Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Татар телен һәм мәдәниятен саклап калырга кирәк”. Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан сораштыру

6 ноябрь Татарстанда Конституция кабул ителгән көн. Конституция - төп закон. Бүгенге шартларда аның әһәмияте нинди? Конституциядә иң мөһим маддә дип кайсын атар идегез? Әлеге уңайдан “Интертат” фән һәм җәмәгать эшлеклеләренең фикерләрен сорашты. 

news_top_970_100
“Татар телен һәм мәдәниятен саклап калырга кирәк”. Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан сораштыру
Индус Таһиров: “Конституциянең төп асылы – Татарстанда кабул ителүе”

- 1992 елда Татарстанда беренче мәртәбә мөстәкыйль Конституция кабул ителде. Әлеге дата һәркем өчен бик зур әһәмияткә ия – мөһим документ беренче тапкыр Татарстан өчен махсус язылды. Бу документны кабул итү республиканы ныгытуда зур роль уйнады, гражданлык һәм икътисади ирекне булдырырга ярдәм итте. Бүгенге көндә Конституция яшәештә, чөнки аның беренче һәм икенче маддәсенә Татарстанның суверен дәүләт булуы язылган. Суверен дәүләтнең чыганагы – республика халкы. Шуның өчен һәркемнең тырыш хезмәте конституция нормаларын тагын да нәтиҗәле тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.



Бу тарихи вакыйга булды. 1990нчы елның 30нчы августында Татарстанның суверенлыгы хакында декларация кабул ителде. Шуннан соң 1992нче елның 21нче мартында Татарстанның статусы буенча халык референдумы узды. Референдумда “Татарстан Республикасының суверен икәнен таныйсызмы?” дигән сорау яңгырады. Шунда 61,4 процент халык “әйе” дип җавап бирде. 

Безнең халык һәрвакыт бердәм булды, шуңа күрә югары күрсәткечләргә ирешә алабыз. Конституциягә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертергә туры килде, ләкин бүгенге көндә ул дәүләтнең төзелешен һәм яшәү нормаларын билгеләгән төп документ булып кала бирә. Шуны әйтергә кирәк, Татарстан - федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрен Шартнамә нигезендә көйли торган бердәнбер төбәк. Шуның өчен Республика бик нык алда бара, аның социаль-икътисади торышы башкалар өчен үрнәк булып тора. Калганнар безнең арттан бара, шуңа күрә Конституциянең төп асылы – аның Татарстанда булуы. Бу документ тарихи, милли, мәдәни, рухи традицияләрнең үсешенә зур йогынты ясый, - диде тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Индус Таһиров.

Фәрит Фарисов: “Татарстан Конституциясе безнең өчен тарих кына түгел, ул – якты киләчәк”

- Татарстанның зур бәйрәмен - Конституция көнен билгеләп үтәбез. Татарстанның үз Конституциясен кабул итүе тарихи һәм актуаль вакыйга булды. Шул рәвешле татар халкы үзенең бөеклеген танытты. Бу мөһим документ Татарстанның сәяси системаларын ныгытты һәм бүгенге көндә дә без аның нәтиҗәле эшләвен күрәбез. Ул бервакытта да үзенең мөһимлеген югалтмасын иде. Бу очракта Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев турында әйтергә кирәк. Конституция проекты аның җитәкчелегендәге махсус комиссия тарафыннан әзерләнде. Ул вакытта еш кына бәхәсләр дә туды, Конституциягә үзгәрешләр кертелүе дә билгеле. Тик Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында лаеклы, алдынгы урынны ала алды.



Бүгенге көндә Татарстан республикасы халыкара дәрәҗәдә элемтәләр урнаштыра, башка төбәкләр белән уңышлы гына хезмәттәшлек итә. Конституция татар халкының мәнфәгатьләрен яклауга, халыкның тормыш хәлен яхшыртуга юнәлтелгән. Һәркем уңай шартларда яши. Татарстан Республикасы Конституциясе безнең өчен тарих кына түгел, ул – якты киләчәк, – диде Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов.

Рафаил Хәкимов: “Чит төбәкләрдә яшәүче татарларны да исәпкә алып эшләргә кирәк”

- Татарстанның үз Конституциясен кабул итү тарихы бар, аның тәэсире әле дә яши. Ул вакытта республика сәясәте һәм мәдәниятенә нигез салынды. Вакыт узу белән документта бик күп әйбер үзгәртелде, ләкин тышкы эшләр сакланып калды. Россия күбрәк газ һәм нефть сата, без IT-технологияләр белән эш итәбез. Республика үсеше шуннан гыйбарәт.



Татарстан Конститу­циясенең беренче маддәсендә Татарстан Республикасы – Татарстан, Россия Конституция­ләре, Шартнамәгә таянучы демократик хокукый дәү­ләт дип язылган. Бу маддә сакланып калды. 

Минем фикеремчә, ундүртенче маддә дә мөһим. Анда “Татарстан Республикасы Татарстаннан читтә яшәүче татарларның милли мәдәниятен, мәгарифен үстерүдә, милли үзенчәлекләрен саклауда ярдәм итә” диелгән. Бу хакта соңгы Шартнамәгә дә керде, шуңа күрә киләчәктә әлеге мәсьәләгә игътибар артачак. Чит төбәкләрдә яшәүче татарларны да исәпкә алып эшләргә кирәк”, - дип сөйләде тарих фәннәре докторы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, Татарстан фәннәр академиясе академигы, Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Рафаил Хәкимов.

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Татарстан Консититуциясендә дәүләт теле хакындагы маддәне ныгыту мөһим”

- Бүгенге шартларда Конституциянең әһәмияте зур. Татарстанның Россия Конституциясе нигезендә дәүләтчелек статусы бар. Без Коституциягә иң мөһим, югары документ буларак карарга тиеш, - диде Болгар Ислам академиясе һәм Россия Ислам институты ректоры, сәяси фәннәр докторы Рафик Мөхәммәтшин.



 - Конституциябездә беренче төп маддә сакланып калды. 1992 елда кабул ителгән Конституция буенча татар теле - дәүләт теле. Иң беренче чиратта татарларның мәдәниятен һәм телен саклап калырга кирәк. Бу юнәлештә Мәскәү белән аңлашылмаучанлык килеп чыкты, шуңа күрә Татарстан Консититуциясендә татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү маддәсен ныгыту мөһим, - диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100