Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзгәрешләр көне: Татарстанның дүрт районында башлыклар алышты, Марат Әхмәтов урынына Җәббаров килде, яңа депутатлар таныклык алды

Бүген, 18 сентябрь көнне, Татарстан халкы өчен мөһим вакыйгалар күп булды. Республиканың берничә районында башлыклар алышты, республиканың иң тәҗрибәле министры эшеннән китте, Дәүләт Советының яңа чакырылышына депутатлар багышлау үтте.

news_top_970_100
Үзгәрешләр көне: Татарстанның дүрт районында башлыклар алышты, Марат Әхмәтов урынына Җәббаров килде, яңа депутатлар таныклык алды

Теләче районы: Зарипов китте, Хаҗипов килде

Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов бүген, башка эшкә күчүе сәбәпле, вазифасыннан китте. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узган район советының чираттан тыш утырышында билгеле булды. Район депутатлары Зариповның отставкасын хупладылар.

Моннан тыш, депутатлар Теләче Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Илнур Хәмидуллинның отставкага китүе өчен тавыш бирделәр.

Шуннан соң Песошин Теләче районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы вазифасына авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, бу вазыйфада 2003 елдан бирле хезмәт куйган Нәҗип Хаҗиповны тәкъдим итте. “Районның яңа башлыгын сайлау — гади процесс түгел һәм ул регламент процедураларын үтәүне таләп итә”, дип искәртте Премьер. Депутатлар бертавыштан тәкъдим ителгән кандидатны хуплады.

«Аның өстенлеге шунда – ул зур тәҗрибәгә ия, муниципалитетларның актуаль бурычларын белә. Аның бай белеме район тормышының төрле өлкәләрендә алда торган бурычларны тормышка ашыруда һәм анда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен үстерүдә файдалы булыр дип ышанам», - диде Хаҗипов турында Песошин.

“Татар-информ” корреспонденты Нәҗип Хаҗипов белән кыска әңгәмә корып алды. «Минем алга яңа эш, яңа бурычлар куелды. Район коллективы һәм халкы белән бергә аларны хәл итәчәкбез. Мин барлык юнәлешләрдә дә эшләячәкмен, әмма агросәнәгать комплексына аерым игътибар юнәлтермен», — диде Хаҗипов безнең корреспондентка.

Теләче районының элекке башлыгы Илдус Зариповның исә Лаеш районына башлык булып билгеләнүе хәбәр ителде.

Лаеш районы: Афанасьев урынына - Зарипов

"Илдус Фатихович Зарипов кандидатурасы Татарстан Президенты тарафыннан республиканың Лаеш районы башлыгы постына тәкъдим ителде", — диде Алексей Песошин. Премьер Зариповның Теләче районында куйган хезмәтен билгеләп үтте һәм аңа республиканың атказанган икътисадчысы исемен бирү турында игълан итте.

Песошин Илдус Зариповны Лаеш районына тәкъдим иткәндә, аның муниципаль дәрәҗәдә дә, шулай ук республика җитәкчесе вазифаларында да, икътисадның реаль секторында да зур эш тәҗрибәсенә ия булуын әйтте. “Илдус Фатыйхович үзен профессионал буларак күрсәтте», - диде Премьер.

2010 елдан бүгенге көнгә кадәр Лаеш районы башлыгы булып торган Михаил Афанасьев исә үз вазифасыннан китте. «Карар минем тарафтан уйлап кабул ителде һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды», - диде ул район советы утырышында.

Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев та, пенсиягә чыгу сәбәпле, отставкага китте.

Яшел Үзән: Тыгин урынына – Афанасьев

Бүген Яшел Үзәндә дә район советы утырышы үтте. Яшел Үзән мэры һәм Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып сайлануы сәбәпле, отставкага китте.

Район советы депутатлары Тыгинның отставкасын хуплады. Шәһәр мэры һәм район җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Лаеш районының элекке башлыгы Михаил Афанасьев билгеләнде.

«Татарстан Президенты кушуы буенча мин сезнең белән. Район башлыгы булып 9 ел эшләү миңа билгеле бер тәҗрибә бирде. Яшел Үзән районы, әлбәттә, зуррак территория һәм зур эш күләме. Депутатларга, предприятие җитәкчеләренә, сәнәгатьчеләр һәм авыл җирлекләре башлыкларына таянып, без эшне дәвам итәчәкбез, җиңәчәкбез һәм алга барачакбыз дип уйлыйм. Безнең бурыч бер генә һәм гади —ул да булса кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен эшләү», - диде Афанасьев, депутатларга мөрәҗәгать итеп.

Биографик белешмә:

Михаил Афанасьев 1971 елның 29 гыйнварында ТАССРның Чистай районында туа. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган. Соңрак зооинженер факультеты деканы урынбасары була. 1999 елда Татарстан Республикасында «ДеЛаваль» компаниясенең төбәк вәкиле була, соңыннан компаниянең Казандагы аерым бүлеген җитәкли.

  • 2010 елның июненнән июленә кадәр Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, җитәкчесе вазифаларын башкаручы булган. 2010 елның июленнән октябрь аена кадәр - Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе.
  • Афанасьев Лаеш районын 2010 елның октябрендә җитәкләде.Ул Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Спас районы: Нугаев урынына - Мөхәммәтов

Спас районында да башлык алышты: Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы директоры Фәргать Мөхәммәтовны Татарстан Спас муниципаль районы башлыгы итеп сайладылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Спас муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Евгений Демьянов хәбәр итте.

«Спас муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышында район башлыгы Камил Нугаев үз теләге белән вакытыннан алда вәкаләтләрен тапшырды һәм район Советы депутатлары арасыннан Фәргать Мөхәммәтов кандидатурасы тәкъдим ителде. Районның яңа башлыгы Фәргать Мөхәммәтов бертавыштан сайланды”, - диде ул.

  • Фәргать Мөхәммәтов ТАССРның Куйбышев районы Иске Рәҗәп авылында туган. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. 1991 елда Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Аннары Татагропроммодульстрой идарәсе начальнигы урынбасары булган, Алиш исемендәге совхозда эшләгән. 1998-2003 елларда Екатериновский совхозы директоры, аннары «Спас агроснаб» ҖЧҖ директоры һәм крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы вазифаларын башкарган. Шуннан соң 2013 елдан Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгын җитәкләде.

Депутатлар таныклык алды. Вакытлыча

Теләче һәм Яшел Үзән районында депутатлар советы утырышлары барган минутларда Казанда республика Дәүләт Советында да җыелыш узды. Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларына таныклыклар, парламент депутатларының күкрәк билгеләре һәм портфельләр тапшырылды.

  • Яңа чакырылыш республика парламентына 100 депутат: 50се – республика сайлау округы буенча һәм 50 – бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланды. Республика сайлау округы буенча мандатлар «Бердәм Россия» (44 мандат) һәм КПРФ (6 мандат) арасында бүленгән.
  • Бер мандатлы сайлау округлары буенча 50 мандат түбәндәгечә бүленде: «Бердәм Россия» – 41 мандат, ЛДПР, «Гадел Россия», «Үсеш партиясе» – берәр мандат, үз – үзеңне күрсәтү буенча 6 мандат булды.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төрле сәяси партияләр вәкилләрен һәм үз-үзләрен күрсәтүчеләрне җиңүләре белән котлады һәм «2019 елгы сайлау марафонын» югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. «Алтынчы чакырылыш парламенты бу катлаулы заманда җаваплы бурычларны хәл итәргә сәләтле булыр дип ышанам. Безнең төп максат - халыкның наказларын үтәү», - диде ул.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе «Бердәм Россия» парламентта күпчелекне саклап калды, башка сәяси партия вәкилләре дә ярдәм алды, дип искәртте. «Бу безне сөендерә. Партия һәм башка алымнарга карамастан, без барыбыз да сайлаучыларга хезмәт итәчәкбез. Алар бездән шуны көтә.

Республиканы үстерү һәм һәр кеше проблемасын хәл итү буенча актуаль мәсьәләләрне башкарырга тиешбез. Без, төрле сәяси партия вәкилләре, теге яки бу законнар буенча максатларга ирешү юлларын эзләячәкбез. Алда - безнең өчен тавыш бирүчеләр ышанычын аклау буенча җитди һәм җаваплы эш», - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук депутатлардан парламент комитетлары һәм Дәүләт Советы утырышларында актив катнашуларын сорады. «Дисциплина һәм тәртип беренче көннән үк тәэмин ителсен иде. Безнең республика кешеләре өчен килешеп эшләргә чакырам», - диде ул.

Марат Әхмәтов урынына Марат Җәббаров килде

Бүген Казанда Игенчеләр сараенда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручыны да билгеләделәр. Марат Әхмәтовның министр вазифаларыннан китәчәге инде билгеле факт иде, ул Дәүләт Советына депутат итеп сайланды. Ә менә аның урынына кем киләгәче соңгы көнгә кадәр интрига булып тора. Бүген бу билгеле булды: әлеге вазифа Буа районының элеке башлыгы Марат Җәббаровка йөкләнде. Тиешле указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган.

Буа башлыгы вазифаларында вакытлыча Буа Башкарма комитет җитәкчесе Ранис Камартдинов калды.

Биографик белешмә:

  • Марат Җәббаровка 36 яшь, ул Чистайда туган. Икътисадчы, юрист белгечлеге бар. Авыл хуҗалыгы институтын да тәмамлый. 2013 елда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары, 2017 елда Буа районы башлыгы итеп сайлана.

Татарстанның элекке Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хезмәттәшләре белән саубуллашты. "Старт бирелгән әйбернең финишы да булырга тиеш. 20 ел эчендә күп нәрсә эшләнде. Мин Республиканы күп икмәк белән калдырам. Әле сез аны 4,5 миллион тоннага да җиткерерсез дип өметләнәм", - диде ул. Хезмәттәшләре аның чыгышын аягүрә басып алкышлады.

Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасын 25 сентябрьдә игълан итәчәк

Татарстан өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе – Президентның Парламентка еллык юлламасы 25 сентябрьдә VI Татарстан Дәүләт Советының икенче утырышында игълан ителәчәк. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин оештыру җыелышында хәбәр итте.

«Бездә беренче оештыру утырышы узачак, аннары 25 сентябрьдә - икенче утырыш, анда Татарстан Президентының Республика Дәүләт Советына еллык юлламасы тәкъдим ителәчәк», - диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин яңа чакырылыш депутатларын «утырышта актив катнашырга һәм юлламаны игътибар белән тыңларга» өндәде. «Юллама белдерелгәннән соң, парламент һәм хөкүмәт президент тарафыннан әйтелгән позицияләрне яклау буенча карар әзерләячәк», - диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100