Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Флешмобта катнашкан Шәймиев, сайлау кабинкасын мәчет белән чагыштырган Салават, сайлауны изге бурыч дип атаган мөфти - Татарстан ил Президентын сайлый!

Республика җитәкчеләре, элита вәкилләре, Татарстан халкы белән беррәттән, Россия Президенты сайлауларында катнашып, илебез киләчәген билгеләүдә үзләреннән өлеш кертте.

news_top_970_100
Флешмобта катнашкан Шәймиев, сайлау кабинкасын мәчет белән чагыштырган Салават, сайлауны изге бурыч дип атаган мөфти - Татарстан ил Президентын сайлый!

Рөстәм Миңнеханов: “Кемне сайлавымны әйтмим - ярамый”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән бергә иртәнге 10да Карл Маркс урамында урнашкан, Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның беренче бина базасындагы 42нче сайлау участогына килде.

Башка сайлаучылар кебек үк, алар үз паспортларын күрсәтеп бюллетеньнәр алды һәм кабиналарга керде.

«Барыбызны да бәйрәм белән котлыйм. Россия Президентын сайлау – иң төп сайлау ул», - дип искәртте Татарстан Президенты журналистлар белән аралашканда.

«Кемне сайлаганымны әйтмим. Ярамый. Мин илебез үсеше дәвам итү яклы. Әле тавыш бирергә өлгермәгән кешеләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: сайлау участокларына килегез», - дип өстәде ул.

Минтимер Шәймиев: “Бу сайлаулар белән без үзебезнең бердәмлегебезне күрсәтергә тиеш”

Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәләл җефете Сәкинә ханым белән Казанның КИТТУ-КХТИ бинасында ачылган 55нче сайлау участогында тавыш бирде. Республиканың беренче Президенты билгеләп үткәнчә, сайлауда актив катнашып, ил гражданнары үзләренең бердәмлеген күрсәтергә тиеш.

Тавыш биргәннән соң волонтерлар аларга җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукын бирә торган беләзекләр тапшырды.

Минтимер Шәймиев шулай ук вуз бинасында урнаштырылган махсус стенд фонында фотога төшеп, #айданавыборы акциясендә катнашты.

ТР Дәүләт киңәшчесе сайлауда катнашуның һәркемнең гражданлык бурычы булуын билгеләп үтте. «Бу сайлаулар белән без үзебезнең бердәмлегебезне күрсәтергә тиеш. Безнең бердәм һәм көчле булуыбыз мөһим», – дип искәртте ул.

Минтимер Шәймиев фикеренчә, Россиядә сайлаулар тулаем алганда «башка илләргә үрнәк буларак, лаеклы төстә» узачак. «Татарстан һәрвакыт сайлауларда актив катнашуы белән аерылып торды. Бу – бердәмлекнең яхшы күрсәткече», – дип белдерде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин: “Халык сайлауга җаваплы карый”

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты. Казанда Вахитов районында 116 нчы лицей базасындагы 43 нче номерлы сайлау участогында Парламент башлыгы һәм аның хатыны тавыш бирде.

“Халык бу эшкә республикада һәм Россиядәге вакыйгаларга илебезгә читтән ясалган йогынтылар белән бәйләп карыйдыр. Битараф калучылар булмас дип ышанам. Бирегә килгәндә, барлык 2817 сайлау участогында тавыш бирүчеләр булуын хәбәр иттеләр. Сайлаучылар барысы 2,9 млн кеше”, - диде Парламент Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, сайлауга килүчеләр саны югары булачак. “Закон буенча, иртәнге сигездә барлык сайлау участоклары да эшен башлады. Халык бу эшкә җаваплы карый, сайлаучылар саны күрсәткече югары булыр”, - дип әйтте ул.

Песошин да сайлады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да Россия Президентын сайлауда катнашты.

Песошин гражданлык бурычын Казанның Яңа Савин районындагы 241 нче сайлау участогында үтәде.

Илсур Метшин: “Иртәгәсе көнебезне сайлыйбыз”

Казан мэры Илсур Метшин хәләл җефете Гөлнара ханым белән бергә Идел буе районындагы 129нчы рус-татар урта гомумбелем бирү мәктәбендә урнашкан 270нче сайлау участогында үз тавышын бирде.

«Бу – илебез, республикабыз, шәһәребез өчен бик мөһим көн. Без Россия башлыгын – үз Президентыбызны, киләчәгебезне, иртәгесе көнне сайлыйбыз», – дип искәртте шәһәр башлыгы.

Камил Сәмигуллин: “Үз бурычымны үтәдем”

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Ботаника урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан 88 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендәге 279 нчы сайлау участогында тавыш бирде.

“Сайлауга күтәренке кәеф белән килдем. Тавыш бирү аша, киләчәкне билгелибез. Сайлауга бару - һәркемнең изге бурычы. Үз тавышын һәрбер гражданин бирергә тиеш. Мин дә бу бурычымны үтәдем. Илдә тынычлык булсын, иминлектә, муллыкта, бердәмлектә яшәргә язсын", - диде мөфти.

Салават Фәтхетдинов: “Тавыш-бирү кабинасына мәчеткә кергән кебек керәм”

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, хатыны Ләйсән ханым белән 389 сайлау участогына килеп, Россия Президенты сайлауларында катнашты.

Салават Фәтхетдинов та, Ләйсән Фәтхетдинова да һәр сайлаучы кебек, паспортларын биреп, сайлау бюллетене алды һәм махсус кабинага кереп, бланкка тамга куеп чыкты. Аннан чыккач, ирле-хатынлы Фәтхетдиновлар бюльлетеннәрен “Аллага тапшырдык” дип, урнага салды.

"Сайлауга йөрүемнең ике кызыклы моменты бар, – диде Салават Фәтхетдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Беренчедән, сайлау көне - минем гаиләгә бәхет. Мин сайлау көне җиткәндә, гастрольләрне туктатып, өйгә кайтам. Аннан соң эш эзләп, бәхет эзләп тагын чыгып китәм. Икенчедән, мин үзем генә белә торган догаларым, теләкләрем бар. Тавыш бирү кабинасына кергәнче, мин, мәчеткә кергән сыман, башта Татарстанга, халкыма иминлек телим. Кем белә, бәлки, Аллаһы Тәгаләнең “Амин” дигән чагына туры килер. Шуңа күрә бүген дә, илебезгә, Татарстаныбызга, халкыбызга бәхетләр теләп, шушы процедураны үтәдем”, – диде җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100