Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Гыйльметдинов Кемерово фаҗигасе, татар телен укыту һәм депутатның әхлакый ягы турында

Россия Дәүләт Думасы Милләтләр эше комитеты рәисе һәм татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” өчен интервью бирде. Әңгәмә барышында ул Кемерово фаҗигасенә мөнәсәбәте, милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге проблемалар һәм татар теле турында сөйләде.

news_top_970_100
Илдар Гыйльметдинов Кемерово фаҗигасе, татар телен укыту һәм депутатның әхлакый ягы турында

– Илдар Ирекович, Дәүләт Думасында Кемерово фаҗигасе белән бәйле нинди фикерләр бар?

– Кәефләр бик төрле. Чөнки фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый башлагач, башбаштаклык күренә. Сакчыдан башлап, асылда законсыз булган төзелешкә рөхсәт биргән түрәләргә кадәр. Ягъни, һәр этапта закон нормалары бозылган. Сакчы ачмаган, кемдер хәбәр таратмаган, янгын куркынычсызлыгы системасы өчен җаваплы кеше бөтенләй эшләмәгән. Үзебезнең гражданнар тормышына ничек шулай җансыз һәм җавапсыз караш булырга мөмкин?

– Депутатлар бу турыда үзара ни дип сөйләшә?

– Әлбәттә, җаваплылык дәрәҗәсе бар да кебек. Законда да барысы да каралган. Кабельләр һәм төзелеш технологияләре турында да язып куелган. Мәсьәлә җаваплылык үлчәмендә. Без барыбыз да үз юнәлеше өчен җаваплы кешеләрне ничек итеп намуслы итү турында уйланабыз. Без кабул итә торган законнар кешеләрне үз вазифаларын җаваплы үтәүгә этәрерлек булсын өчен ниләр эшләргә икәнен уйлыйбыз. Бу сөйләшүләр элек тә булды. Шул исәптән, өч ел элек бездәге “Адмирал” сәүдә үзәгендә булган вакыйгалардан соң ук.

– Армиядә шундый гыйбарә бар: “Устав Ватан өчен кан койган сугышчыларның каны белән язылган”. Законнар да кан белән языла булып чыга?

– Асылда, кайвакыт без конкрет бер очракка мөнәсәбәт белдерәбез, шушы проблемадан чыгып, законнарны төзәтә башлыйбыз. Бу, мөгаен, дөрес тә түгелдер. Законнар бу очракларны булдырмаслык итеп язылырга тиеш.

Хәзер бездә бөтен законнарны анализлаячак эшче төркем оештырылды. Федераль законнарны гына түгел, шул исәптән төрле ведомстволар кабул иткән норматив документларны да. Төзелеш министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, региональ ведомстволар турында сүз бара. Ахырына кадәр уйлап бетерелмәгән әйберләр шактый. Без тагын бер тапкыр үзебезне мондый очракларга китерми торган системалы якын килү кирәклеге турында әйтәбез. Кызганычка каршы, бездә бу җайга салынмаган.

– Сез депутат буларак үзегез һәм сезнең коллегаларыгыз бу фаҗига өчен шәхси җаваплылык тоясызмы? Мондый хәл кабатланмасын өчен нәрсә эшләргә тырышасыз?

– Әлбәттә, без закон чыгаручылар гына түгел, без вәкаләтле хакимият тә. Безне бу вакыйгалар килеп чыккан төбәкләрдәге һәм шәһәрләрдәге гражданнар сайлап куйды. Без берничек тә катнашмый кала алмыйбыз. Фаҗига һәркемгә дә кагыла – кемнеңдер танышлары, туганнары. Шуңа күрә без бар кеше белән бергә кайгырабыз. Барлык бу очракларны анализлап, әлеге мөнәсәбәтләрне көйли торган законнарны карарга тырышабыз.

Алай гына да түгел. Законнар нигезендә ведомстволар карар кабул иткән, аларны аңлап бетерү дә җиңел эш түгел. Карарлар кайвакыт бер-берсенә каршы килә. Әлбәттә, җаваплылык һәм билгеле бер күләмдә гаеп хисе дә бар. Без бит бу коралларны азагына кадәр көйләп бетермәгән.

– 2015 елда бездә “Адмирал” фаҗигасе булды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча административ кодекска һәм янгын куркынычсызлыгы турындагы законга билгеле бер төзәтмәләр дә кертелгән. Бу проектларны кабул итү ничек булды, сез нинди мәсьәләләргә тап булдыгыз? Һәм нәтиҗәдә боларны ни өчен ахырына кадәр җиткермәдегез? Без бит Казанда ниләр булганын күреп тордык.

– Анда өч закон проекты бар иде: шәһәр төзелеше кодексына, янгын куркынычсызлыгы турындагы законга, административ кодекска. Бу җаваплылык чараларын көчәйтү һәм дәүләт янгын куркынычсызлыгы органнарының вәкаләтләренә үзгәрешләр кертү. Алар контроль башкарсын һәм проект эшеннән башлап объектны кулланышка тапшыру һәм эксплуатациягә кадәр төзелешнең барлык этапларында контрольдә тотсын өчен.

Болар - кешеләр күпләп җыела торган объектлар - мәктәп, балалар бакчалары, сәүдә үзәкләрен аерым статуслы объектлар исемлегенә кертү, аларга аерым мөнәсәбәт белән бәйле бик җитди тәкъдимнәр.

– Бу кабул ителмәдеме?

– Әйе, барысы да аерым статус бирүне, объектлар эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору мөмкинлеген артык таләпләр дип исәпләде. Минем коллегаларым Татарстан тәкъдимнәренә бик җитди карады.

Нормаларның бер өлеше шул ук елны гамәлгә ашырылды: янгын куркынычсызлыгы турындагы законга җитди төзәтүләр кертелде. Аларда безнең тәкъдимнәрнең бер өлеше исәпкә алынган. Шул исәптән, оешмаларның эшчәнлеген туктатуга кадәр булган тәкъдимнәрне дә ишеттеләр, физик һәм юридик затлар өчен штрафлар күләме дә арттырылды. Ләкин, гомумән алганда, учреждениеләргә аерым статус бирү оешмаларның эшчәнлеген җитди чикләргә мөмкин дип исәпләделәр.

– Хәзер бу тәкъдимнәргә кире кайттылармы?

– Мин нәкъ менә хәзер Дума советында шул вакыттагы вакыйгалар нәтиҗәләре буенча исәпкә алынмаган тәкъдимнәр булуын, аларга кабат кайтырга, оештырылган эшче төркемдә аларны карарга кирәктер дип әйттем. Мин аларга барлык бу тәкъдимнәрне кабат тапшырдым. Мәсәлән, янгын куркынычсызлыгы органнары объектны куллануга тапшырганда гына түгел, проектлау һәм төзелеш вакытында да катнашырга, барысы да башкарыламы, барлык таләпләр дә исәпкә алынамы икәнен күзәтеп торырга тиеш. Факт буенча килеп чыккан җитешсезлекләрне генә күрсәтергә тиеш түгеллеген актуаль чара дип исәплим. Төзелеш вакытында нинди материаллар кулланылуын контрольдә тоту кирәк. Чөнки сәүдә комплексларының төзелеш материалларына дәгъвалар шактый. Бөтен җирдә диярлек янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча каралмаган материаллар кулланыла.

– Милекчеләргә карата җаваплылык таләпләре катгыйланачакмы?

– Минемчә, әйе. Без моңа беренче тапкыр гына әйләнеп кайтмыйбыз инде. Шушы очрактагы кебек үк, хуҗалар салымнан качу юлларын, теркәү һәм оешмаларга хезмәт күрсәтү өчен җиңел ысулларын эзли. Кече предприятиеләрне тикшерүдән өч елга азат итү бу абсолют дөрес түгел. Аларда янгын куркынычсызлыгын һәр ярты ел саен тикшереп тору кирәк. Табыш ала торган милекче, һич югында бу комплексның хуҗасы бинасы өчен җавап бирергә тиеш. Җаваплылык чараларыннан качарга тиеш түгел.

– Әгәр милекченең кешеләр үлеменә китерүгә катнашы бар икән, ни өчен ул тыныч кына яшәп ята, башка объектларыннан табыш ала? Депутатлар бу хакта уйланамы?

– Әлбәттә, уйлана. Хуҗалар һәм төрле дәрәҗәдәге милекчеләр җаваплылыктан качмасын өчен аларны тикшереп торырга кирәк. Бу очрактагы кебек гади генә, кешеләрнең кайгысын акча белән сатып алу каты бәгырьлелек була.

– Безнең илдә фаҗигадән соң кайсы да булса милекчене ныклап җәзага тартканнары турында хәтерләмим. Бөтен ил һәм дәүләт җитәкчелеге тарафыннан шундый зур игътибар булганнан соң, Кемеровода ничек булыр – белмим. Ләкин табыш аласың икән, тулы җаваплылык та синең өстә булуын кешеләр аңласын өчен, депутатлар нидер эшләргә тиеш.

– Абсолют дөрес. Без моны аңлыйбыз, махсус эшче төркем оештырылды, барлык законнарны да анализлау бара.

– Янгын куркынычсызлыгы буенча законнар пакеты кайчан чыгарга мөмкин?

– Минем уйлавымча, якын арада эшләнер. Һич югында, без язгы сессиядә бу сорауларны карарга һәм чишәргә әзер. Бу фаҗига кысаларында бары тик сәүдә сәүдә үзәкләре белән генә чикләнмәсәк иде. Безнең гадәттән тыш хәлләр министрына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре еш бозыла торган төнге клубларны тикшерү кирәклеге турында мин хат юлладым. Законнар һәм нормалар бар, ләкин алар үтәлмәгән барлык бу ситуацияләрне турыдан-туры күрә торган башкарма хакимияткә, муниципалитетларга да күп нәрсә бәйле.

Сигнализация эшләсен, бинадан аварияле чыгу ишекләре булсын өчен тагын нинди закон кирәк инде? Менә шушылар өчен җаваплылык күләме кагыйдә бозуларга һәм югалтуларга адекват булырга тиеш. Безгә менә шушы урында эшләргә кирәк.

– Илдар Ирекович, сез җитәкли торган Милләт эшләре буенча комитет Думада иң катлаулы комитетларның берсе. Милләтара диалогта кискен торган нинди проблемалар бар, бу проблемаларны чишү өчен Татарстан нинди юллар тәкъдим итә? Россия төбәкләрендә  милли-мәдәни автономияләр үсеше өчен нинди эшләр башкарыла?

– Бүгенге көндә милләтара мөнәсәбәт мәсьәләләре шулкадәр җитди. Шуңа күрә Президент милләтара мәсьәләләр буенча Президент советы төзеде. Моның беркайчан да булганы юк иде, хәзер андый совет бар. Белгечләрнең һәм экспертларның милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге мәсьәләләрне Президентка җиткерү мөмкинлеге булды.

– Президент шәхсән үзе җитәклиме?

– Ул, нинди сораулар куелуга карап, елына бер-ике мәртәбә бу чараларны уздыра. Милләтара мөнәсәбәтләр буенча күрсәткечләрдән аңлашыла торган эксперт бәяләмәләре гражданнарның 80 проценты милләтара мөнәсәбәтләр белән канәгать булуын күрсәтә. Бу - җитди саннар. Күрсәткечләр соңгы елларда артты. Әгәр динамиканы карасак, элек алар 55-60 процент иде. Әлбәттә, төрле регионнарда төрлечә, ләкин гомуми күрсәткечләр шундый. Без моңа бик сөенәбез, милләтара низаглар торган саен сирәгрәк булуын күрәбез. Ләкин моның белән генә тынычланырга ярамый.

Сез беләсездер, Милләтләр эше буенча федераль агентлык барлыкка килде. Без аңа зур өметләр баглыйбыз. Без, һәр муниципалитеттан һәм регионнан башлап, милләтара мөнәсәбәтләр ничек торганын күзәтү өчен мониторинг системасы эшләтеп җибәрдек. Ниндидер дулкынланулар килеп чыкса, шунда ук катнашу өчен булдырылды.

Бүгенге көндә иң төп мәсьәләләрнең берсе - гражданнар белән милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә аралаша торган түрәләрнең әзерлеге. Бездә түрәләр милләтара мөнәсәбәтләрнең үзенчәлеген аңлап бетермәгән, бәлки берьяклы гына карарлар кабул иткән урыннарда кайвакыт проблемалар килеп чыга. Шунда ук көнкүреш мәсьәләсеннән милләтара нигездәге низагка әверелә.

– Һәр республикада да туган телен саклау һәм үстерү мәсьәләсе бар. Бездә туган телнең мәҗбүри өлештән төшеп калуы ничек килеп чыкты? Сез бу турыда ни уйлыйсыз - бу урында Россия Мәгариф министрлыгы арттырып җибәрмәдеме? Бу юнәлештә нинди эшләр башкарылачак?

– Мин гаепле кешеләр турында сөйләшүгә караганда нишләргә дигән сорауга җавап эзләр идем. Беренчедән, бездә республикаларның туган телләре һәм дәүләт телләре бар икәнлеген беләсез. Бездә, бәлки, түрәләрнең башында буталчык килеп чыккандыр һәм барысын берләштереп куйганнардыр. Нәтиҗәдә, бездә, мәсәлән, кайсыбер сыйныфларда татар телен өйрәнү рус теленнән дә артып киткән. Бу татар теле туган теле булмаган балаларга тәэсир итте. Әлбәттә, бу дөрес түгел, бу арттырып җибәрү.

Мәгариф системасына килгәндә, безнең илдә 24 телне өйрәнәләр, тагын 70 тән артык телне предмет буларак укыйлар. Бездә дәүләт теле берничә  булган республикалар да бар. Мәсәлән, Дагыстанда алар ундүрт. Кызганыч, Россия Мәгариф министрлыгы республикаларның дәүләт телләре статусын азаккача билгеләп бетермәде. Безнең очракта татар теле Татарстанда, рус теле белән беррәттән, дәүләт теле булып тора. Укыту программасының эчтәлеген билгели торган федераль белем бирү стандартларының статусы бүгенге көндә гомумән юк. Тикшерүче органнарның барысы да стандарт буенча мәҗбүри өлештә дәүләт теле бармы-юкмы икәнен ачыклый. Ул анда бөтенләй юк, закон буенча ирекле өйрәнә торган ана телләре бар. Безгә моны тәртипкә китерергә кирәк.

Мин, коллегаларымның күпчелеге кебек үк, республикаларның дәүләт телләре башка статуска ия булырга тиеш, алар мәҗбүри булырга тиеш дип исәплим. Мәсәлән, ике сәгать татар теле укыту программасының мәҗбүри өлешендә булырга тиеш. Ана теле буларак алар вариатив өлештә булырга тиеш, ягъни син аны өстәмә өйрәнәсең. Мин моны шулай аңлыйм. Бүген без, киләчәктә безне ишетсеннәр өчен, Россия Мәгариф министрлыгы белән элемтәдә торабыз. Чөнки нәкъ менә хәзер федераль дәүләт белем бирү стандартлары үзгәртеләчәк. Республикалар үз дәүләт телләренең статусы турында законнар кабул итеп, чынбарлыктагы тормышта, мәгариф системасында алар чагылмау дөрес түгел.

Дәүләт белем бирү стандартларын формалаштыру буенча вәкаләтләрне Россия Мәгариф министрлыгына бирделәр. Алар, республикалар белән бергәләп, бу ситуацияне көйләргә тиеш. Күп әйбер безнең республика җитәкчелегеннән һәм Татарстан Мәгариф министрлыгыннан тора. Мөнәсәбәтләрне төзергә һәм кирәкле планны тәкъдим итәргә кирәк.

– Дәүләт Думасы бу мәсьәләләргә катнашмыймы?

– Россия Мәгариф министрлыгы нинди карар кабул итәргә тиешлеге турында үз күзаллауларыбызны тапшырдык. Телләрне өйрәнү буенча гына түгел, ә туган телләрне саклау белән бәйле карарлар турында да. Анда сораулар шактый – сәгатьләр саны гына түгел, кадрларны әзерләү дә. Ел саен филология өлкәсендә әзерләнә торган белгечләр саны кимүен күрәбез бит.

Без бердәм мәгариф пространствосы турында сөйләшәбез. Димәк, Россия Мәгариф министрлыгы каршында бу процессларны өйрәнә торган махсус үзәк йә институт булырга тиеш. Шулай ук федераль дәреслекләр. Бүгенге көндә федераль реестрда 24 дәүләт телләренең җидесе буенча гына туган тел һәм әдәбияты дәреслеге бар. Калган унҗидесенең федераль реестр раслаган бернинди дә законы юк. Хәтта шушы җиде тел арасыннан бары тик татар теле буенча дәреслекләрнең тулы линейкасы бар. Бу дөрес түгел, әсбаплар әзерләү өчен субъектның акчасы булмаганга балалар гаепле түгел бит.

Әле кичә генә парламент тыңлаулары вакытында мин федераль үзәкнең республикаларга бу уку әсбапларын, китапларын әзерләүдә ярдәм итәргә һәм экспертиза оештырырга тиешлеген әйттем. Мөгаен, вәкаләтләрне кайтарырга кирәктер. Мәсәлән, бу дәреслекләрне әзерләү һәм экспертиза уздыру өчен республика территорияләрендәге федераль мәгариф органнарына бирергә кирәк. Милләтләр буенча комитет турыдан-туры мәгариф мәсьәләләре өчен җавап бирмәсә дә, мин бу эш белән аеруча кызыксынам. Шуңа күрә хакимият тулысынча формалашып бетүгә үк, июль башында бу сорауларны тикшерү өчен киңәйтелгән парламент тыңлауларына чыгачакбыз.

Туган телләрне өйрәнү һәм саклау темаларына кагылган сораулар егермедән артык. Без бу процессларны грамоталы итеп ничек башкарырга кирәклеген белгән экспертларны һәм белгечләрне тыңларга әзер. Татарстанда да бәлки аларны һәрвакыт ишетмиләрдер.

Телне саклау – ул белем бирү генә түгел, ә комплекслы якын килү. Мәдәнияттә, хакимиятнең муниципаль-дәүләт органнарында ничек гамәлгә ашырыла, гражданнарда телне өйрәнүгә теләк тудыру өчен нинди ысуллар һәм алымнар барлыгын ачыкларга кирәклеге турында да уйларга кирәк. Әгәр куллану ихтыяҗын күрмәсә, ничә сәгать бирсәк тә, алар аны өйрәнмәячәк бит. Көчләп булмый. Безгә барысы турында комплексы уйларга, бу эшне шул исәптән Татарстанда да башларга кирәк.

Мәктәптә сәгатьләр тик торганда гына булмавын, телнең шулай гына яшәмәвен, ә мәктәп үзе дә мөһим өлеш булуын аңлауны телим.

– Ничек уйлыйсыз, Россиянең башка регионнарында татарларга яшәү уңайлымы, аларның нинди проблемалары бар? Аларга ничек ярдәм итәсез, Татарстан ничек ярдәм итә?

– Бездә регионнарда күпләп татарлар яши торган төрле өлкәләр бар. Аларның тел һәм мәдәният буенча теләкләрен гамәлгә ашыру өчен Татарстан күп эшли. Мин Татарстанда да, бу регионнарда да уздырыла торган бик күп сандагы конкурслар һәм фестивальләр турында әйтеп тә тормыйм.

Бүгенге көндә регионнарда телне саклау проблемасы җитди тора. Чөнки гамәлдәге белем бирү системасы телләрне өйрәнү һәм саклауны тәэмин итми. Күп гаиләләр туган телдә сөйләшми, бу исә үз балаларыңда телне өйрәнергә теләк тудыру буенча күп сораулар барлыкка китерә. Татарстан “ТНВ”, “ТНВ Планета” проектлары аша зур ярдәм күрсәтә. Хәзер “Шаян ТВ” каналы эшли башлаячак.

Татарстан Мәгариф министрлыгы линиясе буенча “Ана теле” программасы гамәлгә керә. Ул төрле баскычлар аша узар өчен ел саен 10 мең квота бирә. Ләкин мөмкинлек булган саен этномәдәни компонентлы сыйныфлар, татар үзәкләре каршында тел буенча курслар ачу шулай ук мөһим.

Новосибирскида татар мәдәнияте үзәге бар, Ульяновскида да, Башкортстанда, Удмуртиядә, Саратовта, Самарада татар теле булган мәктәпләр шактый санда, Төмәндә һәм Новосибирскида тел буенча лагерьлар бар. Башка регионнарда да шулай ук эшләячәкбез. Бу сорау аларда җитди торганлыгын аңлыйбыз, шуңа күрә Татарстанда тел буенча лагерьлар оештырабыз, аларны чакырабыз. Шулай ук күп санда уку әсбаплары эшлибез. Мультфильмнарыбыз да булуын телибез, чөнки балалар өчен бу кызыклы.

– Тагын нинди эшчәнлек бара?

– Бик күп юллар һәм юнәлешләр бар. Регионнарның кайсыберләрендә укытучылар җитми - класс бар, әсбаплар бар, тел өйрәнү мөмкинлеге бар, теләүчеләр дә бар, ә укытучы таба алмыйбыз. Татарстанның бурычы - бу белгечләрне әзерләү. Максатчан кабул итеп, яхшы стипендияләр түләп, шуннан соң кимендә өч елга педагогларны бу регионда эшләтү.

Безнең университет бу эшкә әзер, шулай ук элеккеге пединститутта белгечләр бар. Мин алар белән якын арада бу проблемалар турында сөйләшергә, нәкъ менә тел өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча республика җитәкчелегенә тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итәргә җыенам. Татарстан һәм безнең Мәдәният министрлыгы аша милли-мәдәни автономияләр өчен махсус 10 млн грант бүлеп бирәбез, алар арасында шуны уйнатачакбыз. Шундый тере һәм зур эшчәнлек бара.

Татарстан Президенты һәр регионда татарлар белән очраша. Анда хәтта берничә йөз кеше генә булса да. Бөтендөнья татар конгрессы зур эшчәнлек алып бара. Болар барысы да бар, ләкин кабатлап әйтәм, бәлки, кайсыдыр регионнарда бу эшчәнлекне җитәкләрдәй көчле лидерлар җитешмидер.

– Илдар Ирекович, бүгенге көндә Россиядә бик кискен булмаса да, Европада шактый җитди булган тагын бер мөһим аспект бар. Аларда миграция башкачарак юнәлештә булуы аңлашыла, ләкин миграция дулкыны Европадагы эре шәһәрләргә кагылуы – факт. Бу җирле кешеләрнең тормышына билгеле бер уңайсызлыклар китерә. Россиядә миграциянең нинди төп проблемаларын күрәсез?

– Берничә ел элек проблема тагын да кискенрәк иде. Безнең миграция сәясәте буенча законнар да ахырынача көйләнмәгән иде. Соңгы 7-8 елда утызга якын закон һәм аларга төзәтмәләр кабул иттек. Алар Россия территориясендә чит ил гражданнары яшәвен көйли. Бу, сүз уңаеннан, бик ярдәм итте, миграция законнарын бозулар саны күпкә кимеде. Мигрантлар саны да кимеде, моның сәбәпләре төрле. Билгеле бер дәрәҗәдә берничә ел элек безнең икътисади түбәнәю дә, миграция законнарының кырыслануы да. 

Хәзер без законсыз мигрантларны кертмибез. Алар бик күп. Бүген алар бар, ләкин элеккеге кебек санда түгел.

– Безгә Европа варианты янамыймы?

– Безгә бу очрак янамый. Чөнки без аны үзебез көйлибез. Без, ел саен квота бүлеп биреп, чит ил гражданнарын үзебез чакырабыз. Нигездә бу хезмәт күрсәтү буенча һөнәрләр. Без бүген аларны чакырабыз икән, нинди тирәлеккә килүләрен аңларга тиеш дип әйтәбез. Бүген чит ил гражданнарын социаль-мәдәни адаптацияләү турында закон кабул итүгә якынаябыз. Бирегә килгәндә аларның рус телен белергә тиешлеген аңларга тиешбез. Бу процессларны кем көйләргә тиешлеге турында сорау бар. Бүген закон юк һәм бу сорауларга җавап юк. Шулай да Милләт эшләре буенча федераль агентлыкта бу вәкаләтләрне номиналь рәвештә теркәдек.

Шул исәптән без чит ил гражданнарының мәдәни ихтыяҗларын аңларга, аларның милли-рухи дөньясын күрергә, шундыйны тудырырга тиеш. Алар турында бирегә килгән ниндидер телсез гражданнар дип кенә уйларга ярамый. Кемдер без аларны чакырмасак, андый хәл булмас иде, ди. Ләкин безнең икътисад шундый, без аларсыз булдыра алмыйбыз. Без Үзбәкстан белән килешү төзедек, ягъни бу гражданнар белән без биредә генә эшли башламыйбыз, ә алар безгә кергән стадиядә үк эшлибез. Үзбәкстанда махсус үзәк төзелгән, бездә эшләргә теләүчеләр шуның аша уза.

– Ягъни безгә кем килгәнен без тикшермибез, ә алар безгә кем барасын тикшерә?

– Шул исәптән безнең катнашта. Бу программа нигезендә Үзбәкстандагы коллегалар белән бергәләп бу эшне башкара торган кешеләрне тоту өчен безнең мөмкинлек бар. Ул яктан да кызыксыну бар, чөнки алар да җаваплы.

Якын арада килешүләр төзеп, шундый ук эшне Таҗикстан, Кыргызстан һәм башкалар белән оештыру бурычыбыз бар. Шулай итеп без илебез эчендә туарга мөмкин булган күп кенә проблемаларны чишәчәкбез.

– Бу проблемалар Украина белән ничек хәл ителәчәк?

– Сораулар бар, ләкин без чит ил гражданнарын адаптацияләү белән шөгыльләнә торган үз программаларыбыз һәм оешмаларыбыз аша дәүләтара мөнәсәбәтләргә чыга алмыйбыз. Бераздан моны күзәтәчәкбез һәм алар белән бергәләп эшләячәкбез.

Бәлки без азрак сөйләшә торган тагын бер тема бар. Бу - эчке миграция. Бездә бит бу процесс актив бара. Мәсәлән, эш урыннары белән проблема булган регионнар бар. Нигездә, Төньяк Кавказ. Миграция процесслары ничек бара, анда барысы да нормадамы - шуны аңларга һәм күзәтеп торырга кирәк. Боларның барысы буенча да без хәзер эшлибез.

– Безнең Президент Татарстаннан килгән депутатлар төркеме алдына нинди бурычлар куя? Сез кайсыларын гамәлгә ашыра алдыгыз, хәзерге вакытта нәрсәләр буенча эшлисез?

– Төп мәсьәлә - закон чыгару. Без моны республикага нәрсә бирә, безнең икътисадка зыян китермиме һәм башка яклардан өйрәнәбез. Чөнки республика актив үсештә, яңа юнәлешләр барлыкка килә, шул ук алдынгы үсеш территорияләре (ТОР), табигатьне саклау өлкәсендә эшчәнлек бара.

Закон чыгарганда һәр очракта Татарстан белән бәйле сораулар бар. Без барлык юнәлешләрне дә игътибар белән күзәтәбез. Юкка гына безнең 15 депутат төрле комиссияләр буенча таралмаган. Әлбәттә, Президент беренче чиратта закон чыгару мәсьәләләрен куя. Хәзерге вакытта Махсус икътисади зоналар турындагы законга төзәтмәләр бар. Татарстан бу тема белән аеруча кызыксына, чөнки “Алабуга” - иң эре махсус икътисади зоналарның берсе. Без бу законны камилләштерергә телибез, бездә булган тәҗрибәне исәпкә алдык, аларны бу нормаларга кертергә җыенабыз. Мин дә, шул исәптән, бу тәкъдимнәр белән шөгыльләнәм.

Икенчедән, бездә эштә Татарстан Республикасының алты законы бар. Шуларның яртысы беренче, икенче, өченче укылышта кабул ителгән. Алар шәһәр төзелеше комплексына да кагыла, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә бәйле сораулар да, ягъни федераль законнарны камилләштерә торган аерым төзәтмәләр дә бар. Татарстанлылар моңа бик игътибарлы һәм тәфсилле якын килә.

Кабатлап әйтәсем килә, тәкъдимнәр кабул ителә. Без чыгыш ясап кына калмыйча, хакимият һәм министрлыклар белән дә эшлибез. Һәм иң мөһиме - федераль программаларда актив катнашу. Бездә кырыкка якын дәүләт һәм федераль программа бар. Һәм безнең бурыч, шул исәптән, министрлыклар әзерләгән тәкъдимнәрне яклау. Бәлки без турыдан-туры ниндидер объектларны формалаштырмыйбыздыр, бу безнең министрлыклар һәм ведомстволар эше, ләкин аларның тәкъдимнәрен профильле министрлыклар ишетсен өчен, без барлык мөмкинлекләрне файдаланабыз.

– Депутатлар эшчәнлеген, хезмәт хакыннан кала, тагын нинди критерийлар буенча бәялиләр? Безнең 15 депутатның рейтингы бармы?

– Рәсми рейтинг юк, ләкин Дәүләт Думасы сайтында ул бар. Һәр депутат буенча исемлек төзелгән. Анда депутатның ничә закон проекты керткәне, парламент сайлауларында ничә тапкыр чыгыш ясаганы, нинди законнарны яклаганы һәм башкалар язылган. Безнекеләр барысы да актив катнашырга тырыша.

– Депутатларның әхлакый ягы турында сорау бирми булдыра алмыйм. Хәзерге вакытта иң җәнҗаллы темаларның берсе депутат Слуцкийга кагыла. Сезнең арада бу турыда ни сөйлиләр?

– Мин бу теманы өйрәнмәдем, махсус комиссия эшләде. Ул барлык якларны да тыңлады, өйрәнде һәм үз коллегалары буенча Дәүләт Думасы карары чыгару өчен урын тапмады. Мин бары тик үз фикеремне генә әйтә алам. Барлык башка карарлар бар тик суд тарафыннан гына чыгарыла ала дип исәплим.

Мин, зыян күрүчеләр урынында булсам, бу мәсьәләне суд тәртибендә чишәр идем. Синең намусыңа һәм абруеңа зыян килгәнен расларлык дәлилләрең булса, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Суд карарлары Дәүләт Думасына килә, һәм ул вәкаләтләренә таянып, ситуациягә мөнәсәбәтен белдерә.

Әлбәттә, безнең барыбызның да шуны аңлавы мөһим: Дәүләт Думасы – дәүләт хакимияте органнарының берсе, аның авторитетына күп нәрсә бәйле. Без барыбыз да сайладык, шул исәптән, бу кешеләрне дә. Депутатларның һәрберсенең бик зур эш тәҗрибәсе бар. Әгәр аларга карата ниндидер кисәтүләр булса, без сайлаучылар белән ай саен уздыра торган очрашулар бар, электрон мәгълүмат чаралары, интернет, электрон почта аша мөрәҗәгать итеп була, беркем дә качып ятмый. Кем нәрсә генә сөйләсә дә, без гадел көрәштә.

Әгәр берәр кеше Дәүләт Думасын башкача күз алдына китерсә, рәхим итеп, сайлауга чыксын. Өстәвенә, хәзер Бердәм Россиядә булдырылган өстәмә шартлар буенча, һәркем сынау аша уза ала, хәтта партиясез кешеләр дә. Дәүләт хакимияте органнарын без ныгытмасак, тагын кем эшләр? Безгә шундый ярдәм һәм аңлау бик мөһим. Шуңа күрә хакимиятне дискредитацияләү беркая да алып бармый дип исәплим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100