Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Текә” мэр һәм көрәшче: Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров турында нәрсәләр мәгълүм

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов пәнҗешәмбе көнне вакытыннан алда отставкага китте. Аның урынына Красногорск мэры Радий Хәбиров билгеләнде. Ул Мәскәүгә күченгәнче биш ел Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов администрациясен җитәкләде. Төбәкнең яңа җитәкчесе турында ниләр мәгълүм һәм белгечләр Хәмитовның отставкасын ничек кабул иткән – бу хакта “Татар-информ” язмасында.  

news_top_970_100
“Текә” мэр һәм көрәшче: Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров турында нәрсәләр мәгълүм

Сәясәтчеләр фикеренчә, Рөстәм Хәмитовның китүен көтелмәгән дип булмый. Республикадагы кадрлар дефицитын һәм 54 яшьлек түрәнең нефть төбәгендә тәҗрибә туплавын исәпкә алганда, Радий Хәбировны Башкортстан башлыгын вакытлыча башкаручы итеп билгеләү мантыйкый, дип саный белгечләр. Красногорск мэры булган вакытта, ул шәһәрдә “шактый гына тәртип урнаштырды”, ә яңа вазифада җитәкчене “халык белән нәтиҗәле эшләү” һәм “Уфаны үзгәртү” көтә.

“...Хәмитов төбәктә Норвегия аты белән эшләгән кебек эшли алмады”

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов пәнҗешәмбе, 11 октябрьдә вәкаләтләреннән китүне игълан итте. Ул 2010 елдан бирле әлеге вазифада эшләде. Республика башлыгы бу мөрәҗәгатьне Россия Президенты Владимир Путинга Республика көнендә юллады.

Республика халкына ясаган мөрәҗәгатендә ул үзенең китүен “һәр яклап та тикшерелгән шәхси карар” икәнен әйтте. 2019 елга планлаштырылган Башкортстан республикасы башлыгын сайлауларга үз кандидатурасын күрсәтергә теләмәүне, Рөстәм Хәмитов “өлкән яшьтәге” төбәк җитәкчеләре үз вакытында һәм “лаеклы рәвештә” китәргә тиеш дип аңлатты.

Вазифада озак булуга карамастан, Рөстәм Хәмитов төбәк белән “Норвегия аты белән эшләгән кебек эшли алмады” дип сөйләде “Татар-информ”га Сәяси мәгълүмат үзәге генераль директоры Алексей Мухин.

“Аңа карата федераль үзәкнең шактый җитди дәгъвалары бар иде. Хәмитов бу хакта хәбәрдар булды. Соңгы вакытта Президент Аппараты төбәк башлыклары эшчәнлегегең нәтиҗәсен тикшерү буенча бик нык эшли. Күрәсең, ул бу параметрларга туры килмәгәндер һәм отставкага киткәндер”, - дип үз фикерен әйтте белгеч.

“Хәмитов һич кенә дә алыштыргысыз булып күренмәде”

Хәмитовның отставкага китүе көтелмәгән яңалык булмады, диде Urus Advisory Мәскәү офисының директоры Алексей Панин. Узып киткән бердәм тавыш бирү көне нәтиҗәләре һәм икенче турлары, кандидатларның хакимияттән җиңелүе “Кремльне хәрәкәтләнергә мәҗбүр итте”.

Моннан тыш, Сахалин өлкәсе губернаторының Приморье краена “күченү” карары төбәкләрдә ачыктан-ачык кадрлар дефицитын ачуга игътибарны юнәлтте, диде сәясәтче.

“Конкрет Башкорстан турында әйткәндә, Рөстәм Хәмитов һич кенә дә алыштыргысыз булып күренмәде. Ә Полтавченконың (Санкт-Петербургның экс-губернаторы – ред. искәрмәсе) отставкага китүе бу планканы югары күтәргән иде инде”, - диде белгеч.

Хәбировның мантыйкый билгеләнүе

kremlin.ru

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Мәскәү янындагы Красногорск мэры, 54 яшьлек Радий Хәбировны билгеләделәр. Ул тумышы белән республиканың Ишембай районыннан.

Белгечләр аның билгеләнүен мантыйкый дип әйттеләр. 2003 елдан 2008 елга кадәр ул Башкортстанның экс-президенты Мортаза Рәхимов администрациясен җитәкләде. Инде ул вакытта ук яшь идарәчене Рәхимовның алмашчысы дигәннәр иде.

“Кадрлар эскәмиясе шактый кыска, ә Башкортстан катлаулы төбәк. Хәбиров күзгә күренеп торган кандидат иде. Ул Рәхимов администрациясендә эшләгәндә, регионның потенциаль башлыгы буларак каралган иде инде”, - диде Алексей Панин.

“...ул яхшы, алга киткән, заманча мэр иде”

Сәясәтче 2008 елда федераль дәрәҗәгә чыкты. РФ Федераль Собраниесе һәм Россия Президенты Идарәсенең сәяси партияләре белән эчке сәясәт буенча үзара хезмәттәшлек Департаментын җитәкли башлады. 2017 елда Радий Хәбиров Мәскәү өлкәсендәге Красногорск шәһәре башлыгы булды.

Радий Хәбиров Красногорскида яхшы команда туплады, үзенең эшчәнлеген дөрес PR белән алып барды, дип саный политолог Алексей Панин.

vk.com

“PR - үз-үзен күрсәтер өчен түгел. Ә позицияне халыкның киң катламына җиткерү, проектлар сыйфаты һәм аларны тормышка ашыру буенча. Бу яктан караганда ул яхшы, алдынгы карашлы, заманча мэр”, - диде белгеч.

Радий Хәбиров Красногорскида шактый гына тәртип урнаштыра алды. Үсеш векторларын дөрес юнәлештә – Мәскәү “өлгесе” буенча салды, диде А. Панин. “Шул ук вакытта, ул үзе белән бәйләнештә булган югарыдагы кешеләргә карата дөрес сәяси гаризалар бирде”, - дип өстәде Urus Advisory Мәскәү офисы директоры.

Сынган колаклы спорт мастеры

Радий Хәбиров – Башкорстанның атказанган юристы һәм классик грек-рим көрәше буенча спорт мастеры. Бу көрәштә ул еш кына колакларн имгәткән булган, дип яза Башкорстанның массакүләм мәгълүмат чаралары.

http://krasnogorsk-adm.ru

Красногорскида бу спорт төрен үстерүне актив алып барган, спорт мәктәпләре һәм Көрәш сарае оештыруда катнашкан.

Радий Хәбиров ике тапкыр өйләнгән. Беренче хатыны Лариса Лукьянова (1987 елдан 2013 елга кадәр яшәгәннәр) белән ике кызлары булган – Светлана һәм Рита. Икенче никахтагы хатыны Каринэ Хәбирова белән Фәрит исемле уллары бар. Аңа исемне Радийның әтисе хөрмәтенә кушканнар.

Яңа беренче леди – табиб-ортодонт һәм иҗат кешесе

vk.com

Хатыны Каринэ белән Башкортстан башлыгы Мәскәүдә танышкан, дип яза җирле массакүләм мәгълүмат чаралары.

Каринә Хәбированың (кыз фамилиясе – Аветисян) стоматолог-ортодонт булып эшләве мәгълүм. 20016 елда ул Кубань дәүләт медицина университетын тәмамлаган.

Социаль челтәрләрдәге фотоларга караганда, алар бергәләп рестораннарга, театрларга һәм башка чараларга йөриләр. Ә фотоларда Каринә һәрвакыт диярлек затлы чәчәк гөлләмәләре белән төшкән.

Шулай ук Радий Хәбиров хәләл җефетенең рәсем сәнгате белән шөгыльләнүе дә билгеле.

Яңы вазифадагы бурычлар

Хәбировның яңа вазифадагы төп бурычы – Президентның ышанычын аклау. Үзенең белеме, көче һәм тәҗрибәсе Башкорстан халкына яхшырак яшәргә ярдәм итәргә тиеш дип белдерде ул 360° телеканалына биргән интервьюсында.

kremlin.ru

“Мин әле бүген генә территориягә киләм. Һичшиксез, хәзер җаваплы чор – җылылык сезоны да һәм тормыш белән тәэмин итү буенча да бик күп сораулар бар. Минем эш курсына керергә вакытым булачак, инде шуннан соң стрртегик бурычларны чишә башлаячакмын”, - диде ул.

Радий Хәбировның сәяси тәҗрибәсе аңа төбәктә яхшы старт позицияләрен алырга ярдәм итәчәк диде, “Татар-информ” белән сөйләшкән вакытта Сәяси мәгълүмат үзәге генераль директоры Алексей Мухин.

“Мин иң элек аннан эффективлык һәм Президентның “май указалары” кысаларында халык белән эшчәнлеген көтәм. Әгәр ул моны булдыра ала икән, бик яхшы. Юк икән – күңелсез ротация чорын кичерергә туры киләчәк”, - диде политолог.

“Төбәкнең социаль-икътисади статусы дөресләнергә тиеш. Президент администрациясе төбәк башлыкларына куйган бар таләпләр – вәзгыятьне контрольдә тоту, эффективлык һәм профессионализм, үтәлергә тиеш. Әлбәттә, бу проблемалар төбәк башлыгы үзгәрде дип, иртәгә үк үзләре хәл ителмәчәк. Ләкин эш күп, сайлауларга кадәр алда тулы бер ел, шуңа күрә вакыт бар”, - диде агентлык әңгәмәдәше.

“Күп кенә пунктлар буенча кабул ителгән карарларның сыйфатын яхшыртырга кирәк”

Төбәк башлыгына кабул ителгән карарларның сыйфатын яхшыртырга кирәк: төзелеш сыйфатыннан башлап юл салуга һәм җирле хастаханә инфраструктурасын, мәгариф системасын җайга салуга кадәр, диде политолог Алексей Панин.

“Башкортстанда теләсә нинди юл белән булса да чишәрлек җитди проблемалар барлыктан түгел бу. Ничек кенә карасаң да, Башкортстан илнең алга киткән төбәкләренең берсе. Башкортстанның күп кенә проблемалары башка регионнар өчен тинтәклек булып тоелырга мөмкин”, - диде ул.

Икенче яктан карасаң, һәрвакыт яхшырак эшләп була дип, ышанычын белдерде эксперт.

“Мәскәү төбәген алсак, халыкның ризасызлыгын бетерү, Мәскәүне тук һәм бәхетле шәһәр итү өчен пракларны киредән эшләргә, әллә никадәр җәяүлеләр урамы булдырырга туры килде. Бу сайлаулар алдыннан кешеләр “Мәскәү-чибәркәйне ничек үзгәргәнен” күрсен өчен эшләнде. Башкортстан өчен дә бу көн тәртибендә булыр дип уйлыйм. Моннан тыш, мәгариф һәм медицина ситемасы яхшырак эшли башласын (ә яхшыртырлык әйберләр җитәрлек), бюджетникларның сорауларын хәл итәр өчен, Уфа үзгәрергә тиеш”, - диде әңгәмәдәш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100