Уфа сәясәтчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре Рөстәм Хәмитовның китүе турында ни уйлый?

12 октябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Миләүшә ЛАТЫЙПОВА, sntat.ru
Фото: C316cc, wikipedia.org
Кичә Башкортстан республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитовның отставкага китүе һәм Радий Хәбировның төбәк башлыгы вазифаларын вакытлыча башкарачагы билгеле булды. Сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм Уфада яшәүчеләр Рөстәм Хәмитов турында фикерләре белән уртаклашты. 

Ябык идарә итү төреннән китү

“Рөстәм Хәмитовның 8 еллык эш нәтиҗәсе булып ябык идарә итү төреннән китүне атарга була. Төбәкнең элеккеге хакимияте федераль үзәк белән хезмәттәшлекне булдыру өчен бу идарә төрен куллана иде. Ул социаль-икътисади өлкәне, бизнес-процессларны үстерү юнәлешен алды, “Башнефтьнең” 25+1% акцияләрен республика милкенә кайтарды. Минемчә, төбәк башлыгы вазифасыннан китү аның шәхси карары”.

Дмитрий Казанцев , политолог

“Идарә итә башлаган чорында Хәмитов, бер очрашу вакытында, гражданлык җәмгыятен журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре төзергә тиеш дигән иде. Ул чакта, шаяру тоны белән, ул аларга моның өчен бернәрсә дә булмаячагын күзәтәчәген фаразлады. Чыннан да, элекке президент Мортаза Рәхимов чорындагы кебек, җәмәгать эшлеклеләрен әйткән сүзләре, милли карашлары өчен җитди эзәрлекләүләр һәм куулар булмады. Ләкин, Башкортстан республикасында яшәүче татарларга нинди дә булса мәсьәләләрен хәл итүдә сизелерлек ярдәм күрсәтелмәде. Кызганычка, Башкортстандагы татар халкының проблемалары актуаль булып кала”

Заһир Хәкимов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы башкарма комитеты җитәкчесе.

Отставкадан соң Рөстәм Хәмитов кайда яшәячәк?

“Рөстәм Хәмитов шушы вакыт эчендә идарә карарларын дөрес итеп тормышка ашыра алырдай үз командасын туплый алмады. Башлык вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка килгәндә, аның зур административ-сәяси тәҗрибәсе бар. Аңа күпкә җиңелрәк булачак. Аның командасы һәм кешеләре бар, алар хәтта төбәк эчендә дә ярдәмгә әзер”.

Азамат Галин, политолог

“Рөстәм Хәмитовның идарә елларындагы уңышлары турында сөйләргә авыр. Халыкның китүе һәм икътисади күрсәткечләр моңа дәлил. Бер генә эре инвестпроект та тормышка ашмады. Акчаларның кая киткәне аңлашылмый. Шәхсән миңа Рөстәм Хәмитовның кайда яшәячәге кызык. Республикада калачакмы ул, әллә китәчәкме. Шуннан соң аның ватанына карата чын мөнәсәбәте билгеле булачак”.

Рамил Рәхмәтов, журналист, “Башкорт халкы конгрессы” әгъзасы

Уфада яшәүчеләр фикере: Мин Рөстәм Хәмитовны начар җитәкче дип санамыйм

“Мин Рөстәм Хәмитовны начар җитәкче дип санамыйм. Халыкка беркайчан да ярап булмый. Ул заман белән бергә атлаучы сәясәтче. Ул идарә иткән елларда шәхсән миндә бернинди дә күңелсезлекләр һәм проблемалар булмады”.

Лилия

“Мин шатлык та, борчу да кичермим. Хәмитовтан әллә кайчан күңелем кайтты инде. Ул “Башнефтьне” бирде, миллион халкы булган Уфа шәһәре футбол буенча дөнья чемпионатыннан читтә калды, авылларда тормыш сүнә. Чөнки яшь кадрлар районнардан гына түгел, хәтта республикадан да китәргә тырыша. Ләкин яңа җитәкченең сизелерлек реформалар үткәрәчәгенә дә гарантия биреп булмый”.

Әнвәр

“Ниһаять болай булганына мин бик шат. Ришвәтчелек буенча җәнҗаллар, милли телләр вәзгыяте, өлешчеләрнең ачлык игълан итүе – болар барысы да борчу тудыра иде. Җитәкче алышыну – яңа идеяләр, фикерләр, проектлар һәм үзгәрешләр барлыкка килү. Барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез!”

Люция 

Фикерләр








Сәясәт

“Татар телен һәм мәдәниятен саклап калырга кирәк”. Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан сораштыру

6 ноябрь Татарстанда Конституция кабул ителгән көн. Конституция - төп закон. Бүгенге шартларда аның әһәмияте нинди? Конституциядә иң мөһим маддә дип кайсын атар идегез? Әлеге уңайдан “Интертат” фән һәм җәмәгать эшлеклеләренең фикерләрен сорашты. 

Сәясәт

Дәүләт Киңәшчесеннән "Ихлас күңелдән": Минтимер Шәймиевнең китабы тәкъдим ителде

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО илчесе Минтимер Шәймиевның эшчәнлеге, тормышына багышланган "Ихлас күңелдән" басмасы Казан Кремлендә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. "Интертат" басманың үзенчәлеге һәм Минтимер Шәрип улы хакында дөнькүләм белгечләрнең нинди фикердә булуы хакында мәгълүматлар туплады.

Сәясәт

"Бу мәсьәләләрне безнең өчен беркем чишмәячәк". Татарстан Президенты туган телләрне укыту юнәлешендә бурычларны билгеләде

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туган телләрне укыту мәсьәләсендә мәгариф системасы алдында бурычларны билгеләде. Бу хакта ул Кукмара муниципаль районында Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсенең пленар утырышында ясаган чыгышында сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла