр. Димәк, бу процесс бар. Узган ел мин дә Университетта татар теленнән репетиторлык рәвешендә бераз эшләп алдым.

- Кемнәрне укыттың?

- 23-25 яшь егетләр-кызлар йөрде. Алар татарлар, татар телен беләләр. Ләкин тагын да яхшырак белергә тырышалар. Кемдер бераз белсә дә, сөйләшергә курка. Кемдер сөйләшә, ләкин татар театрларын тәрҗемәсез карарлык итеп белергә тели. Шундый яшьләр дә бар һәм бу сөендерә.

- Син аларның белемнәрен камилләштерә алдыңмы?

- Тырыштым.

- Син ничек дип уйлыйсың, Иннополистан шагыйрьләр, язучылар чыгарга мөмкинме? Әллә бу иҗаттан ераграк торган җирме?

- Иҗат өчен ниндидер табигый күренешләр кирәктер, бәлкем. Илһам һәм иркенлек - бу шәһәрдә болар барысы да бар. Теләсәң - урман бар, теләсәң -инеш, теләсәң - ярымутрау бар. Теләсәң - заманча технологияләр бар. Тынычлап иҗат итәр өчен уңайлы яшәү рәвеше бар. Ләкин бит андый иҗат кешеләре үзләренчә уйлыйлар, кемгәдер монда яхшы, кемдер яши алмый. Кемгәдер шәһәрдәге чаралар җитми. Бу чаралар өчен алар Казанга китәргә мәҗбүрләр.

- Синдә дә бардыр бит ул мәдәни чараларга тартылу?

- Бар. Без бит гел монда гына тормыйбыз. Казанда да булып торам. Андый чаралар булганда, мин катнашырга тырышам, әлбәттә. Шуңа күрә бу зур проблема дип санамыйм. Аралар зур түгел - 40 километр, теләгең булганда, барып кайтырга була.

- Син киноларга-театрларга Казанга йөрисеңме?

- Әйе. Эштән соң авыррак булса да. Ләкин теләсәң, үз алдыңа шундый максат куйсаң, эшләп була.

- Монда мәдәни чаралар юктыр инде?

- Юк. Әлегә юк. Ләкин зур планнар бар. Шәһәрдә, мәсәлән, 3 мең кеше яши. Киләсе биш елда 150 меңгә күтәрергә телиләр. Белмим, бу саннар чынбарлыкка ашармы-юкмы, ләкин шундый планнар бар.


"Татар телен берничә айда өйрәтеп була"

- Альберт, сиңа татар телен укытучы буларак сорау – бер дә татар телен белмәгән кешегә татар телен өйрәтүгә күпме вакыт кирәк булачак?

- Мәсәлән, без бу телне Европа системасына күчерсәк, А-1, А-2, Б-1, Б-2, С-1,С-2 системасы белән карасак, А-1 дәрәҗәсенә берничә айда өйрәтеп була. Ул башлангыч сөйләшү дәрәҗәсе. Әлбәттә, аның теләге булса, үз алдына ниндидер максат куйса, өйрәнә алачак. Андый очракта бу процесс тизрәк булачак. Ә максатсыз өйрәнгәндә, беренчедән, бу процесс озаграк сузыла, икенчедән, максатсыз булгач, файдасыз да булырга мөмкин.

- Татарча белмәгән татар кешесе һәм татарча белмәгән башка милләт кешесе - аларны өйрәтүнең аермасы бармы? Канында татарлык яткан кеше бабаларының туган телен тизрәк өйрәнә аламы? Әллә ул башкалар үткән шундый ук юлны үтәргә тиешме?

- Минемчә, андый аерма юк. Кешенең теләге булмаса, үзе теләп өйрәнмәсә, татар каны җиңеллек бирмидер. Мәсәлән, узган татар теле олимпиадаларында Япониядән килгән егетләр җиңгән иде. Хәзер алар бер-берсен әзерләп, һәр елны киләләр, аларның максаты – җиңү. Аларның канында бернинди татарлык юктыр, мөгаен. Ләкин алар ниндидер максат куеп, аңа ирешәләр. Шуңа күрә кеше теләсә - башкара, тел өйрәнү ул авыр түгел. Теләгең булганда. Шуңа күрә, канда бармы ул татарлык, юкмы - ул бик мөһим түгелдер. Кеше татарлыгын үзе аңларга, барлыгын-юклыгын үзе тоярга тиеш. Ул аны белмәсә, тоймаса, аның өчен татарлыгы әһәмиятле түгелдер.

- Кайчандыр татар булган кешенең татарлыгын уятыр өчен нәрсә эшләргә кирәк? Әгәр ул аны оныткан икән, кешедә татарлыкны уяту мөмкинме?

- Татар булу ничектер популяр даирәгә керергә тиеш. Бәлки, телевидениедә күбрәк каналлар татарча булырга тиештер. Шулай ук инстаграмда татар каналлары булырга тиеш. Мәдәни татар чаралары зур масштабта үтәлергә тиештер. Көндәлек тормышта да татарча аралашу булырга тиештер. Чөнки телне беренче чиратта коммуникация өчен өйрәнәләр. Ул булмаса, кешегә кызык түгел.

«Хәзер язылган әсәрләрне укымыйм диярлек»

- Татар әдәбияты синең өчен беренче чиратта нәрсә ул?

- Шигърият. Бу соравыгызга чагыштырма анализ ясагач кына җавап бирергә мөмкин. Минемчә, көчле шигърият.

- Аны ничек популярлаштырырга кирәк. Кешеләрне шигърияткә ничек тартып була?

- Шигырьләр буенча ниндидер комикслар чыгарырга мөмкин. Әсәрләр буенча шул геройларны эченә алган ниндидер уеннар ясарга була. Фильмнар төшерергә, мультфильмнар... Кызыклы форматларда популярлаштырырга кирәктер. Ниндидер кызыклы форматта тапшырулар алып барырга мөмкин, «Шаян» балалар каналында, мәсәлән. 

Татар әдәбиятын дөнья күләмендә популярлаштырган кешеләр бар - мин беләм. Минем бер төрек дустым бар. Ул татар теленә гашыйк, татар телен белә, татар әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итә. Шул рәвешле татар әсәрләре төрки дөньяда да таралыш таба. Беренче чиратта, бәлкем, төрки халыклар арасында тарату эшен киңәйтергә мөмкиндер, безнең телебез бик якын. Татар телендә оригиналда укып та аңлаучылар бардыр, тәрҗемә итү эше булырга да мөмкин. Кызык, яхшы, дидактик әсәрләрне күбрәк тәрҗемә итәргә кирәктер.


- Татар әдәбияты белән танышырга теләгән кешегә беренче чиратта нинди әсәрне тәкъдим итәсең?

- Миңа шәхсән үземә Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре бик ошый. Матур җор телле һәм бик күп проблемаларны гәүдәләндергән бер әсәр. Сюжеты Коръәннән алынган. Биредә, нәсыйхәт белән бергә, мөселманнар өчен әһәмиятле булган темалар күтәрелә. Бәлкем, беренче чиратта, аны укыргадыр. Әлбәттә, Габдулла Тукайның исемен атамыйча булмас. Шулай ук миңа Муса Җәлил шигырьләре ошый. «Моабит дәфтәрләре». Җанга якын, тетрәндергеч. Шундый көчле шигырьләр!

- Ә без татар зыялысын түгел, телевизордан сериаллар карый торган татар кешесен күз алдына тотыйк. Аны нинди китаплар аша татар әдәбияты белән кызыксындыра алабыз?

- Бәлкем, сериаллардагы кебек күренешләр күп булган әсәрне бирергә мөмкиндер. «Әбугалисина»ны укырга була. Ул фантастик рухта язылган әсәр. Аның буенча сериал яки фильм да төшерергә мөмкиндер. Хәзерге татар яшьләренә бик кызык булачак, минемчә.

- Яңарак әдәбиятны алсак?

- Белмим. Төгәл генә әйтә алмыйм. «Беренче театр»ны, бәлкем, укырга кызык булыр. Мин соңгы укыган китап - Ризаэтдин Фәхретдиннең оныкларга һәм балаларга дип дидактик рухта язылган әсәре.

- Яңа гасыр әдәбиятын укымыйсың инде алайса?

- Аяз Гыйләҗевның «Балта кем кулында?» әсәре ошый. Хәзер язылган әсәрләрне укымыйм диярлек. Кызык түгел дип әйтә алмыйм, бәлкем, мин кызыксынмаганмындыр алар белән. Шуңа күрә кызык түгел дип әйтү ялган булыр.

- Кешеләргә ничек итеп шушы китапларны укытырга һәм театрга йөртергә?

- Бәлкем, ниндидер абонементлар эшләргә, бушлай билетлар бирергәдер. Ниндидер чараларга актив рәвештә чакырырга кирәк. Хәзер бик күп чаралар бит татар телендә уза. «Мин татарча сөйләшәм» акциясе, мәсәлән. «Акыл фабрикасы»нда бик кызыклы курслар бара. Мин анда студент буларак йөрим. Курсларга мәктәпне әле генә бетергән укучылар да, зыялы бабайлар да йөри. Менә шундый форматтагы программаларны, ниндидер чараларны күбрәк һәм кызыграк итсәк, кешеләр тартылырлар иде.

- Шундый чаралар белән татар телле яңа буын яшьләрен тәрбияли алабызмы? Татар телен саклап торган авыллар бетеп бара... Күпме безнең яңа буын татар яшьләребез?

- Минемчә, алар күп, аз түгел. Санын төгәл әйтә алмыйм. Татарлар бар, алар арасында һич татарча сөйләшмәгән татарлар да күп. Аларны ничек тә җәлеп итәргә кирәк. Ләкин бу чаралар сыйфатлы булырга тиеш. Мәсәлән, концертларда совет вакытыннан калган рәвештәге җыр һәм бию булса, кешеләргә кызык түгел. Заманча формат кирәк. Шул ук җырларны алсак, кабатлап җырлаулар булырга мөмкин. Шул ук рус җырларын татар сүзләре белән җырлау, мәсәлән. Андый җырчылар да бар - мин беләм. Алар популяр. Яшьләргә кызык. Бу альтернатив музыка да булырга мөмкин. Заманында «Алтын чәчәк» дигән җыр чыкты бит, бик популяр булды. Ул юнәлешләрне дә үстерергә дә кирәктер.

- Синең фикердәшләрең кемнәр? Кемнәр белән аралашасың?

- Гадәттә, алар шул ук укытучылар. Яки кайчандыр укытучы булып эшләгән кешеләр. Нигездә татарлар, әлбәттә.

- Сезнең арада татарча сөйләшүгә тартылу бармы? Әйтик, коллегаларың синең белән татарча сөйләшә алалармы?

- Сөйләшүчеләр бар. Үзләре татар булып та, сөйләшергә куркучы коллегаларны да сөйләштерергә тырышабыз. Бу аларның курку да түгел, ә ниндидер барьердыр. Телне яхшы белмәгән кеше сөйләшергә курка. Бу - табигый күренеш.

- Акценттан оялу дигән әйбер татарда көчле инде ул...

- Курыкмаска кирәк. Мәсәлән, Америкада күпме эмигрант. Алар төрле акцент белән инглизчә сөйләшәләр. Кеше аңласа, курыкмыйча сөйләшергә кирәк. Мин үзем испан телен өйрәнә башладым. Бу дөньядагы популяр булган икенче тел. Гомумән, телләр өйрәнү – кызыклы, миңа тел өйрәнү җиңел бирелә.


«Мөгаен, Исхакый татар теленең аянычлы язмышын алдан фаразлагандыр»

- Гаяз Исхакыйның «Йөз елдан соң инкыйраз»ы турында ни уйлыйсың?

- Мин аны мәктәптә укыганда укыган идем. Аннан соң университетта тагын бер кат укыдым. Ләкин аны тулысынча аңлау өчен тагын бер кат укырга кирәктер. Инкыйраз, гомумән, әдәбиятта күтәрелгән проблемалар - алар хәзер туган проблемалар түгел, элек тә булган проблемалар. Димәк, 200 ел элек тә шундый проблемалар булган. Татар теленең язмышы аянычлы булуын, бәлкем, ул алдан фаразлагандыр. Мөгаен, бер яктан дөрес әйткәндер, аның фаразы буенча күпмедер дистә ел бар...

- Сиксән...

- Ләкин куркырга кирәк түгел. Моның белән безнең ахырзаман килеп җитә дигән сүз түгел. Килеп җитмәсен өчен үзебезгә эшләргә кирәк. 

Ничек тә булса татар телен күтәрергә кирәк. Телгә мәхәббәт тудырырга. Балаларны укыткан вакытта алдыма куйган максатым - балаларда телгә мәхәббәт уяту. Хәзер үзегез беләсез, балалар телне ата-ана гаризасы буенча укыйлар: теләсәләр - киләләр, теләмәсәләр - килмиләр. Безнең мәктәптә башлангыч сыйныфта татар теле атнага бер дәрес кенә калды. Ул бик аз. Башта 10 минут буе аларның игътибарын җыярга һәм калган 20 минутта нәрсәдер аңлатырга кирәк. Шуңа күрә минем алдыма куелган максат - аларда мәхәббәт уяту, ниндидер фундамент булдыру. Алар үскәч, татар теле, дигәч, елмайсыннар. Йөрәкләрендә ниндидер җылылык хисе калсын. 


Аннары алар, билгеле бер яшькә җиткәч, үзләре аңлап, бәлки, тел белемнәрен баетырлар. Бәлкем, татар теле үсешенә ниндидер өлеш тә кертерләр, ләкин башта мәхәббәт уяту кирәктер. Безнең һәрберебезгә бу юнәлештә тырышырга кирәк. Бу инкыйраз сүзеннән курыксак, без аның булуын теләмәсәк, без эш башкарырга тиешбез. Һәрберебез. Бу - безнең бурычыбыз.

«Бала өчен укытучының образы да мөһим»

- Кечкенә балаларда телгә мәхәббәт уяту нәрсәдә чагыла? Ничек итеп уятырга мөмкин аны?

- Беренчедән, башлангыч сыйныфта – уеннар аша. Татар телендә уеннар булырга тиеш. Ниндидер уеннарны татарчалаштырып чыгарга була - андый проектлар бар. Ниндидер классик ысулларны да балаларга кызыклы итеп күрсәтергә була. Гел эзләнергә кирәк. Шигырьләрне без, мәсәлән, рэп хәлендә укыйбыз. Син аны укысаң, музыка сайласаң, заманча технологияләр аны рэпка әйләндерә. Без беренче карашка кызык булып тоелмаган шигырьләрне шулай өйрәнәбез. Барысын да балаларның карашыннан чыгып, аларга кызыклымы-юкмы икәнлеген күзаллап эшләргә кирәк. Балалар алар яшермиләр, кызык булмаса, кызык түгел дип әйтәләр. Әйтмәсәләр дә, йөзләреннән күреп торасың.

- Бала укытучыны шәхес буларак яратырга тиешме? Баланың фәнне үзләштерүендә укытучының шәхесе ни дәрәҗәдә роль уйный. Уның тышкы кыяфәте, сөйләшә белүе ни дәрәҗәдә әһәмияткә ия?

- Турыдан-туры роль уйный, минемчә. Чөнки мин хәзер сезгә: «Мәктәптә нинди фәннәрне ярата идегез?» дип сорау бирсәм, сез, беренче чиратта, укытучыны искә төшерерсез. Укытучы аша сез аның фәнен, предметын яраткансыздыр. Укытучы кызыклы булса, дәрестә заманча технологияләр кулланса, гел эзләнештә булса - балалар андый кешене күбрәк яратыр. Бу ярату аның фәненә дә кызыксыну тудырыр. Укытучысы кызыклы булса, ул: «Мин татар теленә барам» дип сөйләр, «Без дәрестә шулай эшләдек» дип сөйләп әти–әнисен дә аптыратып бетерер... Шәхес буларак башта укытучының образы мөһим. Аның, бәлкем, ничек киенүе дә мөһимдер. Мин моңа кадәр лицейда эшләдем. Анда укучыларның минем кебек киенә башлавын күрә идем. Димәк, карыйлар һәм синең стиль аларга ошый. Димәк укытучының образы бик мөһим.

- Татар теле укытучысын мәктәпкә эшкә алганда, ниндидер таләпләр куеп сайласак, без күбрәк уңышка ирешә алабыз, димәк?

- Бәлкем, ирешә алабыздыр, ләкин иң төп таләп - аның татар телен яратуы. Ул фәнен кызыклы итеп бирсә, балалар ниндидер кимчелекләргә күз йомачак.

- Синең үзеңдә татар теленә мәхәббәтне кем тәрбияләде?

- Беренчедән, минем әтием дә, әнием дә - татарлар. Әтием татарча сөйләшми иде. Ә әнием белән без гел татарча сөйләшәбез. Кечкенәдән шулай тәрбияләнгәнбез. Бу әни таләбе түгел, шулай йөрәктән чыккан. Без кирәк булганда - татарча, кирәк булганда - русча сөйләшәбез. Безнең гимназиядә дә күбесенчә татарлар иде һәм күбесенчә татарча сөйләшә идек. Университетта да татар теле факультетына укырга кердем.

- Ни өчен? Туксанынчы еллар булса, аңлашыла, ул вакыт ниндидер престиж да иде, хәзер алай димәс идем.

- Бу ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. 11 нче сыйныфта укыганда аттестат алырга вакыт килеп җитте, ә мин кая барасымны белмим. Апам татар теле факультетына кереп карарга киңәш итте, ул үзе анда укыган иде. Башымда ниндидер фикер булмагач, аның тәкъдиме белән кереп карадым. Керә алдым. Ул вакытта Татар дәүләт гуманитар институты иде. Беренче курста уку миңа ошады. Чөнки, өстәмә буларак, төрек телен һәм гарәп телен өйрәнә идек. Ә бит мин татар теле факультетына керергә дә, укытучы булырга да уйламаган идем. Хәтта безнең мәктәптә кайбер укытучылар безгә «Филология факультетына бармагыз, анда адым да ясамагыз», дип әйтәләр иде.

- Димәк, син укытучы булам дип максат куймагансың һәм хәзер сиңа профессияң ошый, укытучылык эшен яраттың, әйеме?

- Әйе. Яратмасам, гомеремнең өчтән ике өлешен мәктәптә уздырмас идем. Чөнки мин балалар бакчасына йөргәндә һәм университетта укыганда гына мин мәктәптә булмадым. Калган бөтен гомерем мәктәп белән бәйле. Ошамаса, мин эшләмәс идем.

- Күпмедер дәрәҗәдә төрек телен дә беләсең, гарәп телен дә беләсең. Син башка профессия дә сайлый алыр идең, тәрҗемәче, әйтик. Әмма син укытучы һөнәрен сайлагансың? Ни өчен?

- Мин төрекчәдән тәрҗемәче булып эшләдем. Мәктәптә дә төрек телен укыттым. Татар телен Иннополиста гына укыта башладым, биредә өченче ел эшлим. Хәзер татар теле белән беррәттән инглиз телен укытам. Телләр өйрәнергә дә, өйрәтергә дә миңа кызык.

- Киләчәгеңне мәктәптә күрәсеңме?

- Ерак киләчәк турында мин әйтә алмыйм, якын киләчәгемне мәктәптә күрәм.

- Синең балаларны татарча укытып, милләткә файда китерәм дигән ниндидер зур уйлар буламы? Әллә уйламыйча гына эшлисең дә, эшлисеңме?

- Кайвакытта инерция буенча эшлисең, ләкин уйланырга кирәк. Һәрбер кеше уйланырга тиеш. Беләсезме, бер кешенең тормышына ниндидер үзгәреш кертү - ул бик зур нәрсә. Телгә мәхәббәт уята алсам, димәк, мин үз вазыйфамны күпмедер дәрәҗәдә үтәдем дип әйтергә була. Балалар мин татар телен яратам дип әйтсәләр, телгә карата нәфрәт хисе булмаса, димәк, нидер эшләнә. Минем кайбер балалардан «Я ненавижу татарский язык» дигәнне дә ишеткәнем бар. Мин шундый укучылар булмасын өчен ниндидер өлеш керткәнмен дип уйлыйм. Ләкин эшем мәктәп тормышы белән генә чикләнмидер, төрле проектларда да мин катнашам. Мәсәлән, татар телен популярлаштыру өчен «Сәлам» дигән методик проект бар. Анда һәр модульга интерактив видеолар өстәлә. Миңа да кайбер видеоларга төшәргә форсат булды. Аларның үзенчәлеге - Татарстанда бу методик комплекс буенча укытылган дәресләрдә күрсәтеләчәкләр. Мин бу юнәлештә дә берникадәр дәрәҗәдә өлеш керткәнмен дип әйтергә була.

- Кайчан да булса бөтен мәгариф системасы онлайн укытуга күчмәсме икән? Киләчәк мәктәбендә дә укытучы белән укучы күзгә-күз аралашачакмы?

- Минемчә, укыту онлайн форматка күчмәячәк. Киләчәкнең мәктәбе 100 ел, 250 ел, 500 ел булса да очный форматта калачактыр. Аны бернәрсә дә алмаштыра алмаячак. Укытучыны робот алмаштыра алмый. Безнең роботлар бар монда, кайбер чараларны роботлар алып бара, ләкин алар әлегә кадәр реаль кешене алмаштыра алмады һәм алмаячак та. Минемчә... 100 елдан инкыйраз булып, ахырзаман килеп җитмәсә...

- 15 ел элекке балаларның һәм хәзерге балаларның аермасы зурмы?

- Дөресен әйткәндә, без бу балалардан бик аерылабыз. Уңай яктан һәм тискәре яктан да аермалар бар. Хәзер китап уку дигән нәрсәне оныта баралар, китапханәләр онытыла. Барысы да онлайн форматта бара. Алар виртуаль уеннар белән мавыгалар. Алар икенче төрле, ләкин кечкенә булуларына карамастан, бик акыллылар. Алар күп беләләр. Әти-әниләренең мөмкинчелекләре булуга карап, алар сәяхәтләргә чыгалар. Ә күпне күргән бала күпне уйлый. Аның күрү даирәсе киңрәк.

- Характер ягыннан?

- Характер ягыннан әйтә алмыйм, ул күбрәк тәрбиягә карый, гаиләсенә карый. Бала ул гаиләдәге приоритетларны, үрнәкләрне күрсәтә. Бала аша без берникадәр рәвештә әти-әнисенең йөзен күрә алабыз.

- Хәзер сүзнең кадере китте кебек. Күп әйберне сөйләшмичә дә хәл итеп була. Сөйләшеп утырулар да бетеп бара. Киләчәктә сүзнең кадере булачак дип уйлыйсыңмы?

- Кайвакытта сүзсез дә аңлаша алабыз. Смайликлар актив кулланыла - алар күп сүзләрне алмаштыралар. Ләкин сүз үз көчен югалтмаячак.Чөнки юридик форматта булсын ул, башка форматта булсын - сүз һәрвакыт көчле. Һәм бу кагыйдәләрне белгән, дөрес итеп сөйләшә алган, фикерен матур итеп, төгәл белдерә алган кеше башкалардан аерылып торачак, минемчә.

- Укытучының төп коралы булып сүз каламы?

- Коралларының берсе - сүз.

«Заманча татар теле укытучылары кирәктер»

- Хәзер татар халкының үсеш стратегиясен төзибез, син нинди пунктларны кертер идең?

- Ул хакта ишеттем, ләкин катнашканым юк. Беренчедән, татар университетын булдырырга. Шулай ук татар мәктәпләрен булдырырга, алар санын арттырырга кирәк. Заманча татар теле укытучылары кирәктер. Алдынгы карашлы, алдынгы фикерле, янып торган укытучылар кирәк. Татар теле укытучылары гына түгел, шундый кешеләр, бәлкем, һәр өлкәдә булырга тиештер. Алар ниндидер уңышка ирешүләрен татар булуларына үрнәк итеп сөйләргә тиешләрдер. Безнең үрнәкләр шундый уңышка ирешкән кешеләр булса, татар теленә дә күбрәк тартылырлар иде. Үз эшен сыйфатлы рәвештә эшләгән һәм ниндидер уңышларга ирешкән кешеләр бардыр алар, без аларны белеп бетермибездер. Без аларның тормышын күбрәк яктыртырга, башкаларга күрсәтергә тиеш. Бу аерым бер эш.

- Синең өчен иң бөек татар кем ул?

- Бу бик авыр сорау. Бәлкем Ризаэтдин Фәхретдиндер, чөнки аның тәрбияви әсәрләре күп. Икенчедән, аның кызы Казанда Коръәнне яттан белгән беренче хатын-кыз булган. Димәк, шундый кыз тәрбияли алган ул кеше бөектер. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100