Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кайсы гына илдә булсак та, Татарстан президентын һәрвакыт чит илләрнең беренче затлары каршы алды". Тимур Акулов белән соңгы интервью

Бүген Татарстан Президентының элеккеге ярдәмчесе Тимур Акулов 65 яшендә вафат булды. Әле быел апрель аенда гына Тимур Юрьевич "Татар-информ"га биргән интервьюсында узган гасырның туксанынчы елларында Татарстанның яңа шартларда чит илләр белән тышкы элемтәләре, Шәймиевнең чит илләргә визитлары, әһәмиятле очрашулары, Әфганстанга баруы турында сөйләгән иде. Аның соңгы интервьюсын сезгә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
"Кайсы гына илдә булсак та, Татарстан президентын һәрвакыт чит илләрнең беренче затлары каршы алды". Тимур Акулов белән соңгы интервью

90 елларда Татарстан яңа шартларда чит илләр белән тышкы элемтәләр булдыра. Гадәти булмаган икътисади һәм сәяси шартларда эшчәнлек алып бару стандарт булмаган алымнар һәм кыю карарлар таләп итә. Республика җитәкчелегендә әлеге юнәлешне башлап йөрүчеләрдән Тимур Акулов була. Яңа гына Якын Көнчыгыштан командировкадан кайткан яшь арабист 1991 елны Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе була. 1995 елны Татарстан президентының Тышкы элемтәләр Департаментын җитәкли.  

- Тимур Юрьевич, 90нчы елларда Татарстан Республикасының тышкы элемтәләре нинди үсеш кичерде?

- Бу процесс кызыклы иде, әлбәттә. Минем әлеге системага ничек эләгүем турында сөйлисе килә. Мин Йәмәндә Җирле социалистик партия әгъзаларын фәнни социализм институтында укыта идем. 1991 елны отпускка кайттым. Тагын ике елга эшкә китәсе була диделәр. Мин ризалаштым. Союзга кайткач, август вакыйгалары башланды. Барысы да җимерелде. Алга таба нәрсә буласы билгесез иде. Советлар Союзының бетүе ачык иде. Россиянең кайсы юлдан китүе билгесез иде. Бу турыда беркем дә белми иде. Мин партия эшендә эшләмәгәч, мин партия кешеләрен дә белми идем. Шәймиевнең, Мусинның, Усмановның кем икәнен белми идем.

Кафедра мөдире янына барып, миңа яңа лекцияләр әзерләү өчен бер ай вакыт бирүләрен сорадым. Йәмәндагы лекцияләр монда туры килмәсләр иде. Мин әзерлек эшләре белән йөргән вакытта Василий Николаевич Лихачевны очраттым. Ул вакытта Лихачев Татарстанның вице-президенты иде. Ул үзе янына керергә кушты. Дөньялар үзгәрә, без халыкара эшчәнлек белән шөгыльләнәчәкбез, - диде ул. Миңа ул үз фикерләремне язып килергә кушты. Фикерләрем белән танышкач, үзе янына чакырып, халыкара мәсьәләләр буенча референт булырга тәкъдим итте. Башта Шәймиев янына керегә киңәш итте.

Дөресен генә әйткәндә, мин обкомның беренче секретареннән курка идем, чөнки ЦК КПССның халыкара бүлегендә эшләгәндә бик күп обком секретарьларын күрергә туры килде. Аларның кем икәнен, нинди дәрәҗәдә икәнен аңлый идем. Үзебезнең обком секретаре янына кергәч, мин аптырап калдым: ул типик обком секретаре түгел иде, гади кеше иде. Без 40 минутлап сөйләштек.

Эшкә алу турында гариза язарга кадрлар бүлегенә килгәч, мине референт итеп түгел, ә Шәймиевнең киңәшчесе итеп эшкә алулары билгеле булды. Минем эшчәнлек шулай кызыклы башланды.

- Яңа вазифада беренче эш көннәре ничек башланды?

- Мин берничә көн эшкә килгәч, әдәбият кына укып утырдым. Россиядә нәрсә барганын гомумән башта аңламадым. Федераль Үзәкнең алга таба планнарын белми идек.

Ике атна көткәннән соң мин Мәскәүгә киттем, чөнки халыкара бүлектә минем дусларым бар иде. Алар белән киңәшләшергә уйладык. Хәлне сөйләп бирдем. Татарстанга чит ил кешеләрен алып килү ысулларын уйларга куштылар, чөнки Татарстаннан куркалар иде, "коммунизм утравы", сепаратизм дип, Татарстанга килмиләр иде. Гарәп иле лигасының яңа илчесе Муханна Дорроны мин Татарстанга алып килдем. Минтимер Шәрипович илчегә илдә барган вазгыятьтә Татарстанның позициясе турында сөйләде. Илчегә ошады. Бер атнадан әлеге илче миңа шалтыратып болай диде: "Әйдә кил. Мин үземдә барлык гарәп илчеләрен җыям. Аларга Татарстан турында сөйләрсең", - диде. Аларга 40 минутлап Татарстан турында сөйләдем. Күбесе Татарстан белән эшләүгә каршы түгелләр иде. Ләкин моның өчен Тышкы эшләр министрлыгының рөхсәте кирәк иде.


"20 ел эчендә без бик күп илләрдә булдык. Кайсы гына илдә булсак та, безнең президентны һәрвакыт чит илләрнең беренче затлары каршы алды"

- Тышкы эшләр министрлыгы һәм федераль структуралар белән мөнәсәбәтләр ничек төзелде?

- Ул вакытта Андрей Козырев Тышкы эшләр министры иде. Минем фикеремчә, ул Россиягә начарлыклар эшләгән кеше. Мәсәлән, ул Советлар Союзының бик күп күчемсез милеген бушка таратып бетергән. Хәзер шушы ук биналарны  без сатып алырга мәҗбүрбез.

Без Татарстанның Россиядән китәргә теләмәвен, сепаратизм юклыгын аңлатырга тиеш идек. Советлар Союзы таркалганнан соң Татарстан икътисади элемтәләрне җайга салырга тырышуы беренчел бурыч икәнен аңлатырга тиеш идек.

КАМАЗ, авиация, вертолет заводлары - барысы да элеккеге Советлар Союзы илләреннән килгән комплектлы җиһазландыруга мохтаҗ иде. Шәймиев безнең алга әлеге илләргә турыдан-туры чыгып эшләү мөмкинлеге тудыруны максат итеп куйды. Дипломатия шушы вакыттан башланды.

Без Украина, Прибалтика илләренә, Үзбәкстанга йөри башладык һәм алар белән элемтә урнаштырырга керештек. Дөресен әйтергә кирәк: баштарак әлеге илләр үзләре дә бик аңлап бетермиләр иде. Шунлыктан алар безгә каршы килми иде. Икътисади элемтәләр урнаштыргач, халыкара элемтәләрне җайга салу максаты тора иде. Сүз ЮНЕСКО, ООН белән элемтәләр турында. Хәтта НАТОга делегация белән барганыбыз да булды. Ул вакытта НАТО көчләре белән Европада генерал Шаликашвили идарә итә иде. Без килгәч, безгә аптырап караучылар күп булды. Нинди татарлар, кайда килгән...

- Беренче вакытларда кайсы илләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салып булды?

- Иң беренче дипломатик мөнәсәбәт Төркия белән булдырылды. Төркиядә мин  ранг буенча миңа туры килә торган кеше белән аралашырга теләвемне әйттем. Шулай итеп, мин Төркия президенты киңәшчесе белән таныштым. Аның белән ике көн сөйләшүләр алып барганнан соң ул миңа әйтә: "Сезне Озал (Төркия президенты) кабул итәр дип уйламыйм. Ә менә Демирел (Премьер- министр) Татарстан президентын кабул итәр дип уйлыйм.

Болар барысы да яшерен рәвештә эшләнә. Шунлыктан әгәр бу хакта Россия посолы белеп алса, аңлашылмаучанлаклар туачак икәнен аңлый идем. Шуңа күрә Россия посолы Чернышевтан без моны яшердек.

- Бу ничәнче ел иде?

- Бу 1993 ел иде. Бер көннән ул Анкарадан кайтты (Мин Истанбулда идем) һәм Демирельнең 15 минутка гына кабул итәсен әйтте. Мин сөенеп өйгә кайттым. Без бу вакытта уртак "Татурос" проекты эшли идек. Безгә төрек җитәкчелегенең хуплавы кирәк иде. Без Төркиягә килдек. Безне Чернышев каршы алды. Демирель янына килдек. 15 минут урынына бер сәгать буе сөйләштек. Алдан Шәймиев, Демирель, Чернышев бара. Без ике киңәшче арттан барабыз. Ул минем пиджагымнан тартып китерде дә пышылдып кына әйтә: "Сез иртәгә Истанбулга очасыз. Анда сезнең белән Озал (Төркия президенты) да очрашачак. Ләкин бу турыда беркемгә дә әйтмәгез", - ди. Менә шул рәвешле беренче мөнәсәбәтләр башланды.

Алга таба миңа җиңелрәк булды. Мәсәлән, Мисырга килгәч, миңа Президент Хөсни Мөбәрәк белән очрашырга кирәк дип әйтә идем. Миңа: "Син нәрсә диләр!". Ә мин: "Ә нигә Озан очрашты, ә Мубарак очрашмасмы?" - дия идем. Бу хәйлә яхшы эшли иде. 20 ел эчендә без бик күп илләрдә булдык. Кайсы гына илдә булсак та, безнең президентны һәрвакыт чит илләрнең беренче затлары каршы алды.

Кызыклы очрак та булды. Без Ираннан оча идек. Азәрбайҗанга килдек. Самолет утырырга җыена. Шәймиев әйтә: "Карагыз, нәрсә эшлиләр!" - ди. Карасак, почетлы каравыл тора. Туктадык. Гейдар Алиев белән Шәймиев машинага утырып китте. Тышкы эшләр министры Гасан Гасанов алар артыннан барырга кушты. Ә Азәрбайҗандагы Россия илчесе Блохин хакыгыз юк дип, почетлы караулга хакыгыз юк дип, бу вазифаларны арттыру диде. Гасанов Азәрбайҗан президентына килеп, Россия посолының протестын белдерде. Алиев: "Мин - хуҗа, ә алар минем кунакларым. Ничек телим, шулай каршы алам", - дип җиткерде.

- Очрашу ничек узды?

- Әлеге очрашу уңышлы узды. Безнең бердәнбер ике дәүләт арасында документ - Татарстан белән Азәрбайҗан арасында килешү бар. Без башка илләр белән мондый килешүләр төзи алмыйбыз. Ә монысы ничек килеп чыкты? Безнең документ әзер иде. гадәттә мин ничек эшли идем. Килешүне әзерли идем дә, Тышкы эшләр министрлыгына җибәрә идем. Ул вакытта Тышкы эшләр министрлыгында яхшы кешеләр - Валентина Ивановна Матвиенко, Игорь Сергеевич Иванов, Евгений Максимович Примаков эшли иде. Алар аңлый иде. Әзер дркументларны мин Валентина Матвиенкога илтә идем. Ул виза куя иде. Бу очракта Татарстанның вице-премьеры Равил Моратовның һәм Азәрбайҗанның вице-премьеры  Аббас Аббасовның имзалары бар иде. Мин әлеге документны Блохинга күрсәтәм. Ул мондый документ булырга тиеш түгел, хакыбыз юк ди. Монда Матвиенконың да имзасы бар икән күрсәтәм. Җитәкчеләребез янына барып, әлеге ситуациядән чыгу юлын җайладык.


Санкцияләр Татарстанга башка өлкәләргә караганда югарырак дәрәҗәгә чыгарга мөмкинлек бирә

– Федерация субъектларына башка дәүләт белән килешү төзү формасы әзерләнгәнме? 

– Юк, барысы да бар инде. Кануннар бар: безнекеләр дә, федераль законнар да. Ә тышкы эшләр министрлыгына мин документларны ни өчен бирдем? Яхшы, без кайсыдыр ил белән документ төзедек ди, әмма без бит беләбез – федератив дәүләт буларак, Россия Федерациясенең ул дәүләт алдында ниндидер бурычылары булырга мөмкин һәм ул килешүләр безнең килешүләргә каршы килә ала. Шулай булмасын өчен бөтен якларны карарга кирәк. Марксизм-ленинизмдагыча - өч чыганак, өч өлеш. Башкача булганда, шулкадәр күп хата ясарга һәм аларга озак-озак төзәтергә һәм озак-озак гафу үтенергә туры килүе бар.

– Башка төбәкләр белән конфликтларны җайлаштыруда регионның роле нинди?

– Минем регион дигән терминга карата шигем бар. Регио ул Федерация субъектына караганда зуррак төшенчә. Ә безнең федерация субъектлары гына. Ә кайчандыр Жириновский тәкъдим иткән иде бит – җиде субъектны бер регионга берләштерәбез дә, аннары регионнар турында сөйли алабыз. Аеруча хәзерге вакытта Федерация субъектлары зур роль уйный. Чөнки Россия белән эшләү тыелган инвесторлар РФ субъектлары белән эшли ала. Шуңа күрә бу форсатны кулланып, инвесторларны интенсиврак җәлеп итәргә кирәк.

Мин Татарстаныбыз өчен бик шат. Телевизор караган саен шатланам: предприятиеләр ачыла, Алабуга махсус икътисади зонасы эшли, Менделеевск заводы эшли – барысы да эшли, бөтенесе көч бирә. Алай дип әйтү гөнаһ билгеле, әмма нишлисең – бу санкцияләр булганда, Татарстанга башка субъектларга караганда зуррак дәрәҗәгә күтәрелергә шанс бар. Әмма моның өчен, тагын бер тапкыр әйтәм, теләсә нинди проектның техник-икътисади нигезен бик дөрес итеп әзерләргә кирәк. Әгәр без дөрес әзерләмәсәк, ул шунда ук күренәчәк.

Кайвакыт шулай була – ниндидер потенциаль инвестор килә дә, аңа әйтә башлыйлар: “Әйдәгез, болай итик, тегеләй”. Ул өйрәнә, мин иртәнге ашка киләм, ул әйтә: “Мин берни дә эшләмим, китәм”. Ник дип сорашам. Ә ул аңлата – безнең проектта барыбер бөтенесен дә урлап бетерәчәкбез дип язылган, ди. Ягъни алар барысын да күрә. Шуңа күрә теләсә нинди дөрес түгел хәрәкәт, хәтта бутап әйтелгән сүзнең дә нәтҗәсе булырга мөмкин.

Шундый очрак булган иде. Советлар Союзында Кувәйт хәрби делегациясен кабул иттеләр. Зоопаркны да күрсәттеләр. Аннары безнекеләр аларга барды, Кувәйтнең саклану министры: “Мин сезнең ак аюгызны сатып алыр идем”, - ди. Гарәпчә “дэб” – аю, “добаба” – танк. Тәрҗемәче, күрәсең, арган булган, ул “ак танклар сатып алырга телиләр” дип тәрҗемә иткән. Безнекеләр кызыксына – нигә ак танклар кирәк? Ул аңламыйм ди, кабатлавын сорыйлар. Хәрби кабатлый – ак аю кирәк. Тәрҗемәче кабат тәрҗемә итә - “Менә күрәсезме, ак танклар кирәк”. Тәрҗемәдән күп нәрсә тора. 

Минем тәрҗемәченең эшеннән нәрсә торганы бөтен гомеремә искә калырлык вакыйга булды. Шәймиев Америкада булганда Стэндфорд университетының Кеннеди мәктәбендә студентлар аның лекциясен тыңларга килде. Тәрҗемәче шулкадәр яхшы иде, ул сүзләрне түгел, Шәймиев әйтергә теләгән фикерләрне җиткерде. Ун минуттан студентлар инде баскычларда утыра иде, минем өчен бу кеше акылының тантанасы иде. Мин күрәм – тәрҗемәче үз сүзләрен түгел, чиста һәм матур итеп инглиз телендә, америка менталитетын аңлап, Шәймиев сөйләгәнне тәрҗемә итә. Чыгыштан соңгы алкышлар минем өчен иң зур горурлык булды. Бу тәрҗемәчене мин бөтен гомеремә истә калдырдым – ул бик шәп иде.

- Шәймиевнең гарәп илләренә сәфәрләре вакытында сез тәрҗемәче идегезме?

- Яныбызда берәү дә булмаганда, мин Шәймиевкә тәрҗемә итә иде. Әмма гадәттә тәрҗемәче була иде.

“Мине аппарат җитәкчеләре киңәшмәләр үткәрмәгән өчен ачулана иделәр”

– Үзегез җитәкләгән департамент структурасы турында сорыйсы килә. Шуңа тәңгәл хәзерге эшчәнлек ничек аерыла?

– Вакыт уза, реаль чынбарлык алышына, тормыш үзгәрә, теге яки бу вакыйгаларга мөнәсәбәт үзгәрә. Шуңа да 1996 елда оешкан департамент та шундый ук булып калырга тиеш диюне дөрес дип санамыйм. Департамент Татарстан Республикасы Президенты эшчәнлеген тәэмин итү өчен оешкан. Ул оешкач, без президентның да, премьер-министрның да, мэрның да, башкаларның да эшчәнлеген тәэмин итә иде. Ул вакытта бу чыннан да кирәк иде: беренчедән, белгечләр юк иде, икенчедән, мәсьәләләрнең нинди булуын һәм аларны ничек хәл итәргә кирәклеген беркем белми иде, хаталанмау мөһим иде. Һәм хаталанмас өчен без тышкы элемтәләр Департаменты оештырдык.

96нчы елга кадәр мин киңәшче идем, аннары физик куәтемнең җитмәвен тойдым. Бер санап караган идем – елына 176 көн командировкада булуымны ачыкладым, бу нинди эш инде? Шуңа да киңәшләштек тә, тышкы элемтәләр Департаменты оештырырга булдык.

– Кадрлар мәсьәләсе ничек хәл ителде?

– Мин моны иң уңышлы һәм зур эш дип саныйм. Чөнки минем эшкә берәүне дә алганым юк иде. Тәкъдим итәләр: “Әәә, әйбәт малай. Татарча сөйләшә? Русча сөйләшә? Инглизчә сөйләшә? Юк, кирәге юк!” Шуның белән шул. Бетте. Ә мин ничек итә идем? Кеше килә иде, мин аңа шарт куя идем: ярты ел эшләп карый, әгәр барып чыкмый икән, үпкәләрсез аерылышабыз. Бик күп кандидатлардан 26 яхшы профессионалны туплау мөмкин булды. Алар протоколны да, дипломатик эшчәнлекне дә яба алдылар, башкаларны да. Бу зур хезмәт.

Мине аппарат җиткәчеләре киңәшмәләр уздырмаган өчен ачуланалар иде. Беркайчан да киңәшмәләр уздырмадым. Беренчедән, миңа кешеләр җәл. 26 кеше утыра, ә мин Рөстәм белән генә сөйләшәм һәм аңа гына максат куям. Башкалар нәрсә эшли? Икенчедән, кемнедер башкалар алдында шелтәләүне дөрес дип тапмыйм.

Шуңа мин болай итә идем: килә идем, эш күләмен билгели идем һәм шул эшне эшләрлек кешеләрне чакырып ала идем. Шуннан берсенә сөйләшенгән эшнең иртәгә әзер булуын таләп итеп максат куя идем. Миңа “Моны эшләү мөмкин түгел” дисәләр, “Мөмкин түгел, чөнки син теләмисең. Мөмкин түгел эш юк ул. Моны эшләргә кирәк дигән карарга гына килергә кирәк. Мөмкин түгел, дип әйтү җиңел ул. Бу берәүне дә кызыксындырмый. Максат бармы? Хәл ит! Эшли алмыйсыңмы? Ярдәм итәрбез”.


Тышкы эшләр министрлыгы белән мөнәсәбәтләр һәм Примаков турында истәлекләр

– Сез Евгений Примаковны телгә алдыгыз, ул озак вакыт Тышкы эшләр министрлыгын җитәкләде. Бүген “Россия – Ислам дөньясы” стратегик фаразлау төркеме эшли, ул Примаков һәм сез булганда оешты.

– Ул төркем, әлбәттә, кирәк. Ул кешеләргә фикерләшү өчен мөһим.

Мин Ленинград университетында көнчыгыш факультетта белем алдым, Мәскәүдә практика үттем. Евгений Максимович ул вакытта Көнчыгышны өйрәнү институты директоры иде, ә мин 1948 елда Палестинадагы җанҗаллы хәлләр турында диплом яздым. Һәм, мин күзәткән документлар буенча, Израильнең Советлар Союзы тарафыннан оештырылганы аңлашылды. Җитәкчемә килеп моны әйткән идем, ул “икеле” аласың килсә, шулай дип яз, диде. Ул вакытта бит, совет сәясәте буенча, Израильне АКШ тарафыннан оештырылган агрессив дәүләт буларак белә идек. Нишләргә?

Мин Мәскәүгә килдем, гарәп редакциясе редакторы Беляев “Бар Максимыч янына, киңәшләш”, - диде. Килдем – мин бишенче курс студенты, ә ул академик. “Бар кит әле моннан!” – дип куып җибәрер дип уйладым. Ә ул кабул итте! Без озак сөйләштек, ул миңа өч көнгә инглиз телендә китап бирергә вәгъдә итте. Анда безнең ничә пушка бирүебез, ничә совет офицерының, сугышны узып, Израильгә гарәпләр белән сугышырга киткәне язылган иде. Яз, диде ул. Мин “икеле алам бит” дидем. Ә ул: “Икеле алсаң, миңа эшкә килерсең”, - диде. Ул гаҗәеп кеше иде. Билгеле булмаган шартларда – бу илдә, бу президент белән – АКШка баручы очкычны кире бору турында карар кабул итәргә кирәк бит! Югославияне бомбага тоту белән килешмичә, ул самолетны кире борды.

– Бу тышкы сәясәттә вектор алышыну иде бит инде. Шуңа таба бара иде.

– Юк, аңа бармый иде, чөнки күпчелекне Ельцин кешеләре тәшкил итә иде. Примаковның үзенә шундый җаваплылык алуы халыкара мәйданга нык тәэсир итте. Бигрәк тә америкалылар өчен.

«Америкалылар Ливияне Европаны тотрыксызландыру өчен юк иттеләр дип саныйм”

– Сез гарәп илләре белгече, шуңа да Якын Көнчыгыш һәм Сириядәге ситуациягә һәм бу регионда безнең ил эшчәнлегенә бәягезне беләсе килә.

– Ипле генә итеп әйтергә тырышырмын. Америкалылар кайда тыгылсалар да, анда сугыш башлана, корбаннар пәйда була, үтерешләр башлана, тәртипсезлек хөкем сөрә башлый. Бу аларга кирәк, дип аңлыйм инде мин моны. Саддам Хусейн аларны нәрсәсе белән комачаулады? Анда бернинди корал да юк иде. Мин өч тапкыр Гыйракта булдым, анда химик корал да, башка җитди куркыныч та юк иде. Әмма ул илне һәм кавемнәрне тотты, ул аларны тынычландырды. Ә Муаммар Каддафи? Гарәп телендә “әл каед” дигән төшенчә бар, ул җитәкче яки командир дигәнне аңлата. Без аның белән очрашкач, мин аңа “әл каед” дидем, ә ул “Мин җитәкче түгел, мин фикерләүче” дип җавап кайтарды.

Иң куркынычы – миңа калса, америкалылар Ливияне махсус юк иттеләр, бу Европаны тотрыксызландыру өчен эшләнде.

Ливия Кара Африка һәм Европа арасында киртә иде. Муаммар Каддафи нигериялеләрне, алжирлыларны, суданлыларны тоткарлап тора иде. Аларны бераз ашата иде, ниндидер субсидияләр бирә иде. Чикләр тотрыклы иде. Ә хәзер Ливия юк, Европа тотрыксызланды.

Ә Европаны тотрыксызландыру нәрсәгә кирәк? Европалылар аларсыз гына көн күрә алмаячак икәнен аңлату өчен һәм алардан саклаган өчен акча сорар өчен. Америкалылар бернәрсәне дә бушлай бирми. Кувейт гыйрак агрессиясеннән инде 20 ел элек азат ителде, ә бурычын әле дә АКШка түли. Шул ук хәл Сирия һәм Гыйрак белән булачак. Мин анда киләм, ә гыйраклылар миңа американлыларның нәрсә эшләгәнен сөйли: танкерлар белән киләләр, нефтьне бушлай тутыралар, алып китәләр. Талыйлар! Америкалылар – бик куркыныч эш ул.

“Әйдәгез, бөек Коръән телендә сөйләшик, дидем”

– Сез Әфганстанда талиблар белән сөйләшүләр алып баруыгыз турында әйттегез. Бу хакта тулырак сөйли аласызмы?

– Мин көнчыгышны өйрәнүче, мин Көнчыгышта туган һәм гомерем буе диярлек Көнчыгышта яшәгән булуыма шат, бу минем менталитетта чагылды. Шәймиев безнекеләрнең бәлага тарыганын әйткәч, мин “Бараммы?” дип сорадым, һәм беренче уем – барам да, мине кулга алалар да, безнең очучылар янына аталар булды. Без – Тышкы эшләр министрлыгыннан Зәмир Кабулов, Габдулла хәзрәт Галиуллин - шунда киттек.

Килдек. Шура җыелды. Шура утырышында безгә очучыларның патроннар алып килгәнен һәм шуңа үлем җәзасына лаек булуларын әйттеләр. Кабулов пушту телен яхшы белә иде, ул нәрсә әйтергә теләсә дә, аны ишетмәделәр дә. Шуннан мин сүз сорадым. Мин русча әйтә башладым, ә мине тыңламыйлар. Мин гарәп теленә күчтем һәм “Сез, талиблар, барыгыз да Коръәнне өйрәнәсез, әйдәгез бөек Коръән телендә сөйләшик”, - дидем. Ә мин аларның гарәп телен аңламауларын белә идем, алар сүрәләрдә нәрсә язылганны беләләр, ә мәгънәсен белмиләр.

Алар бераз утырдылар, аннары тышкы эшләр министрын чакырыдылар. Ул гарәпчә белә иде, мин аңа Татарстан турында сөйләдем. Кырык минутлап сөйләдем. Татарстанның ислам дәүләте булуын аңлаттым. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) хәдисләре турында исенә төшердем. Үземнең хаҗи булуымны әйттем – алар һәммәсе килеп, миңа тотынып алдылар.

Аннары мин аларга пуштуннар турында сөйли башладым. Ә пуштуннарның иман кодексы бар, алар бу хакта белмәгән дә. Мин аны, юлга китәр алдыннан, китапханәдә махсус өйрәндем. Мин аларга бәетләр сөйләдем. Алар тагын сорадылар. Икенче килүемдә сөйләрмен, дидем. Һәм килгән саен, Шәхерезада кебек, мин аларга пуштуннар турында сөйли идем. Мин килгәндә, алар сарык чала иделәр.

Дипломатия шундый әйбер ул – сөйләшүләргә барасың икән, буш барырга ярамый. Сөйләшү тупикка керә икән, ул туктала. Мин андый вакытларда башка темага кереп китә идем. Һәркемнең үз кызыксынулары бар. Кемдер маркалар җыя, кемдер сунарчы, кемдер балыкчы. Кешене ул яраткан темага сөйләштерү өчен бераз гына белергә кирәк. Башка темага кереп киткәч, кеше сине башка яктан ача, аның башка мөнәсәбәте барлыкка килә. Аннары инде “Бәлки, килешербез?” дип сорыйсың. Һәм килешәсең.


“Нишлисең килсә, шуны эшлә, әмма тотылсаң – асам”

– Ни өчен сез гарәп телен сайладыгыз? Яшь егетнең мондый сайлавы нәрсә белән аңлатыла?

– Яшь кеше – гомумән сәер шәхес. Мин Үзбәкстаннан Ленинградка киттем, чөнки анда минем ике кыз туганым укый иде. Әни Ленинградтан Үзбәкстанда госпиталь эвакуациясе вакытында күченеп киткән һәм кире кайтасы килә иде. Аннары ул кыз туганнарымны кайтарды, миңа әйтә: армиядә хезмәт итеп бетергәч, Ленинградка барырсың, ди.

Мин килдем. Минем хәрби хезмәт уңышлы булды, дивизионда старшина идем, солдат Швейк кебек шәп, формада, олы апам янына килдем. Очраштык, кочаклаштык, нәрсә эшләргә җыенасың, ди. Хәрби училищега барам дим. Ә аңарчы Ленинград университетының көнчыгыш факультетына ике тапкыр кереп караган идем, барып чыкмаган иде, чөнки берни дә белмим. Телләрне бөтенләй белмим. Авыл мәктәбендә нинди тел өйрәнү булсын. Шуңа күрә аңа әйтәм дә: “Булды, кирәге юк көнчыгыш факультетыгызның, киттем мин”. Апа әйтә: “Мин энемнең хәрби булуын теләмим”, - ди. Мин әйтәм, син нәрсә, газеталарда укы минем нинди икәнемне анда язалар, миңа ярдәм итәбез диделәр, частьтан хат та бар, часть укуымны түләячәк, дим. Иртән ул мине көнчыгыш факультетка алып китте. 

Ник гарәп теле - әйтә алмыйм. Сигезенче класста укыганда әни миңа Борисовның рус-гарәп сүзлеген бүләк итеп биргән иде. Нигә ул аны миңа биргән, нинди максат белән? Берни дә аңлатмыйча, китереп бирде – мә сиңа. Шул вакыттан китте.

– Сез “партизанлык иткән” әйберләрнең күпме өлеше сакланып калды?

– Беләсезме, бүген дә “партизанлык итеп” була, әмма акыл белән. Әгәр гомуми юнәлешкә зыян китермисең икән, “партизанлык” ит. Хәтерлим - Валентина Матвиенко Тышкы эшләр министрлыгының җәмәгатьчелек һәм парламент белән элемтә департаменты директоры иде. Мин танышырга килдем. Ул миңа карады да, әйтә: “Мин синең партизан икәнеңне беләм. Нишлисең килсә, шуны эшлә, әмма тотылсаң, мин сине асам”.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100