Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин Татарстанда: Республика - үсеш үрнәге, Миңнеханов - ныклы җитәкче, Казан - уңайлы шәһәр мохитын булдыру өлгесе

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанга эшлекле визит белән килде. Ул Россия Дәүләт советы президиумының киңәйтелгән утырышында катнашып, регионнар башлыклары белән халыкның торак хәле һәм уңайлы шәһәр мохите оештыру турында фикер алышты. Ил башлыгы Татарстанны һәрьяктан үрнәк дип билгеләп үтте.

news_top_970_100
Путин Татарстанда: Республика - үсеш үрнәге, Миңнеханов - ныклы җитәкче, Казан - уңайлы шәһәр мохитын булдыру өлгесе

“Без төп юнәлешләр буенча алга хәрәкәтебезне тәэмин итәргә тиеш”

Иң элек Россия Президенты Владимир Путинга Казанда яңартылган “Мәскәү " мәдәни-спорт үзәген тәкъдим иттеләр. Ил башлыгы хореография залын, гамәли сәнгать күргәзмәсен һәм үзәкнең башка бүлмәләрен карап чыкты.

  • Яңартылган “Мәскәү” мәдәният үзәге - шәһәр киңлеген шәһәр халкының заманча ихтыяҗларына туры китереп планлаштыру буенча масштаблы проектның бер өлеше. Аның максаты - иске мәдәният сарайларын балалар һәм өлкәннәрнең физик, мәдәни һәм иҗади үсеше өчен яңа һәм кирәкле киңлеккә әверелдерү. "Мәскәү” үзәгендә иллеләп түгәрәк һәм секцияләр эшли. Аларда 1,1 меңнән артык кеше, шул исәптән 386 пенсионер шөгыльләнә.

Путин классик мәдәният сарае нигезендә төзелгән яңартылган үзәкне карауны иркен залда тәмамлады. Анда Татарстан җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелды. Әңгәмә темасы булып "Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектын тормышка ашыру торды.

"Казанда бүгенге чаралар белән мондый очрашулар һәм фикер алышулар сериясен башлап җибәрәсем килә. Без төп юнәлешләр буенча алга хәрәкәтебезне тәэмин итәргә тиешле илкүләм проектлар сериясен башлап җибәрәбез. Моңа без бик зур акчалар тупладык һәм финанслау чыганаклары турында карар кабул иттек. Боларның барысы да яхшы сәгать кебек эшли башларга тиеш", - дип билгеләп үтте Владимир Путин.

Ул акча шактый күләмдә федераль үзәк тарафыннан бүлеп бирелә, ә эшнең төп күләме ил субъектларында бара диде. "Шуңа күрә үзәк, төбәкләр, муниципаль дәрәҗәдә һәм бу проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы кешеләр арасында уртак эшне җайга салу бик мөһим. Болар иҗтимагый оешмалар, бизнес һәм һөнәри берләшмәләр”, — дип йомгаклады Россия Президенты.

“Торак һәм шәһәр мохите”нә багышланган очрашуда Россия Президенты Владимир Путин Казанда бүгенге чаралардан милли проектларны гамәлгә ашыру буенча җәмәгатьчелек белән киңәшмәләр сериясе башлануын да белдерде.

"Бүгенге чаралар белән Казанда мин мондый очрашулар, киңәшмәләр һәм фикер алышулар сериясен башлап җибәрәсем килә", — диде ул.

Милли проектлар сериясе Россиянең төп үсеш юнәлешләре буенча алга баруын тәэмин итәргә тиеш, дип өстәде Россия Президенты.

Очрашуда чүп җыю проблемасы да күтәрелде. “Чүп җыю проблемасы кискенләште, һәм дәүләт аңа игътибарын көчәйтергә бурычлы”, - дип белдерде Путин.

Ул каты көнкүреш калдыклары күләменең соңгы вакытта күпкә артуын билгеләп узды. “Бездә эшкәртү индустриясе беркайчан булдырылмады. Күпме пластик, утильләштерергә кирәкле күпме башка материал чыкты. Бу проблема чыгымлы: ул дәүләт, муниципалитетлар, гражданнар тырышлыгын көчәйтергә тиеш”, - диде Илбашы.

Ләкин, аның әйтүенчә, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә реформа гражданнар өчен минималь зыян белән узарга тиеш. Бүген чүп җыю өчен төбәк операторлары җаваплы. Элек кешеләр фатир мәйданына карап түләсәләр, бүген түләү кеше саныннан чыгып исәпләнә.

“Яңа система күп нәрсәне җайга салу, көйләүне таләп итә. Акчаны нәтиҗәле, кирәк булган җиргә тыгарга кирәк. Моны сыйфатлы итеп башкарырга кирәк. Гражданнар бу сораулар буенча карарлар кабул итү Президент каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә муниципалитетлар, идарәче компанияләр һәм төбәк операторлары арасында җаваплылыкны бүләргә өндәде. Үзара аңлашып эшләү кирәклеген әйтте.

“Татарстан – үсеш үрнәге”

Татарстан үсешнең һәм беренче чиратта торган проблемаларны хәл итүнең яхшы үрнәген күрсәтә, диде Путин. Республикада карарлык нәрсәләр бар, шул исәптән яшь архитекторлар әзерләү буенча да, дип билгеләп үтте ул.

Яшь архитекторлар һәм шәһәр төзүчеләр өчен бушлай белем бирү программалары перспективалары турындагы сорауга җавап биреп, Путин алар үз нәтиҗәлелеген исбатладылар һәм бу Татарстан мисалында күренә, диде.

«Без Татарстанда карарлык нәрсәләр булганы өчен җыелдык. Бу җәһәттән республика беренче чиратта торган проблемаларны хәл итү һәм үсеш буенча яхшы үрнәк күрсәтә», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

Ул мондый программаны башлау турындагы карар 2017 ел ахырында кабул ителгәнлеген, ә программа үзе узган ел эшли башлавын искәртте.

«Һәм без аны, әлбәттә, дәвам итәчәкбез. Безгә бик күп яшь талантлы архитекторлар кирәк. Бу программа барлык проблемаларны да хәл итми, әмма яшь белгечләр әзерләү өчен ярдәм булып тора. Аның кысаларында яхшы нәтиҗәләр бар инде», — диде Владимир Путин.

Россия Президенты Казанның шәһәр тирәлеген төзекләндергәндә һәм яңа иҗтимагый киңлекләрне булдырганда шәһәр халкы белән хезмәттәшлек тәҗрибәсен мисал итеп китерде.

«Казанда проектны әзерләүнең беренче стадиясендә кешеләрне җәлеп итү буенча яхшы тәҗрибә барлыкка килде. Сүз уңаенда, шәһәр төзелеше кодексы моны тыймый, киресенчә, моны мөмкин дип күрсәтә», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

Шул ук вакытта кешеләр үзләрен бу процесста катнашучылар итеп хис итә һәм икенче яктан ахыр нәтиҗәгә башкача карый башлый. Бу объектка карата тагын да сакчыл мөнәсәбәт булдыра, диде Путин.

Дәүләт башлыгы шулай ук Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәге реконструкциясен мисал итеп китерде, ул вакытта подрядчы мәдәният сарае янында үскән 80 еллык өянкене кискән булган. Халыкта бу уңайдан ризасызлык туган. Шуннан соң эш форматын тамырдан үзгәртү турында карар кабул ителә - реконструкциядәге һәр адым район халкы белән фикер алышканнан соң башкарыла.

Аның сүзләренә караганда, әлеге эштә даими, төгәл эш итәргә кирәк, чөнки «күпме кеше, шулкадәр үк фикер» бит. Моннан тыш, әлеге фикерләрне конкрет карарларга китерергә һәм озакка сузмаска кирәк, диде Президент.

«Рөстәм Нургалиевич - ныклы җитәкче»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов — нык җитәкче, дип билгеләп үтте Владимир Путин Татарстан Республикасына эш сәфәре вакытында.

«Рөстәм Нургалиевич - ныклы җитәкче», - диде Путин.

Ул искәрткәнчә, республика үз үсеше күрсәткечләре буенча башка төбәкләр арасында беренче урыннарны били.

«Федерация субъектлары арасында яхшы үсеш күрсәткечләре белән Татарстан беренче урыннарның берсен тота», - дип йомгаклады Владимир Путин.

Элек ул Татарстан төбәген халык өчен беренче чиратта торган проблемаларны хәл итү үрнәге дип атады.

РФ Президенты Владимир Путин медицина оешмаларында дизайнның кәефне яхшыртуга йогынтысы булырга тиеш дигән фикер белән килеште. Бу мәсьәлә Казанда “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда күтәрелде.

Медицина оешмаларында сәламәтләнергә булыша торган мохит булдыруны “РФ архитекторлары” программасы финалисткасы Анастасия Яременко тәкъдим итте. Ул бигрәк тә моның яман шештән интегүчеләр өчен мөһим булуын әйтте. Аның фикеренчә, ямьсез, соры дизайнның онкология белән авыручыларга уңай тәэсирен көтеп булмый.

“Бу “доказательный” дизайн дип атала, аның кеше сәламәтлегенә уңай тәэсире дәлилләнгән. Яшәү белән үлем арасында булган кешеләр өчен бу бик мөһим. Ямьсез тирәлек авыру кешене тагы да баса. Депрессия халәтендә сәламәтләнүгә, ничек тә булса гомереңне саклап калуга омтылу болай да авыр. Мин үзем шунда дәваланган кеше”, - диде Анастасия.

Владимир Путин бу фикер белән килеште. Илкүләм проект программаларында сәламәтләндерү дизайнын куллану мәсьәләсен караячагын әйтте.

“Кешеләргә файдага булган барлык нәрсәне кертергә, кулланырга кирәк. Уңайлы тирәлек, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эчке дизайн кәеф күтәрелү һәм сәламәтләнүгә йогынты ясамый калмыйдыр. Моны психологлар да хуплар”, - диде Президент.

“Безгә хәзер зур тизлекле пассажир хәрәкәтенә кайтырга кирәк”

Россия Президенты Владимир Путин тавыштан тизрәк хәрәкәт итә торган пассажир самолеты төзү идеясенә кайтырга тәкъдим итте. Бу хакта ул Казанда «Мәскәү» мәдәни үзәгендә җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда белдерде.

«Безгә хәзер зур тизлекле пассажир хәрәкәтенә кайтырга кирәк. Бу хакта уйларга кирәк», - дип белдерде ил Президенты.

Ул шулай ук Казанда бик яхшы проект — Ту-160М стратегик ракетоносецын модернизацияләү гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте.

«Казанда без искиткеч Ту-160 проектын гамәлгә ашырдык, чынлыкта Кораллы көчләр өчен яңа машина булдырдык. Тавыштан тизрәк очучы көчле хәрби ракетоносец. Үзе генә түгел, аңа коралын да эшләп бетерделәр.

Барысы да сәгать кебек эшли, бик шәп. Шулай булгач, нишләп әле тавыштан тизрәк хәрәкәт итә торган пассажир самолеты булдырмаска?» - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Россия дәүләте башлыгы.

Узган елның гыйнварында Россия Президенты Владимир Путин модернизацияләнгән Ту-160М стратегик ракетоносецының демонстрацион очышын карады. Ул чакта ул тышкы яктан машина Ту-160, «әмма двигатель, очышның ераклыгы, куәте — барысы да башка», - дип билгеләп үтте.

“Тарихи шәһәрләргә ярдәм итү программасын киңәйтергә кирәк”

Россиядә тарихи шәһәрләргә ярдәм программасын киңәйтергә кирәк. Бу хакта ил Президенты Владимир Путин Казанда җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда белдерде.

«Сез беләсезме, безнең тарихи шәһәрләргә ярдәм итү программасы бар, һәм без аны дәвам итәчәкбез. Безгә аны киңәйтергә кирәк булыр, мөгаен. Акча анда артсын һәм нәтиҗәлерәк эшләр өчен барысын да эшләргә кирәк булачак. Һәм, әлбәттә, төбәк мөмкинлекләрен, һичшиксез, җәлеп итәргә кирәк. Без бу теманы калдырмыйбыз», - диде Владимир Путин.

Очрашуда катнашучыларның берсе Президентка мәдәни мирас объектларын торгызу эшен «йөкләү» үтенече белән мөрәҗәгать итте. Моңа дәүләт башлыгы июль аеннан төзүчеләр болай да яңа катлаулы шартларда эшли башлаячакларын әйтте.

«Яңа кагыйдәләр нигезендә, анда гражданнарның акчаларын җәлеп итәргә ярамый. Бу бик зур йөкләмә, моңа кадәр ничек нәтиҗәле итеп оештырырга кирәклеген әлегә кадәр аңлап бетермиләр, — диде ул. — Менә бу бурыч — елына 120 млн квадрат метр (торак тапшыру күрсәткече- Т-и иск.) - ул, гомумән, катлаулы, бу зур ыргылыш. Әмма бу тармакта без күчә торган яңа финанслау системасы шартларында , ул өчләтә катлаулы булачак. Шуңа күрә өстәмә йөкләнеш урынлы була алмас, мөгаен».

“Алданган өлешчеләр белән бәйле проблемаларны истә тотабыз”

Россия Президенты Владимир Путин алданган өлешчеләргә ярдәм дәвам иттереләчәгенә ышандырды. Бу хакта ул Казанда “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда әйтте.

“Без федераль үзәктән ярдәм итәбез. Бюджетара мөнәсәбәтләр кысаларында төбәкләрдә алданган өлешчеләр белән бәйле проблемаларны истә тотабыз. Һичшиксез, бу эш дәвам итәчәк”, - дип вәгъдә бирде.

Президент торак төзелешен финанслауның яңа системасына күчешнең өлешләп төзү өлкәсендә булган башбаштаклык, тәртипсезлекне бетерү өчен кирәк булганын әйтте.

“Дәүләткә исәп-хисап, гарантияләрнең банк системасына күчәргә кирәк. Моңа күчмәсәк, цивилизацияле эшләүгә беркайчан ирешә алмаячакбыз, алданган өлешчеләр гел булачак”, - дип белдерде.

“Төзелеш барышы контрольдә тотылачак”

“Московский” мәдәният сараеннан Путин Иннополиска китте. Анда РФ Дәүләт Советы президумы утырышы үтте.

Биредә торак төзелеше һәм уңайлы шәһәр мохите турында сөйләшү булды.

Илбашы торак шартларын яхшырту, шәһәр һәм бистәләрне яшәү өчен мөмкин кадәр уңайлы итү, торак төзелеше сыйфатын күтәрү кебек темаларның көн кадагында булуын әйтте.

“Бүген тармак җитди реформалар кичерә. 1 июльдән торак төзелешен финанслауның яңа схемасы эшли башлаячак. Ул гражданнар өчен куркынычсыз булырга, кешеләрне торак алганда рисклардан сакларга тиеш. Шулай ук базарда катнашучыларның мөнәсәбәтләрен цивилизацияле итеп корырга мөмкинлек бирәчәк”, - диде Путин.

Президент торак төзелешендә норматив база, шәһәр корылышы нормалары һәм кагыйдәләре үзгәртелүен билгеләп узды. “Алар төзүчеләр өчен уңайлы гына түгел, нәтиҗәле дә булырга, халык таләпләренә җавап бирергә тиеш. Безгә төзелеш тармагының кулланышка торак кертү буенча югары динамикасы кирәк. Күптән җыелып килгән проблемаларны сөйләшү өчен җыелдык”, - диде.

Владимир Путин җәмәгатьчелек вәкилләре белән Казанда узган очрашуда да шушы мәсьәләләр күтәрелгәнен әйтте. Торак төзелешендә яңа финанслау схемасына килгәндә, ул конкрет проектларга кредитлар бирүдә банклар роле артачагын әйтте. Төзелеш барышы контрольдә тотылачагын белдерде.

“Төзүчеләр һәм кредит оешмалары арасында эшне координацияләргә, күчеш мөмкин кадәр төерсез үтсен өчен, барлык механизмнарны җайга салырга кирәк. Банк төзүчеләргә кредит бирүгә юнәлгән булырга тиеш”, - диде.

Утырышта күтәрелгән тагын бер мәсьәлә – аварияле торак. “Безнең бурыч – аварияле торактан халыкны күчерүдә тагы да зуррак мәйданнарга чыгу”, - дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин Иннополиста РФ Дәүләт Советы президумы утырышында.

“Без аварияле торактан кешеләрне яңа фатирларга күчердек. Яңа фатирларга 1 млн нан артык кеше урнашты. Быел, 2012 елның 1 гыйнварыннан 2017 елның 1 гыйнварына кадәр яраксыз итеп танылган торак фондны колачлаган программа башлана”, - диде Илбашы.

Ул 2023 елдан да соңга калмыйча елына 2 млн квадрат метр күләменә чыгарга кирәклекне әйтте. “Без шулай итеп кенә торак фондны яңарта алачакбыз. Бу бурычлар “Торак һәм шәһәр мохите” программасында чагылыш таба”, - диде.

Путин әйтүенчә, торак төзелешендә тамырдан үзгәрешләргә ирешү өчен, күләм дә, яңа эш формасына күчеш тә кирәк. “Бу бурычның икесен дә хәл итү җиңел түгел”, - дип белдерде.

Россия Президенты Владимир Путин шулай ук ипотека кредитлары базарына игътибар итәргә өндәде. Бу хакта ул Иннополиста РФ Дәүләт Советы президумы утырышында әйтте.

“Төзелеш тармагының эзлекле үсешенә торакка ихтыяҗ бәрабәренә ирешеп була. Моңа бәйле рәвештә, ипотека кредитлары базарына игътибар кирәк”, - диде. Ул әле күптән түгел генә ставканың 9, хәзер илдә уртача 11 процент булуын билгеләп узды.

“Бу кыска вакытка гынадыр дигән фаразыбыз чын булыр дип өметләнәбез. Күзәтергә һәм базар үсешенә стимул кирәк. Былтыр Үзәк банк ставкасы күтәрелгән иде, бу котылгысыз булды, без аңлыйбыз. Ләкин кинәт артуга сәбәп юк иде кебек”, - дип саный Президент.

Ул бизнес һәм гражданнарның проектлы финанслауга күчеш комплекслы төзелештә тискәре чагылыш табачагына шикләнүен әйтте. “Социаль инфраструктура объектларын кулланышка кертүдә проблемалар туачак диләр. Төзүчеләргә авыр булачак, ресурслары җитмәячәк, чөнки яңа кагыйдәләр буенча социаль инфраструктура төзелешенә гражданнардан акча җәлеп итү тыелачак. Бу уңайдан фикерләрегезне тыңлыйсым килә”, - дип мөрәҗәгать итте Путин төбәк җитәкчеләренә.

“Шәһәрләрне үстереп, яңа территорияләрне үстереп, барлык категория гражданнарның таләпләренә җавап бирә торган төзелешләргә этәргеч бирергә иде”, - диде Президент.

Президент өлешләп төзү буенча 1 млн нан артык килешү гамәлдә булуын әйтте. “Килешүләрнең үтәлүенә ирешергә, намуссыз компанияләр аркасында торактан да, акчадан да колак каккан, алданганнарның хокукларын якларга кирәк. Проблемаларны хәл итүне озакка сузмау зарур. Алар бездән нәтиҗәле эш көтә. Уңышлы эш тәҗрибәсе бар, шул исәптән Татарстанда да”, - диде Путин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100